Логотип
Бакча

«Чәчтең дә оныттың» булган иң матур чәчәкләр

Җәй бит ул чәчәкләре белән ямьле. Бу язмада көч түкми генә үстерелә торган матур чәчәкләр белән таныштырырга телибез. Аларны менә хәзер бакчага гына чәчәргә кирәк. 

Җәй бит ул чәчәкләре белән ямьле. Бу язмада көч түкми генә үстерелә торган матур чәчәкләр белән таныштырырга телибез. Аларны менә хәзер бакчага гына чәчәргә кирәк. 

Настурция
Бик тиз тишелә, тиз үсә, чәчәкләрен дә озак көтәргә кирәкми. Көзгә кадәр чәчәк ата, бик тә декоратив, матур үсемлек. Ачык сары төсле сортлардан алып, әфлисун төсендәгеләре, куе кызыллары да бар. 
Орлыклары эре, шуңа да чәчүе бик җайлы. Чәчәр алдыннан бер тәүлек суда бүреттереп алсаң яхшы. Бүрттермәсәң дә була, тик озаграк кына тишелә. Орлыкларны тирән күмдермәскә кирәк, 1,5 см бик җиткән.
Наструция биек булып үсми, җиргә ятып үсә. Клумба кырыйларына утыртсаң да бик матур, вазоннарга утыртырга да мөмкин. Кашпога утыртып элеп куйсагыз да матур булачак. 
Кояшлы урынны ярата. Ярлы туфракларда чәчәкләре җетерәк һәм күбрәк була, ашлы туфракта исә яфракка котыра. Суны даими сибәргә, ләкин сазлык ясамаска кирәк. 
Настурция җәелеп үсә, тармакларының озынлыгы 3 метрга кадәр җитәргә мөмкин, шуңа күрә тыгын утыртмагыз, арасын 30 см тирәсе калдырыгыз. Кыраулардан курка.

Календула
Бездә аны тырнак гөл, пәйгамбәр тырнагы дип тә йөртәләр. Календуланың дарулык төре дә, декоратив төре дә бар. Декоратив төренең чәчәкләре эре, чуптарлы, төсләре ачык сарыдан алып әфлисун төсенә кадәрге гаммада. 
Кояшлы, җилдән ышык, артык ашлы булмаган ярлырак туфракларда кинәнеп үсә. Куе итеп чәчкәндә матуррак күренә. 
Кыраулардан курыкмый, салкынга чыдам. Тиз үскәнлектән, бер сезонга берничә тапкыр чәчеп, даими чәчәк аттыра аласыз. 
Тишелеп кенә чыкканда дымга мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел, аннары инде туфрагы кипкәннән кипкәнгә генә сугарырга да була. 
Календула иң гади, иң талымсыз чәчәкләрдән. Ул кешенең сәламәтлеге өчен генә түгел, бакчаның үзе өчен дә файдалы. Календула бал кортларын һәм теләләр белән туклана торган бөҗәкләрне җәлеп итә. 
Аны әле табигать барометры дип тә йөртәләр – яңгыр буласын алдан сизә: таҗ чәчәкләрен яба, яфракларын сабагына таба елыштыра. 

Василек
Бездә аны күкчәчәк диләр, тик василекның төрле төстәгеләр бар – ак, зәңгәр, алсуы... Бик талымсыз, куе итеп чәчкәндә бакчаны шулкадәр бизи. Букетларга кисәр өчен дә матур. Вазада озак тора, тиз генә шиңми. 
Кояшлы урынны ярата. Коры, хәтта ташлы туфракта да яхшы үсә, әче туфракларны яратмый. Мәк, космея, наперстянка, меңъяфрак белән бергә утыртырга була, бик матур, гади, ихлас композиция барлыкка киләчәк. 
Розаларның аяк очына утыртсагыз, композициягез романтик төсмер алачак.
Күкчәчәк кипкәч тә үз төсен югалтмый. 
Ул декоратив кына түгел, файдалы үсемлек тә. 

Космея
Тиз үсә, озак чәчәк ата, үзе матур, бернинди тәрбия кирәкми. Биек булып үсә, буе 1,5 метрга җитәргә мөмкин. Рәшәткә яки иске сарайны кеше күзеннән яшерәсегез булса, космея чәчегез. Космея – агрессив үсемлек булып санала, бер чәчсәгез, бетерүе кыен. Шуңа күрә аның өчен урынны башка үсемлекләргә комачауламый торганны һәм иркен булганны сайлагыз, аңа урын күп кирәк. Көздән орлыгын үзе коеп, киләсе елга үзе тишелеп чыгачак. 
Кояшлы һәм җилдән ышык урынны ярата. Озын булып үскәнгә, каты җилдә ботаклары сынучан. 
Чәчәк атып бетергән касәләрен өзеп торсаң, яңадан-яңа чәчәк бөреләре ярала. Суны чамалап кына сибәргә кирәк, артык дымны яратмый. 
Космея фонында тәбәнәк булып үсүче һәм бер төстә генә чәчәк атучы үсемлекләр матур күренә. 

Эшшольция
Нәфис, матур, затлы – аның турында телгә килгән иң беренче сүзләр шулар. 
Кояшлы урыннарда гына кинәнеп чәчәк ата. Чәчәкләре иртәнге уннан кичкә дүрткә кадәр генә ачык, аннары ябылалар. Яңгырлы көнне дә аның матурлыгын күреп булмаячак, бу эшшольциянең бердәнбер кимчелеге.
Артык ашлы булмаган, корырак туфракларны үз итә. Хәтта комлы туфракта да үсә ала, тик чәчәкләре генә ваграк булачак. Дымга да таләпчән түгел ул, тамыры тирән киткәнгә, үзенә кирәк дымны җир астыннан үзе ала. Чәчәк ату чорын озайту өчен, таҗлары коелганнарын өзеп торырга кирәк. Иң матур вакытлары июль-августка туры килә. 
Лаванда, күкчәчәк, розалар, космеялар белән матур күренә. 
Букетларга өзү өчен яраксыз, тиз җиңә. 

Цинния
Теләсә кайсы бакчаның бизәге булырдай, букетларда да гаҗәеп матур күренә торган чәчәкләрнең берсе. Әллә нинди матур төсләре бар – ак, сары, кызыл, алсу... 
Кыраулардан курка, шуңа күрә туфракка май урталарында гына чәчү отышлы. Бер дә талмсыз дип әйтеп булмый, көпшәк, ашлы туфракны ярата, суны вакытында сибеп торуны сорый. Корылыкны бик авыр кичерә, чәчәкләре вак һәм аз була. Бәрхет гөл (бархатцы), астралар белән янәшә үстергәндә бик матур күренә. 
Букетка кисү өчен чәчәк бөреләре тулысынча ачылганнарын сайлагыз. Ачылмаган бөреләр үсемлекне кискәннән соң ачыла алмый корый. 

Бәрхет гөл
Тагетес дигән атамасы да бар. Иң талымсыз чәчәкләрнең берседер ул, мөгаен. Тиз тишелә, тиз үсә, озак чәчәк ата. Әллә ничә төрле сорты бар – чуптарлысы, гади таҗлысы, сарысы, кызыл сарысы, озыны, тәбәнәге...
Дымлы, сазламык туфракларны яратарак төшә, тик коры туфракта да үсә ала. Кояшлы урынны ярата, ярымкүләгәдә дә яхшы үсә. 
Кыраулардан курка, орлыкларын май урталарында ачык туфракка чәчәргә була. Кара көзгә кадәр чәчәк ата. Яшелчә бакчасында кәбестә араларына утыртып, кәбестә күбәләгеннән котылырга була. Помидор, борыч, баклажан янәшәсенә утырсаң, аларны фитофторадан саклый. Җирне дәвалый. 
Атып бетергән чәчәкләрен өзеп торсаң, яңадан-яңа бөреләре ярала. Сукмак буйларына, клумба кырыйларына утырту өчен кулай. Астра, шалфей, флокс, ирисләр белән матур күренә. 


 

Теги: Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар