Логотип
Бакча

Бу ялларда суган утыртабызмы?

Бер елны да суган утыртмый калганым юк. Төрле елны төрлечә тәҗрибә үткәреп карыйм. Шул тәҗрибәмне сезнең белән дә уртаклашасым килә. 

Бер елны да суган утыртмый калганым юк. Төрле елны төрлечә тәҗрибә үткәреп карыйм. Шул тәҗрибәмне сезнең белән дә уртаклашасым килә. 

Ай календаре. Ышанасызмы, юкмы – ләкин ай календаренең йогынтысы бар бит. Өченче елны без суганны икегә бүлеп утырттык. Беренче утырткан көн ай календаре буенча уңышлы көн санала иде. Икенчесе ай тулган чакка туры килде. Беренче утыртканының уңышы яхшы чыкты, ә икенче түтәлдәге суганнар башта озак кына тишелми утырдылар, аннары аларга суган чебене ябырылды. Ахыр чиктә яртысы түтәлендә килеш череде. Бер үк орлык, бер үк төрле җир, бер үк төрле эшкәрткән идек. 

Без ел да суганнарны эшкәртеп кенә утыртабыз. Мин башта аларны кайнаррак булган тозлы суга салып тотам. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салам. Суы суынгач, кызгылт төсле марганцовка эремәсенә салып торам. Ә бер елны марганцовка табып булмады да, эшкәртми генә утырттык. Суган уңышы начар чыкты – бик күбесе бозылды. 

Кайбер елны, иренеп, кайнар суда чылатмасам, ул елны орлык сабагы җибәргән суганнар күп була. 

Суын сарткыткач, суганнарны кипшертергә кирәк. Югыйсә юеш суган тоткан бармакка туфрак ябыша, бик тә җайсыз була. 

Үзең орлыктан чәчеп үстергән суганны зарарсызландыру өчен, «Фитоспорин»  эремәсенә салып тору да әйбәт. Мин бу ысулны кулланып карадым, ошады. 

Суган утырткан буразналарга тоз сибеп чыксаң, суган чебене тими, дигәннәр иде. Узган ел шулай эшләдек, тик файдасын күрмәдек.

Алдагырак елларда суганны утырткан вакытта «Землин» дигән препарат куллана идек. Безнең бакчада суган чебене бик котырына, әлеге препарат шуннан саклар өчен кирәк. 

Бер елны утырткан суганның яртысыннан артыгы череде. Фарсель абый Зыятдиновтан киңәш сораган идем, суган чебене генә түгел, башка төрле чирләрдән дә чери ул, диде. Шуның өчен мин хәзер суган утыртасы түтәлләргә «Фитоспорин» эремәсе сибеп чыгам. Әлеге эремәне үскән вакытта да өсләренә бөрким. Файдасы бар. 

Без суган утыртасы буразналарны түтәлнең буеннан буена сызабыз. Болай түтәлгә суган аз сыя, ләкин эшкәртүе җайлы. 

Узган ел бер зур хата ясадык. Суганнарны утырткач, түтәл өстен салам белән капладык. Салам дым да саклый, чүп тә үстерми. Ләкин, узган ел җир тиз генә җылына алмады. Салам астында ул тагын да озаграк җылынды. Салам белән каплагач, суган төпләрен дә йомшартып булмады. Ә суган җирнең йомшак булганын ярата. Узган ел суган уңышы үтә дә начар булды безнең. Быел салам белән капласак да, суганнар тишелеп чыгып, төпләрен бөр кат йомшартканнан соң гына каплаячакбыз.  

Кемдер суганның очын кисә. Без алай кисмибез. Кискән кешеләрне беләм, уңышы безнекеннән әллә ни аерылмый. Шуңа күрә моны кирәксез эш дип саныйм. 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар