Логотип
Бакча

Бу чәчәкләрне хәзер чәчәсе

Чәчәкләрне барыбыз да ярата, ләкин күбебезнең алар белән мәшәкатьләнергә вакыты гына юк. Аеруча, бакчасына атнага бер-ике көнгә генә килеп китүчеләрнең эш тыгыз. Әгәр дә сез дә бу категориягә керәсез икән, бакчагызга күпьеллык чәчәкләр чәчегез. Аларны бер тапкыр чәчсәгез, берничә ел буена бакчагызны бизәп утырачаклар

Чәчәкләрне барыбыз да ярата, ләкин күбебезнең алар белән мәшәкатьләнергә вакыты гына юк. Аеруча, бакчасына атнага бер-ике көнгә генә килеп китүчеләрнең эш тыгыз. Әгәр дә сез дә бу категориягә керәсез икән, бакчагызга күпьеллык чәчәкләр чәчегез. Аларны бер тапкыр чәчсәгез, берничә ел буена бакчагызны бизәп утырачаклар.

Дельфиниум. 150 сантиметрга кадәр биек булып үсә. Чәчәкләре эре, төрле төстәгеләре була. Чәчәк атмаганда да матур ул, изумруд төсендәге яфраклары белән купшыланып утыра. Җәй көне чәчсәгез, киләсе елга ук чәчәк атачак. Дельфиниумның орлыгы җылыда тишелешен тиз югалта, шуңа күрә аны суткычта саклыйлар. Бу чәчәкне март аенда рассадага чәчеп тә үстерәләр. Октябрь аенда туфракка чәчеп калдырырга да була. Ә менә киләсе елга ук чәчәк атсын дисәгез, аны хәзер чәчә аласыз, көзгә кадәр үсеп, тамырын ныгытып калсын. 

Наперстянка. Шулай ук 150 сантиметр биеклектә үсә, төрле төстәге чәчәкләре бүрәнкә сыман, бик матурлар, эреләр. Наперстянканың орлыгы бик вак, шуңа күрә аны туфрак белән күмдерергә кирәкми. Дымлы туфракка чәчеп, өстеннән агроволокно белән каплап торыгыз, шулай иткәндә ул тиз тишелә. Кыш чыккан үсемлекләр җәй башында ук чәчәк атачак. Наперстянка кояшлы, су җыелып тормый торган урынны ярата. Дельфиниумны да, наперстянканы да җилдән ышык урыннарга утыртырга кирәк, көчле җилдә сабаклары тиз сынучан. 

Люпинны исә бераз күләгәлерәк урынга да утыртырга мөмкин. Бакчаны ямьләүдән тыш, ул әле туфракның составын да яхшырта. Люпинның да төрле төсләре бар. Сабагы 120 сантиметр биеклектә. Төркемләп утыртканда матуррак күренә. 

Шток-роза. Бездә аны мальва дип тә йөртәләр. Бу гөлне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Июнь ахыры, июль башында чәчәк ата. Куе кызыл, ал, сары, ак, сирень төсендәгеләре бар. Биек булып үсә, төркемләп утыртканда бик матур композиция хасил итә. Койма буйларына бер рәт итеп кенә утыртырга мөмкин. Кояшлы урынны ярата. Орлыклары 2-3 ел тишелешен югалтмый. Бер еллык орлыкларга караганда, берничә еллыклары хәтта яхшырак та тишелә. Чәчкән вакытта орлыкларны 1-1,5 сантиметр тирәнлектә күмдерәләр. Чәчкәндә куерак чәчеп, соңыннан сирәкләргә була. 

Төрек канәфере – бик тә талымсыз, матур чәчәк. Озак чәчәк ата, кызыл, ал, алсу төсмерлеләре бар. Читтән караганда, бакчага җәйгән кызыл келәмне хәтерләтә. Яфраклары мәңге яшел, көзен саргаймый. Җирне каплап алып үсә.  

Маргаритка. Бу чәчәкләр дә бик популяр. Аларны бордюр кырыйларына  бер рәт итеп тә, бакчада төркемләп тә утыртырга була. Маргаритканы орлыктан үстерүнең бер үзенчәлеге бар – дым җитәрлек булмаса, орлыкның тышчасы ярылмый, үсемлек тишелеп чыга алмый. Моны истә тотыгыз. Орлыкларны туфрак белән түгел, ком яисә торф белән күмдерсәң яхшырак. Күпьеллык булып саналса да, ике елдан ул үзенең купшылыгын югалта, чәчәкләре сирәкләнә. Шуңа күрә аны ике ел саен чәчеп торырга кирәк. 

Ала миләүшә (Анютины глазки) – ике еллык үсемлек. Талымсыз, тиз үсә. Туфракка чәчкәннең икенче елында чәчәк ата, ләкин өченче елында тишелеп чыкса да, чәчәкләре белән артык куандырмый. Шуңа күрә аны һәр ел саен чәчеп торалар.

Җәй көне чәчәкләрне чәчкәндә нәрсәләрне истә тотарга
Июнь ахыры-июль ае иң оптималь вакыт. Августта инде соң. Әгәр дә өлгермәсәгез, шушы ук чәчәкләрне октбярь башында чәчәргә була. Ләкин бу очракта алар киләсе елга гына чәчәк атмас әле. 
Орлыкларны чәчү өчен ясле әзерләнә. Мондагы туфракны чүп үләннәрдән, тамырлардан яхшылап арындырырга кирәк. Сыйфатлы черемә, комплекслы ашлама салып, җирне йомшартабыз. Алсу төстәге «марганцовка»лы су сибеп, авырулардан йогышсызландырабыз. Әлеге ясле кояшлы, ышык урында булырга тиеш. Орлыкларны чәчкәннән соң, өстен ак төстәге тукылмаган материал белән каплап торабыз. Суны исә бары тик бөркеп кенә сибәбез. Тишелеп чыкканнан соң, аралары артык тыгыз булса, үсемлекләрне сирәклибез. Бәләкәй үсентеләр өчен 7-10 см ара җитә. Бу чорда азотлы ашламалар кулланырга кирәк түгел. 
Кышка кергәндә исә ясленең өстен коры яфраклар, салам, ылыс белән капларга, кар өяргә кирәк булачак. Чөнки үсемлекләрнең тамыр системасы тиешенчә үсеп өлгермәсә, алар салкында өшергә мөмкиннәр. 
Язын көннәр җылыткач, ясленең өстен ачабыз. Чәчәкләр үсәргә кузгалып, ныгып киткәч, аларны сак кына даими урыннарына күчереп утыртабыз. 

Теги: Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар