Логотип
Бакча

Бакча җиләгенең 6 капризы

Шушы алты капризын үтәсәң, бакча җиләге мул уңыш бирәчәк.

Бакча җиләге үстермибез, аның эше күп, ә җиләге аз була, дип әйтүчеләр бар. 
Әйе, нәзберегрәк үсемлек ул, җаеннан торганны ярата. Менә шул җаен бер белеп алсаң, аны үстерүнең бер кыенлыгы да юк.

Бакча җиләген яз көне яки август ахырында утырталар. Элек бу түтәлдә кайсы яшелчә үсүе аның өчен бик мөһим. Ул борчак, фасоль, укроп, салат үскән түтәлне ярата. Ә менә помидор, борыч, бәрәңгедән соң начар үсә. 

Бер урында җиләк 3-4 ел үсә ала. Аннары куаклар картая, җиләкләре вагая, түтәлне чүп баса башлый. Яңарту өчен йә үз куакларыңның мыекчаларын үрчетәсең, йә җәй башында рассадага яңа орлыклар чәчәсең. Хәзер чәчсәгез, көз башында түтәлгә күчереп утыртырлык булып җитешәчәкләр. 

Җиләк су ярата. Бигрәк тә чәчәк аткан чорда дымга мохтаҗ ул. Дым җитмәсә, чәчәкләрен коя. Көннәр коры торса, аны атнага бер тапкыр бик яхшылап сугарыгыз. 

Җиләкне без генә түгел, әкәм-төкәм, лайлачлар да бик ярата. Алардан котылу өчен, җиләк түтәлен пычкы чүбе белән мүлчәләгез. Алар пычкы чүбеннән үрмәли алмыйлар. 
 
Ә менә җиләк үзе бал ярата. Чәчәк аткан чорда, аңа баллы су бөркегез. Бу умарта кортларын җәлеп итәчәк, ә алар чәчәкләрне серкәләндерә. 

Төрле чирләрдән арыныр өчен, җиләккә ат кузгалагы төнәтмәсе ярдәм итә. 10 литрлы чиләкне ат кузгалагы яфраклары белән тутырыгыз да, өстенә чыкканчы су агызыгыз. Бер-ике атнадан төнәтмә әзер. Сиптергән вакытта бераз сыек сабын кушарга кирәк. 

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар