Логотип
Бакча

Астра – 1 сентябрь чәчәге 

Килешәсезме: астралар безгә 1 сентябрьне искә төшерә. Кызыллар, аллар, зәңгәрләр, аклар, сарылар.... Чуклылар, чуптарлылар... Нинди генә төрләре, нинди генә төсләре юк. Җәйдән алып кара көзгә кадәр бакча күрке булып, ямь биреп утыралар. 

 

 

Килешәсезме: астралар безгә 1 сентябрьне искә төшерә. Кызыллар, аллар, зәңгәрләр, аклар, сарылар.... Чуклылар, чуптарлылар... Нинди генә төрләре, нинди генә төсләре юк. Җәйдән алып кара көзгә кадәр бакча күрке булып, ямь биреп утыралар. 

Астраны орлыктан чәчеп үстерүнең бер кыенлыгы да юк. Берничә үзенчәлеген генә белергә кирәк. 

Аның фәнни атамасы – каллистефус. Орлыктан орлыккача булган тормыш циклы якынча ярты ел. Шуның өчен безнең җирлектә астраны рассадага чәчеп үстерәләр. Апрель уртасы – моның өчен шәп вакыт. Тәрәзә төбендә урын җитмәсә, астраны өсте каплаулы түтәлгә генә дә чәчәргә була. Теплицаның бер почмагына да чәчәргә мөмкин. 

 

Астра үстерүнең иң мөһим үзенчәлеге: орлыклары тиз искерә. Ике еллык орлыклар бөтенләй дә тишелмәскә мөмкин. Кибеттән орлык сатып алганда, датасына бик тә игътибарлы булыгыз. 

 

Тагын бер үзенчәлек: астраның орлыклары төрле химикатларга сизгер. Тишелешен арттырам дип, төрле эремәләргә салып торып, аларны һәлак итүең дә бик тиз. 

 

Орлыкларны сай гына буразналарга чәчәләр. Туфрак катламы 1 см тирәсе булсын. Астраны муен череге авыруы – караяк харап итүчән. Моннан котылу өчен туфрак өстенә кыздырылган ком сибәргә кирәк. Ком булмаса,  «Фитоспорин» эремәсе бөркелә. 

 

Астра рассадасы дым ярата. Туфрак өсте кипшерергә тиеш түгел. Тишелеп чыккач, аларга салкынча урын кирәк. Менә шуңа күрә дә өстен каплап түтәлгә чәчкән рассада өйдәгегә караганда яхшырак булып үсә. 

 

Астра кат-кат күчереп утыртканны бик ярата. Шул ук чүлмәгендә калдырасыгыз булса да, савытыннан чыгарып, тамырларын бераз селкеткәләсәгез, үсемлек көчлерәк була. Аны хәтта чәчәк аткан чагында да күчерергә була. 

 

Астраны даими урынга май башында күчереп утырталар. Аңа уртача кыраулар да куркыныч түгел, чыдам ул. 

 

Ә менә җәй буе үсәсе туфрагын тиешенчә кайгыртыгыз. Туфрак әче булса, аңа төрле гөмбә чирләре йогучан. Туфракның әчелеген киметергә утын көле яки доломит оны булыша. Ашлама сыйфатында чи тирес кертмәгез, үсемлекне харап кына итәрсез. 

 

Астра кояшлы урынны ярата. Әмма дымга бик мохтаҗ. Җәй көне аны артыгын ашламагыз, яфракка котырып, чәчәк бөреләре аз яралыр. 

 

Озын булып үсә торган сортларының беренче бөресен өзеп ташласаң, ян сабакларда бик күп чәчәк бөреләре ярала. Ә менә кыска сортларга кагылмасаң да була. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар