Апрельдә чәчәсе чәчәкләр

Яз ашыктыра. Әнә инде апрель дә ишек кага. Март кебек үк, бу ай да бакча үстерүчеләр өчен кызу эш вакыты. Күп кенә чәчәкләрне менә хәзер чәчәргә кирәк. Әйдәгез, шулар турында сөйләшәбез.
Астра
Аның кадәр игелекле чәчәк тагын бармы икән ул – үзе тиз үсә, озак чәчәк ата, артык таләпчән дә түгел, үзе купшы...
Кибеттә астраларның нинди генә сортлары тәкъдим ителми. Нинди генә сортка тукталсагыз да, иң беренче эш итеп кабына карагыз. Астралар тишелмәде, дип, күпләр зарлана. Тишелми, чөнки орлыкларының саклану вакыты бик кыска, бары тик бер ел гына.
Әйе, искәрмәләр дә булгалый, ләкин иске орлыктан тигез шытымнар чыгуы икеле. Гадәттә, мондый иске орлыкларны берәр төрле эремәдә тотып, тишелешен яхшырталар. Ләкин бу ысул астралар белән эшләми.
Яңа орлыклар чәчеп тә, тигез тишелмиләр икән, димәк, тирән күмдергәнсез. Аларның өстенә туфракны җиңелчә генә сибеп чыгарга кирәк. Туфрак урынына коры ком куллана аласыз. Ком берочтан караяк чиреннән профилактика да булачак.
Җылы теплицагыз яки парнигыгыз булса, астраларны шунда чәчү отышлырак. Тәрәзә төбендә үстерәсе булсагыз, савытның тирәнлеге 10 сантиметр булганын сайлагыз.
Кайсы көнне чәчәсен исәпләве кыен түгел – бакчага чыгарып утыртканда астра үсентеләре ай ярымлык булырга тиеш. Бу гөл кыраулардан курка, аны көннәр җылыткач кына бакчага утыртырга мөмкин.
Астра куе чәчкәнне яратмый. Куе булса, алар тиз генә үсеп китә алмыйлар. Үзара урын өчен көрәшеп, үсентеләрнең сыйфаты кими.
Башка үсемлекләр кебек үк, астра да туфракның артык кибүен дә, артык дымлы булуын да авыр кичерә. Туфрак гел җиңелчә генә дымлы булырга тиеш.
Ике-өч чын яфрагы чыккач, астраларны аерым-аерым савытларга күчереп утырталар. Моның өчен 200 миллилитрлы пластик стаканнар яхшы. Стаканның төбенә берничә тишек тишәргә онытмагыз. Төбендә су тонып торса, үсемлекнең тамыры чери башлый.
Күчергәннән соң берәр атнадан астраларны ашларга кирәк. Моның өчен гумат ише органик ашлама кулайрак. Ә бакчага чыгарып утыртканчы, үсентеләр ике тапкыр ашлана.
Парнигыгыз да, тәрәзә төбендә урыныгыз да булмаса, ә астраларны бик тә үстерәсегез килсә, уфтанмагыз. Бу гөлне җир җылынгач, апрель ахыры – май башында бакчадагы яслегә дә чәчәргә була. Әлбәттә, өстен каплап. Яследә ул тагын да яхшырак үсә. Ә кыраулар төшү куркынычы беткәч, аны гөлбакчага күчереп утырта аласыз.
Бәрхет гөл яки тагетес
Җәй башыннан башлап, октябрьгә кадәр лимон сары, кишер сары, кызгылт шарлары белән бакчаны бизәп утырган бу чәчәкләрне чәчми калмагыз. Гаҗәп тиз үсә, шулкадәр дә талымсыз.
Тиз тишелгәнлектән, бәрхет гөлне ашыгып чәчәргә кирәкми. Тишелеп чыкканнан соң 40–50 көннән чәчәккә бөреләнә. Бакчага чыгарганда үсентеләр ай ярымлык булырга тиеш.
Орлыкларны баштан ук зуррак савытка чәчсәгез, күчереп утыртмасагыз да була.
Төрле сортларны бергә утыртканда, алар үзара серкәләнеп, үз сортларына гына хас үзлекләрен югалтырга мөмкин. Шуңа күрә, сары чәчәк урынына әфлисун төстәгесен атса, аптырамагыз.
Бәрхет гөлнең орлыклары шактый ук зур һәм алар укны хәтерләтә. Кайберәүләр аларны җиргә очы белән кадап кына куя. Болай чәчәргә кирәкми, орлыклар туфракта ятып торырга тиеш.
Астра кебек үк, бәрхет гөлне дә апрель ахырында бакчадагы яслегә чәчә аласыз. Тиз үскәнлектән, ул җәй башына ачык һавага утыртырлык булып җитешә.
Аны хәтта май ахыры – июнь башында турыдан-туры түтәлгә генә дә чәчәргә була. Бу очракта чәчәкне генә бераз соңрак атачак.
Бәрхет гөл кыраулардан курка. Гөлбакчага утыртканда моны истә тотыгыз.
Аквилегия
Бакчагызның күләгәлерәк урыннарында үстерү өчен бу гөл бик тә кулай. Төсләре төрле, җете, матур. Ул күпьеллык үсемлек, ләкин дүрт-биш елга бер тапкыр яңартып торырга кирәк.
Орлыкларының тышчасы каты булганлыктан, озак тишелә. Моны тизләтер өчен, аларны вак кына наждак кәгазе белән ышкып җибәреп, каты тышчаны бераз җәрәхәтләргә кирәк.
Орлыкларны дымлы туфракка чәчеп чыккач, кул белән баскалап тыгызлыйлар гына, өстеннән туфрак белән күмдермиләр.
Шытымнар күренгәнче, савыт өстенә пленка каплап торырга кирәк, туфрак кибеп китәргә тиеш түгел.
1-2 чын яфрагы чыкканнан соң, үсентеләрне зуррак савытка күчереп утырталар. Савыт тирән булырга тиеш, чөнки бу гөлнең тамыры озын булып үсә.
Ачык һавага кыраулар беткәч кенә чыгарып утырталар. Ул утырткан елны ук чәчәк атмый, сез аның матурлыгын киләсе елга гына күрә аласыз.
Бер еллык георгин
Бәрхет гөл кебек үк, бу георгиннар да талымсыз, тиз үсә, бик матурлар, купшылар.
Орлыклар 5–10 көндә тишелеп чыга. Тагын ике атнадан үсентеләрне аерым стаканнарга күчереп утыртырга була.
Күчереп утыртканнан соң ике атна үткәч, үсентеләрне ашларга кирәк. Моның өчен теләсә кайсы комплекслы ашлама кулай.
Үсентеләрнең 7-8 чын яфрагы чыккач, өске очын чеметеп алалар. Болай эшләсәгез, ул янтармаклар чыгара башлый, чәчәге күп була.
Георгиннар салкынга бик түземсез, шуңа күрә җир җылынып җитми торып, аларны гөлбакчага утыртырга ашыга күрмәгез.
Цинния
Бу гөлнең нинди генә төсләре юк. Чәчәкләре эре, җете, бик матурлар. Букетларда да бик матур күренә ул.
Цинния эссегә чыдам, артык талымлы түгел.
Апрель уртасында орлыкларын тәрәзә төбенә чәчә аласыз. Ләкин өйдә аны үстерүе катлаулы, ул салкынча һавада яхшырак үсә.
Теплицагыз булса, орлыкларны шунда чәчү отышлырак. Теплицагыз булмаса, апрель ахырында бакчадагы яследә дә үстерә аласыз. Турыдан-туры туфракка гына чәчеп үстерүе дә мөмкин. Ул тиз тишелә, тиз үсә.
Цинния кояшлы урынны ярата. Күләгәдә аның матурлыгы тиешенчә ачыла алмый кала.
Бу гөл дә кыраулардан курка, бакчага июнь башында гына күчереп утырта аласыз.
Ипомея
Ипомеяне безнең халык үрмәле гөл дип йөртә. Чәчәкләре эре, шәмәхә, алсу, ак, зәңгәр төстә була.
Үзе талымсыз булса да, бу гөлне орлыктан үстерүнең үз нечкәлекләре бар.
Туфракка чәчәр алдыннан орлыкларны бер көн суда чылатырга кирәк. Суга берәр төрле стимулятор (алоэ согы, «Эпин», көл суы...) сала аласыз.
Бу гөлнең үсентеләре күчереп утыртканны яратмый. Шунлыктан орлыкларны чәчкәндә үк зуррак савытка чәчегез.
Ипомеяне турыдан-туры туфракка гына да чәчәргә була. Бу ысул хәтта отышлырак та, чөнки күчереп утыртканнан соң тиз генә тернәкләнеп китә алмый.
Якты һәм дымлы урыннарны ярата. Шулай да аны өйләдән соң күләгә төшә торган урынга утыртуы отышлырак. Көндез кояш астында аның чәчәкләре ябыла да, матурлыгы күренми.
Әйткәнебезчә, ипомея – үрмәләп үсә. Озынлыгы 3 метрга кадәр җитә. Үрмәләр өчен аңа бау яки сетка кирәк.
Үсемлекләрнең араларын 10–15 см калдырып утыртсагыз, ул тоташ келәм кебек каплап алып үсә.
Ашлаганны бик ярата. Чәчәк аткан чорда ашлауга аеруча мохтаҗ. Гумат ише органик ашламалар кулланырга мөмкин.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.