Логотип
Бакча

Алмагачтан мул уңыш алу өчен берничә файдалы киңәш

Алмагачтан мул уңыш алу өчен берничә файдалы киңәш.

 – Алма агачы ботакларының барысы да өскә карап, янәшә, тыгыз үссәләр, аларны аерырга кирәк. Моның өчен астагы ботакларны элмәк һәм бау ярдәмендә аска тарттырып куегыз. Горизонталь рәвештә үсәргә мәҗбүр булган ботакларда алмалар күбрәк тә, эрерәк тә булыр. 

 – Кайчак яшь алмагачларны артык күп уңыш бирүдән сакларга кирәк. Чәчәк койганнан соң үскән бәләкәй җимешләрне игътибар белән карап чыгыгыз. Алма бөртекләре артык күп булып, аларның барысы да үссә, әле ныгып бетмәгән алмагач? авырлыкны күтәрә алмыйча? сынып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә кимчелек белән үскәннәрен, начарларын өзеп алыгыз. Калган алмаларга файдалы элементлар күбрәк эләгер, яшь алмагач көчен саклап калыр.  Буе түбән булган алмагачлар белән дә шул ук эшне башкарырга була. Ботакларын селкетсәгез, көчсез, кимчелекле җимешләр үзләре дә коелып төшәчәк. 

 – Алмагачларга су сибүне дөрес оештырсагыз, аларның җимеш бирүе 25–40 процентка  артачак. Алмагачларга сезон дәвамында мул итеп дүрт тапкыр су сибү җитә. Беренче тапкыр суны бөреләр чыгарыр алдыннан сибәргә кирәк. Икенчесен – чәчәк атканнан соң 2-3 атна үткәч. Алмалар өлгерергә 2–3 атна кала өченчесе  тапкыр сибегез. Суны соңгы тапкыр октябрьдә сипсәгез яхшы булыр. Шулай эшләгәндә агачны коры көздә кәүсәсе корудан, ә кыш көне өшүдән сакларсыз. Халык сынамышлары буенча, алмагачка ничә яшь булса, суны да шулкадәр чиләк сибәргә кирәк – балчык 60–80 сантиметр тирәнлектә дымланырлык булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар