Логотип
Бакча

Ачы карлыганны ничек балландырырга?

«Кара карлыган ачы. Аны балландырып була микән?» Әнә шулай дип сорый бездән укучыларыбыз. Әйдәгез әле, шушы сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Карлыганның тәме нилектән ачы була ала икән.

 

«Кара карлыган ачы. Аны балландырып була микән?» Әнә шулай дип сорый бездән укучыларыбыз. Әйдәгез әле, шушы сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Карлыганның тәме нилектән ачы була ала икән.

 

Беренчедән, сортына игътибар итәргә кирәк. Кайбер сортларның җимешләре үзләре ачырак тәмдә була.

 

Карлыган кояшлы һәм иркен урынны ярата. Күләгәдә үскән куакның җимешләрендә шикәр җитәрлек күләмдә туплана алмый. Куак аралары ким дигәндә 1 метр булырга тиеш.

 

Дым җитәрлек булмаса да карлыган ачы җимешләр бирә. Әлеге куакның тамырлары өстә генә урнашканлыктан, ул тирәннән дым ала алмый. Көннәр коры торса, бер куакка 2 чиләк күләмендә су сибеп чыгарга кирәк.

 

Карлыганны баллырак итү өчен, крахмаллы ашламалар кулланып карарга була. Моның өчен гап-гади бәрәңге кабыгы да ярый.

Бәрәңге кабыгыннан ашлама болай әзерләнә: 10 литр кайнар суга 1 литрлы банка белән вакланган коры бәрәңге кабыгы салып, суынганчы томалап төнәтәләр. Сөзеп, 1 куак төбенә 3 литр күләмендә сибеп чыгалар. Кыш буе бәрәңге кабыгын киптереп, яз көне аны куак төбенә күмәргә дә була.

 

Җимешләр өлгерә башлап, тәме баллы булмаса, башка төрле вариант бар. Карлыган ипи әчетеп сипкәнне дә бик ярата. Бер чиләкне яртылаш кипкән ипи белән тутырып, өстенә су агызыгыз да, берничә көн җылы, кояшлы урында тотыгыз. Шушы ашламаны бер куакка 3-4 литр күләмендә төбенә сибеп, туфрак белән күмдерегез.

 

Ә менә бу киңәшне соңрак кулланыр өчен җыеп куегыз: зур кисмәккә капткан ипи, бәрәңге кабыгы һәм чүп үләннәрен тутырып, өстенә су коегыз да, 3 атка җылыда төнәтегез. 3 өлеш ипигә 1 өлеш бәрәңге кабыгы һәм үлән алына. Әлеге ашламаны карлыганга өч тапкыр: җимешләр тулыша башлагач (әле яшел вакытта), җимешләргә төс керә башлагач, җимешләрне җыярга берничә көн кала сибәләр. Бу ашлама карлыганны баллы гына түгел, эрерәк тә итә.

 

Крахмаллы ашламаны карлыган куагына җәй азагында – яфраклар саргайганчы да кертергә кирәк.

 

Яз көне карлыган төбенә тиресле ашлама кертү дә бик яхшы нәтиҗә бирә. Чери башлаган тиресне туфракка күмдермичә, карлыган төбенә калын итеп түшәп кенә дә куярга була. Черемәне чабылган, уталган үләннәр дә алыштыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар