Логотип
Десерт

Кабак кексы

Бу саныбызның аш-су рубрикасына нəрсə əзерлəргə кирəген көз үзе əйтеп бирде. Кемнəн сорасаң да, бар кешедə дə бер җавап: кабактан уңдык быел! Шуңа күрə психосоматика буенча белгеч, сəлəте кондитер Ландыш МӨБАРƏКШИНА белəн кабаклы сый əзерлəргə булдык. Кабакны ничек сакларга кирəклеген дə Ландыштан өйрəник əле. Аннары кабак кексы пешерербез!

Бу саныбызның аш-су рубрикасына нәрсә әзерләргә кирәген көз үзе әйтеп бирде. Кемнән сорасаң да, бар кешедә дә бер җавап: кабактан уңдык быел! Машина арбасына төяп тә, көпчәк янына куеп чагыштырып та, өстенә утырып, арасына күмелеп төшкән фотолар да еш очрый. Шуңа күрә психосоматика буенча белгеч, сәләтле кондитер Ландыш МӨБАРӘКШИНА белән кабаклы сый әзерләргә булдык. Белгечлеге буенча инженер булса да, декрет ялында иҗатка тартылып, пешерү белән кызыксынып киткән ул. Үз пекарнясын ачкан хәтта. Хәзер Ландыш үз гаиләсе өчен генә иҗат итә. Еллар дәвамында берсеннән-берсе тәмле тортлар пешергәндә туплаган тәҗрибәсен үзенең шәхси инстаграм битендә укучылары белән дә бүлешә. Кабакны ничек сакларга кирәклеген дә Ландыштан өйрәник әле. Аннары кабак кексы пешерербез!

  Кабакны кабыгыннан, эчендәге орлыкларыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз.
  Табага салып, өстен фольга белән каплыйбыз да, 200 градуслы духовкага 50–60 минутка куябыз.
  Пешкән кабакны блендер белән изеп, әзер пюрены бәләкәй пакетларга салып туңдыргычта катырабыз. Соңыннан аны теләгәнчә кулланырга була.


Кирәк  
Кремчиз өчен:

  • 175 г каймаклы (сливочный) сыр;
  • 1 йомырка;
  • 30 г шикәр комы;
  • 1/2 чәй кашыгы ваниль шикәре.

Камыр өчен: 

  • 175 г он;
  • ярты чәй кашыгы сода;
  • ярты чәй кашыгы камыр көпшәрткеч (разрыхлитель); 
  • 1/4 чәй кашыгы тоз;
  • 1 чәй кашыгы дарчин (корица); 
  • 1/4 чәй кашыгы мөшкәт чикләвеге;
  • 210 г кабак пюресы;
  • 100 г көрән шикәр;
  •  75 г шикәр комы;
  • 120 г үсемлек мае;
  • 2 йомырка;
  • 1/2 чәй кашыгы ваниль шикәре.

Эш барышы 
Кремчиз ясар өчен каймаклы сырны, шикәр комын (көрән шикәр кушсагыз да була), ваниль шикәрен бергә болгатабыз. Шикәре эреп беткәч йомырка салып туглыйбыз. Әзер кремны пакетка салып куябыз.

Йомырканы шикәр комы һәм көрән шикәр белән миксер ярдәмендә 3 минут тирәсе куе күбек барлыкка килгәнче күпертәбез. Калган ингредиентларны барысын да калак белән генә туглыйсы (бу мөһим!). Бисквит кабарып пешсен өчен шулай кирәк.
Ваниль шикәре кушабыз.


Кабак пюресы һәм үсемлек мае өстәп, барысын бергә калак белән болгатабыз.

Он, сода, камыр көпшәрткеч, тоз, дарчин, мөшкәт (мускат) чикләвеге порошогын берләштереп, камырга кушабыз. Барлык массаны яхшылап калак белән болгатабыз.


Кексны формалаштыра башлыйбыз. Камырның яртысын формага салабыз.   Пакетка салып куйган кремны ирекле рәвештә камыр өстенә салабыз. 
Камырның икенче яртысын салып, кремны тулысынча каплыйбыз.


Кексны 170 градуслы мичтә 60 минут пешерәбез (фотодагы форманың диаметры 18 см). Кремы акмасын өчен, табынга суынгач кына бирәбез.

 

Фото һәм видео: Анна Арахамия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар