Логотип
Аш-су

Чия пирогы

Чия һәм... камыр. Алар бергә кушылганда өй эченә әллә нинди бер тәмле ис тарала. Башка берни белән дә бутап булмый торган ис... Кышкы салкын көннәргә җылы өсти ул, сөйләшү, аралашуларны тагын да рәхәтрәк итә... Кайнар чия пирогы һәм чәй... М-м-м... Авызга сулар килде...

Чия һәм... камыр. Алар бергә кушылганда өй эченә әллә нинди бер тәмле ис тарала. Башка берни белән дә бутап булмый торган ис... Кышкы салкын көннәргә җылы өсти ул, сөйләшү, аралашуларны тагын да рәхәтрәк итә... 
Кайнар чия пирогы һәм чәй... 
М-м-м... Авызга сулар килде...

Равилә Маликова әнисенең чия пирогы рецептын тәкъдим итә – пешереп карыйсызмы? 

Эшләү тәртибе

Эчлек түбәндәгечә әзерләнә:
1 кг чияне, согы белән бергә, кайнау халәтенә җиткерергә. 200 г шикәр комын, 2 чеметем корицаны, 2 чеметем мөшкәт (мускат) чикләвеген, 40 г крахмалны һәммәсен бергә кушарга һәм, бертуктамый бутый-бутый, аз-азлап чия өстенә салырга. Әзер эчлеккә 20 г сыер мае кушарга.

Камыр ясау тәртибе:
Камыр өчен:

  • 650–700 г он, 
  • 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 
  • 250 г май кирәк. 

Майны эре угыч аша чыгарганнан соң, барысын бергә кушып, кул белән уабыз. 
200 г шикәр комын һәм 2 йомырканы аерым савытта күпертеп алганнан соң, аңа 200 г каймак кушабыз. Бутыйбыз. Аннан бу массаны он өстенә салабыз һәм камыр басабыз. 
Әзер камырны ике өлешкә бүләбез: зурракка һәм кечерәккә. Икесен дә, пакетка тыгып, 1 сәгатькә суыткычка куябыз. 

Пирог түбәндәгечә ясала:
30 см зурлыгындагы форма кирәк булачак. 
Аны сыер мае белән майлыйбыз.
Камырның зуррак өлешен җәеп, формага куябыз. 
Тәмам суынган эчлекне салабыз. 
Камырның икенче өлешен җәеп, өстенә каплыйбыз. Чит-читләрен үзегез теләгәнчә ясагыз. 

Якынча 50 г шикәр комы, 50 г он, 20 г сыер мае алып һәм шулардан валчык ясап, аны пирог өстенә сибегез.

Пешкәндә пар чыксын өчен, пирогның уртасына кечкенә генә уемтык ясарга онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар