Логотип
Арабыздан беребез

Зилә ВӘЛИЕВА тормышыннан кызыклы фактлар

Мәктәп елларында ул хәрби очучы булырга хыяллана, парашютчылар мәктәбенә йөри.

1. Мәктәп елларында хәрби очучы булырга хыяллана, парашютчылар мәктәбенә йөри.

2. Якыннары өчен ул – Зиләйлүк.

3. «Белорусский вокзал», «Мужчина и женщина» фильмнарын кат-кат карый ала.

4. Теннис уйнарга ярата.

5. Мәктәптә укыганда атаклы чех хоккейчысы Вацлав Недоманскига гашыйк булып шигырьләр яза.

6. МГУда журналистика факультетын тәмамлый.

7. Уфада яшьләр газетасында  эшләгәндә мәкаләсен иң актык секундта язып керткәнгә «Королева досыла» дип йөртәләр үзен.

8. Булачак ире, журналист Римзил Вәлиев белән лифтта таныша. (Икесе дә Уфадагы яшьләр газетасына менеп барганда.)

9. Шәһәр кызы булса да, токмачны нечкә итеп кисә белә.

10. Немецча яхшы сөйләшә.

11. Телевизор караучылар Зилә Вәлиеваның «Казан егетләре» төркеме белән «Кышкы романс»ны җырлавын сокланып карый.

12. Яраткан җырчысы – Салават.

13. Заманында РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов белән эксклюзив әңгәмәсен бөтен дөньяны шаулаткан «бомба» дип бәялиләр.

14. Михаил Горбачевны Казан белән таныштырып йөреп, иртәнге 4 тә генә өенә кайтканы бар.

15. Борис Ельцин гаиләсе өчен ул һәрвакыт үз кеше – Зилечка!

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе,«Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Зилә Рәхимҗан кызы ВӘЛИЕВАның Туган көне. Аның республика газеталарында эшләгән елларын да, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың матбугат һәм мәгълүмат министры, мәдәният министры, Премьер-министр урынбасары, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының генераль директоры булып эшләгән чакларын да беләбез. Әмма ул безнең өчен һаман журналист. Һәрчак яңалыкка омтылучы, һәр эшенә иҗадилык, заманчалык, җылылык алып килүче, камиллеккә ирешүче... Кайда да шул эш стиле сизелә аның!
Бәйрәмегез котлы булсын, Зилә Рәхимҗановна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар