Логотип
Арабыздан беребез

«Үземнекеләр әзер булганда гына, «Җанкисәккәем»гә көйләрнең күптән язылуын белдем...»



Гомере буе туган ягында яшәп, халкын олылап, гүзәл табигатеннән илһам алып, якташларының ихтирамын тоеп яшәгән шәхесләр була. Моның өчен әллә ни зур мал яисә хакимият иясе булуның һич кирәге юк, киресенчә, «триллион төрле уй башымда, мин баерак барыбер» дип гамьле-ямьле уйлар белән яшәүне өстен кую кирәк. Күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗев кебек. Вафатына кадәр туган ягы Азнакайны данлаган җир кешесе дә, милли үзаңны уятуга үзеннән саллы өлеш керткән, анык гражданлык позициясе булган каләм иясе дә ул. Иң сөендергәне – үзе кебек үк милли җанлы, халкының җыр-моңына гашыйк дәвамчыларын да калдырган шәхес. 

Азнакай районы авылларына багышлап, «Азнакаем, Азнакай» дигән җырлар җыентыгы – тулы бер төбәкнең җыр антологиясен хәтерләткән китап – Гыйләҗевләр гаиләсен бөтенләй икенче ракурстан ача. Илдус аганың кызы Резеда бу эштә алыштыргысыз ярдәмче була. Бүгенге язмабыз Азнакайда яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Резеда ГЫЙЛӘҖЕВА турында. 



Резеда ханым, әтиегезнең шигырьләре хакында «тургай моңына манылган җыр» (Газинур Морат), «кырларда туган җырлар» (Равил Фәйзуллин) дигән бәяләмәләрне әйтүчеләр булды. Ә сезнең җырлар ничек туа? Сезне иҗатка ниләр илһамландыра? 

– Иҗат кешеләре азрак мәзәгрәк халык бит. Хәзерге яшьләр телендә әйтсәң, «летящий». Аларга көндәлек тормышта күп кеше игътибар итмәгән нәрсәләргә игътибар итү, тою хас. Күптән түгел бик шәп әйтемгә тап булган идем: «Кемдер күлләвеккә карап бары пычрак суны, ә кемдер шул ук күлләвектә йолдызлар чагылышын күрә». Мин күбрәк башны аска түгел, өскә таба, күккә күтәреп йөрергә тырышам. Нинди генә төсләр юк анда! Агачлар, алар тараткан исерткеч хуш исләр! Кайчак: «Нигә мин рәссам булмадым микән?» – дип уфтанып куям. 

Композитор буларак, мине яхшы шигырь илһамландырырга мөмкин. Көй язасы килү теләген бөтен шигырь дә уятмый. Шигырь минем күңел белән тәңгәл килгәндә генә җыр яза алам. 

Яши-яши акыл җыябыз. Бу акыл да бик ансат бирелми. Күп кешеләрдән күңел кайта, иң якын, кадерле кешеләрең бакыйлыкка күчеп бара... Күп нәрсәләргә күзең ачыла, карашың үзгәрә. Болар барысы да иҗатка бик зур йогынты ясый. 

Минем үз көйләремә шигырь язган чакларым да бар. Бик фәлсәфи килеп чыга. Тормыш бездән философ ясый, димәк. 

Резеда ханым, танышуны бала чагыгыздан ук башлыйк әле. Хәтергә ниләр уелып калды? Мөгаен, моңга сусауның очын шул вакыттан эзләргә кирәктер? 

– Балачакның хәтирәләре бихисап. Бездә бик күп винил пластинкалар бар иде. Бик бай коллекция. Яшел төстәге проигрывательдә шуларны уйнатып, әллә никадәр җырларны яттан белә идем. Кушылып җырлау миңа ләззәт бирә иде. 4-5 яшьләрдә әти-әнидән пианино сорап үзәкләренә үттем. Уенчык агач пианином бар иде инде. Ул чакларда әти үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә  иде. Миңа баянда көйләр уйный иде дә, мин шуларны пианинода кабатлый  идем. Әнием бик матур жырлый иде. Кайчак гаилә триосы оештырып күңел ача идек. Татар моңына, гомумән, музыкага мәхәббәт гаиләдә салынды. Зур, чын пианиноны миңа 7 яшьтә алдылар. Шул мизгелдә миннән бәхетле бала булмагандыр. 



Шул елны ук Азнакай балалар музыка мәктәбенә укырга кердем. Бик теләп йөрдем, хәтта 40 чакрым ераклыктагы Чалпы авылына күчү дә минем музыка белән шөгыльләнергә теләвемә комачауламады. 1985 елда музыка мәктәбен гел яхшы билгеләргә генә тәмамладым. 

Белүемчә, унынчы сыйныфта укыганда ук балалар бакчасында музыка хезмәткәре булып эшләгәнсез. Кемнең тәкъдиме булды бу? 

– Бу сорауга җавап бирү өчен чак кына элегрәк булган вакыйгаларны сөйләргә кирәк. 1981 елда минем әтине районыбызның Чалпы авылына «Коммунизга» колхозы рәисе итеп күчерделәр. Хуҗалык бик зур, дүрт авылны берләштерә иде. Эшче көчләр җитмәү сәбәпле, әти беренче булып, мәктәп тәмамлаган яшьләрне туган авылларында ике елга эшкә калуны күтәреп чыкты. Дөрес, бу гамәл бик шома, җайлы гына тормышка ашырылмады, ләкин бик дөрес эш булачагына халык ышанып ризалыгын бирде. Шул елдан башлап һәр чыгарылыш сыйныф укучылары туган авылларында эшкә кала башлады. Берничә елдан эшкә калу бер елга кыскарды. 

Мин унынчы сыйныфта укыганда, Чалпы балалар бакчасының музыка тәрбиячесе туган шәһәренә кайтып китте. Балаларга җыр-бию өйрәтүче калмады. Шунлыктан, дәресләрдән соң минем икенче сменага балалар бакчасында эшләвемне үтенделәр. Хезмәт юлым шулай башланып китте. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, мин классташ кызларым белән сыер фермасына эшкә барасы идем, тик һаман әле музыка тәрбиячесе булмаганлыктан, классташларның ризалыгы белән мине балалар бакчасында калдырдылар. Сыерны кем дә сава, ә пианинода һәркем дә уйный алмый, диделәр. 

Сез – профессиональ музыка белгече. Казанда калсагыз, мөгаен, зуррак киңлекләр, мөмкинлекләр булыр иде... Чынга ашмаган хыялларыгыз, күңелдә булып та, әлегә чынбарлыкка әйләнә алмаган теләкләрегез бармы? 

– Казан педагогика университетының музыка факультетына баштан ук читтән торып укырга дигән нияттә булдым. Гаиләдә дүрт баланың иң олысы булганлыктан, гел әнинең уң кулы идем. Хуҗалык җитәкчесе хатыны булу бик авыр вазифа, өстәвенә әни рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мал-туар, бакча, өй эшләре – боларның барысы да бер әни җилкәсенә калуын белеп, тыныч күңел белән укырга чыгып китә алмас идем. Шулай итеп, балалар бакчасында эшемне дәвам итеп, читтән торып укый башладым. 

Казанга, торып укырга киткән очракта, минем алдан зур мөмкинлекләр ачыласы бәхәссез булса да, үткәннәргә салават дигәндәй, буласы булган инде. Әнинең вафатына җиденче ел китте. Әни янында үткән бер көнем дә үкенечле түгел, миңа риза-бәхил булып китүен бернинди казанышларга да алыштырмыйм. 

Әтиегез сүзләренә язылган җырларыгыз да бар дип беләм. Бу – табигый. Ул сезнең иҗатка ничек карый иде? «Шигырьләргә сеңгән холкы белән тәрбияли безне шагыйрьләр...» дип язган иде Илдус ага. Ә сез аны шагыйрь буларак кына түгел, ата буларак та беләсез. Нинди ата иде ул? Әллә күбрәк әниегез йогынтысы-тәрбиясен тоеп үстегезме сез? 

– Минем тәүге җырым әти сүзләренә язылды. Көтмәгәндә килеп чыккан хәл булды бу. Әйтәләр бит: «Ходай тарафыннан билгеләнгән сәгате суккач, буласы эш була ул», дип. Шул сәгате суккандыр – «Азнакаем, Азнакай» дигән җыр булды ул. Берничә елдан, шул исем астында, районыбызның 38 авылына багышланган җырлар җыентыгыбыз дөнья күрде. Каян сүз дә, каян нота җиткердегез, дип шаяртучылар да булды. Менә шул беренче җырдан миндә иҗат «чире» башланды. Хәзер туктап булмас инде...  



Әти белән минем иҗатны тандем дип атаучылар да бар. Бу атама миңа бик ошый. Нигә дигәндә, мактанып әйтүем түгел, ә горурланып әйтүем, минем сыман әтинең шигырьләрен тоеп көй язучы юк дип уйлыйм. Ата белән бала арасындагы бәйләнеш бик ярдәм итәдер, бәлкем. Бик җаваплы эш. Һәрхәлдә, әтинең миңа «көең барып чыкмаган» дигәне булмады. 

Язган һәр җырымны яратам. Башка шагыйрьләрнең шигырьләрен бик җентекләп карагач кына көй язарга алынам. Чөнки дөрес куелмаган өтер дә җөмләнең мәгънәсен үзгәртергә мөмкин. Кытыршырак җирләре булса, авторлардан рөхсәт сорап үзгәртәм. Бу үземне өстенрәк, акыллырак итеп кую максаты белән эшләнми, бары җырның сыйфатын яхшырту өчен эшләнә. Менә шундый сырлырак якларым бар. 

Иҗатка бик җитди карарга тырышам. Әле язгач та, берничә көн буе чокынасың, кеше көенә охшаш түгел микән, плагиат димәсләр микән дисең.  

Сәнгать ясалмалылыкны яратмый. Иҗатың ихлас, чиста һәм чын булганда гына кешеләрнең күңеленә үтеп керә ала, битараф калдырмый. 

Мин гомер буе әтинең ихтыяр көченә, русча әйткәндә, «самодисциплина»сына шаккатып яшәдем. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, ул бер гәҗит-журналны калдырмый укып барып, дөньядагы һәр вакыйгадан хәбәрдар булды. Шуңа күрәдер, һәр сүзен белеп, үлчәп сөйләде. Гомеренең азагына кадәр, колхоз рәисе булган чакларда гадәтләнгәнчә, иртәнге дүрттән аякта иде. Холкы кырысрак булды. Башкача булалмагандыр да. Мактауга саранрак иде. Хәтта үзенең иҗаты белән дә канәгать булмаган чаклары еш булды. Кыскача әйткәндә, үзенә дә, якын-тирәдәгеләргә дә бик таләпчән иде. Гаиләдә – консерватив, дөрес, идеалда ничек булырга тиешле тәрбия алдык. Бу бик яхшы, әлбәттә, тик тормышта бу максимализм бер яктан ярдәм итсә, икенче яктан комачаулый да. 

Әнидән наз, романтизм, хисчәнлелек күчкәндер, мөгаен. Дөрес, әти дә бик нечкә күңелле кеше иде, тик ир-ат йомыграк була бит. Әни белән гомер буе сердәш булдык, бергә җырладык, бергә еладык. Җыр язылуга, иң беренче тыңлап бәя бирүче дә әни булды. 

Әти буларак, мин аны иң яхшы әти булды, дияр идем. Гомумән, минем әти дә, әни дә уникаль шәхесләр иде. Икесе дә искиткеч зыялы, тырыш, төгәл, юмарт, киң күңелле кешеләр иде. 

Игътибар иткәнсездер, без әңгәмәбезнең башыннан ук Илдус Гыйләҗев исемен телдән төшермибез. Танылган шагыйрь, яки җир җимертеп эшләүче булдыклы рәис кызы булу авыр түгелме ул? Күләгәдә калдырмыймы, әллә киресенчә ярдәм итәме? 

– Русларда «положение обязывает» дигән төшенчә бар. Зур абруйлы әти кызы булу бик җиңел булмады. Бәләкәйдән үк: «Кеше баласы эшләгән этлекне сез эшләсәгез, аларныкы – күренми, сезнеке – күренә», – дип үстерделәр. «Нигә мин берәр гади колхозчы кызы булмадым икән?» – дип елаган чаклар да булды. Хәзер генә искә алуы кызык сыман. Барыбер, яши-яши, әти-әнигә гел идеаль тормыш, гамәлләр күрсәтеп булмады... 

Әти бик туры сүзле, гадел, кирәк чакта кырыс, ялагай түгел кеше булганлыктан, аны өнәмәүчеләр дә шактый булды. Шуңа күрә Илдус Гыйләҗев кызы булу урыны белән нык ярдәм итсә, вакыт-вакыт комачаулады. 

«Иң зур куаныч» шигырендә әтиегез: «Икебездән унбиш татар кала – шушы безнең иң зур куаныч», дип яза. Яшерен-батырын түгел, кайбер зыялыларыбызның балалары һәм оныклары ана телен белми. Туры сүзлелелеге, ихласлыгы белән аерылып торган Илдус Гыйләҗев горурланып әйтерлек булган икән, димәк, әниегез белән бергә милләт өчен файдалы булырлык, милли җанлы шәхесләр тәрбияләүләрен күргән ул. Килешәсезме? 

– Килешәм, әлбәттә. Гаиләбездә туган телгә мәхәббәт тәрбияләнде. Бездән рус сүзләрен катыштырмый сөйләшү таләп ителә иде. Диктат формасында түгел, әлбәттә. Авыл мәктәбендә уку да лексиконны баетты. Авыл халкы телгә җор, мәкальләргә бай була бит. Өйдә зур китапханәбез бар. Төрле олуг язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, артистларыбызны кунак итәргә туры килде. 

Гомумән, әти-әни тарафыннан безгә акыл-белем алырга бөтен шартлар тудырылган иде. Артыгын, кешенең үзенә кирәкмәсә, ярып салып булмый.  

Әти-әни икесе дә чын мәгънәдә милләтпәрвар иделәр. Минем өчен зур горурлык бу. 

Мин музыка буенча киттем, уртанчы сеңелем Гөлназ Казан дәүләт университетының татар теле факультетын, кече сеңелем Миләүшә шунда ук тарих факультетын тәмамладылар. Яши-яши, балалар туа башлагач, исемнәрне сайлаганда да мәгънәле, мөселман исемнәрен кушарга тырыштык. 

Минекеләр – Гөләндәм, Айназ, Гадилә. Гөлназныкылар – Фәрһәт, Тимерхан, Сөмбел. Миләүшәнекеләр – Камил, Кәрим. 

Үземә килгәндә, өч балам да, оныгым Әмирә дә саф татар телендә сөйләшәләр. Аллага шөкер! Ачуымны чыгарыр өчен минем белән русча исәнләшергә кирәклеген укучыларым да бик яхшы белә.  

Бүгенге көндә нинди иҗади планнар белән яшисез? 

– Бәлки ишетеп беләсездер, безнең Азнакай шәһәре мәдәният сараенда Азнакай халык театры эшли. Быел аның җитәкчесе Гөлсинә ханым миннән Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» исемле пьесасына музыка язуымны үтенде. Пьесага көй язган булмаганлыктан, өстәвенә Туфан абыйга карата булган чиксез хөрмәтем йөзеннән, бик теләп ризалаштым. Вакыт бара торды, көйләр языла барды. Бердәнбер көнне миңа сеңелем Гөлназ әйтә: «Бәй, апа, бу бит әллә кайчангы пьеса, аның әзер җырлары бар бит. Мин Камал театрында аны караган идем». 



Миңа башта шок булды. Үземне надан итеп тойдым. Яңадан Гөлсинә ханыма әйткәч, ул: «Ярар, юкка хафаланма, безнең үз көйләребез булыр. Бүтән кеше көй язмаска тиеш дигән законы юктыр әле», – диде. Шуннан соң тынычланып, бүгенгесе көндә бу пьесага көйләр язуны төгәлләдем. Аранжировкалар эшләнеп бетсә, ноябрь азагы, декабрь башларында бу спектакльнең премьерасы көтелә. Дулкынлану кичереп, шул вакыйганы көтеп яшим. 

Илдус ага Гыйләҗев “Җырлап яшим, бу дөньяны яратканга күрә» дип язган иде. «Горурмын мин! Үз халкымны яратканга күрә» дигән юллары да бар аның. Миңа калса, бу сүзләр сезнең яшәү рәвешенә дә туры килә. Иҗатыгыз белән озын-озак үз тамашачыларыгызны сөендереп, аларның мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Уңышлар сезгә, Резеда ханым! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сокланам. Шундый дустыбыз булганга горурланам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокланам, хормэт итэм. Узен дэ, жырларын да, монлы итеп жырлавын да яратам. Шундый дустым булуына бик шатмын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Горурланып укыдым. Аллага шөкер, халкыбызның талантлы ул- кызлары бихисап.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик горурланып,кунеллэр тулып укыдым...Тагы бер кат Горурланабыз резеда Илдусовна Сезене белэн...,сезнен талантыгыз белэн кочле булучгыз белэн,БЕЗ СЕЗНЕ БИК ЯРАТАБЫЗ!!!!! Сэламэтлек,семья бэхете,тынычлыгы,балалар,оныклар куанычы куреп яшэргэ язсын СЕЗГЭ!!!

          Хәзер укыйлар