Логотип
Арабыздан беребез

Ярату белән яши

Март ахырларында хайваннар йон алыштыра башлый. Кыш буена салкыннан саклап торган калын йон катламы куба, аның урынына чиста, яңа төкләр чыга.

Март ахырларында хайваннар йон алыштыра башлый. Кыш буена салкыннан саклап торган калын йон катламы куба, аның урынына чиста, яңа төкләр чыга. Сыерлар утарга чыгып,  кояшка карап басалар да утар баганасына муеннарын ышкый башлыйлар. Озакламый сарык-бәрәннәрнең йоннарын алыр вакыт җитә... Терлекчеләр әнә шундый календарь белән яши. Көннәре дә иртәнге һәм кичке мал карау вакытына бүленә. Алар өчен календарьдагы кызыл ял көннәре  юк, бары тик сыер «каплаткан», «бозаулаган»ны аңлаткан көннәр генә түгәрәк белән билгеләнә. 365 көн буена, еллар буена, дистә еллар буена... 


«Ярый әле бозаулар бар» 

Шәле авылында яшәүче бозау караучы Тәслимә апа Миндубаева 47 нче хезмәт елы белән бара. Ярты гасырга якын вакыт эчендә дөньялар ничек кенә үзгәреп бетмәде,  бары тик терлекче хезмәте генә иң тотрыклысы булып калды бугай: бозаулар һаман ашарга сорый, һаман да аларның астын чистартып торырга кирәк. 



Ярый әле бозаулар бар. Алар янына фермага менеп, сөйләшеп төшсәм дә күңел була. – Тәслимә апаның бүгенге хакыйкате бу. Сөйләшеп кенә йөрми, билгеле. Фермада авыр-авыр фураж капчыкларын да үзенә ташырга туры килә аның. «Эшләмә! Син пенсиядә инде», – дип кенә җибәрә үзләре дә пенсия яшенә якынаючы хезмәттәшләре. «Әйтерсең лә бозау карарга чират торалар, – дип каршы төшә Тәслимә апа, яшьләрнең фермада эшләргә ашкынып тормавына ишарә итеп. – Эшләмәс идем. Бер көн дә. Өйдә ялгыз утырудан качам». Ә кайчандыр беренче улы Ниязны тапкач, колхоз рәисе балага алты ай тулганчы ук эшкә чакырып ала: «Крестьян баласы әни белән өйдә ятарга тиеш түгел», – ди. Бала кайнаналар тәрбиясенә кала. Ярый әле алар булган!



Яшьләрнең фермага эшләргә килмәвенә дә канәгатьсезлек белдерми Тәслимә апа: «Яшьләр хәзер безнең кебек фермага бармый инде ул. Андагы хезмәт хакына гына яши алмыйлар, ипотекада, кредитта утыралар. Заманы шул. Безгә генә ярады ул ферма. Бүгенге көндә дә ярый әле».  8 мең сум пенсиясенә шуның кадәр үк хезмәт хакы өстәлгәч ярый диюе. 



8 генә мең сум өчен хөкүмәтне дә, җитәкчелекне дә, язмышын да сүкми Тәслимә апа. Ул, гомумән, зарлана белми бугай. Киресенчә, илләр имин, табыннар мул булганга шөкер итеп яши белә торганнардан. Яше шактый олыгаюга таба барса да, аның әле дә зәңгәрлеген җуймаган күзләрендә татар апаларына хас шөкерана тынычлык бар. Бөтен нәсел-шәҗәрәсе белән Шәле авылыннан ул. Казан ханлыгында ук билгеле булган Шәледән... 


Әкият кебек башланган тормыш 


– Шәледән китеп караган чаклар булды. Нужа күрәсе килгәндер инде: мәктәпне бетергәч, 1972 елда Кукмарага барып ипи пешерүче булырга укып кайттым. Бер ел Питрәчтә ипи пешердем. Аннан Казанга чыгып киттем. Бер ел сыр заводында эшләдем. Сагынуга түзә алмадым – яңадан кайттым. Әле дә Казанга бер генә көнгә барам. Никадәр нужалы булса да, авылда рәхәт. Үз өең, үз көең...

Казаннан кайткач, Тәслимә Казан күн эшләнмәләр берләшмәсенең Шәледәге филиалында тегүче булып эшли башлый. Алты ай – тегүдә, алты ай колхозда бозау караучы булып эшли-эшли 19 ел үтә. 2000 нче елларда хезмәт хаклары бирелмәгәндә, филиалда «плүс»кә эшләп йөриләр. Колхозда таякка эшләгән кешеләр белә: пенсия саный торган «система» таякларны да, плюсларны да танымый. Әнә шулай итеп, иң аз пенсия белән кала да инде авыл кешесе. 



Хәләл җефете Исмәгыйль абый белән ун ел очрашып йөреп өйләнешә алар. Параллель сыйныфларда укыйлар. Кыз егетне армиягә озатып кала. Исмәгыйль армиядә вакытта башка егетләр күз салмасын дип, булачак кайната Тәслимәне карап-саклап тора. Хезмәтен тутырып кайтуга тиз генә өйләнешә алмый әле яшьләр. Исмәгыйль үзенең 25 яше тулган көнне туй итеп, Тәслимәне үзләренә алып кайта. 

– Кайнана белән кайнатага шунда ук әни, әти дидем. Безнең белән әтинең әнкәсе, каенсеңел, каенапа, каенапаның ике баласы – әнә шулай ишле гаилә булып яшәп киттек. Ике як күршедәге ике әби иртән дә, төшкә дә, кич тә керәләр иде. Ул вакытта өебез зур түгел, әмма һәркемгә урын җитте. Колхоз өстәле чаклы өстәл тирәли тулып утыра идек табынга. Тора-бара өебезне киңәйттек. Кызыбыз Гөлия, улларыбыз Нияз белән Рияз туды, – дип искә ала Тәслимә апа бүген болын кадәр иркен өенә күрсәтеп.  – Без бик матур яшәдек. Әти йортына бер генә көнгә дә кайтып киткәнем булмады. Мәрхүмә әнием озак еллардан соң: «Мин сине бу тормышта бер көн дә яшәмәс дигән идем», – диде. Кая ул? Без әниләргә кереп кенә чыга идек, балаларны да кайнаналарым карады, үз әниемә ике сәгатькә дә илткәнем булмады. Әнигә барып бер сүз зарланмадым. Үзе дә сорашмады да, жәлләмәде дә. Иремнең әти-әнисе миңа да әти белән әни булды, бик яраттылар...


«Ишектән башын тыгар да «Әни!» дип дәшәр төсле»


Миндубаевлар балаларын да эшсөяр итеп үстерә. Малайлар ишегалдындагы эшне карый, кызлары Гөлия – өйдәгесен. Әнисен аш бүлмәсенә дә кертми кызлары: ашарга үзе пешерә, идән чүпрәге дә тоттырмый. «Әни, син бар әби янына, аннан эшеңә китәрсең, үзем эшлим барысын да», – дип әйтә торган була. Җитез, шаян, шук булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга педагогика институтына укырга керә. 

– Икенче курста укый иде. Ялга кайткач, иптәшләре белән йөргән егетенең туган көнен үткәрергә киткәннәр. Барганда авариягә очрап, кызым һәлак булды. Егете эчкән килеш рульгә утырган... Ә егетне машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итмәделәр. Исмәгыйль дә шуннан соң бетереште. Телендә гел Гөлия булды...



Ул кайгылы көннәрдән соң 16 ел үткән инде. Бу вакытта тегү филиалы ябылган, Тәслимә апа бозаулар карауга гына күчкән була. «Кызым үлгәндә, вакытлыча эшләп торырга алмашка кеше табылмады. Кемнедер үз урынына калдырасың икән, акчасын үз кесәңнән түлисе. Аның бәләкәй генә акчасына кем риза булсын?.. Кызым әле дә: «Әни, мин кайттым», – дип ишектән башын тыгар төсле. Ул гел шулай итеп дәшә торган иде...»  – Тәслимә апаның йөрәк әрнеткеч сүзләреннән соң тынлык урнаша. Сәгать телләре генә текелди. 

– Исмәгыйль белән бергәләп тегү берләшмәсендә эшләдек. Аннан соң ул колхозда ремонт эшләренә йөрде. Соңгы елларында шабашка да чыккалады, – дип дәвам итә Тәслимә апа. Кызы вафатыннан соң җиде ел узгач, Исмәгыйль абыйның да җансыз гәүдәсен авария булган урында табып алалар: йөрәге тоткан, диләр.

Хәзер инде Тәслимә апа ике улы, киленнәре, оныкларының шатлыкларын уртаклашып яши. Олы улы – Питрәчкә, кечесе Казанга барып урнашкан. Ялларга кайтып йөриләр. Шимбә саен табын тутырып  ризык пешереп, мунча ягып, балаларын көтеп тора Тәслимә апа. 

– Шулай, – ди күпне күргән авыл апасы. – Елап яшәп булмый. Юкны да үткәрдек, барны да.

– Эше авыр бит.

– Ә нишләп була соң, кызым! Кемнән өмет итик? Исән-сау вакытта яшисе инде. Авырмасаң, эш рәхәт кенә бит ул. Эш булмаса, ничек яшәр идем, әйтә алмыйм. Җитәкчелеккә дә авыр. Авыл хуҗалыгы кайчан үзен-үзе аклаганы бар соң? Андый хәлнең булганын хәтерләмим. Ә без өйрәнгән инде, акча да димәдек, пенсияне дә уйламадык, безгә эш кенә булсын.

Тәслимә Миндубаеваның тормыш кагыйдәсе бу. Гадилегенең галилеге. Әйе, хезмәте өчен аның мактау кәгазьләре дә, рәхмәт хатлары да алганы бар. Моннан ике ел элек районнан Сочига юллама белән ял итәргә барып кайткан. 47 елга бер тапкыр андый хөрмәткә дә лаек булган. 

Ләкин хикмәт анда түгел. Тәслимә апа фермага да, бозауларына да тәкәббер генә караш ташлый торган токымнан түгел. Киресенчә, ул аларга тормышының бер өлеше итеп, яратып карый. Көн саен кояштан да иртәрәк торып, фермага менгәндә, ул бозаулар турында «бу киләчәктә фәлән литр сөт бирәчәк, ә монысыннан фәлән центнер ит чыгачак, ә мин шуның кадәр суммада акча алачакмын», дип һич кенә дә уйламый. Ул, гомумән, саннар турында уйламый. Ул ярату белән яши... 

Фото: Анна Арахамия

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ландыш! Бик ипле-җайлы һәм укырга рәхәт итеп язгансың. Нәкъ Тәслимә ханым төсле итеп. Шулкадәр гүзәл бу ханым, күзләре чиста-нурлы, йөзе - сөйкемле. Шушы эчке һәм тышкы матурлыкны гади итеп, матур итеп ача белгәнең өчен рәхмәт. Шушындый апалар яшәтә дә инде кешелекне. Гади һәм гали затлар алар! Ландыш, каләмең бар, кешеләр турында ешрак яз. Мин үзем авыл хезмәтчәннәре турында күңелем тулып яза идем редакцияләрдә эшләгәндә, шул чакларым хәтеремдә яңарды.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Өстәү. Фотолар бик уңышлы, геройның эчкае дөньясын, яшәү рәвешен ача торган итеп сурәткә алгансыз.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Бик дорес язгансыз

        • аватар Без имени

          2

          0

          Сокланырга гына кала у олы йорэкле апага зур ихтирам белэн!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллахы тагэлэ сабырлык бирсен Тэслимэ апага. Куренеп Тора тырыш апа, бугенге кондэ фермада эшлэп йори, 47 ел стаж, 8 мен сум пенсия ала. Э эше авыр бит, узе зарланмый.

            Хәзер укыйлар