Логотип
Арабыздан беребез

Уйна әле, тальян!

Яңгырашына карап аеручы бардырмы бүген: гармуннар корыч телле дә, җиз дә, хәтта көмеш телле дә була икән. Корыч – каты материал, андый гармунның тавышы да катырак яңгырый. «Татарлар җиз телле гармун ярата. Аның тавышы ягымлырак, моңлырак ишетелә», – дип аңлата оста. Көмеш теллесе – мельхиордан ясалганы.

Яңгырашына карап аеручы бардырмы бүген: гармуннар корыч телле дә, җиз дә, хәтта көмеш телле дә була икән. Корыч – каты материал, андый гармунның тавышы да катырак яңгырый. «Татарлар җиз телле гармун ярата. Аның тавышы ягымлырак, моңлырак ишетелә», – дип аңлата оста. Көмеш теллесе – мельхиордан ясалганы.

Иң беренче тальянын ясаганда ул әле бер генә уен коралында да уйный белми. Ләкин гармунга тотынгач, күңелендә ниндидер көй уяна да, шул көй аңа гармунчылар гына белгән серне «пышылдый»: бармаклары үзеннән-үзе тиешле нотаны табып, телләр өстендә биешә. Югыйсә ул нота да танымый, уйнарга махсус өйрәнми дә...

Барысы да рәсемнән башлана...

Әйе, бу тарих рәсемнән башлана. Дөресрәге, ясалырга тиеш булып та, киндергә төшмәгән картинадан. Башкорт дәүләт педагогика институтының художество һәм графика факультетын тәмамлыйсы егеткә диплом эше итеп тальянда уйнаган бабай сурәтен ясау тапшырыла. Ул, билгеле, әтисен – гомер юлдашы булган тальянын тезләренә куйган Зөфәр агайны ясаячак. Егетнең күз алдына әтисенең чормадагы иске гармуны килә. Яңа идея шул мизгелдә үк ярала: юк, ул рәсем түгел, чын гармунның үзен ясаячак!

Аның остазы – Уфаның танылган гармун ясаучысы Җидеяр ага Мөхәяров. Җидеяр ага үзе дә, әтисе дә виртуоз гармунчылар һәм искиткеч шәп осталар буларак атаклы. Бу борынгы һәм, кызганыч, онытылып баручы һөнәргә дә егет аннан өйрәнә. Янына үзе эзләп барып, минем дә гармун ясарга өйрәнәсем килә, дип кызыксынып, үҗәтләнеп...

Бүгенге көн остасы

Ә без аның үзе белән танышмаганбыз да түгелме?! Айрат Харисов – Башкортстанның Борай районы Кәшкәләү авылында үскән татар егете. Әтиләре Зөфәр абый, әйткәнебезчә, оста гармунчы, ә әниләре Бәһиҗәт апа татар теле һәм әдәбияты укытучысы була. Гаиләдәге алты бала да әниләре һөнәрен сайлап, педагогик белем ала. Безнең героебыз исә бертуган абыйсы – Россиянең атказанган рәссамы Ринат Харисов кебек, рәсем сәнгатен үз итә – рәсем һәм сызым укытучысы булырга әзерләнә.

1989 елны дипломлы яшь белгечне Башкортстанның Дүртөйле районына – Исмаил авылына юллыйлар. Әмма аны эшкә алган музыка мәктәбендә сынлы сәнгать бүлеге юк икән бит! Укытучы абыйлары үзе укучылар туплап, рәсем бүлеге ачып җибәрә. Тальян ясау тәҗрибәсен искә алып, музыка бүлегендәге гармуннарны рәтләүне дә тапшыралар аңа. Телләре бозылган гармуннарның көен таба-таба, уйнарга өйрәнгәнен үзе дә сизми кала Айрат.

Тынма, тальян!

Кулларына бәләкәй генәтальяннар тотып, татар милли киемнәреннән сәхнәгә чыккан 7-8 яшьлек балаларны халык алкышларга күмә. Айрат абыйларының укучылары! Әйе шул, Исмаил музыка мәктәбенең директоры итеп билгеләнгәнче, балалардан гына торган тальянчылар ансамбле дә оештыра ул. Һәр гармунны үзе ясый – бәләкәй бармакларга уйнарга уңайлы итеп, җиңел итеп... Татарның рухы булган тальян гармуннарның онытыла баруына җаны әрнеп тотына ул бу эшкә.

– Тальянны татар гармуны дисәк тә, бүген ул гармуннар үзләре дә, аларда уйный белүчеләр дә бик сирәк инде. Казандагы бертуган Вараксиннар, Гордеевлар, Салих абый Шәйдуллин, Уфадагы Җидеяр осталар турында сагынып сөйләргә генә калды. Тальянда уйнарга кайда гына өйрәтәләр соң? Музыка мәктәпләрендә дә тальян класслары юк, югары уку йортларында да өйрәнелми ул...Ә бит Башкортстанда курайны бик югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Курайчылар сәнгать академияләрендә укытыла, – ди Айрат.

Башкортстаннан Казанга күченеп килүенә дә тальян «гаепле». Татарстанга Казан мэриясеннән чакыртып китерәләр аны. Остаханә өчен бүлмә алганчы, шактый вакыт өйдә генә эшләргә дә туры килә.

Миллион сумлык гармун

Иң беренче гармунын остазы Җидеяр агай әнә шул бәягә сатып бирә. Бигрәк кыйммәт дип аптырамагыз, 90 нчы еллар акчасы белән генә миллион сум тора ул. Ә болай, телләренә кадәр җиздән үзе чүкеп ясаган гармуннарына хак куеп, кемгәдер сатып җибәрү бик авыр Айрат өчен.

Бу эштә иң катлаулысы да, иң зур осталык һәм түземлек сораганы да гармунның телләрен ясау икән. Оста аны «тел кагу» ди. Телләр артык калын да, юка да булырга тиеш түгел. Җиз чыбыкны тапап, кыздырып, игәүләп ясала ул. Көй тоемы булу менә шушында кирәк. Телгә чиертеп карап кына да, оста кеше аның әзерлеген билгели. Бүген бу эшне Татарстанда да, Башкортстанда да профессиональ дәрәҗәдә бары тик Айрат Харисов кына башкара. Җидеяр агадан өйрәнеп, остазы Чаллыга күченгәч тә Уфа–Чаллы арасына тузан кундырмый чарлаган һөнәре ул аның.

Заказга ясаган эксклюзив гармуннарга Айрат үзе каккан җиз телләр куя. «Бик ашыгыч булганда яки гармунның бәясе кыйммәт булмасын дисәң, чит илдән кайтартылган корыч телләр дә кулланырга туры килгәли», – ди.

Гармунның корпусы яхшы сыйфатлы каен фанерадан бизәкләп, буяп, лаклап эшләнә. Грифны ясау өчен сәрви агачы кулланыла. Резонатор, басма телләр – юкәдән. Гармун күреге электро-катыргыдан бөгелеп, аңа чәчәкле сатиннан «күлмәк кидерелә» (тукыма ябыштыруны шулай диләр). Күрекнең һәр кабыргасына дермантин ябыштырылып, калай почмаклар беркетелә.

Гармун ул – хәтер

Кайчандыр, әле бик кечкенә чагында әтисе аңа гармун сатып алган була. Өске ягына «Казан» дип язылган ул гармун бүгенгегә бер ишарә булгандыр, дип юрый оста.

Тальянда уйнаучылар сирәк дисә дә, төзәтеп бирүен сорап, борынгы гармуннарын алып килүчеләр күп аңа.

– Гармунның иң зур дошманы –дым. Вакытлар узу белән тынында тотмый башларга мөмкин. Герметиклыгы бозылса, телләрне тибрәтергә тиешле һава тышка чыга, гармунның тавышы бетә. Дөрес сакласаң, гармунның гомере озын аның, ул әллә ничә буынга җитә.

Моннан 10–12 ел элек бер апа тальян гармун китергән иде. Корпусында «1937 елны рәтләнде» дигән язу бар. Ничәнче елгы булгандыр, бик борынгы икәнлеге күренеп тора иде, – дип сөйли оста. – Гармун ул бит хәтер, кемнеңдер төсе. «Әтиемнең төсе иде», – дип алып киләләр дә, рәтләп биреп, уйнап җибәргәч, гармунны кочаклап елыйлар.

Аның үзенең дә иң кадерле, бернинди акчаларга да сатылмас гармуны бар – әтисенең төсе. Мәскәүгә күргәзмәгә баргач, актер Николай Губенко бик үтенеп сатуын сораган булган, ядкарь икәнен белгәч, аңлаган.

Узган ел Татарстан Республикасы Президенты аңа музыка мәктәпләре өчен 100 тальян ясарга заказ биргән иде. Аның унысын Республика көнендә ияләренә тапшырдылар инде. Бер гармунда ун бала гына уйнарга өйрәнсә дә, киләчәктә мең тальянчы үсә дигән сүз бит бу.

Нинди генә шәп, яхшы уен кораллары да безнең өчен тальян моңына җитми. Тальян моңы татар кешесенең генында бит ул. Эх, онытылмасын иде ул моң, яшәтәсе иде аны!

 

Фотолар Айрат Харисов архивыннан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар