Логотип
Арабыздан беребез

Төп йорт килене

Милләтнең көче – аның тамырларында. Ә милләт тамырын гаиләләр тәшкил итә. Татар халкында гаилә ул – изге төшенчә, аңа бәләкәй бер дәүләт итеп караганнар. 

 

Милләтнең көче – аның тамырларында. Ә милләт тамырын гаиләләр тәшкил итә. Татар халкында гаилә ул – изге төшенчә, аңа бәләкәй бер дәүләт итеп караганнар. 

Фирая талантлы шәхесләре белән республикада танылган Зыятдинныкылар нәселенә килен булып төште. Бу гаиләнең тамырларына күз салыйк. 

Бер нәселнең язмышы аша татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны турында фикерләшеп, нәтиҗәләр ясап карыйк. 

Тарихтан бик еракка китмичә, Булат кияүнең әти-әнисе Бакый абый белән Мәдинә апа кавышкан көннәргә кайтыйк. Бакый абый үзенең истәлекләрендә: «Без туганлашкан гаиләләр бер-берсенә шактый охшаш булып чыкты. Без алты бала булсак, Мәдинәләр сигез бала үскәннәр. Ике яктан да әтиләр сугыш инвалидлары, сугыштан сыңар аяк белән кайтканнар. Мәдинәләр – Гафурҗан гаиләсе, шул чор өчен таза тормышлы. 

1951 елгы янгыннан соң төзелгән өйдә гомер итәләр, каралты-кура нык. Бу ныклык Гафурҗан бабай балта остасы булганга күрә», – дип яза. 

Чәй табыны янында кабаклы борай боткасы белән сыйлана-сыйлана бергә эшләгән елларны искә алабыз, әкрен генә тормыш йомгагын сүтәбез. Мәдинә апа: «Әби шулай пешерә иде», – дип, борай боткасының рецептын искә төшерә. 

«Мин әби-бабай белән үстем, – ди ул. – Әти-әни көн-төн эштә, безне өлкәннәр үстерде. Берчакны сеңлем Фәймә бәбкә саклаган җирдән йоклап китте. Уянгач, косты-косты да аңын җуйды. Бер атна аңсыз яткан баланы әби карады. Бер сәкедә сеңлем, икенче сәкедә бабай салкын тидереп авырып ята. Әби – икесе арасында. Безгә белгән догаларыбызны укып, сеңлебезнең терелүен теләргә куша. Әти табиб алып кайтты. Әмма ул бусагадан бала ятагына таба килмәде: «Бу балада тиф, минем даруларым юк, үзегез дәвалагыз», – диде дә, борылып чыгып та китте. Сеңлемне үзенең үләннәре һәм догалары белән әби аякка бастырды». 

Мәдинә апа укымышлы, зирәк әбисенең сандык тулы китапларын укырга бик кызыга, шуңа гарәп һәм латин алфавитын тырышып өйрәнә, әкренләп укый да башлый. Тик ул укырга керәсе елны мәктәпләргә кириллица кертелә. Әбисе: «Синнән марҗа ясарлар инде», – дип, күз яшьләре белән елый. Юк, марҗага әйләнми Мәдинә. Милләт анасы, авыл анасы булырлык зыялы ханым булып ил-көнгә таныла. Ни кызганыч, төп нигездә каралты-кура ике мәртәбә яна, шул янгында күп истәлекләр белән әби сандыгы янып бетә. Сигез баланың һәркайсы төпле белем алып, сайлаган һөнәрләренең чын осталары була. Мәдинә апа мөгаллимә булып, Карадуган мәктәбенә эшкә билгеләнә. Һәм үзеннән бер көн алдан гына шушы мәктәпкә физика укытырга килгән Бакый Зыятдинов белән таныша. 

Егет белән күзләре очрашкач, каушап, югалып кала кыз. Каушарсың да, килешле буй-сын, дулкынланып, күпереп торган чәчләр, күк йөзедәй якты зәңгәр күзләр. (Кызлары Чулпан белән уллары Булат та нәкъ әтиләре төсле.) 

Дусларча очрашу-аралашулар чын мәхәббәткә әверелеп, аерылу сынауларын үткәч (егетне әүвәл башка мәктәпкә күчерәләр, аннан армиягә алалар), 1955 елда гашыйк җаннар, кавышып, гаилә кора. 

Килен булып төшкән нәселнең тамырлары нык, үзләре укымышлы. Зыятдин карт оныгы Бакыйны яхшы укыган өчен Казанга алып бара. 70 яшьлек бабай белән малай Таузар–Арча арасын җәяү үтә. Бабай очраган юлчыларга: «Отлично»га укыганы өчен шәһәр күрсәтергә алып барам», – дип горурланып сөйли. Зыя карт сугышка кадәр үк «Кызыл Татарстан» газетасын алдырып укый. Нечкә күңелле, җыр-моңга гашыйк тәвәккәл әбиләре беренче бакалар кычкыруга Шушмада су коена, камыштан курай ясап, гаҗәеп моңлы итеп уйный торган була. 

Уң кулы белән бишек тирбәтүче Ана, сул кулы белән дөньяны «селкетә» ала. 

Ата үз урынында булган, ана үз урынын белгән төпле татар гаиләсе – Шәймулла белән Ләмига йортына Мәдинә ханым тугызынчы җан булып килеп керә. Физик һәм рухи яктан көчле, туган җанлы, гармун, музыкага хирыс, нечкә хисле, заман сулышын аңлап яшәүче кайнатасы киленне сабыйларча куанып каршы ала. 

Бакый ага бергә яшәгән елларын менә ничек искә ала: «Төп йортка туганнар күп җыела, шуның өстенә мәктәп директорының да кунаклары булып тора. Мәдинә аш-суга оста: чиста өй, хатынымнан якты йөз булгач, миңа тыныч. Эштә – яхшы укытучы һәм класс җитәкчесе, шуңа директор буларак миңа башка укытучылардан эш таләп итүе җиңел иде. «СССРның халык мәгарифе отличнигы», районда беренчеләрдән булып «өлкән укытучы» исеменә ирешкән педагогның эш тәҗрибәсе Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында хупланды, «Мәгариф» журналында язылды». 

40 ел мәктәптә укытып, пенсиягә чыккач, Мәдинә апа районда беренчеләрдән булып әхлак дәресләре, дин сабагы укыта башлый. Күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдин дә: «Дини тәрбия булмаса – ул тәрбиясезлек», – дип язган. Һәм күп еллардан соң, ниһаять, кабат асылыбызга кайту, балаларны ислам кануннары нигезендә тәрбия кылу башланды. 

Зыятдиновлар зыялы, тәртипле, укымышлы өч бала тәрбияләп үстерде. Нурия – югары категорияле табибә, Чулпан – математика мөгаллимәсе, педагогика фәннәре кандидаты. Булат – Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, «Игенче» күмәк хуҗалыгында рәис. 

Бакый ага 46 ел мәктәптә эшли. Шуның 35 елы – мәктәп директоры вазыйфасында. Оста педагог һәм җитәкче, «Татарстанның атказанган укытучысы», «РСФСРның атказанган укытучысы» исемнәренә лаек була. Бу уңышларда 59 ел янәшәсендә атлап, аңа терәк булган Мәдинә апа өлеше дә бар. 

Фираяның машинасы да бөтен гаилә сыярлык – зур. 

Мин бу гаилә белән 1973 елда – Карадуган мәктәбенә татар теле, әдәбияты, тарих укытучысы булып эшкә кайткач танышып, җиде ел кызлары Чулпанның сыйныф җитәкчесе булдым. Мәдинә апа белән еш аралаша, киңәш-табыш итә идем. Хәер, ул чакта мәктәпнең гаилә кормаган җиде кызы, ике яшь килене аны «әниебез» дип йөрттек. «Нәсел-ыруын белмичә теләсә кемне гомер юлдашы итеп сайламагыз, күрәләтә бозык холыклы кешегә кияүгә бармагыз. Андыйларны туры юлга күндерү кыен. Артык үзсүзле булып, ирегезнең сезнеңчә генә булуына омтылмагыз, бер-берегезгә ярашып, юл куеп яшәгез. Идеаль ир дә, хатын да булмый. Сабыр булыгыз», – дип өйрәтә иде ул безне. 

Мәдинә апа озак еллар Карадуган авыл Советының хатын-кызлар советын җитәкләде. Күп гаиләләрнең таркалмый калуында, тайгак юлга кереп киткәннәрне туры юлга күндерүдә аның өлеше искиткеч зур булды. 

Ул – мәктәпнең драмтүгәрәк җитәкчесе һәм режиссеры, төп рольләрне уйнаучы артист. Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» әсәрендәге Миңлекамалны уйнавын әле дә сокланып сөйлиләр. Ул сәхнәдә үзен уйнады! 

Милләт анасы, намаз карчыгы, 9 оныкның яраткан әбисе, гаилә тоткасы бүген дә замана проблемаларына, яшь буынның рухи-әхлакый тәрбиясенә битараф түгел. Республика вакытлы матбугатында аның тормыш мисаллары белән нигезләнгән, төрле проблемаларга үз фикерен белдергән язмалары еш басыла. 

«Тәрбия гаиләдә гади генә мөнәсәбәтләрдән башлана. Бала иң элек исәнләшә, рәхмәт әйтә белсен! Боларны өйрәтергә акча да, көч-куәт тә кирәкми. Ата-ана үзе тәрбияле булып, шәхси үрнәк күрсәтмәсә, сүзе белән кылган гамәле капма-каршы булса, бала икейөзле булып үсә. Дәүләткә әхлакый тотнаклы шәхесләр кирәкми, күрәсең, кайсы каналны ачсаң да, үтереш-суеш; исерекләр, фахишәләр замана герое итеп тасвирлана. Кызларны чишендереп, матурлык конкурслары үткәрү – фахишәлекнең бер төре. 

Борынгылар бала тәрбияләүне гаилә корудан башлаган. Замана чире – «ирекле мәхәббәт» акылны томалый, фикерне чуалта. Ул хатын-кызны таптау, кимсетү алымы. Элек әти-әни, һәр ике якны ныклап өйрәнеп, димләп кенә кавыштырганнар. 

Кечкенәдән ир баланы әти – гаилә башлыгы, аны туендыручы; ә кыз баланы – әни, нәселне дәвам итүче, гаиләнең тәрбиячесе булырга әзерләү кирәк. Бала мөстәкыйльлеккә өйрәнсен, әмма аны күздән ычкындырырга ярамый. Ул безнең ярдәмнән башка яши алсын. Бала уенчык түгел – шәхес. Йөкле хатын матур уйлар, әйбәт теләкләр теләп, хәләл белән тукланып, изге гамәлләр кылып яшәгәндә генә иманлы балалар туа. Бала тәрбияләгәндә нәсел-ыруын искә төшереп: «Синең әбиең оста тегүче иде, бабаң гармунчы яки балта остасы, бик ярдәмчел иде, син әбиеңә яки бабаеңа охшаган», – дигән җөмләләр белән өлкәннәргә хөрмәт, үткәннәргә кызыксыну уятырга мөмкин», – ди Мәдинә апа. 

Бакый ага үзе исән чакта гаиләсе белән туганлашкан һәр нәселнең шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга гаять кыйммәтле мирас калдырган. 

...Менә шундый затлы нәселгә килен булып төшә Фирая. Авыл Советында сәркатип булып эшләгән әнисе Мөнзирә: «Безгә тыңлап туймаслык лекцияләр сөйләгән Бакый абыйлармы инде ул? Иш итәрләрме икән, бигрәк зыялы нәсел бит?» – дип шиген белдерә. 

Фирая – һөнәрчеләре белән тирә-якта дан тоткан Смәел авылы кызы. Әтисе сирәк һәм кирәкле һөнәр (бу һөнәр бабасыннан ук килә) иясе – көймәче була. Элек Шушма ташыганда елга өстенә салынган күперләр агып китә һәм аръяктагылар зур дөньядан бүленеп кала иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Андый чакта ярдәмгә Муллазыя абый килә. Кайнап торган елгага, бозлар арасына кереп китә. Боз өстендә агып киткән авылдашын да коткарырга туры килә аңа. «Мин язгы суга карарга куркам, нинди тәвәккәл булган минем әти!» – ди Фирая яшьли бакыйлыкка күчкән әтисен сагынып. Тәвәккәллек, кыюлык кызга әтисеннән күчкән. 

Булат белән Фирая иптәш кызының туенда танышалар. Пионервожатый булып эшләүче Фирая белән мәдәният хезмәткәре Ленар туйны искиткеч итеп алып бара! Өченче дистәне тутырган Булат бер минутка да кызны күздән югалтмый. Очрашуның унөченче көнендә кызга тәкъдим ясый, ике айдан никах укытып, туй итеп, Зыятдиновлар нигезенә килен төшерәләр. 

Менә 16 ел инде килен белән кайнана бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярашып – чөкердәшеп гомер кичерәләр. Нәсел-ыруны куандырып дүрт малай, бер кыз үсеп килә. Беренче көннән киленне куанып каршы алган Бакый абый гомере буе бөртекләп җыйган экспонатлары белән музейны килененә ышанып тапшыра. 

Ә килен яшьлек дәрте белән эшкә ныклап алына. Яңадан-яңа эш алымнары барлыкка килә. Музей каршында оешкан өлкәннәрнең «Ясмин» фольклор ансамблен районнан еракларда да беләләр хәзер. Фирая тырышлыгы белән никадәр онытылган гореф-гадәтләр, традицияләр яшьләргә кайтарылды. Мәктәптә даими кунак «Ясмин». «Аулак өй күренеше», «Орчык бәйрәме», «Тула басу», «Бәби туе» фольклор композицияләре белән район конкурсларында да җиңү яулап, күрше авыл халкын да онытылган гореф-гадәтләр белән таныштырып, ял иттерәләр. Саллы гына җиңүләре дә бар. «Энҗеләрен барлый халкым» фольклор коллективларының район бәйгесе җиңүчесе. Республика ветераннар Советы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган «Балкыш» фестивале лауреаты. 

Фирая аларны спектакль, концертлар карарга Казанга еш алып бара. Бу көннәрдә ул әбиләр өчен дискотека оештыру хыялын тормышка ашыру белән мәшгуль. Фирая Зыятдинова «Нечкәбил» бәйгесенең республика турына үткәч, «Ясмин» ансамбле аны якларга барып, чыгыш ясап, җиңү яулашкан. «Нечкәбил» бәйгесенең җиңүчесе Фираяның борынгы рецепт белән оеткан катыгы һәм казысы дипломга лаек булган. 

«Күз тидерделәр, аннан кайткач бер ел тәмле итеп катык оета алмадым», – ди ул. Пешерергә оста Фирая, борынгы мичне дә саклап калган. Шунда мич коймагы, балан бәлеше, ипи пешерә. Шул арада биш баласы, ире белән Мәскәүгә барып җиңү яулап кайтырга да өлгерә. «Күп балалы гаилә һәм кешелекнең киләчәге» дип аталган халыкара форум Мәскәүнең Кремль сараенда 2014 елда уза. Сәхнәдә чыгыш ясап, татарның борынгы йорт җиһазлары, кул эшләре һәм нәсел шәҗәрәләрен туплаган күргәзмә оештырган бердәнбер гаилә була ул. Күргәзмәдә бигрәк тә Фираяның бирнә сандыгына кызыгалар. 

Яңа елда бөтен гаилә белән Республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашып, чыгыш ясаганнар. «Биш балага өч төрледән унбиш кием генә әзерләдем, – ди әни кеше. – Мондый бәйгеләр мәшәкатьле: биш баланы көйлисе, ирне күндерәсе, өйдәгеләрне тәртипләп калдырасы бар». 

Аралашу вакытында шуңа игътибар иттем. Күп вакыйгаларга килен белән кайнана бертөрле бәя бирә. «Ни өчен тәртипсез балаларны тайгак юлга басканчы беркем дә күрми?» – дип борчыла алар. 

«Килен булу берни түгел, кайнана булу авыр», – дигән бер кайнана. «Дүрт малайның әнисе буларак, биемеңнең нинди сыйфатларын үзеңдә тәрбияләргә омтыласың?» – дип сорыйм Фираядан. 

– Сабырлык, – ди ул уйлап та тормыйча, – аннан балалар гаиләсенә тыгылмаска, киңәшләр белән алҗытмаска, үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирергә кирәк. Безнең әни шулай итә. 

Мәдинә апа килененең барлык хатын-кыз эшен белеп, улын хөрмәтләп, өлкәннәргә ихтирамлы булып яшәвенә куана. «Матур җанлы ул, чәчәкләр ярата, өйне ялт итеп тота», – дип мактый. 

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА. 

Балтач районы. 

2016 ел, ноябрь

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар