Логотип
Арабыздан беребез

Токиодагы Олимпия уеннарында – татар кызлары

23 июльдә Токио шәһәрендә Олимпия уеннары башланып китә. Илебезнең иң көчле спортчылары өчен җан атканда төрле спорт төрләре исемлегендә татар кызларын да барлыйбыз.

23 июльдә Токио шәһәрендә Олимпия уеннары башланып китә. Илебезнең иң көчле спортчылары өчен җан атканда төрле спорт төрләре исемлегендә татар кызларын да барлыйбыз. Кайберләре башка ил командалары әгъзалары булса да, милләттәшләребезгә көч биреп, уңыш теләп торырбыз. 
Үзебезнең җирлектә үскән Саба кызы Зилә Батыршина стендка ату буенча көч сынашачак. Зилә Токиога «скит» дисциплинасы буенча фаворит буларак киткән. Бу спорт төре белән 2014 елда гына шөгыльләнә башлаган әле ул. 
Вероника Кадермәтова теннис белән 8 яшендә Казанда шөгыльләнә башлаган.  Берникадәр вакыт дәвамында илнең беренче ракеткасы булган теннисисткага зур өметләр баглыйлар.
Гөлназ Гобәйдуллина Уфада яши. Заманча биш-төр ярыш буенча Дөнья чемпионы, 4 тапкыр Россия чемпионы. Гөлназ – Риода 2016 елда үткән Олимпия уеннарында катнашып, 200 метрга йөзүдә олимпик рекорд куйган кыз. Бер елдан соң Дөнья чемпионатында да җиңү яулаган. 
Удмуртиянең Можга шәһәре кызы Эльвира Хәсәнова спорт йөреше белән дүрт кенә ел шөгыльләнә. Тренировкалары Саранск шәһәрендә – дөньяның бу спорт төре буенча иң көчле мәктәпләренең берсендә үтә икән.
Велосипедта куучы күп тапкыр Европа чемпионаты призеры Гөлназ Хатунцева Башкортстанның Чакмагыш районында туган. Бәби тапканнан соң Гөлназ 2020 елда гына яңадан спортка кайткан.
Россиянең су полосы буенча хатын-кызлар җыелма командасы лидеры Эльвина Кәримова Олимпия уеннарына икенче тапкыр бара. Риода узган соңгы уеннарда бакыр медаль яулаган, 2017 елда Дөнья чемпионы булган. Узган елны никах укытып, кияүгә чыккан Эльвина. 
Ике тапкыр Дөнья һәм Европа чемпионы Аделина Заһидуллина рапира белән фехтованиеда ярышачак. 
Ишкәкле слалом буенча Россия лидеры Алсу Миназова Башкортстанда туган, хәзер Мәскәү өлкәсендә шөгыльләнә икән. 
Пуля белән ату дисциплинасында катнашучы Юлия Кәримованың да медальгә шанслары зур. Дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңүләр яулаган булган инде татар кызы. 
Алисә Фәхретдинова заманча биш-төр ярыш буенча Үзбәкстан командасы өчен чыгыш ясаячак. Мәскүдә туып, Россия өчен чыгыш ясап йөргән кызны уртак килешү буенча Үзбәкстан командасы составында Олимпия уеннарында катнашуын хуплыйлар. Алисәнең әти-әнисе Татарстанның Буа районыннан икән. 
Фехтовальщица Мәликә Хәкимова да Узбәкстан өчен ярыша. Аның тренеры Руслан Кудаев шулай ук татар икән. Мәликә күп тапкыр Үзбәкстан чемпионкасы.
Атучы Динә Әсфәндиярова Казакъстанда туган, Олимпия уеннарында Австралия өчен чыгыш ясый. Динә 10 метрдан пневматик пистолеттан атуда катнашачак. 


Кызларның барысына да уңышлар телибез! Җиңү яулап, медальләр алып кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар