Логотип
Арабыздан беребез

Тавыш тылсымы

Динәне без ипле, тыйнак, һәр сүзен уйлап сөйли тор­ган акыллы һәм фикерле кыз итеп күрдек. Яшьлекнең үзе кебек – саф, садә һәм гап-гади ул. Сөй­кем­ле. Нәфис. «Чисталыгы-сафлыгы йөзенә чыккан», – диләр андыйлар турында.


Гап-гади Динә...

Динәне «Тылсымлы тавыш», «Әкияти, сихри моң иясе», «Сум алтын, нур чәчеп торган бриллиант ул», «Тумыштан талантлы, җыр урамына бәйрәм алып килүче» дип олылаулары татарстанлылар күңеленә аеруча хуш килде. Хәтта ки дөньякүләм танылган Эдит Пиаф, Галина Вишнев­скаяларга охшатуларына да сөендек кенә. Фаразлар тормышка ашсын да, шул бөекләр сыман, безнең Динәгә дә миллионлаган йөрәкләрне сихри моң белән сихәтләндерергә, озын-озак еллар буе сәхнә күрке булып балкып яшәргә насыйп булсын дип теләдек. Чөнки җырлары, гаҗәеп аһәңле тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы – тыйнаклыгы белән дә күңелләргә керде бит инде ул. Эшчәнлеге-тырышлыгы һәм үҗәтлеге исә мактаулардан баш әйләнү чиренә бирешмәскә булышыр! 



Ә шулай да... Сәнгать дөньясында моңарчы исеме яңгырамаган яшь кызның кинәт ил күләмендә танылуы, алай гынамы, бу бәйгедә Россия тамашачысының нәкъ менә аңа – татар кызына өстенлек бирүе күпләрне гаҗәпләндерде. Арада ул иң яше, үзе тыйнак, беренче карашка гап-гади, музыкаль белем алырга да өлгермәгән. «Гламур»дан – соңгы елларда сәхнә атрибутына әйләнгән ялтыравыклардан ерак тора ул. Телешоу барышында җанны актарырлык иркен тавышы белән башкарган җыр-романслары аша көтмәгәндә ачылып, ул шундый биеклек яулады ки, җырларына гына түгел, үзенә дә битарафлар калмады. Дөрес, бу җиңүне очраклылык дип расларга теләүчеләр дә булмады түгел. Янәсе, тавыш биргән чакта телевизор экраннары каршына Динә Гарипова фанатлары гына җыелган. Юк, туганнар, гаделлек җиңде! 

Казаннан кул сузымы җирдәге Яшел Үзән – җыйнак кына кала, мөгаен, мәскәүләргә провинция шәһәре булып тоелгандыр, аның хакында «Золушка из глубинки» дип язып чыгучылар да булды. Динәне «Сөембикә» редакциясенә очрашуга чакырган идек. 
– «Барам, күрәм, җиңәм», – дип, һичшиксез финалга чыгачагыңа ышанып киттеңме Мәскәүгә, әллә бәйгедә катнашып, бүтәннәрне күреп, үзеңне дә күрсәтеп кайту теләге әйдәгән идеме? – дибез аның уңышларына чын йөрәктән куануыбызны белдергәннең соңында. Мәскәүгә туфли, күлмәк, теш щеткасы кебек иң кирәк әйберләр салынган бер сумка гына тотып баруы белән (беренче турда ук төшеп калуым ихтимал дип шикләнгән инде әллә?) шоуда катнашырга килү­челәрне аптырашка калдырганын ишеткән идек инде. 
– Әлбәттә, көч сынау, бәйгедә катнашып карау теләге юлга чакырды, – дип елмая Динә. – Ә җиңү яки җиңелү... анысы үзеңнән генә тормый бит ул! Кием-салым тулы чемодан белән килмәвемә аптыраучыларга ни диим? Мәскәү ерак җир түгел, кайтып йөрермен, дип фикер йөрткәнмендер. Тагын бер сәбәбе – купшылык тарафдары түгел бит мин. Кием алыштырып, киенеп-ясанып, бизәнеп, купшылык белән шаккаттыру заманнары узып барадыр кебек... Килешәм, сәхнәне хөрмәт итәргә кирәк, халык алдына чыккан җырчының киеме дә матур, үзе дә күрекле булырга тиеш. Әмма галиҗәнап – Җыр үзе! Иң мөһиме шул дип исәплим. Җыр-көйләрне тансыклаган халык.
Һәм чыннан да проект барышында, чыгышлар арасындагы буш көннәрдә берничә тапкыр Яшел Үзәнгә кайтып килергә өлгерә ул. 


Йолдыз яктысы

– Танылган җырчы Александр Градский төркеменә эләгүең үзе бер бәхет бит инде! Шоуда катнашырга теләк белдереп, унике меңгә якын кеше анкета тутырган. Ә кастингта меңнән артык җыр­чы катнаша. Сайлап алу турын үтеп бәйгедә катнашу хокукын яулаучылар гына да йөздән артык. Кем сынауны үтәр дә, кем төшеп калыр? Моны беркем белми. Проекттагы остазлар – Александр Градский, Леонид Агутин, Дима Билан һәм Пелагея һәркайсы үз төркемнә­ренә «сукыр килеш» уникешәр кеше сайлап ала. 

Динәнең остазын үзе сайлап алу мөмкинлеге юк, чөнки аның чираты җиткәнче остазларның күбесе унике җырчы – төркем җыярга өлгергән. Эльмира Пелагея төркеменә эләгә һәм, әйтергә кирәк, уңа ул остазыннан. Бу кызларны сайлап, остазлар үзләре уңгандыр, бәлки?! Белгән юк... Остаз булачак шәкертен күрми, тавышын гына ишетә, чөнки сәхнәгә арты белән утыра ул. Әгәр тавышы – җыры күңеленә хуш килә икән, төймәгә баса да, утырган кәнәфие сәхнәгә – җырчыга таба борыла. Берьюлы ике-өч остаз төймәгә баскан очраклар була. Ул чакта конкурсант остазын үзе сайларга хокуклы. 



Бәйгенең дүртенче көне. Динә романс башкара: «А напоследок...» Җыр тәмамлануга Александр Градский кәнәфие белән аңа таба борыла. Александр Борисович­ның үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, кырыс дигән аты бар. Аннан... Үз төркеменә аның хатын-кыз затын сирәк алуы да мәгълүм. Мәшһүр җырчының нәкъ менә аны – Динәне сайлавы очраклылыкмы? Әллә кыз өчен көтелмәгән бүләкме? Әгәр аның ихтыярында булса, Динә үзе дә кырык җиде ел сәхнә тоткан Александр Градскийны остаз итеп сайлар иде. Талантлы җырчы канаты астына сыенуны олы бәхет санаса да, сынау арты сынауны уңышлы узып, җиңү яулаячагын әлегә күз алдына да китерә алмый ул. 
– Миңа шулай тоела, бу романсны бик тәҗрибәле җырчы куйган кебек. Әгәр үзлегегездән өйрәнә алгансыз икән – чын күңелдән котлыйм Сезне! Өлгергән җырчы икәнсез... Ә бит мине гаҗәпләндерер өчен моңарчы беркем җырламаганча җырларга кирәк! 

Чакырылган йолдыз – Иосиф Кобзон катнашында алар өчәү җырлаганда да, Динәнең тирән моң белән сугарылган, җанны иркәли торган тавышы исемле, билгеле җырчылар арасында да аерылып торачак әле.


«Көйне йөрәк белән кабул итәм»

Кунак барын кай арада ишетеп өлгергәннәр диген, безгә күршеләр – Динәнең җырына гашыйк фанатлар йөгереп кереп җитә. Аркасыннан сыйпыйсы, якташыбыз белән горурлануын, соклануын, рәхмәтен әйтәсе, берәүләрнең исә автограф аласы килә. Йолдыз белән сурәткә төшәргә кем кызыкмас! «Йолдыз белән таныш мин!» дип, дус-иш алдында мактану үзе генә дә ни тора! «Йолдыз астрономиягә кагылышлы төшенчә, якты булса да, җансыз бит ул. Мин йолдыз түгел», – ди Динә. 

Сорау арты сорау ява. Күз яшенә ышанмый торган Мәскәү кочак җәеп каршы алганмы аны? Мәскәүдә дус кызында яшәгән икән Динә. Ә күз яше дигәннән... Тавыш бирү нәтиҗәләрен күргәч, яшьләрен тыя алмавы хак. Хәер, анысы икенче төрле – шатлык яше бит! Чыннан да, бер кичтә димим инде, әйтик, ике-өч ай эчендә яшелүзәнлеләр генә белгән һәвәскәр­дән Татар­станның атказанган артисты дәрәҗәсенә күтәрелү уен эш түгел бит! Бөтенесе таный торган билгеле шәхес ул хәзер. Ә моның үз кыенлыклары бар икән. Вакыт җиткереп булмый. Оешып кына килә торган Динә Гарипова фонды хакында да беләселәре килә халыкның. Яшел Үзәндәге талантлы балаларга ярдәм итүне генә күздә тотачакмы ул? «Сәләтле балаларны барларга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗларга булышасыбыз килә, шул максат белән төзелә фонд, Яшел Үзән белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм», – ди ул.



Телепроект кысаларында җиде яңа җыр өйрәнергә туры килгән аңа. Һәр чыгышка рус, инглиз телләрендә үзенчәлекле җырлар әзерләвен дә истә тотсак, нинди зур хезмәт бу! «Чит телдә җыр өйрәнер өчен аерым сәләт кирәктер», – дибез. «Көйне йөрәк белән кабул итәм, сүзләрен дә... Йөрәк тыңлый, ишетә. Аннан хәрефләр белән язып алам, Александр Борисовичның бер якын танышы – чит телләр белгече, җырлавыбызны тыңлый да, әгәр әйтелештә хата-кимчелек тойса, шуны безгә аңлата, без төзәтәбез». 

Тылсымлы тавыш иясе тылсымчы дигән сүзме? «Өйрәнәм генә әле...» дисә дә гаеп түгел. «Юк, гади кыз түгел, ул – искиткеч, фәрештә кебек», – ди әңгәмә-дәшебезнең берсе. («Ангел») дигән җыр башкаруын искә төшерәләр. Юрауларга ышанамы? «Бик нык ышан-масам да, кайчак туры килүләргә шаккатам, – була җавап. – Бер көн юлда туктатып, кулыма реклама – «Ангел» агентлыгына чакыру кәгазе тоттырдылар. Ә нәкъ шул көнне мин «Ангел» дигән җыр башкарасы идем. Әйбәткә юрадым мин моны. Юрау юш килде». 


«Кадерлебез»

«Аның тигез канатлы, мәхәббәтле гаиләдә үскәне күренеп тора. Ярату тоеп яшәгән кеше шундый була – мәхәббәтле!» – дип? безнең баш бухгалтер да сүзгә кушыла. «Голос»ның бер тапшыруын да калдырмыйча карап барган зыялы ханым белә инде: «Беренче канал­ның табышы бу! Абруе күтәрелде, югыйсә халык, карар нәрсә юк, дип зарланып арыган иде инде». Тамашачы хаклы, ялтыравыкка төренгән гламур, ясалма, купшы зәвыксызлык шулкадәр туйдырган, халык чын талантларны күрергә сусаган булган икән. Динә сихерле тавышы белән генә алдырдымы? Махсус музыкаль белем алмаган килеш, җырларның да җанга ятышлысын үзлегеңнән өйрәнү өчен сәләт кенә түгел, биниһая тырышлык кирәк. Җир куеныннан табылган кыйммәтле таш та һәр ягы нур чәчеп торырдай асылташка – җәүһәргә әверел­сен өчен зәркәнгә күпме көч түгәсе, ару-талуны онытып эшлисе дә эшлисе бит», – диләр. 



Эшчән кыз ул Динә. Тыйнаклыгы исә аны бизи генә. Анысы да тансык сыйфат бу заманда. Боргаланып-сыргаланып фонограммага сикерүче, акшарлы, картаюны белмәс йөзлеләр туйдырган тамашачыны. Җырның да чыны, җырчының да халыкның үзе кебек, эчтән балкып, нур чәчеп торганы булсын!

Юлның авырмы-җиңелме икәнен сикәлтәле юлдан атлаучы үзе генә беләдер. Мәскәү­гә барып «Иң шәп тавыш» дигән исемгә лаек булганчы Динәгә дә үр арты үр яулыйсы булмагандыр дисезме?


Ул Яшел Үзәндә үскән 

Район мәдәният йортында концерт бара. Әти-әнисенә ияреп кичәгә килгән алты яшьлек Динә үзеннән биш кенә яшькә олырак Булат абыйсының сәхнәдә чын артистлар сыман килештереп җырлаганын күреп шакката. «Минем дә абый кебек җырлыйсым килә!» Әтиләре Фәһим яшьрәк чакта үзе дә, романслар җырлап, кызларны гашыйк иткән. Сәнгатьне яратса да, ул юлдан кит­мәгән. Әниләре Әлфия исә әле хәзер дә медицина көллия­тендә укыта. Алар икесе дә медицина фәннәре кандидаты. Казанда мединститутта укытканнар. 

Динә туганчы ук, тыныч шәһәрчектә балалар тәрбияләү уңайлырак булмасмы дип, карьерадан ваз кичеп, Яшел Үзәнгә күченгәннәр. Кадерле кызларының теләгенә каршы килми инде алар: әтисе икенче көнне үк Динәне талантлы педагог Елена Антонова җитәкчеле­гендәге «Золотой микрофон» җыр театры студиясенә алып килә. Студия озак елларга кыз өчен музыка мәктәбенә әйләнә.



Өченче класста укыганда ук конкурс лауреаты була ул... Лауреат сүзенең ни аңлатканын ныклап төшенеп җитмәсә дә, моның бик күңелле хәл, әмма бик зур тырышлык, көч сорый торган эш икәнен тоярга өлгерә. 
Ә аннан Президент канаты астында үтә торган «Созвездие – Йолдызлык» фестивальләрендә катнашуы. 2001 һәм 2008 елларда Динә беренчелекне яулый. «Һәммәсендә диярлек катнашсам да, әзерлек җитмәгән чаклар да булгандыр, уңышлы җыр сайлый алмаган яки авырып киткән вакытлар... Миңа һаман-һаман уң килеп торды дия алмыйм... Һәркайсында гел берәү җиңү яуласа, бәйге оештырып торуның кызыгы да калмас иде. Җиңелү ачысын да татырга тиеш кеше. Уңышсызыннан гыйбрәт алып, димәк, вакыты җитмәгән, сәгате сукмаган, дип нәтиҗә ясый белергә!»
Урта мәктәпне тәмамлаганда ул инде җыр театры кысаларына гына сыеша алмавын аңлый. Өлгергәнлек аттестаты алуга, Мәскәүдәге театр, актерлык осталыгы белән бәйле өч югары уку йортына – ГИТИСка, МХАТ студиясенә, Щукин училищеларына имтихан тотып карый. Һәм... берсенә дә эләгә алмый. («Адәм юрар, Ходай юллар», – дип юкка әйтмиләрдер!) Каләм сынап каравы – шигырьләр язу белән мавыгуы ярдәмгә килә, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торый укый башлый. Уку белән генә чикләнми, балаларга вокал дәресләре бирә, каләм чарлый, матбугатта мәкаләләре чыга. Җырсыз яши алмый... Монысын тәгаен белә. 

«Йолдызлык»та катнашып шәп җырчы икәнен раслаган кызның тавышын Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин ошатып кала. Бергәләп гастрольгә чыгарга чакыра. Фестивальдән зур сәхнәгә аяк баскан кызны Петербург тамашачысы алкышлый. Аннан Мәскәү – 1200 урынлы «Космос» кунакханәсе комплексында шыгрым тулы зал... Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Азнакай, Баулы, Башкортстан, Орен­бург, җиде көн буе Казанда – «Уникс» концертлар залында чыгышлар ясау. Динә башкарган «Кыр казлары»н (ул аның яраткан җыры) халык йотлыгып тыңлый. Габделфәт Динәне чакырып оттырмаганын тиз төшенә. 



«Кадерле бала булды ул. Артык купшы, затлы концерт костюмнары тектерергә хәлебездән килмәсә дә, зәвыклы тегүче-дусларыбыз булуына сөенеп бетә алмыйм», – дигән иде Әлфия ханым. Әнисе тәрбияседерме, холкы шундыймы, күзгә артык бәрелеп тормый торган, әмма килешле киемнәргә өстенлек бирә Динә. Барма­гындагы якут кашлы алтын йөзеге – әнисенең бүләге бик кадерле аңа. Бу йөзекнең үз тарихы бар: унҗиде яшь тулган көнне аны Әлфия ханымга әнисе бүләк иткән булган. Унҗиде яшь тулгач, гаилә ядкаре Динәгә күчә – ырым-шырымнарга артык исе китмәсә дә, йөзек­нең тылсым көченә чын күңеленнән ышана ул! Аның нәфис бармакларына килешеп торуы да хак. Ә тугызынчы дистәсен ваклаган әбиләре исән, көчендә әле, кадерле оныгын дога-фатыйхасыннан калдырмый. 


Хөрмәт

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә шоуда җиңүче кызларны кабул итте. «Россиянең иң яхшы тавышы» телепроектында яшь җырчылар Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинаның җиңү яулавы Татарстандагы иҗади потенциалның гаҗәеп чагылышы булды», – диде очрашу вакытында Президент. Ул Динә белән Эльмираның әти-әниләренә, укытучыла-рына, проекттагы остазлары Александр Градский белән Пелагеяга рәхмәтләрен ирештерде, кызларга фатир сертификатлары тапшырды. Моңарчы үз өйләре белән әти-әнисе янында яшәгән Динә фатирны Яшел Үзәндә алырга теләде. «Мәскәүдә калырга үгетләүчеләр хаклы-дыр, ихтимал, анда иҗат мәйданы киңрәктер. Әмма туган ягымнан, әти-әнием, якыннарымнан аерылып яшәүне күз алдына да китерә алмыйм», – диде ул. 



Ни аяныч, татар эстрадасында үз урыныңны табу, сәхнәгә күтәрелү Мәскәүне яулауга караганда да катлаулырак кебек. Шоу-бизнеста өскә калку яки бату... тавыш белән бәйлеме?! Моңсызлар, көе, сүзе йөрәккә ятышсыз җырлар, әрсезләр эстраданы басып алгач... 
Мадонна, Lady Gaga, АВВА төркем­нәрен дөньяга таныткан иң эре компания – дөньякүләм танылган «Юниверсал» тавыш яздыру студиясе белән килешүләр төзње хакындагы хәбәр дә илгә-көнгә таралды. Менә тагын өр-яңа хәбәр: Швециядә узачак «Евровидение-2013»тә Динә Гарипова Россия вәкиле буларак чыгыш ясаячак. Бу конкурс өчен махсус язылган «What if» («Нәрсә, әгәр...») дигән җыр башкарачак ул. «Динәнең җырга искиткеч тирәнлек салып башкару манерасы кызның зирәклеген күрсәтә. Чынында аңа 21 яшь түгелдер, күпкә күбрәктер, – дип шаярды эфирда Александр Градский. – Нәзакәтле тавышы Европа тамашачысын да җәлеп итәренә ышанам».

Уңыш юлдаш булсын сиңа, Динә! 
 
«Сөембикә» журналы, № 3, 2013 ел.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар