Логотип
Арабыздан беребез

Ренат Акчурин тормышыннан 10 кызыклы факт

Күренекле татар галиме, дөнькүләм танылган кардиохирург, Россия Фәннәр Академиясе академигы, Татарстан һәм Башкортстан фәннәр академияләренең шәрәфле академигы Ренат Сөләйман улы АКЧУРИН бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Талантлы кардиохирургны олы юбилее белән котлыйбыз!

Күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган кардиохирург, Россия Фәннәр Академиясе академигы, Татарстан һәм Башкортстан фәннәр академияләренең шәрәфле академигы Ренат Сөләйман улы АКЧУРИН бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Талантлы кардиохирургны олы юбилее белән котлыйбыз!

1. 1996 елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин йөрәгенә операция ясый. «Мин аның Россия Президенты икәнен онытып торырга, гадәти авыруга ясыйм дип уйларга тырыштым», – ди. 

2. 1970 елда Перудагы коточкыч җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә бара. Анда хатыны Наталья белән таныша. Икесе дә медицина институты студентлары була, комсомол доброволецлар булып бирегә килә.

3. Һинд океаны буендагы кечкенә генә Маврикий дәүләтендә 100 дән артык кешегә операция ясап, аларны үлемнән коткара. Җирле халык кардиоүзәккә илтә торган урамны профессор Ренат Акчурин авенюы дип атый.

4. Һәр операциягә ярты сәгать алдан әзерләнә, операция барышында гел сөйләшми, командасы аны сүзсез дә аңлый.

5. Олы улы Максим – эшмәкәр, кече улы Андрей – банкта менеджер. Ләкин Андрей бу дөньядан вакытсыз китеп бара.

6. Ренат Акчуринның 4 оныгы бар.

7. Казанны, Татарстанны бик ярата.

8. Яшь чагында авыр атлетика белән шөгыльләнә. Спорт мастеры.

9. Бөтен ризыкларны да пешерә белә. Әнисе пешерергә өйрәткән пылау аеруча әйбәт килеп чыга.

10. Акчурин – 300 дән артык фәнни мәкаләләр авторы.

Фото: Виктор Васенин/РГ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар