Логотип
Арабыздан беребез

"Эх, Пошалым чанасы"

Заманында бу авылда кулына балта-пычкы тотмаган кеше булды микән. Гомер-гомергә, инде ничә гасыр атаклы балта осталары авылы бу.

Заманында бу авылда кулына балта-пычкы тотмаган кеше булды микән. Гомер-гомергә, инде ничә гасыр атаклы балта осталары авылы бу. Бер уйласаң, һәр якның ниндидер үз «бренды» булмый калмый. Кукмара икән, ул иң элек – җылы киез итекләре, Балык Бистәсе – күпереп торган мамык шәлләре, Саба – көмешчеләре, Буа кишер, чөгендер үстерүчеләре белән атаклы. Тукайлы, Мәрҗаниле, Мәһдиевле Арча ягы исә элек-электән чана-арба ясаучылары белән дан тоткан. «Пошалым чаналары» – Казан артының бер бренды инде ул. «Шакы-шокы Пошалым» дип, халык кушкан атамасы да юкка түгел Югары Пошалымның. «Бу авылның ир балалары кулына кашык тотканчы, башта чүкеч тотарга өйрәнә», – дип тә шаярталар.

Безнең героебыз да беренче тапкыр кулына кадак-чүкечне алтынчы сыйныфта укыганда ук ала. Ниндидер уенчык-мазар ясар өчен түгел, ә чын ирләрчә, арт бакчага янкойма тотарга дип алына. «Берүзем эшләп чыктым шуны. Каен аратага кадак кага алмыйча бармакларымны канатып бетергән идем. Кипкән каен тактага кадак кагуның ни икәнен эшләп караган кеше белә инде», – дип искә ала ул.

Ике табан, өч карама
Моңарчы өстәл-урындыклар, тәрәзә йөзлекләре ясаса да, чанага ук тотынып караганы булмаган Рәдиф Нигъмәтуллинның. Дөресен генә әйткәндә, инде ул чаналарга ихтыяҗ да, чаначылар-арбачылар авылы дип дан казанган Югары Пошалымда аны җиренә җиткереп ясый белүчесе дә калмаган булган. Булганнары бармак белән генә санарлык – Равил абый Галәветдинов та Фаил Шәрәфиев...

2004 елда Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закиров «Пошалым чаналары» конкурсын уйлап чыгармаса, әлеге һөнәр шулай кирәксез булып калыр да иде, мөгаен. Рәдифнең чана ясау остасы булып китүенә дә шушы конкурс «гаепле» дисәк тә, останың үзе әйтүенчә, әлеге нияте күңелендә күптән йөргән инде аның. 

Балта эшенә беркем өйрәтмәсә дә, бу һөнәр канында Рәдиф Нигъмәтуллинның. Хәким бабасы да тарантаслар, бәби бишекләре ясаган аның, Шәйхетдин бабасы да чана табаннары бөккән. 
Әлеге эштә иң четереклесе дә шушы – чана табаны бөгү икән инде. 

– Чана табанына имән кирәк, ул иң нык агачларның берсе, – дип аңлата оста. –  Табан бөгәргә имәннең дөрес итеп пешүе мөһим. 
Безнең гаҗәпләнгәнне күреп, көлемсери үзе.

– Элек аның сыйфатын белү өчен бабайлар чәйнәп тә караганнар әле. Пешүе җиткән имән җиңел бөгелә. Ә менә пешүе җитмәсәме?! Инде булды, бөгелде генә дисең, дугаланып килгән урыннан «черт» итә дә сынып китә. Шуңа да бу  эш чана ясауның иң җаваплы, иң теңкәне корыта торган өлеше. 

Чана ясау элек кулланышта булып, хәзер онытыла барган сүзләрне дә искә төшерттерә. Әйтик: үрәчә. Бу сүзне өлкәннәр белсә дә, яшьләр ни икәнен дә аңламый. Үрәчә – арба яки чананың як-ягында буйга сузылган агач ул. Анысын юкәдән ясыйлар. Үрәчә белән табанны үзара беркетер өчен имән кигиләр дә кирәк әле. Алары – алтау. Ике үрәчәне карама тоташтыра. Анысы, исеме үк әйтеп тора, карама агачыннан ясала.

– Менә бу карамаларны ноябрь аенда урманга менеп үзем әзерләдем, – дип, остаханәсендәге әзер материаллар белән таныштыра оста. – Теләсә кайсы агачны кисәргә ярамый, рөхсәт булганнарын гына кисеп алып төшәбез. Карама булмаса, шомырт та ярый, алар икесе дә җиңел бөгелә. Балалар чанасы өчен карама өчәү кирәк.

Әгәр дә ниндидер эшне эшләргә язган икән, белмәсәң дә өйрәнәсең. Үзеннән-үзе күңелгә килә ул.

Боларга өстәп алгы һәм арткы терәкләр, арка терәгеч, канатлар, араталар һәм чананың төбе әзерләнә. Бизәкле канатларга, терәкләргә сокланып, «кем ясый бу рәсемнәрне» дип сорау биргәнебезне тоймый да калабыз.

Әкияттән кебек
Нәзирә белән Рәдиф Нигъмәтуллиннар – авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Өч бала үстергәннәр. 5 яшьлек Даниярның әле кул арасына керә генә башлаган мәле, ә Рамилә белән Дәниф инде әти-әнисенең уң кулы. Үзләре белән танышканчы ук «Чаналарны бөтен гаиләләре белән ясыйлар: хатыны да ясый, кызы да...» – дигәннәр иде алар турында. Дөрес әйткәннәр. 
Бавыннан тартып, әкиятнең үзеннән алып чыккандай тоела миңа Рәдифнең чаналары. Берсеннән шат куян баласы карап тора, берсенә мут төлке кызы елышкан, аю малае да бар монда, бүре малае да... Терәкләрендәге рәсемнәрен күрегез! Боларны күргәч, балаларның күзе кызадыр инде! Бая биргән соравыбызга җавап та табылды: уллары Дәниф рәсемен ясый, әниләре Нәзирә белән Рамилә буйый икән.

– Рәсем төшерү, аны буяу – табан бөгү кебек четерекле эш ул, – ди оста үзе дә. – Тиз кибә торган нитробуяулар кулланабыз. Өйдә аның белән эшли торган түгел, шуңа да эш «кабинет»лары мунчада. Белмим, үзләре ничек чыдыйдыр, яннарында бераз утырсаң, хәзер башка каба.
Бизәкләр турында сүз чыккач, укытучыларының Дәниф турында «рәссам егетебез, рәсемне коеп кына куя», дигән сүзләре искә төшә. Узган ел Казанда узган «Династия мастеров» конкурсында беренче урынны алып кайткан алар. Җиңүгә ирешүдә Дәнифнең таланты да роль уйнамый калмагандыр.  

Булганнан бар да була
Остаханәне калдырып, мәчеткә юнәләбез. Өйлә намазы якынлаша. Чана ясау – Рәдифнең бер хоббие гына. Төп эше – газ оешмасында. Болардан тыш, авыл халкы тагын бер зур вазыйфа йөкләгән аңа: Рәдиф – Югары Пошалымның имам-хатыйбы. Дин белән әле армиядә вакытта ук кызыксына башлаган.

– Үрнәк бистәсендә пекарняда эшләгәндә, күршедә генә Сәүбән исемле абзый яшәде. Бик дини кеше иде, ислам диненә тартылуымда аның да йогынтысы бар, – ди Рәдиф хәзрәт үзе.

Авыл картлары имамлыкны аңа 2014 елда ук тәкъдим итсәләр дә, үзе ике елдан соң гына ризалаша. «Мәчетебезнең бөтен документациясен тәртипкә китерде, кулы эш белгәч, кагасын – кагып, төзәтеп кенә тора. Чишмәләребезне карап торучы да ул», – ди авылдашлары. «Киңәшкә дә ярый, сүзе дә үтә Рәдифнең», – дип тә өстиләр. Өстәвенә, бик матур итеп җырлый да икән әле!

Авыл халкы мәчет сукмагына кар төшерми: дин дәресләре үзләштерә, Коръән укырга өйрәнә. Наилә абыстай Арчадан ук килеп, гарәп теленә өйрәтә икән. Моның өчен дә Рәдиф хәзрәткә булган рәхмәтләрен яшермиләр. 

Һәр авылның үз бизәге
– Бу авылда халык беркайчан да ярлы яшәмәгән, – дип сөйли Югары Пошалым башлангыч мәктәбе укытучылары Гөлфинә Шәйдуллина белән  Гөлсинә Шәкүрова.

Көнкүрешебезгә пластик ныграк үтеп кергән саен, табигыйлекнең кадере арта гына бара кебек.

– Мин үзем дә шушы авыл кызы. Монда чана гына түгел, орчыклар, көянтәләр, ат арбалары, бала бишекләре, йорт җиһазлары ясыйлар иде. Бизәкләп, сырлап-сырлап эшләнгән ул матур орчыклар кемдә дә булса сакланды микән хәзер? Безнең авыл осталарының үзләренә генә хас бизәкләре бар иде. Таң беленгәнче үк чаналарын тартып, Апаз базарына тезелешеп китүләре әле дә күз алдымда, –  дип сөйли Гөлфинә ханым. –  Өй саен ясыйлар иде бит. Безнең авыл осталарының даны еракларга таралган иде. Авылга килеп, чаначылар монда яшиме, дип сорап йөргәннәрен хәтерлим. 

Гөлсинә Шәкүрова да борынгы һөнәрнең кабат җанлануына куана. 
– Әлегә чана ясаучы осталар өчәү генә. Өйрәнәсебез килә диючеләр бар. Минем улымның да өйрәнәсе килә. Рәдиф абыйлары шундый берәр түгәрәк ачып җибәрсә, бу һөнәр әле яшәр иде.  Аның үзенең дә бу теләге бар, вакыты гына җитми тора. Хәзер бит борынгы үрнәктә ясалган әйберләрнең кыйммәтен аңлыйбыз. 

Безгә кар түгел, җыр кирәк
«Пошалым чаналары» дигәч тә, иң элек Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров үткәргән конкурс күңелгә килә. Ә бит барысы да җырдан башлана. Сания Әхмәтҗанова шигыренә Илфат Дәүләтшин язган ул җыр өч Пошалым турында. Аны матур итеп халыкка тәкъдим итү идеясе әнә шулай конкурска әверелә. Беренче елларны Югары, Урта, Түбән Пошалым авыллары арасында уздырыла, аннары инде чикләре киңәя аның. Җырның чаналарга ни катнашы бар, диярсез? Җыр – Пошалым турында, конкурс үзе дә шушында уза, ничек инде чаналарсыз булсын! Бизәлгән атлар, чаналар белән, авыл урамнарын гармун-җырга күмеп уза ул. Җиңүчеләргә дә бүләкнең иң кәттәсе – Югары Пошалым брендына әверелгән җиңел агач чаналар бүләк ителә. Баштагы елны конкурска дигән чаналарны Равил абый ясаса,  аннары Рәдиф Нигъмәтуллинга йөкләнә. Быел «Пошалым чаналары» конкурсының 16 еллыгы Казанда фестиваль рәвешендә уздырылып, тамашачы арасында 16 чана уйнатылды. Элеккечә, атлар, чаналар белән, конкурс итеп уздырылмавына вакытында кар яумавы гына сәбәпче түгел билгеле. «Безгә кар түгел, җыр кирәк», – диләр пошалымныкылар. 

– Арба-чана ясау кәсебе онытылган иде, – ди җырчы. – Пошалымда бит чаналар гына түгел, бала арбалары да ясаганнар. Юкә кабыгынан матур итеп ясалган шундый бер арба бездә дә бар иде. Бакча башыннан люцерна ташый идек аның белән. Кыш көне исә арбаны йөк чанасы алыштыра. Шуның белән шуабыз да, юлда төшеп калган саламнарны да ташыйбыз... Ат чаналары, кошевкалар, арба көпчәкләре – кайчандыр иң кирәкле булган әйберләргә бүген ихтыяҗ юк. Ихтыяҗ булмагач, эш ысуллары да онытыла. «Пошалым чаналары» конкурсы әлеге һөнәрне кабат тергезеп җибәрде дип саныйм. 

Лаклаганнан соң гәрәбә төсенә кереп, үзендә кояш нурын чагылдырган бизәкле чаналарның даны инде күптән Татарстан чикләрен үткән. Оренбург, Архангельск, хәтта Франциягә үк соратып алганнар аларны.

Чана шуу яшеннән күптән чыккан булсам да, мин дә кызыктым бу чаналарга. Их, шушы чаналарның берсенә утырып, таудан выжылдатып кына бер шуарга диген син!  
 

Галерея

Теги: Пошалым Пошалым чанасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар