Логотип
Арабыздан беребез

Радмила Хакова: «117 нче очрашуда мин үз кешемне таптым.»

Радмила Хакова – иҗат кешеләре арасында продюсер буларак билгеле. Әле өч ел элек кенә татар дизайнерларын таныту белән шөгыльләнә иде, бүген аның эшчәнлеге заманча музыка, театрлар, күргәзмәләр, музейлар белән бәйле.  

Ә бер ел элек Радмила язучы булып танылды. Аның «147 очрашу» («147 свиданий») дигән онлайн-китабы – авторның үз кешесен эзләве турында. Бүгенге әңгәмәбездә дә без Радмила белән ничек итеп андый кешене табуы, башкаларга үз кешесен табарга нәрсә комачаулавы турында сөйләшәбез.  

 

Радмила, китапның идеясе ничек барлыкка килде? Ни өчен ул «147 очрашу» дип атала?  

Һөнәрем буенча журналист мин. Һәрвакыт яздым, язам. Һәм бик күп журналистлар кебек мин дә китап язарга хыяллана идем. 10 ел элек Мәскәүдә «Живи» нәшриятында эшләгәндә үк әле, Россия журналистикасының остазы, «Коммерсант» газетасын оештырган Владимир Яковлев белән танышып калган идем. 3 ел элек ул мине Splash халыкара нәшриятына продюсер буларак эшкә чакырды. Ул вакытта Берлинда яши иде. Мин аңа эшкә килдем һәм без нәшрият өчен авторлар эзли башладык. Шунда Володя минем Фейсбукны укырга әвәс булып китте. Элегрәк анда мөнәсәбәтләр турында шактый күп яза идем. Бервакыт ул миңа: «Әйдә, үзең яз», – ди. «Нәрсә турында?» – дим. «Сине иң нык нәрсә борчый?» – дип сорады ул. «Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр», – дип җавап бирдем. Тормыш тиз арада үзгәрә, дөнья үзгәрә, ә мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? Ул вакытта иремнән аерылганга ике ел узган иде инде. Шуңа да: «Ә синеке генә дигән кеше бармы дөньяда? Әллә кешене үзеңнеке итү өчен тырышырга кирәкме?» – дигән сорау һәрвакыт күңелне тырнап тора иде.  

Менә шул турыда язарга булдык. Яковлев беркөнне: «Радмила, син үзең ул мөнәсәбәтләрне эзлисеңме соң?» – ди. «Әлбәттә», – дим. «Ә ничек?» – диде ул.  

Бу сораудан соң уйлана башладым: берничек тә эзләмим икән. Асылда, кешеләр үзара мөнәсәбәтләр булуын тели, әмма моның өчен бернәрсә дә эшләми икән. Алар бары тик «юк», дип борчыла гына. Һәм үзләрен япа-ялгыз итеп хис итә... 

Һәм без шундый формат уйлап таптык: мин очрашуларга йөрергә тиеш идем. Очрашу – шактый иске гадәт. Аны бүген уйлап чыгармаганнар, ул гел булган. Элек аларны гаилә, даирә оештырган. Бал икән, димәк, балда кемнәр булачагын белгәннәр. Кичке аш икән, кем киләчәге дә алдан билгеле булган. Очрашу бик кызыклы формат булып чыкты, бик кирәкле.  

План буенча мин атнага өч очрашуга барырга тиеш һәм айга бер тапкыр башка илгә күчеп китәм. Соңгысы мәдәни үзенчәлекләрне күрсәтер өчен. Атна саен бер бүлекне язып барам. Башта язганнарымны теләгән һәркем укып бара ала иде. Әмма тиздән хейтерлар пәйда булды, агрессия башланды. Ни өчендер кайберләүләр очрашу – секс дип кенә уйлый. Чынлыкта исә очрашу – танышу ул. Ике кеше бер-берсен күрер, аралашыр өчен очраша. Минем өчен бу бик кызыклы, тирән практик тикшеренү иде. Гаҗәеп ел булды ул. Миңа бу тәҗрибә дә кызыклы иде. Миңа: «Татарстанга кайт, кияүгә чык та башка мондый нәрсәләр язма», дип «яшәргә өйрәтүчеләр» күбәйгәч, Яковлев тәҗрибәле журналист буларак, алга таба бүлекләрне сатып бирергә кирәк, дип хәл итте. «Укымыйча да тәнкыйтьләүчеләр шунда ук юкка чыгачак, алар бушлай булганда гына кычкыра ала», – диде ул. Шуннан соң китапны 4 евро түләп онлайн режимда укып була башлады.  

Һәм... 

– Һәм 117 нче очрашуда мин үз кешемне таптым.  

Һәм «үз кеше» гипотезасы расланды?  

– Чынлыкта ерак китәсе дә булмаган. Ул кеше Казаннан. Әмма китап булмаса, без табышмаган булыр идек. Ә минем тагын ике ай контракт калган иде әле. Инде очрашуларга барасы килми башлады... Шуннан Володяга: «Мин таптым!» – дидем. «Шәп!» – диде ул, һәм китапны шунда тәмамладык.  

Чынлыкта ир-атлар хатын-кызлардан нәрсә көтә? 

– Ирләр дә, хатыннар да бер генә нәрсә көтә: мәхәббәт һәм бәхет. Һәркем икенче бер кешенең яратуын тели. Әйтерсең лә, кемдер берәү килә дә аны яратуга коендыра. Әмма болай көткәндә, син үзең буш буласың, үзең бит берни дә бирә алмыйсың. Бер дустым Ошоның мондый сүзләрен искә төшергән иде: «Мәхәббәт көтүче икәү – бер-берсенә кулларын сузган фәкыйрьләр», дигән ул.  

Ә инде син гашыйк икән, яратасың икән, ул чагында синең үзеңнең ул яратуны бирәсе килә. Болар исә икесе ике халәт.  

Китап ахырына таба мин үземнең ялгыз икәнлегемне аңлап, кабул иттем. Башлаганда, оптимизм көчле иде әле: ялгыз калуым мөмкин хәл түгел кебек иде. Бик гадәти гаиләдә үстем. Әти-әнием гомер буе бергә яши, бер-берсеннән башканы яратканнары да булмаган. Әлегә кадәр шул нечкә хисләрен саклыйлар. Ныклы гаилә корып яшәүче дусларым бар. Шуңа да үземнең ялгыз калачагыма ышанасы килми иде. Соңрак шуны аңладым: ә, бәлки, мин үзем бербөтен, мөстәкыйль кеше буларак та бәхетледер, дидем. Миңа калса, кешеләр башта ук бөтен була, шуңа да үз бәхетең өчен җаваплылыкны икенче берәүгә йөкләргә кирәкми. Бәхетне икенче бер кешенең булу-булмавына, аның кәефенә, карашларына, планнарына бәйләп карау дөрес түгел. Бәхетле булыр өчен без яшәгән дөньяда бөтен нәрсә дә бар – моны аңларга һәм кабул итәргә генә кирәк. Безнең үзебез теләгәнчә яшәү мөмкинлеге бар.  

Әйе, бар. Ләкин бик күпләр мөнәсбәтләрен үзләре теләгәнчә кора алмый. Килеп чыкмый. Бу тәрбиядән, менталитеттан торамы? 

– Бәлки. Казанда укучыларым белән очрашу вакытында бер туташ шундыйрак фикер әйткән иде: «Без кагыйдәләр алмашынган вакытка туры килгән беренче буын», диде ул. Элек безнең өчен уйлыйлар, хәл итәләр иде. Хәзер без ирекле. Безнең өчен хәзер яшь арасы да, милли, мәдәни үзенчәлекләр дә, географик аерымлыклар да, хәтта дин дә киртә була алмый. Беребез икенчебезнең динен кабул итә ала. Безнең өчен икенче шәһәргә, авылга, илгә күчеп китү берни тормый. Петербургтан бер таныш балеринам татар егетен яратып, аңа кияүгә чыгып авылда яшәргә кайтып китте. Хәзер алардан да бәхетле кешеләр юк.  

Бернинди киртә юк кебек, менә дигән итеп мөнәсәбәтләр корырга була, әмма кешеләр торган саен үзләрен ялгызрак хис итә. Чөнки без монысы түгел икән, икенчесе, өченчесе.. дип уйлыйбыз. Интернеттагы танышулар сайтындагы кебек: ошамый икән – next.  

Минемчә, моның уңай яклары да, тискәресе дә бар. Тискәре ягы: араларны өзү җайлы. Мин смс аша аерылышкан парны беләм. Ничек итеп смс аша аерылышып була? Еламыйча, гафу үтенмичә? Мин беренче ирем белән бик авыр аерылыштым, әмма без аралашуны туктатмадык. Башка форматта, билгеле.  

Уңай яклары. Мәсәлән, кеше алдында гаиләле дигән статусны саклар өчен генә ирләр дә, хатыннар да үзләрен түбәнсетә торган авыр, катлаулы мөнәсәбәтләргә түзеп тормый хәзер. Кешеләр хәзер үзләренең ирекле икәнен, җәмгыятьтәге кеше фикеренә йөз тоту мәҗбүри түгеллеген аңлый башлады. Мине хөрмәт итмәгән кеше белән мөнәсәбәттә булырга мәҗбүр итә торган бер генә сәбәп тә була алмый бүген. Кеше гомереннән дә кыйммәтле нәрсә юк, һәм ул безгә бер генә бирелә. Бу очракта аерылышу – күп кешеләргә яңа тормыш башлау өчен шанс. Ягъни аерылышу упкын итеп кабул ителми хәзер. Миңа калса, мондый ирек бик күпләрне үз тормышларына башкача карарга этәргәндер.  

Ир-атлар арасындагы «хатын-кызларга бездән бер генә (!) нәрсә: фатир, машина, тун һәм акча гына кирәк» дигән стереотип яшиме әле?  

– Минемчә, әлеге стереотип җәмгыятьнең бик үк интеллектуаль булмаган катламында яши. Бу күпмедер дәрәҗәдә примитив фикерләү: «Менә мин мамонт алып кайтам, ә син учакта кыздыр һәм баланы кара...»  

Мин ирләре бала карауны үз өстенә алган гаиләләрне дә беләм, чөнки ул алар өчен мөһимрәк һәм шулай уңайлырак. Ә хатыны карьера белән мәшгуль, һәм алар өчен бу гайре табигый түгел. Миңа калса, кешеләрнең күңелендәге гармония мөһимрәк. Башка андый бүленеш юк бит инде. Әйбәт эшли торган хатын-кызлар бар, начар эшли торган ир-атлар бар. Балалар белән уртак телне тиз таба торган әтиләр бар, балаларын караудан арый торган әниләр бар. Һәм бу системаның җимерелүе дигән сүз түгел әле. Бу бары тик бүгенге дөнья элеккедән үзгәрәк дигәнне генә аңлата. Хатын-кыз үзен сервис итеп кабул итми икән, ир-ат та үзен акча янчыгы итеп күрмәячәк.  

Бай, юан һәм пеләш абзыйлар белән кызыл иренле сары чәчле кызлар 90 нчы елларда калды, дип беләм. Яисә җәмгыятьнең түбән дәрәҗәле үсеш баскычында. Акыллы кешеләр арасында мондый стереотипларның булганы да юк. Алга киткән җәмгыятьтә хатын-кыз беркайчан да хезмәтче ролендә түгел. Израильдә, мәсәлән, әни кеше алиһә кебек.  

Ә Татарстанда?..  

– Татар кызлары да беркайчан да хезмәтче булмаган. Ул һәрвакыт укымышлы, акыллы, иренең яки үзенең бирнәгә килгән байлыгын күбәйтә алган. Татар хатыннары көнкүрештә генә түгел, гаиләнең финансларын оештыру эшендә дә актив катнашкан. Татар хатыны – партнер ул. Мин бүген дә Татарстан хатын-кызлары арасында андыйларны күреп беләм. Һәм андыйлар бик күп: тынлыкны ярып чыккан ялгыз аваз гына түгел.  

Хәзерге вакытта мөнәсәбәтләр буенча белгечләр күбәеп китте һәм алар барысы да яшәргә өйрәтә...  

– Андый нәрсәләргә ышанмыйм. Минемчә, ике арадагы мөнәсәбәтләр теләсә кайсы тема кебек бик мөһим, шуңа да ул спекуляцияләр өчен менә дигән мәйдан. Шунда ук коучлар, тренерлар пәйда була. Кызганычка каршы, Россиядә алар еш кына түзем, тыңлаучан булырга өйрәтә. Әйтерсең лә, безне примитив яшәү рәвешенә кайтармакчы булалар. Миңа, мәсәлән, китап киштәсен кадаклап куяр өчен генә ир кирәкми. Моның өчен мин «You dо»дан оста чакыра алам, һәм ул миңа 300 сумга төшәчәк. Миңа күлмәк, сәгать яки туфли алыр өчен генә ир кирәк түгел. Яисә диңгез буена алып барырга. Миңа үз кешем кирәк, андый кеше белән аерым яшәүгә караганда, бергә яшәү яхшырак. Миңа ул кеше белән рәхәт: без бергә көләбез. Мин ул кеше белән, пенсиягә чыккач, верандада утырып, сүзсез генә чәй эчәргә телим. Мин аның шәхесен, затлылыгын, тәрбиялелеген хөрмәт итәм. Безгә җитәкләшеп йөрү рәхәт. Мин аңа ышанам. Һәм курчакка охшаган бер кыз мине айфон экраннарыннан: «Ул сиңа туфлиләр алсын өчен, син ябыгырга тиеш», – дип өйрәтеп тора икән, мин аны сүндереп куям. Мин моны хәтта үткән гасыр, дип тә атый алмыйм, бу тормышның башка бер төбе.  

Әгәр инде ниндидер проблемалар бар икән, психотерапиягә мөрәҗәгать итү яхшырак. Стоматология һәм гинекология кебек үк мөһим нәрсә бу. Хисләреңне тыя алмавыңны сизәсең икән, син ярдәм сорап психотерапевтка барасың. Әйтергә кирәк, вакытында ярдәм сорау – бәхетле булуның мөһим бер өлеше. Кызганыч, бездә зарланырга ярамый, газапланырга ярамый,  көчсез булырга ярамый...   

Һәм психотерапевтка да барырга да ярамый...  

– Бу турыда берәүгә дә әйтмәскә була бит. Әйтерсең лә моны кешедән яшереп калырга хакың юк кебек. Китапны тәмамлаганда, соңгы бүлектә мин ноктаны китап беткән һәм шәхси тормышым башланган урын дип билгеләп куйдым. Алга таба бу инде тикшеренү түгел. Мин үз кешемне таптым, алга таба без икәү. Һәм мин максималь дәрәҗәдә шәхси тормышымны сакларга тырышам. Мин Казан, театр, музейлар турында язам...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар