Логотип
Арабыздан беребез

Һоп-һоп! Киттек!

– Инстаграмга моннан биш ел элек, лаеклы ялга чыккач ук теркәлдем. Ул вакытта әле Ринат улым (без аны танылган блогер «Татар малай» дип беләбез – Р. Х.) безнең белән Түбән Камада яши иде. Бу вакытта инде мин инстаграмда утыра идем. Ринат миңа анда теркәлергә, фотолар куярга ярдәм итте, ә мин Ринатка үз блогында татарча матур һәм дөрес итеп язарга булыштым. Ринатның блогер булуында минем дә өлеш зур!..

– Сәлам, Марат, Миләүшә, Талия, Зилә, Нияз!..
Туры эфир өчен күп әйбер кирәкми, минут эчендә иннек сөртәм, үземне тәртипкә китерәм дә чыгам, – ди Әлфия апа. – Ә иң мөһиме – ихласлык! – дип өсти аннан. – Мин барысын да күрсәтәм, балаларны да, бакчаны да, тормышыбызны да. Назыйм гына башта фотога төшәргә һич ярат-мады. «Болай да кешеләр таный башлады, төшермә!» – дия торган иде. Җайлап кына уңайлы мизгелен, балыкка җыенган чагын туры китереп кенә төшергәләдем инде, аны да күрсәтәсе килә бит! Минем 42% тыңлаучыларым – яшьләр. Ир-егетләр дә күп. Ирең көнләшмиме, дип сораучылар да бар. Юк, көнләшми, кызлар, Аллага шөкер! Туры эфирларымны карый, авылда булса, шуннан кереп миңа сәламнәр җибәрә. Бигрәк матур син монда, дигән була. Чыннан да, матур булырга кирәк, кызлар! Ялга чыктым дип, үзеңә кул селтәргә ярамый. Карагыз, нинди кышкы матур көн! Рәхәт саф һава! Кулга чаңгыларны алдык та, һәй-һәй, минем яшьтәгеләр, киттек әйдәгез табигатькә!

– Һоп-һоп, минем яшьтәгеләр, киттек, киттек бергәләп! Һава торышы менә дигән, өйдә утырмагыз, кулга чаңгыларны, таякларны алабыз, әйдәгез, әйдә!

Түбән Каманың Сөембикә урамына янәшә урнашкан паркта яки урманында чаңгыга баскан Әлфия апаны очрату бер дә гаҗәп түгел. Һәр көнне спорт белән шөгыльләнү – кышын чаңгыда, җәен Скандинавия таякларында йөрү яшьлек дәрте өсти, күңелне күтәрә, ди. Башкалар өчен дә үрнәк ул! Урман юлында, паркта инстаграм аша танышкан, аның командасына кушылырга теләп таяк, чаңгы тотып чыккан кызлары көтә ич, әнә!
Лаеклы ялга чыккач, инстаграм блогеры булып танылган Әлфия апа Галиәхмәтова белән күптән очрашасым килә иде. Шуңа да, кышның салкын көннәре дип тормадык, тәвәккәлләп юлга чыктык. Әлфия апа безне әллә кайчан белгән танышлары кебек якын итеп каршы алды. Үзебез өчен дә гомер буе белгән кеше кебек ул! Таныш аш бүлмәсе, өленгеләр, чәчәкле яулыгы, чебуреклары, тәмле кайнатмалары... Ничек таныш булмасын инде, һәр көнне туры эфирда, ул төшергән видеоларда күреп торабыз ич аларны. Әлфия апа игътибардан югалмый, җәлт кенә туры эфирда да күренә, постлар да язып ташлый, үзе белән табигатькә дә алып чыгып китә.

Мамадыш районы Иске Чәбия авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач башта Казанга китә. Анда укып, җитен комбинатында эшләп алгач, дус кызы чакыруы буенча Түбән Кама шәһәренә кайта, шиналар җитештерүче заводка эшкә урнаша. Ир-атлар арасында, физик көч таләп ителә торган заводта 33 ел эшли ул! Ире Назыйм абый белән дә биредә таныша. Туйдан соң да яшьләрнең һәр көне завод тормышы белән бәйле була. Ир беренче сменага эшкә чыгып китсә, ул кайткач, хатын икенче сменага ашыга. Бер-бер артлы уллары Нияз белән Ринат дөньяга килә, ике сменада эшләгәч, аларны карап үстерү дә шулай җайлана. Кечкенәдән тырыш, кеше-лекле булып үсә егетләр. «Авылга кайткач, печән чабарга барганда, әле кечкенә булсалар да, сәнәк тә күтәрткәннәре булмады. Өйләнгәч, хатыннарыгызга да булышыгыз, ир кешенең ярдәме беркайчан да артык булмый, дип үстердем улларымны», – ди Әлфия апа. «Илүзәмнең салаты тәмле килеп чыга, Венерамның рецепты әйбәт аның», – дип, улларының хатыннарын мактый. Алар турында «кызларым», дип сөйли. Оныклары Самат, Әскәр, Сәфинәне теленнән дә төшерми.

Сүзебез акрын гына блогер булып китү тарихына күчә.
– Инстаграмга моннан биш ел элек, лаеклы ялга чыккач ук теркәлдем. Ул вакытта әле Ринат улым (без аны танылган блогер «Татар малай» дип беләбез – Р. Х.) безнең белән Түбән Камада яши иде. Ялга чыктым да, инде нишлим дип утырмадым. Башта ял итәргә барып кайттык, аннан сентябрьдә «Өченче буын» университетына компьютер өйрәнергә укырга кердем, бездән ерак түгел генә урнашкан «Батыр» спорт комплексына йөри башладым. Бу вакытта инде мин инстаграмда утыра идем. Ринат миңа анда теркәлергә, фотолар куярга ярдәм итте, ә мин Ринатка үз блогында татарча матур һәм дөрес итеп язарга булыштым. Ринатның блогер булуында минем дә өлеш зур! (Рәхәтләнеп көлә.) Соравым булса, хәзер дә аңа шалтыратам. Инстаграмдагы битемә кереп язылучылар саны артканнан-арта барды. Блогер исемен дә халык үзе бирде. Хәзер яңа блогерлар гивлар, конкурслар аша үсәргә тырыша бит. Ә мине туры эфирларым танытты дип уйлыйм. Иртәнге биш буламы ул, алтымы, туры эфирда ашарга пешерә башлый идем. Көне-төне туры эфирда булдым. Кешеләр белән күп аралашам. Көннәр буе берсеннән-берсе матур сүзләр явып тора, «Синнән үрнәк алабыз!», «Син молодец, булдырасың!», «Син безгә бик кирәк, югалма!» дигән хәбәрләрне күп алам. Йөзләрең матур, диләр. Юк инде, анысы маска аның, дип шаяртам. Күрше йортта гына бер егет яши безнең. Мин эфирга чыккан вакытларда, аның фатирында ялгызлыгыннан каңгырып йөргән көннәре булган икән. «Радио тыңлаган кебек, гел синең татарча сөйләвеңне тыңлый идем, Әлфия апа. Лекция вакытларында да колакчын киеп, эфирыңны тыңлап утыра идем. Хәзер дә өйдә гел синең тавыш, аш бүлмәсендә минем телефонда сөйлисең, залда энем кабызып куя», – дип көлдерде беркөнне. Эфир аша дуслаштык без аның белән. Укуын бетердек, зур планнар белән йөри хәзер. Шулай итеп, туры эфир аша танышкан кешеләр күп безнең. Берберебезнең тормышын күзәтеп барабыз, җылы сүз белән булышабыз, кызларның егетләрен армиядән көтеп алабыз, кияүгә бирәбез, бала табып чыкканын көтәбез. Чит илдә яшәүче татарлар да бик күпләп кушыла башлады. Испания, Италия, Америка, Англиядән язалар. Тормыш матур димичә ни диясең! Элегрәк негатив язучылар бар иде. Эфирда утырганчы, намазга бас, дип әрләүчеләрнең күбесе үзләре минем белән туры эфирга чыга хәзер. Үзем гел позитив дулкында булгангамы – бер еллап инде хейтерларым юк. Реклама дип тә (заманнан артта калып булмый бит инде!) теләсә нәрсә куймыйм мин. Башта ныклап үземдә сынап карыйм. Ә язылучылар бик кызыксынучан минем! Нәрсә эчәсез, спорт костюмын каян алдыгыз, фирмасы нинди... Ууу, миңа килгән сорауларны күрсәгез! Кешеләр алдында үземне һәрвакыт җаваплы хис итәм, шуңа көнгә 150 шәр кешегә җавап җибәрәм!

 

Урамда да таныйлар, исәнләшәләр. Кайвакыт кибеттә яныма килеп, мине танымыйсызмыни, диләр. Аптырап китәм. 45 мең язылучымны да хәтерләп бетерә алмыйм шул. Андый хәлләр булса, ачуланмагыз, яме! Илне, тормышны, язмышны туктаусыз сүгүчеләрне, зарланучыларны яратмыйм. Пенсиягә чыгучы хатын-кызларга да киңәшем шул: иң беренче итеп аласыз чаңгы, Скандинавия таяклары, һәм спорт белән шөгыльләнә башлыйсыз!

Әлфия апаның үзенең блогер бүлмәсе дә бар икән бит! Фатирның бер бүлмәсен уллары махсус блогер бүлмәсе итеп ясап бүләк иткән аңа. Зәвык белән эшләнгән пәрдәләр, җәймәләр, урындыклар урынына – пуфиклар, телефон куяр өчен төрле техника да бар монда!

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар