Логотип
Арабыздан беребез

​​​​​​​Омтылган – зурга омтылыр

​​​​​​​Аның «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе итеп сайлануына ун ел булды. Ун ир-егеткә бүлеп бирердәй зур йөк! Хәер, йөкләр җитәрлек аңарда. Тагын – Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый палатасы әгъзасы. Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты... Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе.

Аның «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе итеп сайлануына ун ел булды. Ун ир-егеткә бүлеп бирердәй зур йөк! Хәер, йөкләр җитәрлек аңарда. Тагын – Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый палатасы әгъзасы. Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты... Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе.

Лена Рафыйк кызы КОЛЕСНИКОВАны татар дөньясында иң уңышлы хатын-кызларның берсе дип беләбез. Ә уңышка ирешкән гүзәл затларның барысына да хас уртак сыйфатлар бар. Аның мисалында моның чыннан да шулай икәнен раслыйсы килә.

 

Нәрсәгә тотынсалар да, алар аны мавыгып эшли.

Әгәр үземә тапшырылган эшнең бер кызыклы ягын тапсам, аның кемгәдер файда китерәсен аңласам, ул шунда ук мине бөтереп ала! Һәр проектның исә иҗади ягы булмый калмый. Ирем оештырган «Классика» даруханәләр челтәрен җитәкли башлаганда безнең фармацевтлар прилавка артында, пыяла тәрәзә артында утыра иде әле: киштә янына барып, дару кабын кулга тотып карауны күз алдына да китереп булмый. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү системасын кертү Чиләбе өчен зур яңалык булды: даруханәләребез иркенәйде, яктырды, матурайды. Балалар кечкенә чак әле, шуңа күрә даруханәдә сабыйлар өчен берни булмавына да игътибар итми кала алмадым. Шәһәрдә беренче булып балалар ассортиментын алып кайттым. Имезлектән, шешәдән башлап уенчыкка кадәр. Биологик актив кушылмалар бүген генә модага керде, ә без аларны инде шул чакта ук саттык. Интерьерны яңарттык, олы кешеләргә утырып торырга урыннар булдырдык, бушлай кан басымын үлчи башладык. Компания эчендә уку үзәге оештырдык: фармацевтлар анда белемнәрен күтәрде. «Классика» 200 даруханәне берләштерә, анда яшь кызлар да бик күп иде. Алар арасында «Мисс-Классика» конкурсы үткәрә башладык. Шуңа күрә конгресска килгәч, «Татар кызы»на һич икеләнмичә тотындым: мондый бәйгенең яшьләр өчен кирәген белә идем инде.

Дөресен әйтәм, Чиләбедә татар конгрессы барлыгын аңарчы ишеткәнем булмады. Һәм кинәт миннән аны җитәкләүне сорыйлар! Иң беренче бу тәкъдимне шәһәр башлыгы җиткерде – без аның белән күршеләр. «Шаяртасыздыр», – дидем... Аннан шушы ук сүзне ирем әйтте. Аптырап калдым... Өченче тапкыр яныма әти килде... Башкарма комитет әгъзалары белән танышырга баруым истә. Килдем, беркемне белмим. Барысы да татарча сөйләшә, ә мин аңласам да җавап бирә алмыйм... Сания Вахитовна белән Ирек Сабиров: «Барысы да сезне булдыра дип әйтә», – диләр. Ризалашсам да, үземнән ни көткәннәрен белми идем әле... Икенче көнне үк Троицк шәһәренә, татар-башкорт китапханәсенең 120 еллык юбилеена чыгып киттек. Төн утырып татарча чыгышымны ятладым. Мине шундый җылы каршы алдылар! Күзләрендә өмет күрдем... Шул беренче мизгелне хәтерләп калдым – ул бу эшнең халыкка кирәклегенә инандырды. Кирәклегемне, файда китерә аласымны тойганда мин таулар күчерә алам...

Бу вазыйфага керешкәч, бер нәрсәне аңладым: «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» дип аталса да, өлкәдә аның барлыгыннан хәбәрдар түгелләр. Бер ел буе өлкә буйлап йөреп, андагы татарлар белән очраштым. Кайда татар үзәге бар, кайда ансамбль, кайда китапханә... Аның каравы бу безгә берләшергә ярдәм итте. Хәтта үзләрен беркайчан татар санамаган нагайбәкләр дә очрашудан соң: «Әйе, без бер тамырдан, без сезнең белән», – дип сөйли башлады. Алар хәзер бөтен проектларыбызда катнаша.

Кая гына барсам да, бөтен җирдә очрашуга өлкән яшьтәгеләр генә килүенә игътибар иттем. «Татар кызы» яшьләрне берләштерү проекты булырга тиеш иде. Кызлар булган җирдә егетләр дә җыелыр дип уйладык. Сайлап алу турлары үткәрдек. Ә финалны «Трактор»да 7 мең кеше сыешлы залда үткәрдек! Берничә максатка берьюлы ирештек: Чиләбе өлкәсе хөкүмәтен конгресска йөз белән бордык. Мәдәниятебезне яңа ягы белән һәм зур масштабта күрсәттек. Хөкүмәт уйланып калды, өлкәдә яшәгән милләтләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлады. Бездән соң башкортлар да, башка үзәкләр дә ниндидер бәйгеләр үткәрә башлады – конгресс аларны үз артыннан ияртте. Исемнәрен дә әйтергә оялып йөрүчеләр татар икәнлекләрен искә төшерде.

«Хәзинә» газетасы һәм шул исемдәге тапшыру чыга башлады. Конкурс, газета һәм тапшыру конгрессны танытты да инде. Һәм Чиләбе өлкәсендә генә дә түгел. Муса Җәлил исемендәге шигырь укучылар конкурсын да беренче елны ук башладык. Андагы катнашучыларның күплеге! Әйтерсең аны бөтенесе дә көтеп кенә торган!

Шәһәр паркында уза торган өлкә Сабан туен шәһәр янындагы болынга алып чыктык. Иң беренче елны ук губернаторга кердем: «Әйдәгез, ничек тиеш – шулай үткәрик, табигатьтә узсын!» – дидем. Иң беренче Сабантуй 40 мең кешене җыйды!

2010 елда беренче тапкыр татарча «Голубой огонек» төшердек. Ул экранга чыккач, өлкә каналының рейтингы кинәт югары күтәрелде. Яңа елдан соң өч тапкыр кабатлап күрсәттеләр. Алып барырга Руслан Шәрәфетдиновны чакырдык. Ул чакта үзебезнең татарча алып баручыларыбыз юк иде әле. Хәзер бар – конгресс проектларында үстеләр. Безнең проекта катнашучылар, гадәттә, конгресс тирәсеннән инде китми – үзләре оештыручыга әйләнә.

Шушы 10 ел эчендә бер белмәгән кешеләрнең: «Рәхмәт, Лена!» – дип килеп әйткәннәре еш булды. Бу сүзләр алга таба атларга көч бирде.

Алар бик еш җитәкче урыннарга күтәрелә.

Ирем оештырган «Классика» даруханәләр челтәренә 1993 елны килдем. Миңа ул чакта 24 яшь иде. 1997 елда инде компания үз кулыма гына калды... Әмма бер көндә генә берәү дә җитәкче булмый, барысы да күпкә алдан башланган дип саныйм. Мәктәпкә кергәнче үк пионер булырга хыялландым. Кызыл галстук тагуга башта звено, отряд советы, аннан дружина советы председателе булдым. Институтта комсорг итеп сайландым. Моңа омтылмасам да, шулай килеп чыкты. Үземне артык кыю дип тә әйтә алмыйм, әмма беркайчан тик кенә утырып тора белмәдем. Миңа гел нәрсәдер оештырырга кирәк. Әле менә яңа гына Чесменск районындагы бердәндер татар авылы Редутта булдык. Чиләбедән өч сәгать ярым барырга кирәк аларга. Барлык гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. 2010 елда «Татар кызы» бәйгесе белән анда каз өмәсе үткәргән идек. Без килеп киткәч, район җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә үзгәрде аларга: шунда ук «Татар мәдәнияте музее» ачарга рөхсәт иттеләр. Бик кунакчыл бер әби: «Миннән соң да өем буш тормасын», – дип, йортын музейга васыять итеп калдырган. Экоканикулга туристлар килә, шунда берничә көн яшиләр, сыер, тавыкларны карыйлар. Без хәзер Чиләбе хөкүмәтенә: «Редут – экотуризм нокталарының берсе булсын», дигән тәкъдим белән чыктык.

Алар үзләренең уңышка ирешәчәкләренә һәрвакыт ышана.

Уңышка ирешәчәгеңә ышаныч юк икән – эшкә тотынмасаң да була. Икеләнергә дә ярамый. Яныңда фикердәшләр булу да бик мөһим. Тик менә «Татар кызы» мондый зур проект булып китәр дип уйламадым, билгеле. Ул чакта төп максатым – Чиләбе өлкәсе яшьләрен туплау иде. Беренче елны ук конкурстан соң Минтимер Шәрипович үзенә дәшеп алды. «Әйдә, Лена, тотын», – диде... Шулай итеп, «Татар кызы» Бөтенроссия күләмендәге бәйгегә әйләнде: аңа Курган белән Екатеринбург кушылды, аннан Пермь, Төмән... Мине Казанга, татар оешмалары җитәкчеләре өчен бәйгене ничек оештыру турында семинар үткәрергә чакырдылар. Бер-ике елдан яшьләр аны оештыруны урындагы җитәкчеләрдән үзләре сорый башлады. Конгресска рәхмәт, алар күтәреп алды. Ике ел элек «Татар кызын» Европада үткәрдек. Сигез ил катнашты! Алдагы бәйгене Үзбәкстан кабул итәчәк. Узган ел исә ике кыз килеп: «Әйдәгез, Америкада да үткәрик», – дип мөрәҗәгать итте. Кем белә?!

Алар тәвәккәлләүдән курыкмый.

Мин, чынлап та, тәвәккәл! Моны хәзер үземне Ходай җитәкләп йөртү белән генә аңлата алам. Элек эчке сиземләвем булыша дип белә идем. Ә аннан җаным белән Ходайга якынлашкач, барысы да үзгәрде. Күңелемнән гел аңа мөрәҗәгать итәм, сөйләшәм. Ул ниндидер юлны яба икән – ул якка бармыйм гына. Тик моны аңларга ирешү тиз булмады, мин аңа озак килдем. Без дә, безнең әти-әниләр дә атеизмда тәрбияләнгән бит. Әбием бик дини иде, дога кылмыйча, Коръән укымыйча бер көн дә уздырмады... Бу юлга басуыма конгресска килүем дә ярдәм итте. Башта догалар өйрәндем. Иртән торып дога укымыйм икән, көнем бик уңышлы булмый – шуны аңладым. Иң кызыгы: мин – «ябалак», элек иртә тора алмый идем. Ә догалар укый башлагач, бишенче яртыда инде уянам. Бу вакытта ялгызым гына дога укый, теләкләр тели алам. Әйтерсең лә Ходай үзе белән аралашу мөмкинлеге булсын өчен тормышымны шулай көйләде... Аллаһы Тәгаләгә ышану хәзер миңа бик нык ярдәм итә. Тормышта төрле мизгелләр, катлаулы чорлар булды: авыртулар, якыннарны югалту, «Классика» белән аерылу... Хәзер аңлыйм, Ходай боларның барысын миңа шулай әйбәтрәк булачагын белгәнгә биргән.

Бүгенге яшьләр дөньясы безнекен кысрыклап чыгарачак, тик аларныкы да татар дөньясы булып калачак.

Үзләре тирә-юнендәге кешеләргә алар һәрвакыт рәхмәтле.

Юлыма очраган кешеләрнең берсе дә очраклы булмаган. Моны хәзер яхшы беләм. Һәрберсен Ходай җибәргән... Яныңдагылар: «Бу нәрсәгә инде сиңа?» – дип торса, нинди эшкә тотынсаң да, канатлар киселер иде... Таяныр кешеләремнең берсе һәрвакыт ирем булды – аңа рәхмәтлемен. Аннан – балаларыма. Өчәү алар минем. Иртәдән кичкә кадәр яннарында кайнашкан әни була алмадым. Аның каравы, мөстәкыйль булып үстеләр. Алу түгел, бирү мөһимрәк икәнен, күбрәк өләшкән саен күбрәк килгәнен аңлый алар. Ирем дә шулай уйлый. Депутат булганчы да ул кешеләргә күп булышты. Үзе православие динендә булса да, мәчетләргә дә, татар-башкорт җәмгыятьләренә дә ярдәм итте. Балалар моны күреп тора. Улым көн дәвамында кемгәдер булышмаса, көнен бушка узган дип саный... Олысы кияүдә инде, үзе әни, ике оныгым бар. Ул минем кебек түгел, балаларын башкача тәрбияли: аларга сайлау мөмкинлеге бирә, фикерләрен сорый. Оныклар – башка халәт. Яннарында көн саен булырга тырышам. Үзе әни булгач, кызым белән дә күпкә якынайдык.

Яңалык яраталар, үзләре дә үзгәрергә һәрвакыт әзер.

Чиләбе татар конгрессында ел саен яңа проект! «Нәни энҗеләр», «Нәни тамчылар» бәйгеләре... Ә театр турында миңа моңарчы бик күп сөйләделәр. Сугышка кадәр Чиләбедә татар театры булган, тик соңыннан инде труппа кабат җыелмаган. 70 нче елларда да «ЧТЗ»да халык театры эшләгән. Ул актерлар белән очрашырга да туры килде. Кыскасы, театр турындагы идея күптән яшәде. Нигә тотынып карамаска? Башта яшьләрне җыйдык. Аннан режиссер эзли башладык. Ренат Әюпов белән телефон аша гына таныш идек: Троицкида үткән бер чарага Кариев театрын чакырган булды. Ул үзе килә алмады, әмма элемтәләр калды. «Шалтыратып карыйк әле», – дим. Ә Ренат шунда ук «риза», диде! «Башмагым»га тукталдык... «ЧТЗ театры» ул көнне шыгрым тулы иде. Спектакль тәмамлангач, аягүрә 15 минут алкышладылар. Халык театрны көткән! Әмма иң сөенечлесе тагын шул: Казанда, «Идел-йорт» Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсында без быел Гран-при алдык! Зур җиңү булды бу! Ренат Әюпов инде яңа пьесалар җибәрде, тиздән репетицияләр башлыйбыз. Артистларыбыз күңелендә кабынган рух сүнмәсен иде... Чиләбе мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлегендә үз кешебезне укытасыбыз килә. Ринат Закиров күптән түгел исә миңа: «Ә син театр Чиләбедә генә булырга тиеш дип саныйсыңмы? Сездә бит шәһәрләр күп», – диде. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен яхшы аңладым...

Максатларына барудан беркайчан туктамыйлар.

Башлаган, тик төгәлләнмәгән бер проектым бар. «Чиләбе өлкәсе татарлары» энциклопедиясен төзи башладык, әмма тәмамлый алмыйбыз. Икенче, өченче томнар әзер, ә беренчесенә – Чиләбе татарлары тарихы турындагысына һаман нокта куелмаган. Безнең җирле галимнәр сезнекеләр белән уртак фикергә килә алмый. Эш бара, туктамаган, тик ул бәхәскә нокта куя алмыйм. Кемнедер рәнҗетүдән куркам... Соңрак әзерләнгән томнарның алданрак басылган очраклары бар барын...

«Юк», «булмый» сүзләрен беркайчан кулланмыйлар.

Конгресска килүгә үк Муса Җәлилгә һәйкәл кую турында уйлый башладым. «Бәлки сездә әзер проект бардыр?» – дип, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевага да кердем. Ул чактагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән конкурс та башлап карадык, килеп чыкмады. Ә аннары Татарстан Дәүләт музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән таныштым. Сүз иярә сүз чыкты... «Бездә әзер һәйкәл бар! – диде ул. – Инде ничә ел «запасник»та саклыйбыз. Элек опера театры эчендә торган. Беркемгә дә кирәкми, ал». Аннан өстәде: «Ә кем эше икәнен беләсеңме? Урманченыкы!» Ышанмадым! Икәү ишегалдына чыктык. Тора! Ачык һавада, урамда, такталар белән томаланган... Мәдәният министрлыгына йөгердем. Урынбасарларның берсенә кирәкле кәгазьләргә кул куйдырдым. Документлар әзер! Бер кәгаземне онытып калдырган идем, кире алырга барсам, министрлыкта бу хакта инде хәбәр таралган. Икенче бер урынбасар: «Ул һәйкәл безнең үзебезгә кирәк!» – ди... Шунда ук Чиләбегә шалтыраттым: «Транспорт, кран җибәрегез», – дим. Алар иртүк килеп тә җитте, төяп алып та киттек. Җәен алып кайттык, октябрьдә инде куйдык. Ачылышына Муса Җәлилнең кызы Чулпанны чакырырга Зилә Вәлиева тәкъдим итте. Һәм Чулпан ханым, чыннан да, килде! Хәзергәчә аралашып, сөйләшеп торабыз.... Шагыйрьнең туган һәм һәлак булган көннәрендә һәйкәл янында гел кеше бездә.

Ә хыяллар икәү иде минем! Җәлил һәм Тукай! Җәлил белән җиңелрәк булды – ул Советлар Союзы Герое. Конкурс аша да аны инде бездә беләләр иде. Ә Тукай Чиләбе өчен ятрак әле. Аңлатырга, инандырырга озак вакыт кирәк булды. Газетаны да эшкә җиктек, тапшыруны да... Бер һәйкәлне дә кабатлыйсы килмәде. Златоуст шәһәрендә Александр Лахтачев дигән скульптор бар: Тукай шигырьләрен алып, аның янына киттек... Һәйкәл инде әзер, ачар өчен табигатьнең матур чагын – майны көтәбез. Шәһәр үзәгеннән – Революция мәйданыннан нибары бер тукталыш барырга кирәк булачак. Һәйкәл өчен кирәкле акчаның зур өлешен, әлбәттә, Татарстан бирде. Икенче зур өлешен халык җыйды. Һәр чарада «Тукай һәйкәленә» дигән тартма торды бездә. Ай саен, пенсиясеннән өзеп, 200 әр сум акча җибәреп торучы пенсионерларбыз булды. Сөйләгәндә дә күзләрем яшьләнә...

Алар уңышлы кияүгә чыга.

Мин Дәүләт Думасы депутатына түгел, студент егеткә гашыйк булдым. Без танышканда I курска кергән генә идем әле, ә ул II курс студенты иде. Арабызда мәхәббәт кабынды: саф, чиста хисләр... Чиләбе дәүләт политехника институтының энергетика факультетын тәмамладык. Илдә үзгәртеп кору башланды. Диплом алганда, эшкә барырга тиешле предприятиеләребезгә кирәкми идек инде. Белемебезне кайда кулланып була дип эзләргә тотындык. Олег эшмәкәр булып китте. Бер генә өлкәдә дә түгел... Мин дә шул юлны сайлармын дип уема да кермәгән иде.

Уңыш болай гына килми бит ул. Өйләнешкәч, 8 ел буе бер тапкыр да ял итмәдек. 1998 елда беренче тапкыр Парижга бардык. Кайдан туган хыял булгандыр ул миндә, белмим... Иремне ул елларда күрмәдем диярлек. Гел эштә, гел командировкада иде: ил буйлап йөреп, элемтәләр урнаштырды. Бизнеста да, иҗтимагый эшләрдә дә бер-беребезгә терәк булдык. Мин конгресска килгәнче үк, Олег безнең мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә хөрмәт белән карады. Әтинең туган авылы Кунашакка кайтканны хәтерлим. Тирә-күршеләр җыелды. Ирем, түбәтәй киеп, барысы белән бергә табын артына утырды, догага кулын күтәрде. Һәркайсы белән танышып, исәнләшеп чыкты. Бер әби шунда: «Олег, пятерка сиңа! Пятерка!» – дигән иде... Әйе, ул башка гореф-гадәтләрдә, башка аш-суларда тәрбияләнгән. Әмма безнең гаиләдә дуңгыз ите ашау юк. Соңгы вакытта ул итне, гомумән, ашамый, ә ашаганда, тәмлерәк дип хәләлне сайлый иде... «Татар кызына өйләнмә», – димәде аңа әти-әнисе. Ә минем әти әйтте, ул, гомумән, никахыбызга каршы иде. Хәзер мин аны аңлыйм... Ирем – чиркәүгә бара, мин – мәчеткә: бу безне аера. Диндә дә бергә булуыбызны бик телим дә... Тик мин беркайчан православие динен кабул итмәячәкмен, ә ул – исламны... «Аннары кайда булырбыз?» – дигән уйлар гел ешрак керә...

Алар һәр ситуациядә хатын-кыз булып кала белә.

Үзем турында болай әйтү авыррак, билгеле... Әмма тирә-юнемдәгеләрдән: «Бернинди вазыйфаларга карамыйча, гел хатын-кыз булып каласыз», – дигәнне еш ишетәм. Күпләр нигәдер хатын-кыз депутат кырыс булырга тиеш дип саный. Мин, күрәсең, башка камырдан... Закон чыгару җыелышларында утыруга караганда кешеләр белән эшләү күбрәк ошый. Постулатлар аша түгел, матурлык, ярату, күңел җылысы аша аларның фикерләрен үзгәртергә телим. Ярдәм итәргә! Балалар, картлар йортлары, инвалидлар оешмасы, бала тудыру йортлары – кулымнан нәрсә килә, мин иң элек аларга булышам. 2012 елда депутат булып Магнитогорск шәһәреннән сайландым. Балалар өчен экопарк төзедек менә. Шәһәрнең бөтен китапханәләре минем кайгыртуда. (Үзе китап укырга яраткан кешенең тагын ничек булсын инде?!) Балалар спорты да... Начар күрүчеләр оешмасы да... Хәер, мин түгел, алар күбрәк миңа бирә бугай. Магнитогорскига барган саен, начар күрүчеләр оешмасына керми калмыйм: алардагы яшәү көче шунда ук синең үзеңә дә күчә. Вокаль һәм инструменталь ансамбльләре бар: баян, балалайка алдык, костюмнар тектердек. Ә милләттәшләр яныма учакка тартылган кебек җыела... «Нәни энҗеләр» бәйгесендә катнашучы сабыйлар бигрәк тә. Кайда очратсалар да таныйлар, йөгереп килеп кочып алалар. Зур хыялым бар – Чиләбедә татар мәктәбе ачасы иде. Балаң анда уку – дәрәҗә булырлык мәктәп! Минтимер Шәрипович соңгы очрашуыбызда миңа үз проекты – билингваль мәктәп турында сөйләде. Бик тәфсилләп! Күңелем сизә – юкка түгел!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар