Логотип
Арабыздан беребез

 Нурислам СИРАҖИЕВ: «Иртәдән кичкә кадәр чигә алам»

Чигәргә ул укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән: татар тамбур чигешенә дә, укалы, шома чигүгә дә, люневиль чигешкә дә... Менә инде бишенче сәгатькә киткән әңгәмәбез барышында ул кул эшендәге техник үзенчәлекләр белән таныштыра, һәм мин үземнең тиздән «чигү буенча профессор»га әйләнәчәгемне сизәм...

Чигәргә ул укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән: татар тамбур чигешенә дә, укалы, шома чигүгә дә, люневиль чигешкә дә... Менә инде бишенче сәгатькә киткән әңгәмәбез барышында ул кул эшендәге техник үзенчәлекләр белән таныштыра, һәм мин үземнең тиздән «чигү буенча профессор»га әйләнәчәгемне сизәм... Мин дә тапкырлап чигәм. Ләкин ул бу хакта ишетергә дә теләми. Чөнки татар чигү гамәли сәнгатендә тапкырлап чигү юк, ди. Алдымда осталардан да оста чигүче утыра. Гадәттә без аны хатын-кыз итеп күреп ияләнгән. Ир-ат һәм чигү... Үтә дә сирәк очракларда гына бу ике сүз янәшә булырга мөмкин. Ни өчен болай дип язаммы? Чөнки аның төркемендә дә ара-тирә: «Ышанмыйм, үзең чикмисеңдер әле. Әйт дөресен», – дип язган хатын-кызлар очрый. Әйе, бар да дөрес, Нурислам СИРАҖИЕВ – татар халкының борынгы һөнәр иясе. Ул – оста чигүче.

– Нурислам, син бүген татар чигү сәнгатен үстерүчеләрнең берсе. Чигүгә тартылуың кайдан килә?
Үзем теләп килдем. Әти-әнием Казан мотор төзү заводы эшчеләре иде, хәзер лаеклы ялда. Әнием дә, сеңлем дә һичкайчан чикмәде. Әбиләрем – Казан арты районнарыннан, аларда да чигү күрмәдем. Әнием һәрвакыт «Сөембикә» журналын алдырта килде (хәзер үзем дә аның һәр санын яратып укып барам). Анда кайчак чигү үрнәкләре басыла иде, мин аларны бик ошатып, җыеп куя идем. Тик ул вакытта кайчан да булса чигүле кул эшләнмәләре иҗат итә башлармын дигән уй башыма да килмәде. Бервакыт шәхси татар күчмә театрында уйнарга туры килде, гастрольләр белән авылларга да барып чыктык. Без тукталган Балтач, Арча якларында чигешле әйберләр аеруча күп иде, аларга озаклап сокланып утырганымны хәтерлим әле. Ә менә Чиләбе өлкәсендә иске имляга, гарәп хәрефләре белән татарча укырга-язарга өйрәтеп йөргәндә миңа чигешле сөлге-тастымаллар бүләк иттеләр. Мәскәүдә яшәгәндә исә чын-чынлап чигә башлау теләге туды. Тик аңа кадәр әле берничә ел вакыт үтте. Хәзер бик күп чигәм. Менә яңа гына XIX гасыр татар хатын-кызларының «Алтын каләм каурый» калфагын ука белән чигеп, кулдан тегеп бетердем. 

– Син – тел белгече, озак еллар буе шуңа укыгансың...
Рус мәктәбен тәмамладым. Аттестат алганнан соң ук үз мәктәбебездә бер ел татар телен укыттым. Югары классларда укыганда ук мәчеткә бара, гарәп теле курсларына йөри идем. Гарәп телен, дин кануннарын тагын да яхшырак өйрәнер өчен Урта Азиягә чыгып киттем, Фирганә үзәнендә, үзбәк-кыргыз чигендә үк урнашкан Әндижанга... Шунда яшәгәндә үзбәк ир-атлары арасында тегү һәм чигү белән шөгыльләнүчеләрне беренче тапкыр күрдем, аларның остаханәләре базар янында ук иде... Әмма ул вакытта да чигү хакында уйламадым, ә алар минем һәрчак киеп йөри торган татар бизәкле, хәтфәсе инде кыршылып беткән түбәтәемне мактый: «Менә бу, ичмасам, татар түбәтәе!» – диләр иде. Казанга кайткач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамладым, аннары Казан дәүләт гуманитар институтының татар теле, татар әдәбияты һәм шәрык телләре факультетына укырга кердем. Студент вакытымда Иранда практика үттем. Гарәп теленә мәхәббәтем – балачактан. Кәшифә әбием гарәпчә генә укый-яза белә иде, ул миңа гарәп хәрефләре белән басылган күп китапларны укыды. Институтта укыганда бүрек тегү остасыннан татар ир-ат кәләпүше тегәргә өйрәндем. Ул бизәксез, бер төстәге тукымадан гына тегелә. Кулым остарып беткәч, аларны бизәкләп тә эшли башладым, алучылар да табылды. Кем – туган көнгә, кем – туйга... Кешеләрнең Төркиядән кием-салым ташыган вакытлары иде бу, мин дә анда елына берничә мәртәбә барып, килолап сәйлән җыеп кайта идем... 

– Әнә шулай, Казан кәләпүшләрен тегә-тегә тәҗрибә тупладым. Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Кәҗүл читек» спектакле өчен кирәкле бихисап кәләпүшләрне дә миңа тегәргә насыйп булды әле.

Диплом алгач, тәрҗемәче буларак, Төркия телевидениесенә чакырдылар, андагы шоу-программа төркемендәге рус цирк артистларына тәрҗемәче булдым, ул тапшыру тәмамлангач, гид булып эшләдем, йөрмәгән җир калмады, тик Төркиядә туган як сагындыра башлады. Чиста диңгездән, эссе көннәрдән туеп, Иделне сагынып кайткан идем, ә ул – тонык, көннәр – тоташ яңгырлы... Ә мин – Игезәкләр йолдызлыгы астында туган... Миңа һәрвакыт яңалык, яңа кызыксыну кирәк. Мәскәүгә чыгып киттем, кайта-китә йөреп, анда тугыз ел төрле эшләрдә эшләдем. Вакыт булганда Татар үзәгендә оештырылган хорда да җырладым, теләге булганнарга татар теле дә өйрәттем. Тик барыбер Казанны сагындым, буш вакытларда күңелемне чигү чигеп тынычландыра идем. Башта тамбур чигүе белән мендәр тышы чиктем, аннары зуррак әйбер чигеп карыйсым килде... Татар ашъяулыгы өчен яшел бәз сатып алдым, шуннан бирле чигүдән туктаганым юк. 

– Нурислам, мин синең «ВКонтакте»дагы «Татар (каю, укалап) чигүе» сәхифәңне гел карап барам. Андый сәхифә ачу теләге синдә кайчан туды, аны нинди максат белән ачтың?
Чигү белән кызыксынып китүем бары тик татар чигүе белән бәйле булгач, интернет аша да шушы темага караган мәгълүматларны эзли башладым, ләкин тапмадым. Шуннан соң «ВКонтакте»да үз төркемемне булдырдым. «Татар (каю, укалап) чигүе» төркеме 2017 елны ачылды, бүген аны меңгә якын кеше укый. Мин бит аны татар телендә генә алып барам! Нигездә, хатын-кызлар яза, чигүләр, чигү төрләре үзенчәлекләре буенча сораулар бирәләр, киңәшләр, схемалар сорыйлар. Видеодәресләр урнаштыруымны үтенәләр, эш барышын күрсәтүче кыска видеолар да өстим. Күбесе осталык дәресләре оештыруымны сорый, тегә беләм, чигәсем дә килә, өйрәт әле, диләр. Ләкин әле андый дәресләр үткәрүгә барып җиткәнем юк. Курслар ачасым килә килүен... Мин бу төркемне күңел кушуы буенча, татар чигешләрен бар илләрдә яшәүче татарларга күрсәтү максатыннан  оештырдым. Үз эшләнмәләремне дә бит монда яшәүче татарлар гына түгел, АКШ, Германия, башка чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә сорап, сатып ала. 

– Дөньяда төрле ысулда чигүче ир-ат бар. Мәсәлән, Кәгъбәтулла бинасы өчен Кисвә чигүне ир-атлар башкара. Оста Мөхәммәд Маһир Хадри да сигез ел дәвамында бәрхет тукымаларга алтын җепләр белән Коръән текстын чикте, бу китапның тышлыгы гына да тагын ике ел дәвамында ясалды. Бу төр кул эше тиз генә башкарылмаска да мөмкин... Ул сине ардырмыймы?
Киресенчә! Төннәр буе чигәм, рухи ләззәт хисе кичерәм. Эш барышында төрле көйләр, татар җырлары да тыңлыйм. Чигүнең кайбер төрләре бик тиз башкарыла. Мәсәлән, гади тамбур белән чигү. Тик шулай да бу түземлек сорый торган хезмәт. Чигү ул тынычландыра, телевизор аша начар хәбәрләр карамыйсың... үз уйларыңа бирелеп, чигәсең дә чигәсең. Моны медитациягә тиңләргә була.

– Син шома, тутырып чигү, сәйлән, Сваровски кристалларын кушып, каеп, укалап, ягъни канитель белән чигү ысулларындагы кул эшләнмәләре иҗат итәсең, һәм алар бик күп тә инде. Мондый кул эшләнмәләренә ихтыяҗ зурмы?
Бүген аларны бирнә өчен сораучылар бар. Татар милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, янчыклар, сөлгеләр, эскәтерләр, кечерәк һәм зур ашъяулыклар, намазлыклар... барысы да кулдан, бик пөхтә итеп чигелергә тиеш. Әзер челтәр ябыштырып, өстенә берән-сәрән сәйләннәр тегеп кенә ясалган калфаклар – ул чын калфак түгел. Әйе, андыйларны ясаучы күп, әмма, миңа калса, алар – замана таләбе. Ә миңа борынгы традицияләре сакланган татар калфакларын иҗат итү күбрәк ошый. Бездә борынгы милли кием сәнгате традицияләре дә сакланырга тиеш. Тик шулай да чигеп акча эшләү идеясе – утопия. Бу хезмәткә биниһая вакыт, энергия, кирәк-ярак сарыф ителә. Техник яктан катлаулы ысулга алынсаң, бигрәк тә. Шуңа күрә күбесе үзе өчен генә чигә. Менә мин кайбер хатын-кызларга: «Әйдәгез, өйрәтәм. Үзегез чигеп киегез!» – дим, ә алар: «Юк, Нурислам, безнең ул кадәр түземлегебез юк, үзең чигеп бир инде!» – диләр. Дөрес, чигү товарлары индустриясе үсештә, хәзер махсус кибетләрдә нинди генә чигү тупланмаларын тапмассың... 

– Ә ни өчен бер мәртәбә дә тапкырлап чигеп карамадың? Синең кебек оста чигүче ир-атларның күбесе кул эшләнмәләрен тапкырлап чигә бит.
Тапкырлап чигү җан халәтемә берничек тә туры килми. Бу төр минем өчен кызык түгел. Мине нәкъ менә татар чигүе кызыксындыра, мин – милләтпәрвәр. Эшләремә сокланалар, билгеле. Хәзер инде кул эшләремә үз тамгамны, туграмны да салам. Мондый туграмны сатып алучыларның берсе бик үтенеп сорагач кына кул эшләремә чигеп куя башладым. Чигүчеләр бар, әмма минем кебек ука белән чигүчеләр берничә генәдер, чөнки бу бик катлаулы эш. 

– Атаклы чигү осталары бар. Алар арасыннан кайсыларының иҗаты сине илһамландыра?
Мин Һиндстан чигүчеләре башкарган эшләнмәләргә мөкиббән! Анда күбесенчә ир-егетләр чигә. Аларның ничек итеп бик катлаулы, затлы, югары зәвыклы таурлар чигүен күрсәткән видеоларны үз төркемемә дә куям.

– Гарәп хәрефле язмалар чигү өчен нинди җөмләләр сайлаганың булды?
Гарәпчә язмалы берникадәр футболкам бар. Бервакыт җиләк сурәтен сайлап алдым, аның яфраклары да, җиләкләре дә берничә төсмерле җепләр белән чигелде, янына гарәпчә язма да урнаштырасым килде. «Татар халык иҗаты» китабыннан «Җәй көннәре ямьле була, / Җиләк вакытларында. Йөзләреңдә нурлар уйный, / Сөйләшкән чакларыңда» дигән дүртьюллыкны гарәп хәрефләре белән татарча язып, чигеп куйдым. 

– Син шундый иҗатчы, ахрысы, программалы чигү машинасы сиңа беркайчан да кирәк булмачак.
Дөрес әйтәсез. Минем һәрчак кул җылысын саклаган эшләнмәләрем генә булачак, иншаллаһ! Берникадәр тәҗрибә туплагач, кем дә программалы чигү машинасы белән чигә ала ул. Миңа еш заказ бирүче бер ханым бар, ул татар бизәкле алъяпкыч тегеп, чигеп бирүемне үтенде. Ә минем, ничектер, ул чак гел вакытым тар булды, шуннан соң озак көтмәсен инде дип: «Казанда чигү машинасы белән чигелгән татар алъяпкычлары күп, шулар арасыннан сайлап алмыйсыңмы соң?!» – дигән идем, үпкәләтә яздым. Аңа нәкъ менә кулдан чигелгән татар алъяпкычы кирәк иде.

– Чигәргә ул укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән: татар тамбур чигешенә дә, укалы, шома чигүгә дә, люневиль чигешкә дә... Менә инде бишенче сәгатькә киткән әңгәмәбез барышында ул кул эшендәге техник үзенчәлекләр белән таныштыра, һәм мин үземнең тиздән «чигү буенча профессор»га әйләнәчәгемне сизәм...
Рәссамлыкка укымадым, эш башлар алдыннан бу яфракларны, теге чәчәкләрне нинди төсмерле җепләр белән чигәргә икән дип уйланып утырган чакларым бар. Кайчак чигелгән берәр өлешне төсе туры килмәде дип сүтеп тә аласың... «Энә белән кое казыгандай утырасың...» – ди иде Кәшифә әбием.
 Татар чигешләрендә гасырлар буена күп төсләр кулланылган. Бу безнең халыкның милли үзенчәлеге, дөньяга булган карашы... Мин һәрчак җете төстәге җепләрне үз итәм. Хәтта кара тукымага чиккәндә дә бизәкләр якты хисләр тудырырлык килеп чыга. Аннары бер өслеккә өч яисә дүрт төрле ысул кулланып чигәргә яратам. Әйтик, яссы һәм күпертмәле тамбур чигешен, шома чигүне, француз төеннәрен (французский узел), рококо чигешен, Бразилия җөйләрен...

– Мондый кул хезмәте төре буенча энциклопедияләрең, әсбапларың бармы?
Юк дисәм дә була. Барысына да үзлегемнән өйрәнәм. Чигү остасы Светлана Королева эшләрен ошатам. Татар сәнгате белеменә нигез салучы галим Фуат Вәлиевның татар бизәкләре буенча «Татарский народный орнамент» электрон китабын укыйм. Чигү төрләре буенча чит ил китапларының тәрҗемәләре дә еш нәшер ителә. Тик мин татарча чигү белән генә мәшгуль.

– Этник кием модасы бик популяр хәзер. Бәлкем, сине кайчан да булса Югары мода мәктәбе курсларына укырга да чакырырлар. Андый мәктәпләр берничә дистә дәрестән соң филне дә чигәргә өйрәтә алабыз, диләр. Синең эшләрең белән кайда танышырга мөмкин? 
Эшләремнең бер өлеше – шул төркем диварында. Югары мода мәктәбенә бик теләп барыр идем, анда, чыннан да, күптөрле, бик тә югары зәвыклы чигешләр иҗат итәргә өйрәтәләр. Андый бер чигеш төрен үзем дә өйрәнеп карадым. Чит илдән туй күлмәгенә бизәм өлешне чигеп бирмәссезме дип үтенгәннәр иде. Тәвәккәлләп алындым, бизәмнәрне люневиль ыргагы белән люневиль чигү ысулында юка челтәрдә башкардым.

– Ул бик катлаулы чигү ысулы бит...
Булса соң. Катлаулы чигешләр дә чигелә инде ул, бер тотынсаң. Иң мөһиме – башлап җибәрергә генә кирәк. Аннан соң татарча тамбур чигүен дә ыргаклар белән башкарам лабаса. 

– Нурислам, шушы әңгәмәбезне укып, илһамланып, кулларына энә-җеп алырга теләгән хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идең?
Чигү киергесе, чигү кысасы, җепләр, чигү энәләре, ыргаклар, тукымалар алынып беткәч, хәзер, бераздан, менә иртәгә чигә башлыйм дия-дия, чигүләрне алдагы көннәргә күчермәскә кирәк. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Шуңа күрә иң элек көчле теләк булачак. Башта ул бик зур эшләргә алынмаска, гадирәк әйберләр чигеп карарга кирәк. Тәмам остарып беткәч кенә эксклюзив әйберләргә дә тотынырга мөмкин. 
 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар