Логотип
Арабыздан беребез

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Фәттаховлар гаиләсе – үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Үз кануннары, тәртипләре, матур традицияләре бар аның. Уңышларга ирешү, алдынгы булу, җиңә белү серләре бар... Ачасы иде шуларны.

Фәттаховлар гаиләсе – үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Үз кануннары, тәртипләре, матур традицияләре бар аның. Уңышларга ирешү, алдынгы булу, җиңә белү серләре бар... Ачасы иде шуларны.

 


   
Рәйсә апа Фәттахова турында азмы-күпме беләм дип йөри идем. Актаныш районы Чишмә авылыннан... Зирәклеге, булганлыгы, кешеләр яратуы турында сөйләгәннәре дә колакка кергәне бар... Ире – сугыш ветераны, II группа сугыш инвалиды, тирә-якта исеме билгеле атказанган укытучы Нәвап абый Фәттахов белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.  Юк, алай дип кенә  әйтеп узасы килми әле.

Ул балалар – хәзер үзләре республикада танылган кешеләр бит!

Кызлары Лина, Гүзәл, Тәслимә –  әтиләре юлын сайлаган. Өчесе дә Татарстанның атказанган укытучылары! Рәйсә апа кебек төгәл фәннәр яраткан Вәрисәләре төзелеш-архитектура институтында укып үз юлын тапкан. Төзелеш эшләре, хуҗалыкны алып барырга булышу, җай чыккан саен авылга кайтып ярдәм итеп торулар тәвәккәл Вәрисәгә килешеп кенә тора!

 Төпчекләре – көтеп алган ир бала Энгельгә исә әти-әнисеннән дә, апаларыннан да күп асыл сыйфатлар күчкән... Энгель Нәвап улы диюгә үк, һәрчак яңалыкка омтылучы абруйлы җитәкче – Актаныш районы хакимияте башлыгы күз алдына килеп баса... Аның Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министры булып эшләгән еллары исә мәктәп, мәгариф, вуз дөньясында яңа казанышлар чоры булып тарихка кереп калыр... 

Кызганыч бик тә, Нәвап абый арабызда юк инде... Укучыларына да, балаларына да шәхес итеп карый белгән, аларны тормыш фәненә, мөстәкыйльлеккә өйрәткән чын педагог булган ул! Укытучы абыйлары сеңдергән «Чишмә менталитеты» гомер буе укучылары холкында чагылган...   

Рәйсә апа дидем дә... «Ел хатын-кызы» республика бәйгесендә «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булып, Пирамида сәхнәсендә балкып елмаеп торуын да күрдем бит мин аның. Чая, җор телле, җитез хәрәкәтле матур апа булып истә калган... Чәчәкле кызыл яулыгы, иңсәсенә салган бүләк туны ул көнне ничек килешә иде үзенә! Һич тә яше 80 нән өстә димәссең...


 Сөн буенда Чишмә авылы...
Ә Рәйсә апага бу көннәрдә 95 яшь тула икән! Һаман шулай тынгысыз, хәтере дә шәп, үзе дә һич тиктормас, диделәр. Замана әбисе дә ди әле, җитмәсә! Гаиләсе белән Англиядә яшәүче оныгы Гөлнарга шалтыратып хәлләрен белешеп торгач соң... «Ишегалды тутырып чәчәкләр дә үстерә,  бакчада да баш күтәрми чүп үләннәрен дә утап йөри безнең әнкәй», – дип яратып сөйли Казанда яшәүче кызы Тәслимә...  Оныгы Алсуның кызы Нәфисә, әнә, сугыш елларында хисапчы булып эшләгән әбисе турында «әле хәзер дә төймәле счетта алты урынлы саннарны бер хатасыз куша, ала, бүлә, тапкырлый», дип язган иншасында. Ымсындырып, гаиләләренең кызыл папка серләрен ачарга тырышкан... Ә анда – бер гаилә язмышындагы ил, республика тарихы!

 Менә шулай Чишмәгә җыенып чыгып киттек. Рәйсә апа янына! Юл – озын, Чишмә – ерак. Башкортстан чигендә, Сөн буенда утырган бу авыл турындагы җыр әле Фәридә Кудашеваның моңлы тавышы,  әле Зөһрә Сәхәбиева аһәңнәре белән гел күңелдә яңгырап бара. «Нигә туып үсмәгәнмен / Шул Чишмә якларында...» Элек-электән әкияти матур авыл дигән даны таралган. Мөгаен, җырга оста Рәйсә апа белән Нәвап абый да үз иткәндер бу җырны. Тукта, Тәслимә нәрсә диде әле... «Роберт Миңнуллин белән Сара Садыйкованың «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...» җыры безнең гимн булды инде. «Без биш бала үстек – бер йодрык» – гел безнең турыда кебек!.. Роберт абый үзе дә Сөннең теге ягыннан, Шәммәттән генә бит...»

 Сәнгать кешеләре – шагыйрьләр, язучылар, җырчылар үз итеп кайта, яратып китә торган яклар бит ул. 
«Мин үземне чит илдәге кебек хис иттем. Минем мондый табигатьне күргәнем юк иде...  иксез-чиксез болын, дөнья тутырып чәчелгән зурлы-ваклы күлләр һәм борылмаларында куаклыклар белән өзгәләнеп калган елга... – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев бу яклар турында. Балыклы күлләрен, кымызларын, Сөнне таң калып тасвирлый да ничек җыр тумасын монда дип соклана. 

Меңнәр – Чишмәгә күренеп кенә тора, аралары өч чакрым гына. Нәвап абый белән Рәйсә апаның балалары Чишмә башлангыч мәктәбеннән соң Меңнәр сигезьеллык мәктәбенә көн саен җәяү йөреп укыганнар, кыш көне ул араны чаңгыда уза торган булганнар. Кышкы чатнама суыкларда, кар-буранлы көннәрдә исә аларны Рәйсә апа бәйләп кидергән бияләй-оекбашлар гына да түгел, ыштан, джемпрлар, шәл-башлыклар да җылыткан. Нинди генә төсләргә манып, нинди генә бизәкләр төшереп бәйләмәгән ул аларны!..

Меңнәрдән бераз арырак тагын матур Сөн буе авыллары тезелеп китә. Ахун, Аккүзләр... Ахун – Рәйсә апа туган авыл. Ахуннар – җырчылар, биючеләр, гармунчылар, курайчылар. Рәйсә апаның якын әбекәе Фәрхинур озын булып үсеп корыган кәҗә сакалы үләнен алып кайтып, шуны тишеп курай ясап уйный торган булган. Табигатьтән шундый талант бирелгән аларга. Хисле, моңлы халык. Менә ни өчен балалары барысы да җырлый да, бии дә, гармунда да уйный икән! Берчак Камал театрында республика җитәкчеләре катнашында концерт булган иде. Энгель Фәттахов гаиләсе белән биеп бөтенесен шаккаттырганы әле дә хәтердә... Үзе шәп биюче, үзе көрәшче, үзе чаңгычы, үзе фән кандидаты диләр аның турында. Шуларның барысына да оеткы туган авылда, әти-әни тәрбиясендә салынган инде.     

Ә Минзәлә педучилищесы Фәттаховлар гаиләсе өчен академиягә тиң атаклы гаилә мәктәбе ул. Әтиләре дә шунда укыган, кызлары Лина, Гүзәл, Тәслимә дә Минзәләне, педагогика училищесын сайлаган. 


Күпме иелсәң, шулкадәр озаграк яшисең...
 Менә ул 1962 елда Нәвап абый белән Рәйсә апа салып кергән өй. Төпчекләре Энгель тәпи атлап киткән, балалар үскәндә шау-гөр килеп торган йорт. Тәрәзә саен яран гөлләр көлеп тора. Стеналарны чигүләр, рамадагы фотолар, гаилә шәҗәрәсе, шәмаилләр бизи. Рәйсә апаны хәзер ялгызын гына калдырмыйлар. Кызлары алмашлап кайтып тора. Без килгәндә Кәзкәйдә яшәүче Гүзәле янында иде. Актаныштан килене Сәрия дә хәл белергә килгән. «Әнкәй, әнкәй» дип янында бөтереләләр. Ә Рәйсә апа – матур! Фирүзә төсендәге күлмәге дә, ак яулыгы, мәрҗәннәре дә бик килешле үзенә. Безне кыстый-кыстый, «бәбекәйләрем», «сылуым», «апаем» дигән матур сүзләре белән чакырып табынга утырта. Чөгендерле катык, балан бәлеше, алма кагы, миләш кайнатмасы... 

«И-и-и, Сөн буенда, Кыпчак ягына чыгып, көянтә-бидрәләп җыябыз ул баланны», – ди Рәйсә апа. Ә Рәйсә апаның ашына берәүнеке дә җитмидер! «Әнкәйнең ашы, әбекәйнең ашы» дип кайталар бар да. Чөнки әнкәй кош итен дә, сыер итен дә, күркә итен дә бергә пешерә. Кишерен дә, кәбестәсен дә, токмачын да сала. Иң тәмлесе – аның шулпасы. Кем килсә, кем кайтса да шулпасы әзер, киселгән токмачы бар, – ди Гүзәл. – Без бәләкәй чакта да әнкәй көн саен  мичкә салам ягып, чүлмәккә бәрәңге шулпасы утырта иде. 11 туларга 15 минут кала әткәй дә, без дә озын тәнәфестә өйгә ашарга кайта идек. Ул ашның  тәмлелеге!..

...Нигә шул хәтле төгәллекме? Сугыштан инвалид булып кайткан Нәвап абыйның сәламәтлеге турында кайгыртып, көндәлек режимны әнә шулай сакларга тырышкан Рәйсә апа. Нәвап абый үзенең 80 яшен тутырган юбилеенда: «Мин Рәйсәнең тырышлыгы, аның тәрбиясе аркасында гына шушы яшькә җитә алдым», – дигән. Нәвап абый 83 яшендә бакыйлыкка күчә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә балалары аның – 18 яше дә тулмый фронтка киткән яшь егетнең – сугыш хатирәләрен кат-кат искә төшерер әле. Мәскәү янындагы дәһшәтле көннәр, Ржев тирәсендәге кан коешлар. Фашист снайперы пулясыннан Нәвап маңгай сөяген югалта... Сугыштан инвалид булып кайтса да, авылында яраткан эшен дәвам итә: Чишмә башлангыч мәктәбендә директор, башлангыч партия оешмасы җитәкчесе булып эшли.   

...Әнә шулай без авыл-шәһәр тормышы, дөнья хәлләре, балалар үскәндәге кызыклар, эш рәте белү турында сөйләшеп утырабыз.
Тәрәзәдән ишегалды, бакчалар күренә. Һәркайда тәртип, чисталык.

– Ул чисталыкны, ул матурлыкны җәй көне күрсәгез иде сез! Ишегалдындагы чәчәкләре уш китмәле! Бакча да олы! Әнкәй үзе кулы белән эскәкләп, чистартып тора аны, – ди Гүзәл. – Башын да күтәрми. Хәзер әйтәм инде, әнкәй, озак яшәүнең сере шулдыр, күпме иелсәң, шулкадәр озаграк яшисең, дим. (Көлешәбез.)  
– Чүп беткәч аптырап, әнкәй күршеләрнекен чистарта башлый әле үрелеп. Урак белән урып, пычак белән чокып, койма арасында бер чүп тә калдырмый... – Боларын Сәрия әйтә.

– Тамырларын тәки казып алып бетердем! – дип көлеп сүзгә кушыла Рәйсә апа. – И-и-и, шуны эшләсәм, бер авырткан җир дә калмай! Аяклар да авыртмай. Эшләмәдең исә чирләйсең. Менә бу физкультура, ичмаса! Хәзер әнә врачлар сөйләй бит җәяү йөрергә кирәк дип... Минем урамга чыгарга, башымны калкытып капкага карарга вакытым булмай. Бөтен эшемне бетерәм. Менә шулай инде, бәбекәем, җәй көне кулдан кәтмән, кышын көрәк төшмәй... Килгән берсе җәен ындырны, кышын капка төпләрен күреп шаккатып китә. Әнә күрше Рөстәм нәмә дигән: Рәйсә апа кар көрәп йөри иде, аның көрәге ыргыткан карлар безнең капка төбенә кадәр җитә, ди икән. Нык очырып көрәй инде карны дип әйтә ди. (Көлешәбез.) Рәйсә апа безнең капка төбен дә көрәп куймас микән дип тә шаярткан булалар әле. Балалар килгәнче бетсен, аларга калмасын дим инде. Кеше күрмәсен дип төнлә чыгып ут яктысында көрәем.

Кара бу Рәйсә апаны! Берүзе Тимур командасына торырлык! Ә ул: «Эш кирәк! Эш кирәк! Сәламәт буласың килсә!» – дип кабатлый.  

– Күзлек кигәне юк. Китапны күзлексез укый. Гомергә санаторий-фәләнгә барганы, дару эчеп зарланып ятканы юк. Үз дарулары бар аның: ачы кызыл борыч, сарымсак, суган, мәтрүшкә... Әйе бит, әнкәй?


Без биш бала үстек... 
Рәйсә апаның биш вакыт намазны калдырганы юк.

 

Тормышка карата үз фәлсәфәсе, үз карашы, үз ышанулары. Шуны оста итеп аңлатып та бирә. Аның сөйләшүе дә үзенчә матур, җырлап тора. Сүзләрен әдәби телгә күчереп бирә башласам, аның бар яме югалыр төсле.

– Елап, ярсып беткән чаклар да була. Төне буе уйлап чыгам да... Картайгач уйлайсың диләр ие, дөрес икән. 51 булдык бит хәзер бөтенебез. Килен, кияүләр, балалар, оныклар... Барысы өчен дә борчылам. Марс әйтә, әбекәй, син мине җәй көне тәрбияләмәсәң, эшкә өйрәтмәсәң, мин юрист булалмас идем, ди. Аның белән тау астына төшеп керләр дә юдык, торф та чыгардык, ягарга юк иде бит. Ул таска тутыра да, икәүләп күтәреп кайтабыз... Алсуыбыз Нәвап белән икебезнең арабызда үсте инде. Алтынчы балабыз булып, бәбекәем. Күпме каз бәбкәләре, үрдәк бәбкәләре үстердек аның белән! Кеше сатып алып үстерә. И-и-и, үстерүмени ул алай! Үзеңдә утыртып чыгармагач...

Таяк белән йөрим – әллә нәрсә аламаландым әле. Ул таягы әллә ничә югалып, әллә ничә табылды инде. Вәрисә оныклары Динә белән Рузинә, әбекәй, менә бит таягың, кура җиләге җыйган җирдә калдыргансың, диләр. Ә мин бер атна эзләдем! Тылсымлыдыр бу таяк! Ә Вәрисәнең бер кызы курайда уйнай икән. Әйтәм бит, безнең нәселдә бар ул.  

Рәйсә апа оныкларын барлап чыга шулай.   
– ...Һәм аның беркайчан да үзе турында уйлаганы юк. Гел башкаларны кайгыртыр, – дип әйтеп куя Гүзәл. – Каникул вакытларында җәйге лагерьдан ким түгел: унҗидешәр бала була – детсад! Әткәй белән әнкәй ничек җитешкәндер?! Әнкәй 75 яшькәчә сыерын сауды. Әткәйгә, оныкларына мәҗбүриләп яңа гына сауган җылы сөтне эчерә иде.
Ә балалары берсен-берсе карап үскән. Бер алманы бишкә бүлеп ашаган балалар алар, ди әнкәләре.

Олы бала Лина беренче булып чыгып китә өйдән. Минзәлә педучилщесында сагынып, кайтам дип елаулары... Бигрәк моңлы бала була ул. Җырлый да, мандолинада да уйный. Әле өйләрендәге калай мичне, күл буенда бәбкә саклауларын, әле әнкәсенең бәйләм йомгакларын сагынып.шигырьләр яза... Бер зур йомгагыңны сүтсәң, әнкәй, Җир шарын ике мәртәбә әйләндереп урап булыр иде, дип... Күз алдында – әнисе пешергән паштет, прәннекләр, җитен чәкчәге, ул киптергән кабак төшләре, әтисенең, олы табакка бал аертып чыгып, бөтен тирә-юнь балаларын җыеп сыйлаулары, өйдә туганнары белән бергәләп меңәр пилмән ясаулар, әнисенең шул пилмәнне чиләк-чиләк катырып, чоланга чыгарып куюлары...

– Печән алып кайтырга да транспорт юк заманалар бар иде. Лина апа кияүгә чыккач, җизнинең мотоциклында безгә бөтен нәрсәне ташый болар. Шунда әткәй: «Без дә кешечә яши башладык», – дип  и сөенгән иде инде! Шул мотоцикл бишегенә горур гына утырып йөрүләре күз алдында... Ә безнең бәләкәй чакта һәркайсыбызның үз вазыйфасы бар иде. Һәркемгә бүлеп куелган, һәркем торуга үз эшен эшли...

– Богады авылына барып чыга язып, колхозның гектарлаган чөгендер җирендә таңнан ук бил бөгәбез. Әле аны сирәклисе, утыйсы, өч тапкыр эшкәртәсе... Бакчада үзебезнең 25 сутый бәрәңге көтә. Ашарга әзерлисе, маллар карыйсы. Идәнне ничек инде әнкәйдән юдырасың! Гомер булмаганны! Без үскәндә аның беркайчан да идән юганы булмады... Эшләрне бетергәч, кич клубка да чыгасы килә бит. Йөгерә-йөгерә эшлибез. Ул арада көтү кайта. Сыер, сарыкларны каршылыйсы. Аннан кыярларга су сибәсе. Аннар тау астыннан көянтәләп су ташып, мичкәне тутырасы... Ә Сөн буенда инде кояш байый. Меңнәр, Ахуннар ягына таба тәгәрәп төшеп бара. Их, тагын Сөн буена төшеп су керергә җитешмибез инде, – дип, балачагын кызык итеп искә төшергән иде Тәслимә.

Гүзәл көлеп тагын дәвам итә:
– Бүрәнәләрен юкә мунчала белән ышкый-ышкый өйне дә үзебез юабыз. Үзебез чиккән чигүләрне үтүкләп, төрлечә элеп өйне бизибез. Аннан соң әле күршеләрнекен дә карап чыгабыз: сезнеке ничек, безнеке болай дигән булып... Әткәй белән әнкәй эштән кайтуга табын әзерлибез. Әнкәй кайтырга чыктымы дип карап торабыз әле башта. Кайнар килеш ашатасы килә бит. Җәй көне тышка баскычка ук табын әзерләп куябыз. Бер көнне Энгель гимназиядә малайларга токмач кисеп күрсәткән әнә. 7-8 ләрдә укыганда үзе генә калды бит инде. Без, апалары, төрле җирләрдә укый идек инде. Әткәй белән әнкәй эштән кайтуга токмач кисеп, аш пешереп тора торган булган. Чөнки без өйрәттек! – ди Гүзәл.


Әнкәйнең догалары
 Рәйсә апа юмор кушып, тәмләп сөйли. Аны тыңлавы рәхәт. 
«Әрвахларны сөендерәм, аларга дога җибәрәм, теләк теләем. Безгә биргән сугышларны бирмә бәбекәйләремә, дим. Нәрсәдер сораганда һәрберсен кыенсынып кына сораем. Бусы да рас килер микән, бусы да уң як фәрештәнең амин дигән чагына туры килер микән дип. Тамчылап кына коедан су чыкса да риза булыр идем дидем берсендә. Кое казыган иде Энгелькәем, бер безнекендә чыкты су! Ис китмәле! Әллә кемнәрнеке җир астына сеңеп бетте. Менә хәзер өйгә үк кертеп бирде Аллаһы Тәгалә. Җәй көне Чишмәдәге бөтен өйләргә су үткәрделәр. Балалар үстергәндә интеккәннәр өчен Аллаһы Тәгалә оҗмахта яшәтәдер дим.» 

Сугыш башланганда Рәйсә апага 16 яшь була. Ак алъяпкычлардан 7 нче классны тәмамлап йөргән көннәре. Өздереп гармунда уйнаучы укытучы Мулланур абыйларын елый-елый сугышка озаталар. Аннары Рәйсә Пучыда хисапчылыкка укыганда әтисе Мирзасалих китә. Рәйсә күрми дә кала. Кызы борчылып укый алмас дип, әнисе Разия әйтми әле башта... «Догаларыбыз кабул булгандыр: әткәй дә, Мулланур абый да исән-сау әйләнеп кайтты», – ди ул. Олыгайган көндә яныбызда саулыгыбызны кайгыртып торучы булса иде дип теләгән теләкләре дә рас килә Рәйсә апаның: килене Сәрия шәфкать туташы булып чыга. Килен – кайнана туфрагыннан диюләр дә хактыр. Сәрия кайнанасына охшаган. Алай гынамы: Энгельнең апалары белән бутап бетерәләр икән үзен. Берчак Сәрия авылда үзе генә өйдә чакта күршеләрдән берсе йомыш белән кергән дә, башта Гүзәл дип эндәшеп караган, аннан Тәслимә, Вәрисә, Лина дип тезеп киткән. Киленнәре Сәрия икәнен белгәч, шаккаткан, диләр.
«Энгельнең Актаныш мәктәбендә укыган чагы иде. Ни юлы, ни транспорты. Кайткан бу теге «беттем-беттем» «чыпчык» матае белән. Аталары чирләбрәк тора иде. Бөтен кешенең әти-әнисе була, әнкәй, син бар инде  җыелышка, ди. Киттем бит артына утырып. Кайтканда тәгәрмәче тишелде, тыны чыга. Әлем урманы янында икәүләп мотоциклны сүтеп, әллә ничәнче ямауны салдык. Менә хәзер, Аллаһы Тәгалә үзен машиналы итте, юлын да булдырды, рәхмәт яугыры! Интекмәй генә рәхәткә чыгып булмай ул...»   

«Энгельне Казанга эшкә алгач и борчылдым инде. Эчтән генә көн саен Аллаһы Тәгаләдән улымны үзебезнең якларга кайтаруын сорай идем. Аллага шөкер, ишетте үтенечләремне, – дип сөенә ана кеше. – Шәһәр кешеләренә исән йөрегез, берүк сәламәт булыгыз гына дим. Авыл тормышкайларына җитәме соң?! Үзебезнең Сөн буйларысыз, чишмәләрсез ничек яшәмәк кирәк!» 

Беркөн Рәйсә апа Путин белән Эрдоганның Мәскәүдәге очрашуын телевизордан күрә алмый калган. Биш сәгатькә сузылган сөйләшүләр соң беткән. Төркия президентының кәефе юк иде бугай, һай, ничек килештеләр икән дип, тәмам хафага төшкән.  Төн уртасында балаларына  шалтыратып, сөйләшүләрнең уңышлы үткәнен белгәч кенә тынычлап йокларга яткан ди. 

Илләр тыныч булсын, сугышлар күрсәтмәсен балаларга дип чын күңелдән теләгән догалары да булышмаса соң!


* * *

...Ә без сиңа, Рәйсә апа, рәхәт матур тормышта балаларыңны, оныкларыңны, аларның балаларын озак сөендереп яшәвеңне телибез. Син бик кирәк аларга!
Син – дөнья бәясе кеше!  
  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар