Логотип
Арабыздан беребез

Ничек түзәрбез соң сагынмый?

«Туган авылым» комплексында урнашкан Әлфия Авзалова үзәгенә, үзе дә яңа гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән очрашуга ашыгам. Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты ул – юридик белемле сәнгать кешесе, инглиз телендә иркен сөйләшә...


«Туган авылым» комплексында урнашкан Әлфия Авзалова үзәгенә, үзе дә яңа гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән очрашуга ашыгам. Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты ул – юридик белемле сәнгать кешесе, инглиз телендә иркен сөйләшә... Һәркемнең үз Әлфия Авзаловасы бардыр, минемчә. Беркемнекенә охшамаган, башкаларны кабатламый торган... Минем дә күңелдә әллә никадәр истәлекләр йөгерешә.

«Үдебеднең» Әлфия апа
Мин, 12 яшьлек кыз, беренче тапкыр авылыбыз клубына Әлфия Авзалова концертына бардым. Андагы тәэсирләр әле һаман суынмаган. Ул тавыш, ул җырлары, ул чибәрлеге!.. Беренче бүлектә киң итәкле озын ак күлмәктән, кара чәчләрен артка өеп куйган! Баянга кушылып җыр-лап өздерә генә. Икенче бүлектә – кыска җиңле кара күлмәктән. «Казан утлары» вокаль-инструменталь ан-самбленә кушылып, «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Сөясеңме дип ник сорыйсың?», «Тамчылар», «Яратам дисең син...» дип җырлый. 


Башлангыч класс укытучыбыз Вәсирә апа белән Әлфия апа дуслар булган, Актанышта бер фатирда яшәгәннәр икән дип белә идек инде. Вәсирә апаның кызы Фәйрүзә мәктәпкә килеп: «Бүген Әлфия апа бездә куна!» – дип, серне дә тишә, җитмәсә. Классташ кызлары җырчыдан автограф яздырып алуны сорап, Фәйрүзәгә открыткалар биреп җибәрә. Икенче көнне матур теләкләр язылган открыткалар мәктәптә зур вакыйгага әйләнә... Университетта бергә укыган авылдашым Фәйрүзә сөйләгәннәр күз алдында яңара. Әнә, мичтә бәлеш пешә. Мунчадан чыккан Әлфия апа Фәйрүзә янына яткан да: «И-и, салкын клубларга төшәсе дә килми. Микрофонны гына китереп бирсеннәр иде дә, шушыннан гына җырлар идем», – дип шаярта... Бер килүендә Авзалованың концерт бригадасы Хәнәви Шәйдуллин авылы Табанлы Күлгә китеп бара. Ә Әлфия апаның шарфы Байсарда Фәйрүзәләрдә онытылып кала. Артларыннан куып җитеп, шарфны тапшырулар... Әлфия апа Финляндиядән алып кайтып бүләк иткән джинсы тукымадан Фәйрүзә тектереп кигән матур итәк тә күз алдында һаман...2005 нче еллар. Бер автобус халык – якташ язучылар, журналистлар, артистлар – Актаныш Сабан туена кайтабыз. Арада Әлфия апа да бар. Төрле кызыклар сөйли. Ялындырмый, җырлап та җибәрә, кызык итеп Илһам абыйны яратып йөрүләрен искә төшерә. Яшь чагында ябык, чандыр Әлфия Илһам Шакировлар белән бер авылга концерт куярга бара. О, артистлар килде дип, зурлап каршы алалар, ә Әлфияне бала-чага дип белеп, клубка кертмәскә маташалар. Кыз югалып кала, ә Илһам: «Керсен, ул безнең фатир хуҗасының төпчек кызы», – дип ирештерә икән. Баянчы Зиннур Гыйбадуллин үзе сизмәгәндә, портфеленә кирпечләр тутырып, юри авырайтуларын, бер фатирга урнашкач, карават астында утырган каз юрганын тартып төшергәннәрен, йөк машинасында авылга килеп төшкәч, чегәннәр дип кабул итүләрен анекдот итеп сөйли. Эч катканчы көләбез. Аның белән озын юллар да кыска тоела – шәп кәеф белән кайтып төшәбез туган якка. Иртәгә Сабантуй буласы көнне кич район мәдәният йортына җыелабыз. Талантлы балалар чыгышы, «Агыйдел» җыр-бию ансамбле концерты... Сәгать төнге унбердә затлы кунак – Әлфия Авзалова чыга сәхнәгә. «Сагындым авылымны, / Кайчан кайтырмын инде?» Зал җыр канатында оча. Гадәттә дәрәҗәле җырчыны аккорд рәвешендә иң ахырдан чыгаралар да шулай, концерт тәмамлана. «Концерт бетә дә инде», – дип өтәләнәм. Янәшәмдә төрле авылларның хуҗалык җитәкчеләре утыра иде. Минем сүзләрдән соң дәррәү көлеп җибәрделәр: «Нәмәдәй бетү?! Әле башлана гына!» – диләр. Һәм, чынлап та, Әлфия апа рәхәтләнеп, сәхнәдә килеш халык белән аралаша-аралаша, сөйли-сөйли җырлый – тәмам түгелә! Ә залдагылар таң атканчы тыңларга да риза!
 Шул елларда Актаныш районы хакимияте урынбасары булып эшләгән Фәнис Газетдиновка һәрчак якташ җырчыны каршы алу, озатып йөрүләр йөкләнә. 
«Һәр авылда олылап каршы алалар, хөрмәтләп озатып калалар. Китәр вакыты җиткәч: «Әлфия апа, нишлибез инде? Сине бер машина белән алып кайткан идек, күчтәнәчләреңә тагын бер машина кирәк хәзер», – дип шаяртабыз. «Юк, җегетләр, күчтәнәчләремне калдырмыйм! Ике машина белән озатасыз инде», – ди. Ул күчтәнәчләр үзенә эләкми дә! Күршеләр, танышлар, ятимнәр, мохтаҗлар, балалар йортлары, картлар йортлары – һәммәсен Актаныш күчтәнәчләре белән сыйларга ярата иде ул!.. Берсендә хәтта юлда Минзәлә инвалид балалар йортына тукталган да, күчтәнәчләрен өләшә башлаган. «Фәнис балакаем, сезнең күчтәнәчләрнең яртысын таратып бетердем инде. Машина җиңеләйде. И сөенде инде сабыйлар!» – ди. Шундый инде ул Әлфия апа! Балалар белән – балаларча, әбиләр белән – әбиләрчә, председательләр белән председательчә сөйләшә. Кирәк булса, председатель дип тормый, пыр туздырып ташларга да мөмкин! Нишлисең, Әлфия апа бит...»


...Шул матур хатирәләргә күмелеп, Әлфия Авзалова үзәгенә килеп керәм. Түрдә – сөекле җырчыбыз портреты. Яраткан кызыл күлмәгеннән. Елмайган... Битләре чокырланып тора. Янымда – ике тамчы судай әнисенә охшаган Зөлфия. Ул төс-кыяфәте белән генә түгел, холкы, тавышы, сөйләшүләре, хәтта мәзәк сүз әйтеп көлдерүләре белән үк Әлфия апаны хәтерләтә. 
Диварларда – Әлфия Авзалованың төрле еллардагы фотолары. Яшь, чибәр! Ул причёскасы, күлмәкләре... «Эдита Пьехага охшаган!» – дим. «Үзем турында» дигән китабында «Эдита Пьеха минем кумирым иде. Сокланам, кызыгам, их шулай җырларга иде дип хыялланам. Аның кебек озын, яңа модалы күлмәкләр киясем килә...» – дип тә яза бит әле ул. Әнисен тирәннән белгән Зөлфия: «Пьеха гынамы соң! Элизабет Тейлор!» – ди, яратып. Җырчы турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйткән сүзләрне укып, Әлфия Авзалованың бөеклегенә кат-кат инанасың. Каршы якта... Әлфия апаның без көненә әллә ничә мәртәбә тыңлап, сүзләрен ятлап бетергән унбер җырлы пластинкалары. Якташы Минтимер Шәрипович бүләк иткән «Ямаха» япон аппараты. Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗаты турындагы татарча, русча, инглизчә китаплар... Җырчының уникаль артефактлары коллекциясе, фото-аудио, видеоматериаллар... Ә бүген Зөлфия ханым «Сөембикә» журналы өчен әнисе турында эксклюзив хатирәләрен сөйли.

Мин – бәхетле: тач әнигә охшаганмын!..
– 28 декабрь – минем туган көнем. Әни шул көнгә гастрольләрдән кайтырга тырыша иде. Бер атна алдан шалтыратып та куя: «Балалар, Алла боерса, Зөлфиянең туган көненә кайтам», – ди. Ләкин берничек тә әйткән көненә кайтып җитә алмый: йә концертларын сорап куйдыралар, йә машиналары кышкы юлларда батып, ватылып, тоткарланалар. «Кайта алмыйм, тагын ике көнгә калам», – дип хәбәр биргәч, и елыйм инде! Мин бит бала-чага гына, шул 12 яшьләр булгандыр. «Кызым, Яңа елга кайтам! Җәяү булса да кайтам!» – дип юата ул. Һәм менә шундый картина: 31 ендә кайтам, диде бит, дип, апам Гүзәл белән үлә-үлә әнине көтәбез. Кыңгырау шалтырауга инде: «Ура! Әни кайтты!» – дип, атылып барып әни кочагына ташланабыз. «Тукта, туктагыз әле, балакайлар, әйберләрне урнаштырыйк әле», – ди ул. Музыкантлары башта күчтәнәчләр ташый, аннары чыршы күтәреп керәләр! Без тизрәк чыршы бизәргә тотынабыз, әни кухняга ашыга. Менә ул иттарткычтан фарш чыгара, бергәләп пилмән ясыйбыз. Әни фирменный пәрәмәчләренә дә вакыт таба. Беренче табаны шундук ялт иттерәбез. Зур-зур пәрәмәчләр бит әле! Ул бервакытта да бәләкәй итеп ясамый иде. Балачагында туйганчы ипи ашарга да тилмереп үскәнгә ул! Кәстрүлдә сыер сыйраклары кайный: холодец та ясый әле. Өлгерәме-юкмы – анысы мөһим түгел, ә менә Яңа ел рухы шундук сизелә инде! Әле яңа гына юлдан кайтып кергән әни бит! Ял да итә алмаган. Аклы-каралы телевизордан Образцов театры концертын йә «Божественная комедия»не карый-карый, Яңа елны каршыларга әзерләнәбез! Әнинең бердәнбер яраткан бәйрәме ул. «Голубой огонёк»лар карап, соң гына ятабыз. Ә икенче көнне әни уята: «Кызла-а-ар! Әйдә торың! Яңа ел белән!» – ди. Чыршы астына бүләкләр кую юк иде без үскәндә. (Көлә.) Пилмән белән чыршы булгач соң! Әни үзенең туган көннәре тирәсендә тагын гастрольләргә чыгып китә. Бик моңсу булып кала.

Әлфия Авзалова биюче Гүзәл Вафина, кызы Зөлфия һәм оныгы Ләйсән белән. 1988 ел.

* * *
«Характерың белән Әлфия апага охшагансың», – диләр миңа. Әлбәттә, охшаганмын! Характер буенча гына түгел, тышкы кыяфәт белән дә! Гүзәл турында ул: «Бу минем фәрештәм!» – дип әйтә иде. Гүзәл ул тыныч, ашыкмый-каударланмый. Ә без әни белән йөгерәбез, чабабыз. Безгә тиз булсын! Әни минем турында исә: «Бәләкәй кызым нәкъ үзем: җенгә охшаган!» – ди. (Көлеп җибәрә.)

* * *
 – 6 яшькәчә русча гел сөйләшмәдем. Әни ике серияле һинд киноларына Гүзәлнең үзен генә җибәрми, мине дә аңа тага. Фильмның бер сүзен дә аңламый утырам. Җитмәсә, нәрсә дип әйтте ул, дип, туктаусыз Гүзәлне аптыратам. «Аннары сөйләрмен, комачаулама!» – дип пышылдый. Ә өйгә кайтканда инде, тегесе яратты моны, монысы яратты шуны, ди дә – вәссәлам! Менә шундый тәрҗемә! «Ничек соң, матур кино булдымы?» – дип кызыксына әни. «Бик матур булды караганда, мин генә бер сүзен дә аңламадым», – дим. «Нишләп, апаң тәрҗемә итмәдемени?» – диюенә каршы, Гүзәл: «Әни, анда йә тәрҗемә генә итеп утыр, йә кино кара инде! Тамашачылар янында сөйләшеп утыру уңайсыз», – дип куя.

 
* * *
– Мин Равилгә кияүгә чыкканда, әни Әстерханда гастрольләрдә иде. Кайтам дигән иде, әмма кайта алмады. Әни Илһам абыйга шалтыраткан. «Карале, Илһаметдин, мин гастрольдә. Зөлфияне котларга һичьюгы син бар инде», – ди икән. Ул чакта туй үткәрмәдек. Өйдә генә утырдык. Әнинең беренче ире – Гүзәлнең әтисе – хатыны белән килде. Гөбәдияләр, пироглар күтәреп килгәннәр. Табынны тулысынча алар әзерләде. Менә шулай дусларча, туганнарча мөнәсәбәт. Булган, үткән, без дус булып калырга тиеш, ди иде әни. Иремнең дуслары, минем иптәш кызым Инга килде. Илһам абый чәчәкләр күтәреп керде. Матур итеп сөйләшеп утырдык. Әни әйтмешли, чын туебыз унөч елдан соң гына булды. (Елмая.) 

 * * *
– Әнине чагыштыралар инде Хәния белән дә, башка җырчылар белән дә... Хәния ул хет җырлары, таланты, тырышлыгы белән акча эшли алды. Ә болар бит?! Шыгрым тулы зал! Көнгә ике-өч концерт. Менә Төмәндә булган хәл. Үзем алып барган идем концертларны. Анда коточкыч зу-у-ур, 2 мең тамашачы сыйдырышлы Нефтьчеләр сарае бар. Советлар Союзында андыйлар юк иде әле 80 нче елларда. Биш концерт көнгә! Безгә биюче Ирина Сабитова килгән иде, аның беренче гастроле. Биш концертта чыгыш ясыйсын ишетеп, телсез калды! «Мин юлдан гына, юынмаган да», – ди. «Нинди юыну?! Менә үтүк, бар йөгер!» – дибез. «Чәй эчәләмме соң?» – ди бичара. «Тиз генә эч!» – дип ашыктырабыз. Ышанмассыз! Беренче концерт иртәнге унда башланды, соңгысы төнге бердә тәмамланды. Спорт сарае директоры: «Әлфия апа, бераз кыскартмассың микән?» – ди. «Юк, кеше акча түләп килгән бит», – ди әни. Ул акчаның бераз проценты үзенә булса икән! Юк бит! Ике сәгать ярымлык концертта сәгать ярым берүзе җырлый! Бер минут та кыскартмый. Биш сеанс концерт, шыгрым тулы тамаша залы! Җитмәсә, анда әле руслар да килә иде. Запискалар ява сәхнәгә. «А вы не знаете какую-нибудь русскую песню? Нам нравится как вы поёте». Әни кычкырып укый да музыкантларына ым кагып ала: «Егетләр, әйдәгез «Волга-речка»ны», – ди. Аннары төрле милләт кешеләре утырганын белгәч, һиндча да, гарәпчә дә, казакъча да, үзбәкчә дә, марича да, хәтта чехча да җырлый. Башкортчасын әйтеп тә торасы юк инде. «Шәл бәйләдем», «Их, Өфө калаһы», «Элмәлек»-ләр... Ул чәчәкләр! Кыш көне! Төмәндә бит әле! Ниндиләре генә юк! Әни кочагы белән колонка өстенә куя бара... Менә бу колонканы Минтимер Шәрипович биргән иде... Беренче концерт тәмамланды гына. Кешеләр чыкканчы ук икенче сеансныкылар кереп тула. Икенче концерт – тагын чәчәкләр! Әни әйтә: «Тукта, бу чәчәкләрне мин күрдем бит инде... Шушындый ук букет, шул ук розалар...» Бактың исә барабанчы Марсель теге концерттагы чәчәк-ләрне алып чыгып, тиз генә сатып керә икән! Менә шундый бизнес! Әни өченче концертта гына серен төшенде. Музыкантын шелтәләп тә алды. Ә Марсель: «Нәрсә булган, Әлфия апа, алар шиңә бит хәзер», – дип аклана. «Ярар алайса, кергән акчага бөтен бригадабыз белән бергә ресторанга барырбыз», – диде әни. Әнә шул керем акчасына икенче көнне ресторанда ашап чыктык.

* * *
– Төмәннән киттек Тобольскига. Минем белән 5-6 яшьлек кызым Ләйсән дә йөри иде әле гастрольләрдә. 1987 нче еллар бу. Ирем Равил Әфганстанда. Кабулдагы үзәк госпитальдә реабилитация буенча баш белгеч иде ул. Күңелсезләнеп ятмагыз, дип, әни гастрольгә дәште. Бик киң күңел-ле, юмарт иде әни. Колхозларда йөргәндә берәр бот ит бирсәләр, шуны чаптыра һәм берәү дә үпкәләмәслек итеп тигез итеп бүлешә. Арты белән борылып баса да, бу кисәк моңа, монысы шуңа, дип, төркемендәгеләрне атап чыга.  Урта Азияләргә гастрольгә чыгып китсәк, ким дигәндә ике ай ярым кайтып керми йөри идек. Икешәр көн поездларда барабыз. Ашарга юк, су юк... Әни спиральле бәләкәй генә плиткада пәрәмәчләр пешереп, бөтен коллективны ашата иде. Камырлар куеп, уксустан бушаган шешәне уклау итеп җәеп пешерә! 

* * *
– Әнине Финляндиягә татарлары үзләре чакырган иде! Ә әни: «Нигә үзем генә, әйдә тагын берничә кешене алыйк», – ди. Ахыр килеп, әнине калдырдылар, үзе тәкъдим иткән кешеләр китеп барды. Менә шул чакта әнинең бик хәтере калды – бик үрсәләнеп елады...
Ике мәртәбә күрдем әнинең елаганын. Берсе – шушы хәлдән соң, икенчесе... Әнинең бик яраткан кешесе бар иде. Шул өйләнгәч елады ул. «Аның белән бергә буласыбыз юк», – дип, үзе үк әйтә иде инде. Соңыннан очрашырга теләмәде әни: «Миңа кирәкми, Аллам сакласын, кешенең каргышы төшәр», – диде. Бик порядочный иде әни! Гайбәт сөйләмәде, кеше сүзен йөртмәде. Үзбәкстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан – кайларга гына бармады. Һәм һәрчак яңа җырлар белән сөендерде. Узган ел боларын җырладым, хәзер икенче җыр кирәк, ди иде. Чирләгәндә дә эшли иде, температуралы килеш сәхнәгә чыга. Бервакыт мин Сәмәркандта бик каты авырдым. «Әни, башым авырта», – дим. «Даруларыңны эч. Кеше акча түләгән. Синең чирләвең беркемгә кирәк түгел», – диде әни. Үзенә дә, безгә дә бик таләпчән булды ул. 

* * *
 Кулаткыда ике концерт куйдык та, автобуска аппаратураларны төяп, Ульяновскига киттек. Анда поездга утырып Уфага, Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәренә барырга кирәк иде. Автобуста барабыз. Җәй булса да, төннәр салкын. Әнинең аягы туңа башлады. «Арыдым, мин артта ятып барыйм әле», – ди. «Әлфия апа, анда кәгазь капчыклар бар, аягыгызны шуңа тыгыгыз, без салкында шулай эшлибез – булыша», – ди шофер. Берзаман арттан әни: «Әй, чүәкләр! – «Чуваки» сүзен шулай татарчалаштыра – карагыз миңа», – дип кычкыра. Ул капчыкка тәмам чумган! Шул кыяфәте белән безне дә көлдермәкче. Бөтенесе арыган инде. Ә әни арый торганнардан түгел. Аңа һаман шаяртырга, көлдерергә булсын! Гел юмор белән сөйләшә иде ул. Кәефе юкларның да күңелен күтәрә белде. «Уйга чумгансыз, ярый аннан чыгып булса, ә булмаса, нишләрсез», – дия иде. Үзе борчылса да, башкаларның күңелен күрергә тырышты. Ульяновскида ике сәгать поезд көттек. Аппаратураларны калдырып булмый бит. Әни ял итә ала иде югыйсә. Юк, ул һаман музыкантлары арасында. Берзаман игълан итәләр: поезд икенче юлга килә, тукталыш ике минут, диләр. Күтәренеп, рельслар аркылы йөгерәбез. Ике минут эчендә бөтенесен вагонга ташып бетерергә кирәк. Тамбурда атлар урын да юк: тонналы аппаратуралар белән тулган. Поезд кузгала. Әни: «Барысы да утырдымы?» – дип, бөтенесен барлый. Интегә-интегә, чәйгә дә тилмереп, бер тәүлек дигәндә, ниһаять, Уфага килеп җитәбез. Ә анда: «Хәзер Белорецкига очачакбыз», – дип каршылыйлар. Вокзал, аэропорт. Тагын ашык-пошык самолетка төялүләр... Арып йоклап киткәнбез. Берзаман ишекләр ачыла, Сәйдәш маршы яңгырый, пионерлар басып тора. Кымыз белән каршылыйлар. «Уф Аллам! И Ходаем! – ди әни. – Нинди кымыз?! Егылам бит хәзер!» Белорецк кунакханәсе, озын завод, чакрымнарга сузылган цехлар, һәйкәлгә чәчәкләр салу, кич – концерт. Икенче көнне Учалыга – Европа белән Азия кисешкән җиргә алып киттеләр. Юрталарга алып керделәр, атларга атландырып йөрттеләр... Әни Башкортстанны бик ярата, андагы табигатькә соклана иде. Ләкин ахырдан барыбер сагынып Казанына кайта. Үлеп ярата иде Казанны!..
...Зөлфия ханым Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды эшчәнлеге белән таныштыра. Фондның шигаре дә үзенчәлекле: «Музыка – дөнья халыклары теле» дип атала ул. 2021 елның җәендә ачылган Әлфия Авзалова исемендәге үзәктә җырчы исемендәге вокал студиясе эшләп килә, анда укыту һәм дөньякүләм сәхнәгә күтәрү өчен талантлы яшьләрне кабул итәләр. Бөек җырчыга багышланган Халыкара талантлар фестиваль-конкурсы ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче фестиваль лауреатларын, әнә, Зөлфия ханым Лос-Анджелеска ук алып барган. Яшь җырчылар – Әлфия Авзалова варислары – Сабантуй күрсәтеп, Американың 38 иленнән килгән катнашучыларны таң калдырып кайтканнар. Анда, әлбәттә инде, Әлфия Авзалова җырлары да яңгырагандыр! «Туган ягым – гөлләр иле», «Яшьлектә – сөйгән яр, / Сагындым, килеп ал» дип тә, «Күрешергә ничә еллар бар, / Ничек түзәрмен соң сагынмый?» дипләр дә... Ул җырлар, ул моң, Әлфия апага гына хас аһәң, аның ритмнары һаман безнең күңелләрдә яңгырый. Сагындыра...

Фотолар: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт! Бик җылы, матур истәлекләр! Смгынабыз

    Хәзер укыйлар