Логотип
Хатын-кыз һәм... сугыш

Морзе әлифбасында Җиңү тарихы

Кара төнме ул, юеш окопмы, шомлы урманмы – мөһим түгел. Хәлиткеч приказларны, яшерен хәбәрләрне, дошман тылын тар-мар итәрлек төгәл мәгълүматны вакытында хәбәр итеп өлгерергә кирәк!

Кара төнме ул, юеш окопмы, шомлы урманмы – мөһим түгел. Хәлиткеч приказларны, яшерен хәбәрләрне, дошман тылын тар-мар итәрлек төгәл мәгълүматны вакытында хәбәр итеп өлгерергә кирәк! Бөек Ватан сугышында элемтәчеләр бүлегенең 80 проценты хатын-кызлар булган. Язмамның герое – Морзе әлифбасы белән фронтның алгы сызыгыннан атлаган, Берлиннан җиңү хәбәрен җиткергән элемтәче Мөршидә БӘДЫЙГОВА. Ул маршал Рокоссовский җитәкчелегендә Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, партизаннар командиры легендар Ковпак белән очрашкан…

.--. --- -.. --- .-.. -..- ... -.- (Подольск)

Әгәр Мөршидә апа язмышы турында кино төшерелсә, һичшиксез, менә шулайрак башланыр иде: илгә дошман кергән чор. Подольск шәһәре. Завод эшчеләре яши торган гади генә фатир. Стена сәгате текелдәп минутлар саный. Өйдә бөтен гаилә җыелган булса да, нинди-дер шомлы тынлык хөкем сөрә. Ишек төбендә чемоданнар, төен-чекләр өелеп тора. Әни кеше Хәдичә апа ишекле-түрле йөренә, тәрәзә пәрдәсен ачып юлга күз ташлый. Аннан тагын бер кат, нидер онытылып калмасын дигәндәй, шкаф эчләрен барлап чыга, балаларын, ирен күздән кичерә.

– Күренмиме? – дип сорый әти кеше.

– Юк, – дип өзгәләнеп җавап бирә ул, янәдән сәгатькә карап ала. Келт-келт килеп, сәгате дә пошаманда текелди. Башка балалар, тавыш чыгармаска тырышып, әкрен генә үз эшләренә чумган. Гаилә кемнедер көтә… Югалтудан, калдырып китүдән куркып... Хәтта инде өметсезлеккә күчә барып…

– Вакыт, балалар! Кузгалыйк!

 

Иренең бу сүзләрен ишеткән Хәдичә апа утырган җиреннән сикереп тора, борчылып әрле-бирле йөренә башлый, кабат тәрәзәгә күз төшерә, балаларының өс-башын барлый, һәрберсенең муенына тукымадан үзе тегеп ясаган кечкенә янчыклар кидертә. Янчык бик җиңел: анда бары балаларның метрикалары язылган кәгазь бите дә бераз акча гына... Менә ул соңгы янчыкны бөтереп күкрәгенә кыса да авыр сулап өстәлгә куя. Гаилә, дәррәү кузгалып, ишек төбендәге чемоданнар, төенчекләрне барлый башлый, чыгып китәргә әзерләнә. Шул вакыт ишек ачылып китә!.. Канәгать елмаеп, аркасына ипи тутырылган капчык аскан олы кыз Мөршидә кайтып керә!..

 

Бүгенге көндә Мөршидә апа Биектау районында кече кызы Әнисә гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Аның белән очрашуга баргач та беренче тарих итеп менә шушы вакыйганы – ипигә дип иртүк Мәскәүгә чыгып китүен, чак кына гаиләсеннән аерылып берүзе Подольскида калмавын сөйләде. Юкка гына түгелдер. Бүген 95 яшен тутырып килгән сугыш ветеранының язмышы менә шул ипигә чыгып киткән көннән башлап икегә бүленә бит. Әнисе – станокта, әтисе мастер булып эшләгән Подольск механика заводы, илдә сугыш башлану сәбәпле, ул көнне Чиләбе өлкәсенә эвакуацияләнә. Мөршидәнең ипидән кайтканын көтә-көтә, завод эшчеләрен Чиләбегә алып китә торган поездга чак соңга калмый алар! Шулай да өлгерәләр, бөтен гаилә белән!

…Пошкырып, пар болытларын күккә чөя-чөя, поезд алга ыргыла. Вагоннар – билгесез киләчәккә нинди өмет өлгесен тәңгәл китерергә дә аптыраган гаиләләр белән тулы. Алда ниләр көтә? Кайларга урнашырлар? Ә сугыш? Сугыш озакка сузылырмы? Кире әйләнеп кайтып булырмы?.. Поездның тизлеге кими төшә. Берничә сәгатькә сузылачак озак тукталыш була икән. Тәрәзәдән үрелеп карасалар – зур итеп «АРЧА СТАНЦИЯСЕ» дип язылган! Әтиләре Гарифҗан абзыйның йөрәге күкрәгеннән сикереп төшәрдәй булып тибә башлый. Арчага туктаганнар! Аның туган җире, әти-әнисе яшәгән Арча бит ул! Поездның төгәл кайчан кузгаласын белешә дә, Бәрәзәдән килгән авылдашлары очрамасмы дип, туган җир һавасын суларга төшеп китә. Тирә-юньне урап йөри торгач, тәки очрата ул авылдашын. Сугыш башлангач, авылда җиңелрәк булыр дигән өмет белән күпләр авылга күченгән икән. Әллә соң?.. Кире поездга йөгерә әти кеше. Барысын да җайлый, сөйләшә һәм гаиләсен поезддан төшереп калдыра. Алар Олы Бәрәзәгә (хәзер Әтнә районына керә – Р. Х.), әти-әни йортына кайтып урнашалар, бер йортта унтугызау булып яши башлыйлар. Абыйсы да гаиләсе белән, сеңлесе дә балаларын алып туган нигезгә кайткан икән…

«Чит җирләрдә каңгырып йөргәнче, авылда гаиләмә җиңелрәк булыр, тамаклары ач булмас дип уйлагандыр әткәй, – ди Мөршидә апа. – Кайтып урнашкач, күрше авылда кибетче булып эшли башладым. Рус телен әйбәт белгәнгәме, мәктәпкә укытучы итеп чакырдылар. Шулай итеп, ярты көн укытам, ярты көн кибеттә эшлим. Гаиләдәгеләрнең берсен дә сугышка алмадылар. Әти-әнием олы иде инде, эне-сеңелләремнең яше җитмәгән. Алар барысы да колхозга эшкә урнашты. Ә миңа 18 яшем тулгач повестка килде… 1943 ел иде бу. Беренче көнне районда комиссия уздым, икенче көнне комиссия кәгазе белән Казанга чыгып киттем. Хәтеремдә, юлда тамак ялгарсың дип, әни өшегән бәрәңге боламыгына он кушып пешергән ике күмәч бирде. Сеңлем белән икәүләп мине Кече Әтнә янындагы җил тегермәненә кадәр озата бардылар. Шунда саубуллаштык… Әниләр кире борылып авылга таба китте, ә мин тегермәнгә сарылдым да алар күздән югалганчы еладым да еладым… Аннан капчыктагы бер күмәчне алып, ашый-ашый Чыпчыклы станциясенә таба атладым..

..-. .-. --- -. - (Фронт)

– Казанга беренче килүем иде, Татвоенкоматны да сораша-сораша гына эзләп таптым. Безне – 50 кызны – Бишбалтадагы елга портыннан баржага утыртып Горький шәһәренә җибәрделәр. Шәһәрдән тагын 12 чакрым ара узып, калын урман эченә урнашкан хәрби базага алып килделәр. Юынып чыккач, хәрби киемнәр тараттылар.

 

 

Мөршидә Бәдыйгова (сулда) фронтташ дусты белән (фотолар гаилә архивыннан алынды).

Икенче көнне безгә Морзе әлифбасын өйрәтә башладылар. Сызык-нокта-сызык-нокта… Алдагы көннәремдә инде бу аваз-нокталарны миңа бик еш кулланырга туры килде. Ә бу хәрби базада безне биш ай укыттылар. Кай ягым белән аерылып торганмындыр, белмим, әмма беркөнне минем үземне генә чакырып алдылар да, фронтка җибәрелүем турында кәгазь бирделәр. Мин башта Сталинградка барып җитәргә тиеш идем. Юлым Мәскәү аша уза. Башкалада әнинең апасының кызы яши иде. Аңарда туктадым. Туганым белән озын толымнарымны кисеп, киемнәремне хәрби формага алыштырдым. Өс-башымның искеләрен һәм толымнарымны авылга посылка итеп җибәрдем, анда да хәерчелек бит, кирәге чыгар әле дип уйладым...

 

Хәрби кием кигәч кенә үзенең кая килеп эләккәнен чын-чынлап аңлый башлый ул.

 

Мөршидә апаның аннан соңгы истәлекләре Икенче Белоруссия фронты сугышлары белән бәйле. Күчеп йөрүче радиостанциядә элемтәче була ул. Разведчиклар алып кайткан информацияне шифрлар аша элемтәчеләргә тапшыралар. Элемтәчеләр – Морза әлифбасы аша кирәкле урынга хәбәр җибәрә. Кая, нинди хәбәр тапшырганнарын алар үзләре дә белми хәтта. Барысы да хәрби сер! Төп таләп – төгәллек! Берсендә, радиодулкын артыннан барып, фашистлар территориясенә килеп кергәннәрен дә абайламый калалар. Аһ итеп, үзебезнекеләргә кайдалыкларын хәбәр итәләр. Тиз генә барлык документларын җиргә күмәргә, иң мөһиме – ашыгыч рәвештә дошман ягыннан чыгарга дигән боерык килә. Дошман нидер сизенгәнче, чыгып өлгерәләр, барысы да хәвеф-хәтәрсез тәмамлана.

 

Алар үзләренә бирелгән шифрларны җибәрер өчен, бертуктаусыз радиодулкыннар эзли.

 

Нокта-сызык-нокта… Якты көнме, мөһим хәбәрләр йөрергә тиешле төнме – Мөршидә апаларның радиостанция төягән машиналары һәрвакыт алгы сызыкта. «Бервакыт, – дип ачынып искә төшерә ул, – алгы сызыкка штрафникларны китерделәр. Төрмәдән үзләре теләп фронтка китәргә гариза язучылар. Барысы да шундый ябык, хәлсез. Төймәсез шинельләр биргәннәр. Безгә боларга якын бармаска, кулларыннан берни алмаска дигән приказ булды. Тик мин ала идем, җаныем. Башкалар абайламаганда кулыма тоттырган кечкенә кәгазь кисәкләрен сары конвертларга салып, үзләре язып биргән адресны күрсәтеп, почтальоннарга тапшыра идем. Аларның да бит кадерле кешеләренә үзләренең исән икәнлекләрен, башкалар белән бергә туган ил өчен көрәшүләрен белгертәсе килгәндер! Ә бәлки, снарядлар шартламый торган арада хат язарга өлгереп, алгы сызыкта дошман белән көрәшкән кешенең соңгы гозере булгандыр ул? Белмим, көткән кешеләренә барып җиттеме икән ул хатлар?!»

Элемтәче Мөршидә апа өчен сугышның иң ачы мизгелләре – Белоруссия җирләрендә күргәннәре. Дошман чигенә, әмма үзе артыннан явызлык агуы чәчеп калдыра. 1944 елны алар Белоруссия авылларына килеп керәләр. Кешеләр сарайларда тереләй яндырылган, коелардагы су агуланган… Өйләргә аяк бас-саң – идән ярыгыннан мөлдерәп, бәлки, исән калып өйгә кайтканнардыр дип, әти-әнисен көтүче сабыйлар карап тора... «Үзебез дә ач, – дип искә төшерә Мөршидә апа. – Аптырагач, бәрәңге бакчаларына кереп, буразналардан бәрәңге казып алып ашый башладык. Бер-ике тапкыр казыгач, әллә ничек булып китте: бу бит балалар өлеше! Япа-ятим калган сабыйларның тамагын туйдырырга тиешле бәрәңге бит ул! Бакчаларга кереп, бәрәңге казып йөрмәдек инде бүтән...»

-... . .-. .-.. .. -. (Берлин)

Берлинга барып җиткәнче яралана Мөршидә апа. Җилкә турына снаряд кыйпылчыклары эләгә. Гомумән, Польша белән Германия арасын узу шактый катлаулы була. Немецлар камалышында калмас өчен качып йөрергә дә туры килә. Берлин эчендә дә каты сугышлар, бәрелешләр була. Безнең элемтәчеләр Берлин шәһәре кырыендагы куаклыклар арасында радиодулкын көйлиләр. Һәм менә!!! Сызык-нокта-нокта-нокта… Төп радиостанция урнашкан машинадан үзләренә яңа хәбәр килә: «Берлин – наш!» Җиңү!!! Берлин тирәсендә булган барлык роталардагы радиостанцияләрдән илнең төрле якларына – «Берлин – наш!» дигән нокта-сызыклар – куанычлы хәбәр тарала! Яшь һәм батыр йөрәкләренә сугыш чынбарлыгын сыйдырган элемтәче кызларның шатлык күз яшьләре аша алгы сызыктан юллаган соңгы хәбәре – җиңү турында!

«Җиңү хәбәрен ишеткәч, Берлинга ашыктык. Шәһәрне әллә ни җимерек дип хәтерләмим. Рейхстаг нык ишелгән, ватылган иде. Бөтен кеше шунда исемен язарга тырыша. Бер солдатның иңсәсенә басып, мин дә үз исемемне язып куйдым. Шатлык, бәхет иде безнең анда! Күпме газап, михнәтләрдән соң! Май аенда әле Берлинда булдык, патрульдә йөрдек. Аннан куркыныч була башлады: җиңелүләре белән килешмәгән яшүсмерләр, шәһәр эчендәге каберлекләргә качып, утлы кораллардан ата-ата, һөҗүмнәр оештыра башлады. Аларның көтмәгәндә һөҗүм итүләре җиңү шатлыгы белән йөргән күпләрнең гомерен өзде. Безне Берлиннан 12 чакрым ераклыктагы Кольздорфка җибәрделәр. Анда казармада яшәдек. Бик озак кайтармадылар әле. Казанга мин 1945 елның ноябрендә генә кайтып җитә алдым. Әтнәдә яшәүче туганыбызга телеграмма суктым, ул безнекеләргә хәбәр иткән. Әти ат җигеп мине каршы алырга килгән иде. Әни, өс-башын карасын дип, киемнәр алырга акча биреп җибәргән. Беркая да кермәдем! Төне буе өйгә кайттык! Мин шундый сагынган идем!!!»

.- .-. ---. .- (Арча)

– Мин сугыштан кайткач, гаи-ләбез белән яңадан Подольскига китәргә җыендык. Әмма мине Тәлгать тиз арада үзенә кияүгә чыгарга күндерде. Тәлгать үзе дә сугыштан күп җәрәхәтләр алып кайткан фронтовик егет иде. Берничә тапкыр авыр яраланып авылга кайта, кабат фронтка китә. Мин аны беренче тапкыр күргән-дә ул култык таякларыннан иде әле. Минем арттан сеңлем дә кияүгә чыкты. Шулай итеп, әниләр авылда төпләнеп калды. Без Тәлгать белән 56 ел бергә бик матур гаилә булып яшәдек. Дүрт бала үстердек. Ирем 34 ел мәктәп директоры булып эшләде. Һәрвакыт мактаулы, хөрмәтле кеше булды. Кайнанам белән
кайнатам да укытучылар иде. Мин дә курслар тәмамлап, башлангыч классларны укыттым. Тыныч тормышның һәр көнен шатланып, кадерен белеп яшәдек без. Бүген менә бәхетле дәвамчыларым – өч кызым, сигез оныгым, унбер оныкчыгым янымда…

 

Мөршидә апанын бу тарихы инде якты киләчәк, ышанычлы дәвамчылар, аяз күк, тыныч тормыш турында.

Озын-озак яшәргә язсын Сезгә, Ил кызы! Батырлыгыгыз каршында баш иябез...

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ряхмят хермятле апа , таза булыгыз , бяхетле картлык сезгя.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искитмәле, үрнәк язма! Рәхмәт Сезгә! Илне саклап, илгә кайтып, никадәр әхлаклы буын үстергәнсез! Әйтеп бетерерлек түгел сүзләрне, сүзләрнең дә көче җитми йөрәк моңын, батырлык рухын олыларга! Сүзләр белән генә җиткереп булмый моны! Үз гомерен сугыш юлларына салганнар тормышы бәһасез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гөлфия ханым: Искитмәле, үрнәк язма! Рәхмәт Сезгә! Илне саклап, илгә кайтып, никадәр әхлаклы буын үстергәнсез! Әйтеп бетерерлек түгел сүзләрне, сүзләрнең дә көче җитми йөрәк моңын, батырлык рухын олыларга! Сүзләр белән генә җиткереп булмый моны! Үз гомерен сугыш юлларына салганнар тормышы бәһасез.

        Хәзер укыйлар