Логотип
Арабыздан беребез

Мин ышанам сиңа, Казан!

Опера театрында – «Алтын Казан»! Мюзикл премьерасы!  «Үзгәреш җиле» фестивалендә тамашачыны ике сәгатьлек шоу, чын фурор көтә!

Опера театрында – «Алтын Казан»! Мюзикл премьерасы!  «Үзгәреш җиле» фестивалендә тамашачыны ике сәгатьлек шоу, чын фурор көтә! Джаз, оркестр, импровизацияләр!.. Гаҗәеп видеодекорацияләр, төсләр балкышы, биюләр... Ул динамика, ул эйфория!.. Яшь композитор Эльмир Низамов һәм либретто авторы шагыйрь Ренат Харисның иҗади тандемы соклангыч матур, әкияти әсәр тудырган! «Алтын Казан» – мәгънәви эчтәлеге ягыннан да, музыкаль яңгырашы һәм заманча куелышы белән дә таң калдыра. Беренче тапкыр шундый масштабтагы тамаша! Бу уңайдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры җитәкчелегенең мюзиклны сәхнәгә кую өчен Россия, Германия мэтрларын да җәлеп итүен искә төшерәсе килә.  Куючы-режиссер Михаил Панджавидзе, сәнгать җитәкчесе Вадим Эйлинкриг, рәссам-сценограф Гарри Гуммель, дирижер Станислав Курбацкий, биюләрне куючы Сергей Мандрик...   

Вакыйгалар хәзерге заманны да, ерак үткәнне дә колачлый: сюжеттагы безнең көннәр  Казанга нигез салыну легендалары белән үрелеп бара. Спектальдә катнашкан артистлар гадәти булмаган музыкаль материалны үзләштереп кенә калмыйча, бик күп биюләр дә өйрәнә. Баш геройлар гына түгел, хор артистлары да бии анда! Ә инде Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Айдар Нургаянов, Ирек Фәттахов кебек затлы җырчылар катнашу үзе үк күп нәрсә сөйли...  

Мюзикл нигезенә Казан барлыкка килү турында шундый риваять салынган. Алтын казан бар икән, ләкин ул гади генә түгел, хикмәте казан ди. Үләннәр белән дәвалаучы Сихәтбану аның серен ача: бары чиста куллы, яхшы күңелле, әхлаклы кешеләр кулында гына ул кайнап чыга ала! Һәм шул урында шәһәр төзергә җыеналар... Тик менә хан кулында ул... кайнамый ди. Чөнки аның кулы канга баткан. Финалда казанны Зилант еланы урлап кача һәм Казансу төбенә яшерә. Сер, маҗаралар тулы мюзиклда шундый күренеш белән дә очрашасың: бүгенге заманның яшь кешеләре ниндидер тылсым көче тәэсирендә ерак үткәннәргә күчә. Урланган казанны эзли торгач, алар тагын бүгенге көнгә кайтып төшә. Ул казан чынлап та булганмы соң, дип аптырап та калалар, бер-берсеннән сорашалар. Үзләре үк җавабын да таба: әлбәттә, булган! Аны кире кайтарырга кирәк! Финалда шундый җыр яңгырый:
Мин ышанам сиңа,казан, 
Мин ышанам сиңа, Казан!

Ә хәзер мюзиклда Аксылу ролен башкарган җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Беренче каналның «Голос» проекты финалында җиңүче Эльмира Кәлимуллина белән сөйләшәбез, «Алтын Казан» премьерасы авторларының фикерләрен тәкъдим итәбез. 

Безнең һәркайсыбызда Аксылу яши

 


– «Алтын Казан» мюзиклы синең өчен нәрсә ул, Эльмира?
– Соклануымны яшерә алмыйм, миндә хисләр өермәсе!.. Артист буларак, минем өчен бу зур уңыш! Талантымны, нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтә алу, камилләшү мөмкинлеге. Искитмәле команда белән эшләү тәҗрибәсе – режиссерлар, музыкантлар, бию куючы хореографлар, костюмерлар, биючеләр, минем коллега-дусларым... Сүз дә юк, команда белән эшләр гөрләп бара. Һәркем үз урынында, проектка катнашы булган һәр кеше аны ярата, ул һәркайсыбызга кадерле. Һәркемнең күзләре яна, барыбыз да дулкынланабыз. Берәү дә битараф түгел. Аларның һәркайсы проектка энергия өсти, һәм әсәрнең кабатланмас формасы барлыкка килә. Һәм әлбәттә, Эльмир Низамовның гаҗәеп музакысына эшләү – чиксез зур бәхет. Миңа калса, «Алтын Казан» – зур форматтагы иң якты музыкаль әсәрләрнең берсе. һәм ул, һичшиксез, Опера театры сәхнәсендә яңгырарга тиеш иде. Әлеге зур эшнең инде финалына якынлашабыз. Мин күп әйберләргә өйрәнәм, көн дә репетициягә ашкынып барам. Авыр, катлаулы мизгелләр дә була, һәр эшнең үз нечкәлекләре бар, әлбәттә. Әмма һәр мизгелнең тәмен тоеп калырга тырышам. 

– Мюзикл турында башкаларга, тамашаны күрмәгән кешеләргә ниләр сөйләр идең?
– Беренчедән, бу гаҗәеп әсәр дияр идем – затлы музыка, мавыктыргыч эчтәлекле матур әкият. Спектакльне карамыйча, аны тыңлап кына утырсаң да, ул сине искитмәле әкият дөньясына алып кереп китәчәк. Ул әкияттә гади кешеләр, тик могҗизага да урын бар, ә могҗизаны кешеләр үзләре тудыра. Мин әлеге әсәрне татар музыка сәнгате өчен, алай гына да түгел, гомумән, музыка дөньясы өчен зур вакыйга дип саныйм. Мондый дәрәҗәдәге әсәрләр музыка өлкәсендә иң югары бүләкләргә лаек. Яшь композитор халык шагыйре белән бергәләп шундый әсәр тудырды. Ә без аны халыкка җиткерәбез: «Алтын Казан» мюзиклы аша татар моңының иң матур үрнәкләрен тәкъдим итәбез, тамашачыда зәвык тәрбиялибез. «Алтын Казан» – ур оркестр белән театр сәхнәсендә уйналучы, зур команда катнашындагы тулы канлы беренче мюзикл. Әлбәттә, музыкаль спектакльләр шактый, тик мондый мюзикл бездә әле беренче тапкыр. 

– Эльмир Низамов белән иҗади дуслыгыгыз кайчан, ничек башланды?
– Мин Эльмир белән якыннан 2011 елда консерваториядә таныштым. Ул композиторлар факультетын тәмамлый иде. Ә «Алтын Казан» – аның диплом эше булды. Шул вакыттан башлап, музыка безне бәйләде. Бергә эшли башладык. Шундый талантлы, амбицияле дустым булуы белән горурланам. Аңа һәрвакыт таянырга була. 

– Тормышта да үзеңне Аксылу итеп хис итәргә туры киләме сиңа, Эльмира?
– Безнең һәркайсыбызда бераз гына Аксылу яши. Чөнки Аксылу образы ул, беренче чиратта, эзләнүчән, тормышны тоеп яшәүче гадел кыз. Үз-үзен эзләү юлында безнең һәркайсыбыз язмыш сынауларын үтә. Аксылу да шундый. Мюзикл дәвамында аның ничек үзгәрүен күрәбез, эчке кичерешләрен күзәтәбез. Кешенең көнкүреш теләкләре, үз-үзен саклау инстинктыннан кала, җирдә бөек мәхәббәт хисе бар, мәхәббәт хакына үзеңне корбан итү бар. Тормыш – ул спираль сыман цикл: аны кайсы ноктадан башласаң, шул ноктага кире әйләнеп кайтасың, һәм бу даими кабатлана. Миңа калса, Аксылуда назлылык һәм кырыслык та, йомшаклык һәм ныклык та – табигатьнең барлык чагылышлары да бар. Ул минем өчен бик кызыклы җыелма образ. 

– Сиңа, мөгаен, үзара Аксылу дип дәшәләрдер әле. Гомумән, сез сәхнә артында ничек аралашасыз?
– Режиссер миңа гел Аксылу гына дип дәшә, чөнки безнең труппада Эльвира, Эльмира сыман охшаш исемнәр күп. Шуңа мин репетицияләрдә һәрвакыт Аксылу. Аксылу – хәзер минем икенче исемем.   

– Репетицияләр турында да сөйлә әле! Нәрсә ошый, нәрсә ошамый?
– Эш башланган гына вакытта миңа репетициядә кайсы вакытта чыгарга тиешлегемне белмәү бик авыр иде. Мин иреккә күнеккән кеше. Тик театрның үз кануннары бар: әгәр 10 нан 15.00 сәгатькә кадәр репетицияләр икән, сәхнәгә чыгасыңмы-юкмы, син барыбер шунда утырырга тиеш. Башта минем өчен бу шактый кыен булды. Килгәнмен икән, мин 100 процентка эшләргә тиеш дип саный идем. Аннары инде репетиция вакытында үзем сәхнәдә булмасам да, читтән карап торсам да, барыбер процесста катнашуымны аңлый башладым. Син шул атмосферада, эш барышында күп әйберләрне аңлыйсың, нәтиҗәләр ясыйсың. Мин иң бәхетле артист. Чөнки монда гаҗәеп музыка, хыялдагы эш. Шушы мизгелләрне озаккарак сузасы килә. 

– Премьерада нинди киемнәрдә буласың?
– Бөтен серләрне дә ачып бетерәсем килми. Шуны гына әйтәм: спектакльдә вакыт икегә бүленә – бүгенге заман һәм тарихи чорга. Шуның белән бәйле костюм образлары гадәти көндәлек киемнәрдән җәнлек тиресеннән тегелгәннәренә кадәр алышына. 

– Элегрәк син Сихәтбануны уйнаган идең, хәзер – Аксылу. Кайсы күңелеңә якынрак? Кайсы рольдә тулырак ачыласың? Ни өчен?
– Аксылу минем өчен бик кызыклы һәм якын, мюзикл барышында әлеге персонаж шактый үзгәрешләр кичерә. Аны уйнаганда төрле алымнар кулланырга була, иҗади яктан ачылырга мөмкинлекләр зур. Бүгенге көндә, минем яшьтә нәкъ менә Аксылуны уйнау ошый. Тик күпмедер вакыттан соң бик рәхәтләнеп Сихәтбануны да уйнар идем. Һәр рольнең үз вакыты бар. Ә хәзергә Аксылу роленнән ләззәтләнеп каласым килә. 

– Мюзиклны әзерләгәндә нинди кызык яки кызганыч хәлләргә калырга туры килде? Эчке кухняны ача аласыңмы? 
– 2014 елдагы Эльмира Кәлимуллина белән хәзерге артист Эльмира Кәлимуллина – икесе ике кеше. Хәзер мин ролемне бөтен җанымны биреп эшлим. Бәлки, сорауларым, үзем килешмәгән урыннардагы шикләнүләрем белән иҗат төркемен дә, режиссерны да аптыратып бетергәнмендер. Кызып киткән вакытлар да булды. Миңа да кызып җавап кайтардылар. Тик бу эш процессы, тере организм. Эш барышында бар нәрсә белән дә килешсәң, бик сәер булыр иде. Төрле  хәлләр килеп чыкты, тик ахыр чиктә бар да җайланды. Миннән бик күп физик көч таләп ителә –  чөнки миндә хореографик яктан актив роль. Башкаларның хәрәкәтләр ул кадәр күп түгел, ә Аксылуның һәр чыгышы саен хореография. Ике сәгать дәвамында мин гел хәрәкәттә. Кайвакыт өйгә тәмам хәлдән таеп кайтам, аяк авыртудан, башның аруыннан елаган чаклар да булды. Тик никадәр генә авыр булмасын, мин бик канәгать, әлеге могҗизада катнашуым белән горурланам!

 – Мюзиклда тагын кемнәр катнаша?
– Битимерне – Филүс Каһиров уйный, Ханзадә – Артур Исламов, Нукәр – Айдар Сөләйманов, Сихәтбану – Алинә Шәрипҗанова, Тарих  – Айдар Нургаянов һәм Ирек Фәттахов. 2014 елда алар беренче составта да катнаштылар. Искиткеч талантлы музыкантлар, артистлар. Алар белән эшләве рәхәт, җиңел. Бу – хыялдагы команда. 

– Элекке куелыш белән хәзергесе нык аерыламы? 
– Әлбәттә, аерыла. Беренче куелыш бер сәгать тә ун минут барса, хәзер ике сәгать тә унбиш минутка сузыла. Тагын бер бүлек өстәлде. Вакыйгалар тулыланды. Матур музыка артты. Әлбәттә, «Алтын Казан»ның масштабы сокландыра. 2014 елда ул алмаз булса, хәзер бриллиантка әверелде. 

– Мюзиклда нинди җырлар яңгырый? Концертларда да башкарасыңмы аларны?
– Һәр персонажның үз җырлары, арияләре бар, алар бик матур. Мин үз репертуарымда әлеге мюзиклдан еш кына өч җырны башкарам: «Аксылу» җыры, Сихәтбану ариясе – «Рәхмәт сиңа» җыры һәм иң танылган җыр – «Мин ышанам сиңа, серле Казан». Минемчә, ул Казанның яшерен гимны. Аны тамашачылар да шулай кабул итә. 

 

Ренат ХАРИС,
Татарстанның халык шагыйре


Бөек шәһәрләр үзләренең барлыкка килүләре турында риваятьләр тудыралар. Мондый бәхет безнең Казан каласы өлешенә дә тигән. Ә риваятьләр тора-бара повестьларга, романнарга, шигырьләргә, поэмаларга, музыка, театр, сынлы сәнгать әсәрләренә әвереләләр.

Мин һәрвакыт Казан турында зур, монументаль әсәр язу турында хыялландым. Мирсәет Яруллин белән бергә язган «Кеше» ораториясе зур уңыш казанганнан соң, 1976 елда миңа композитор Бату Мөлеков та оратория язарга тәкъдим итте. Мин аңа Казан риваятен тәкъдим иттем, ул аны хуплады. «Казан» (1977) ораториясенең икенче кисәге «Легенда» дип атала, һәм анда бер чибәр кызның елгага алтын казанын төшереп җибәрүе, аны берничә ел эзләү дәверендә елга ярында агач йортлар төзелүе, аннары таш биналар калкуы, шулай итеп безнең Казаныбыз барлыкка килүе бәян ителә.  

2009 елда  Казан консерваториясе студенты Эльмир Низамов һәм аның профессоры яшь композиторның диплом эше итеп опера язарга уйлауларын сөйләделәр. Мин яңадан Казан турындагы әлеге риваятьне искә төшердем һәм, аны Сазаган (аждаһа) риваяте белән берләштереп, либретто яздым. 2011 елда Эльмир Низамов «Алтын Казан» дигән опера белән шәп итеп консерваторияне тәмамлады. Опера иҗат итеп консерватория тәмамлау – дөнья музыка сәнгате тарихында сирәк очрый торган хәл. Бу әсәр, асылда мөкәммәл булса да, зур сәхнәләр өчен түгел иде әле. Ләкин аның күп арияләре әле дә күренекле җырчыларыбыз репертуарын бизәп тора.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов безгә шушы әсәр нигезендә тулы күләмле мюзикл куярга тәкъдим иткәч, мин либреттоны шактый үзгәрттем. Әсәрнең нигезен, асылын саклаган хәлдә, явыз Сазаганны (Зилантны) шәфкатьле, көчле, гакыйль – Казанны яклаучы-саклаучы, аның гербына лаеклы затка әверелдердем. Моңа карап, әсәрнең әхлакый, эстетик, философик мәгънәләре дә үзгәрде. «Алтын Казан» либреттосын язганда мин кешенең могҗизага тиң мөмкинлекләре, якты өметебез, туган җирнең тылсымы, ата-бабаларыбыздан килгән традицияләрнең изгелеге һәм, әлбәттә, мәхәббәтнең бөек көченә ышаныч турында уйландым. 

Мин сөекле Казанымның музыкаль визит карточкасы турында уйладым.

 

Эльмир НИЗАМОВ,
композитор

Музыкаль театр жанрлары – опера, балет, мюзикл –  барлык чорларда да композиторларны һәрчак үзенә җәлеп итте: сәнгать синтезы театрда шундый магик көчкә ия инде ул, аның каршында туктап калу мөмкин түгел. Әле дә хәтеремдә: 2006 елда Казанга укырга килгәч, беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге опера-балет театрына бардым, һәм опера мине тәмам сихерләде. Шул көннән башлап консерваторияне, һичшиксез, опера белән тәмамлау хыялы белән яна башладым.

Сюжет эзләү ярыйсы озакка сузылды. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән нәкъ менә туган көнемдә – 2009 елның 24 декабрендә күрешүем исә символик мәгънәгә ия булып, хәлиткеч вакыйгага әйләнде. Казан шәһәренең барлыкка килүе турындагы риваятькә нигезләнеп, Ренат Харис тылсымлы казан турында кызыклы бер тарих сөйләде, аны диплом темасы итеп тәкъдим итте. 2010 ел дәвамында «Алтын Казан» турында диплом эше яздым, ә 2011 елның язында спектакльне Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе куелышында тамашачыга тәкъдим иттек. 

 2014 елның 30 августында, Республика көне уңаеннан, спектакль Казан гаилә үзәге мәйданында ореn-air форматында яңа, кыскартылган версиядә киң катлау тамашачыга тәкъдим ителде. Абруйлы, тәҗрибәле, таләпчән режиссер Михаил Панджавидзе белән эшләү спектакльгә яңа сулыш өрде, аның яңа перспективалары ачылды. Җырлар да, биюләр дә, опера да, театр да, шоу да бар анда. Мюзикл – бөтенесен үзенә җыя торган универсаль жанр ул. Ул рок-опера да, этно-мюзикл да була ала, классиканы да үзенә кертә. Анда минем рок кына түгел, төрле музыкаль стильләр, жанрлар, юнәлешләр ишетелә. Ә финалда яңгыраган «Мин ышанам сиңа, Казан!» җырын «Алтын Казан»ның визит карточкасы дияргә дә була. Спектакль белән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчелеге дә кызыксынды. Узган ел мин спектакльнең яңа редакциясен эшли башладым – ул бишенче «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында махсус театрда уйналыр өчен яңартылды. Яңа җырлар, арияләр барлыкка килде, икенче акт язылды. Минем өчен ул чынлыкта премьера инде.

«Алтын Казан» – минем өчен бик тә үзенчәлекле спектакль: туган телебездә бара, безнең тарихыбызга, риваятькә нигезләнгән. Минем татар телендә мондый әсәр күргәнем юк иде әле! Бу иҗатым миңа музыкаль театр дөньясын ачты, мине опера һәм мюзикл жанрына гашыйк итте. Бу спектакль – Казан шәһәренә яратуымны аңлату ул. Мин бу шәһәрдә тумасам да, композитор буларак танылдым, шәхес буларак формалаштым. Казан ул шундый шәһәр – безнең мюзикл сюжетындагы кебек, халык энергиясеннән кайнап, ургып тора! Анда һәрчак могҗизаларга урын бар! Бик күп талантлы кешеләр тырышлыгы белән иҗат ителгән мюзикл тамашачы күңеленә барып җитәр, сәхнәдә озак яшәр дип өметләнәм мин.   

 

Михаил ПАНДЖАВИДЗЕ,
куючы режиссер

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән 15 еллап  хезмәттәшлек итәм инде. Мин ул чакта әле Мәскәүдә, Зур театрда эшли идем. Мине Казанга чакырып алдылар. «Принцесса Турандот», «Мадам Баттерфляй», «Шагыйрь мәхәббәте», «Җәлил» опералары куелды. Һәм шуннан бирле Казанга карата аерым бер җылылык яши миндә... Театр, Казан, артистлар – барысын да яраттым! Мин биредәге иҗатташ дусларыма рәхмәтле. Алар минем өчен барысын да эшләде.

«Алтын Казан»ны куярга мине шагыйрь Ренат Харис чакырды. Без аның белән бергә «Шагыйрь мәхәббәте»н сәхнәгә куйган идек инде... Миңа кызык тоелды. Яшь композитор Эльмир Низамовны да белә идем инде. Шуңа күрә бу тәкъдимне шатланып кабул иттем. Эш барышында яңа идеяләр, яңа фикерләр туа торды. Ә «Алтын Казан»ны опера-балет театры сәхнәсендә уйнау тәкъдимен инде театр җитәкчелегенә мин җиткердем. Төрле яклап уйлап, тикшереп караганнан соң, бу теләк уңай хәл ителде.

Эльмир Низамов бик тә үзенчәлекле мюзикл тудырган. Ул аны рок-опера дип атаса да, жанры башка аның – чып-чын классик бродвей мюзиклы! Эндрю Уэбберның «Призрак Оперы» мюзиклын хәтерләтә хәтта! Чып-чын гүзәллек үрнәге! «Алтын Казан» мюзиклын куяр өчен дә бөтен иҗат процессын заманча технологияләр белән баетырга кирәк. Хор, оркестр, бию театры, декорацияләр... «Алтын Казан»да уйнаган артистлар – чын профессионаллар! Искиткеч талантлы труппа! Алардан көчле энергетика, иҗат дәрте ташып тора. 
Постановканы әзерләгәндә иң кыены пандемия ситуациясе булды дисәм дә, ялгышмам. Ул бөтен нәрсәгә комачаулады! Ә калганнары күңелле мәшәкатьләр генә иде. Алны-ялны белмичә, яратып, тәм табып эшләдек без. Татар мюзиклын куючы режиссер буларак, мин үземне татар сәнгатенә күпмедер дәрәҗәдә өлеш керткән кеше дип исәплим. Хәзер инде үзем турында: «Мин – Татарстан Республикасыныкы да», – дип әйтәсем килә.

Ә премьера уңышлы узар, тәэсирләр онытылмаслык булыр дип өметләнәм. Спектакльгә бәхетле сәхнә язмышы телим. Ул яшьләр арасында популяр булыр, Казан тамашачысы яратып кабул итәр аны.      

Фото: Рамиль Гали

Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов Яңа ел белән котлавы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар