Логотип
Арабыздан беребез

«Мин тизлек яратам!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм МИҢНЕХАНОВның тормыш кагыйдәләре

(Төрле елларда чыккан интервьюларыннан)

Республикага күбрәк читтән ресурслар алып керергә кирәк – акча, акыл, компетенцияләр. Ә моның өчен урыннарда шартлар булдыру, килешергә өйрәнү зарур, ә иң мөһиме – дөнья буйлап йөрергә, йөрергә, йөрергә...

Үтә алмаслык каршылыклар булмый. Тормышның бу чорын йә әлеге хәлнең үткәнен көтәргә генә кирәк. Син бит исән-сау, димәк, нәрсә дә булса эшли аласың. Уйлый аласың!

«Минем башка яшисем килми», – диләр кайберәүләр. Ничек инде яшисе килмәсен?! Аллаһы Тәгалә безгә гомер биргән. Һәр иртәне күзең ачуга исән булганың, уянганың өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә тиешсең. Гомер – бер генә ул. Бер кешенең дә тормышы бал да май гына түгел.

Спорт ул – спорт! Эшне, динне алыштыра алмый, әмма кешенең холкын формалаштыра. Спорт белән шөгыльләнгән кеше – сәламәт һәм максатчан. Спортсыз яшәргә ярамый. Эшең никадәр генә күп булуга карамастан, физкультура өчен вакыт табарга кирәк.

Мин – патриот. Әти-әнием, мәктәп, институт, эшли башлагач, өлкән иптәшләр мине шулай тәрбияләде. Мин – көчле Россия өчен. Мин – көчле гаилә өчен. 

Үзенең традицияләре, дине булган Россия кешесе булырга телим. Ислам дине – минем дин. Әти-әниемнәр дине. Бәйрәмнәрдә мәчеткә барам, әмма намаз укырга вакытым юк. Динебезне сакларга тиешбез. Мин аны улыма тапшырачакмын, ул – балаларына...

Һәркайсыгыз мине тәнкыйтьли ала: чөнки башкарган эшләрем дә күп, дәгъва белдерерлек урыннар да бар. Ә мин, кызганыч, сезгә дәгъва белдерә алмыйм...

Эш юк дип әйтү – эшләмәскә сәбәп ул. Ишегалды себерүчеләр, вахтерлар, йөк ташучылар һәрвакыт кирәк. Әмма кешеләрнең эшлисе килми. Эшкә килгән өчен генә хезмәт хакы бирүләрен теләүчеләр бар. Минем әти 29 ел Саба урман хуҗалыгы директоры булды. Безнең бакча, сыерлар, бозау, кош-корт бар иде. Әни 79 яшенә кадәр бакча, сыер тотты. Ул бер кешене дә яллап эшләттермәде. Башта без өч малай, аннан соң балаларыбыз ярдәм итте. Кагыйдә шундый иде. Әни безгә ипи пешерде, һәркайсыбызга атна саен сөт җибәрде. Һәрберебез хәлле, әнигә ярдәм итәр өчен кеше ялларга мөмкинлегебез бар иде. Әмма юк. Ярамый. Тырышкан кеше хәерче була алмый. Әгәр берни эшләми өйдә ятасың икән, әлбәттә, ашарыңа булмаячак. 

Рәхәтләнеп туган йортыма кайтам. Әни, өлкән яшьтә булганлыктан, пешеренә алмый инде. Миңа балачакта ашаган ризыклар ошый. Борай, ит, бәрәңгедән пешерелгән гап-гади ашлар. Бу – үз ризыгыбыз, өйдә әзерләнгән. 

Мин – урманчы улы. Урманда миңа бик рәхәт. 

Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә тагын да игътибарлырак булырга кирәк безгә. Элек мәктәпләр алдында балаларны тәрбияләү бурычы тора иде, хәзер, миңа калса, бу мәсьәлә бераз читтә калды. Тиккә генә Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү булдырылмады. Мәктәп – белем белән бергә һәрвакыт тәрбия үзәге дә иде. Димәк, кайдадыр баллар, уку сыйфаты, олимпиадалар белән мавыгып киттек. 

Ата-аналар балалары өчен җаваплы. Әгәр ата-ана җаваплылык тоймый икән, мәктәп кенә моны хәл итә алмый. 

Интернет дөньяны үзгәртте, әлбәттә, моның яхшы яклары бик күп. Әмма яхшылык белән бергә негатив әйберләр дә бар. Без хәзер үзебезне интернетсыз, цифралы трансформациясез күз алдына да китерә алмыйбыз. Сәгатьләр буе гаджетларда утыру, кирәксез мәгълүмат җыю... Ул мәгълүматны тулысынча аңлап һәм эшкәртеп тә бетереп булмый. Балалар өчен бу бигрәк тә куркыныч. 

Әгәр алга киткән илләрдәге ата № 1, ата № 2 гаилә моделен үрнәк итеп алабыз икән, моның ахыры нәрсә белән тәмамланганын беләбез. Бу безнең рухка, дингә, традицияләргә туры килми. Ата-бабаларыбыз бик зирәк һәм үткен акыллы булганнар. Мәдәниятебезгә, традициябезгә, динебезгә салганнарның барысын да сакларга кирәк. Сакламыйбыз икән, үзенчәлегебезне югалтачакбыз. 

Лаеклы кешеләр республикада бик күп. Моны хакимиятнең федераль органнарында эшләүче коллегаларыбыз раслый. Татарстан һәрвакыт үз кадрлары белән дан тотты. 

Теләсә нинди мавыгу өчен вакыт табып була. Бары тик иртә торырга, соң ятарга гына кирәк. 

Мин, гомумән, тизлек яратам – эштә дә, автоузышларда да. 

Минтимер Шәймиев – минем укытучым. Бу күп нәрсә турында сөйлидер дип уйлыйм. Минтимер Шәрипович белән иңне-иңгә куеп 12 ел эшләдек. Без бер организм кебек. Теге яки бу проблемага аның ничек каравын 95 процентка беләм. 

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә – һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә.

Бала туган телен мәктәптә генә түгел, өйдә дә өйрәнергә тиеш. Ана телен бала иң элек гаиләдә иң якын кешеләреннән – әти-әнисеннән, әби-бабасыннан белсен. Өйдә баласына туган телне өйрәтә алмаган, ә халык алдында милли сәясәт турында сүз көрәштереп йөргән гаиләләр өчен миңа оят. Әгәр мәдәниятебезне, традицияләребезне сакларга телибез икән, әни кеше баласында үз теленә, үз гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятырга тиеш.

Ике сәгатькә килеп, телевидениедән чыгыш ясап, патриот булуыңны, Россияне яратуыңны, аның өчен борчылуыңны сөйләү җайлы ул. Ә менә резин итекләр, сырма киеп, төзелеш буенча йөрүче кешеләр бездә бик аз. 

Безнең Россиянең төп бәласе – максат турында онытып, күп сөйләшү. Кайбер чакта файда өчен, артык күп сорау бирмичә, көтеп торуың хәерле. Үзеннән-үзе җайга салынырга мөмкин. 

Беренче җитәкче булып, бары тик киңәш тыңлап кына эшлисең икән, яхшылыкка илтмәячәк. Дөресме, дөрес түгелме – карарны үзең кабул итәргә тиешсең. 

Ирекле кешеләр юк ул. Барыбыз да күпмедер күләмдә ирексез. Миңа да регламентны сакларга кирәк. Дөрес, эшлекле очрашуларга кагылышлы мәсьәләдә мине беркем дә ирексезләми. Кая барасымны, кем белән очрашасымны үзем хәл итәм. Минем ирек дәрәҗәсе теләкләремә бәйле.

Кеше яраткан эше белән шөгыльләнә икән, бу – бик яхшы. 

Илдә аерылышулар проблемасы бар. Гаиләдә ниндидер каршылыклар чыгарга, ир белән хатынның ихтыяҗлары һәрвакыт туры килмәскә мөмкин, әмма бу аерылышырга кирәк дигән сүз түгел әле. Шунысы да мөһим – тагын яңа гаилә корып та, бәхет табылмаска мөмкин бит. Шуңа күрә булган гаиләне сакларга, аңа ныклап тотынырга кирәк. 

Югалтуны онытып булмый. Әмма тормышта булган югалтулар, кылган хаталар сине җиңмәсен. Бу хакта һәрвакыт уйлап йөрергә кирәк түгел. 
 
Балык тоту – минем өчен табигатькә чыгу мөмкинлеге, шәп урын бит ул! Бер балык тотмасам да, кәефем төшми, психоз юк. Улымны үзем белән алу мөмкинлеге дә әле ул. Юкса мин аны күрмим диярлек. Балык тоту аңа да ошый. 

Мәктәптә «дүртле»гә укыдым. Әмма өй эшләрен эшләргә, гомумән, укырга яратмадым. Креативлыгым аркасында ота идем.
 
Миннән нинди дә булса файда булсын дип эшлим. 

Әти-әниләр нәсыйхәт бирми торгандыр, ә яшәү рәвешләре, үз-үзләрен тотышлары аша сиңа нинди булырга тиешлегеңне күрсәтәдер. Ни генә булса да, әти-әниең әби-бабаң нишләгән, шуны кабатлыйсың. Бар нәрсә дә сүз белән әйтелми. Мәсәлән, истә калган, мин кабатлаган әйберләр бик күп: уң аяк белән тору, аяк киемен иң беренче уң аякка кию, ашаган ризыгыңны тәлинкәдә калдырмау, ашап туйганнан соң дога кылу...

Гаилә ул – хатын-кыз. Безнең гаиләдә әни баш иде. Нинди генә башлык булсам да, минем гаиләдә дә хатыным баш. Һәм ул бар нәрсә белән идарә итә. Әгәр дә хатын-кыз, мәсәлән, бизнес белән дә шөгыльләнә икән, димәк, аңа икеләтә авыр. 

Хатын-кызларга комплиментлар әйтергә кирәк. Аларга да күңелле, сиңа да рәхәт. 

Чулпан ГАлиәхмәтова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар