Логотип
Арабыздан беребез

Мин гаепле, кызым...

«Елмаюына, «ыг-гы, ыг-гы» килүенә эреп утырам. Бу могҗиза чыннан да минекеме дип.

«Елмаюына, «ыг-гы, ыг-гы» килүенә эреп утырам. Бу могҗиза чыннан да минекеме дип. Һәм яшәвемнең төп мәгънәсен дә аңлый башладым кебек. Шул аңлаудан рәхәт дулкын йөгерә. Ашыкмыйча иркәләнеп, кочаклашып утырырга вакыт та, мөмкинлек тә бар. Һәм сиңа беркем дә бер сүз әйтмәячәк. Тормыш тәгәрмәче акрынайган рәхәт чор». Асылъярга икенче хат әнә шулай башланган иде. Ләкин аны дәвам итәргә язмаган икән...


Барысы да дүрт ай дигәндә үзгәрде. Миңа эш тәкъдим иттеләр. Һәм гади эш түгел: яшьләр театрын җитәкләргә. Өч ел буе декрет ялында бала үстерүнең бөтен тәмен татырмын дигән ниятем күз алдында көннән-көн ныклыгын югалта башлады. «Мондый вазыйфадан бер баш тартсаң, башка андый тәкъдимнәр булмас», «Бу бит Асылъярның киләчәге дә», «Кызым, балаңны карашырга ярдәм итәрбез» – якыннарымның сүзләре «әйе», «әйе» дип сикеренгән күңелгә ак ипи өстенә май яккан кебек иде. Башкортстан әбиең генә: «Кирәкмәс, үзеңне жәллә, балаңны жәллә, «кырык»ка җитеп бала таптың, кадер-ләп үстер», – дип, бүгенгә кадәр тәкрарлый.

Кыскасы, бу тәкъдимне алганда сиңа ике ай гына иде әле. Дүрт ай ярым булганда эшкә чыктым. Бу адымның ни дәрәҗәдә тәвәккәл булуын син үз балаларың тугач кына аңларсың, кызым. Хәзерге көн биеклегеннән торып, бу уңайдан мин сиңа бер киңәш тә бирә алмыйм. Вакыт үзе күрсәтер. Эшемне бик яратам, андагы мохитне... Әмма синең белән саубуллашканда яисә сине искә төшергәндә күзләр дымланмый калмый... Узган ел шундый авыр, мәшәкатьле үтте. Театр юбилее, премьералар, яңа проектлар, грантлар язу, ниндидер конфликтларны чишү, Башкортстанга гастрольләр, «Калеб» эшчәнлеге; шул ук вакытта йокысыз төннәр, өй җыю, юу, әтиең кайтуына, икенче көнне дәү әниең килүенә ашарга әзерләү – болар барысы да бүген төш кебек кенә. Әнә шундый мәшәкатьләр белән 1 яшеңә җиткәнеңне абайламый да калдым. Сиңа һәр ел язарга вәгъдә иткән хатымны да яза алмадым, дусларымның балалары тугач, үзем яратып бүләк итә торган «Бәбиләр» фотоальбомын да тутыра алмадым, хәтта аны сатып алырга да вакыт табылмады, фотога төшәргә дип икебезгә бертөрле тектерелгән күлмәгең дә инде кечкенә... Дөрес, өйдә вакыты иркен кайбер әниләр дә боларны эшләмәскә мөмкин, ләкин мин башка булырга тиеш идем...

Гаеп хисе. Моннан да авыррак нәрсә бармы икән? Бигрәк тә бүген балалар тәрбияләүдә кызыклы китаплар, вебинарлар белән дөнья тулганда, Монтессори методикалары колач җәйгән, социаль челтәрнең һәр битендә диярлек бер яшьтән үк дөрес туклану турында язганда, бала вакыттан ук лидер тәрбияләү белән бәйле марафоннар уздырылганда... Син, бары син генә үз балаңны, бербөртегеңне боларның барысыннан да мәхрүм итәсең кебек... Ярый, алдынгы методикалар бер кырыйда торсын, хәтта бала өчен иң кирәкле булган ана назыннан, ана җылысыннан да...

Дөрес, бер ай тулганчы эшкә чыккан аналар бар. Америкада исә урынын югалтасы килмәгән барлык яшь әниләр дә ике айдан соң эшләренә кайта, алар өчен күкрәк сөтен саварга аерым бүлмә, сөтне сакларга суыткычлар көйләнгән, ди. Француз хатыннары исә бала тапкач та эшкә чыгарга үзләре үк ашкына икән, шулай да өч айга кадәр гәүдәләренең элекке формага кайтуын көтәләр. Франциядә алар эшкә чыксын өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган: нянялар яллаган өчен акчаны дәүләт түли, профессионал тәрбиячеләр белән яслеләрне тулы режимда эшләтә. Бу дәүләт өчен отышлы.

Америкада яшәүче ханымнар исә гаеп хисе белән гармониядә яшәү чарасын тапкан: «Мин – начар әни» – алардагы әниләр авызыннан иң еш чыга торган гыйбарә икән. Әлеге сүзләр психологик яктан ана кешегә җиңеллек бирә дигән фикер бар. Бу турыда кычкырып әйткәч, гаеп хисе, үз-үзеңне ашау юкка чыга, имеш.

Мин – начар әни. Белмим, минем моны икърар итәсем килми. Әле һаман да керләреңне махсус порошок белән үзебезнекеннән аерып юам, киемнәреңне тыштан да, эчтән дә үтүклим, шешәләреңне кайнатам. Арабыздагы якынлыкны, бәйләнешне саклар өчен һаман да бергә йоклыйбыз. Әтиең белән икебез дә бик күп эшләсәк тә (ул ике эштә эшли), синең турыда гел кайгыртып торабыз: ашаганмы, Д витаминын эчкәнме – һавада йөргәнме? Бала караучыга калдырганда да салкын акыл белән эш итмәдек без. Беренче елны сине дәү әниең карады: ул ризалашмаса, чит-ят кешегә мәңге калдырып чыгасы түгел идек. Дәү әниең сигез ай буе шәһәрнең бер читеннән икенчесенә, берничә транспортка күчеп утыра-утыра йөреп, сине карады. Ул вакытта әтиең, дәү әнине ял иттерер өчен, ялын махсус атна уртасына күчерде. Көннәрнең берендә, синең белән урамда йөргәндә, дәү әниең егылып кулын сындырды. Бер кич эчендә без сиңа няня табарга мәҗбүр булдык. Сине көн буена чит кеше кулына калдыру, өйгә чит кеше кертү өчен күңелдәге тышауларны тиз чишәргә туры килде. Уйларга вакыт юк иде. Барлык кандидатуралар арасыннан Елена гына синең турында сораштырды, синең белән кызыксынды. Күңелем аны сайлады. Әйе, әйе, рус милләтеннән булган бала каручы сайлады Гүзәл Сәгыйтова үзенең кызына. Чөнки бу очракта минем өчен тел түгел, аның нинди кеше булуы әһәмиятлерәк иде. Елена инде бер елга якын безнең белән. Дәү әниең белән кебек үк: бу ел эчендә бер сүзгә дә килмәдек. Яңа ел алдыннан: «Башка эшләмим, сәламәтлегем начарлана башлады», – дисә дә, сине балалар бакчасына биреп, өч-дүрт тапкыр чирләткәч, жәлләп, янәдән яныңа йөри башлады. Без бу вакыйгадан соң тагын да якынайдык. «Асылъяр төшкә керде, кич буе Асылъярны искә төшердем», дигән сүзләре күңелемә нинди рәхәтлек биргәнен белсәң икән, кызым! Дөрес, ике ай азмы-күпме балалар бакчасына йөргәндә, бала караучыга кабаттан ияләшкәндә, син миннән берничек тә аерылырга теләмәдең. Иртәләрен яртышар сәгать сине сыйпап-назлап утыра идем. Нинди генә юату сүзләре пышылдамаганмындыр... Шулай пышылдыйм-пышылдыйм да, күзләргә яшь килә. «Әни куенында рәхәтләнеп утырыр чагың бит, кызым», – дип елаганнарым аз булмады. Бер яшең тулгач җайлырак булыр дип уйлап ялгышканмын. Физик планда – әйе. Ләкин рухи яктан бәйләнеш көннән-көн ныгый икән. Һәм аерылып китү газапка әверелә... «Бәхетле бул, балам! Бәхетле генә бул! Шушы кечкенәдән кичергән сынауларың сиңа бәхет булып икеләтә-өчләтә кайтсын иде! Киләчәгең дә, холкың да әнә шул китүләрдән сынмасын иде».Яшь ярымга кадәр баланы анасыннан аерырга ярамый, ул курку-комплекслар булып урнаша дип тукып торганда, әлбәттә, бик күп уйланасың. Киләчәктә ниндидер эчке киеренкелекләр булырмы, алар өчен мине гаепләрсеңме – төнлә синең елавыңа уянам да шул турыда уйлап ятам. Мин бернәрсә дә белмим, кызым, каралама язып, төзәтеп, аннан акка күчерергә вакыт юк. Ялгышларыбыз да, табышларыбыз да нәкъ менә хәзер языла. Син – беренче бала, беренче тәҗ-рибә, бәлки, бердәнбердер дә... 

Мин, нишләптер, үземнең балам булмас дип уйлый идем. Яшь чакларда, 20–30 яшьләрдә. Бала шундый зур бәхет (аның мәгънәсен шул вакытта ук аңлый идем), миңа Ходай андый зур бәхетне бүләк итмәс кебек иде... Хәзер инде ул вакытларны искә төшереп елмаям. Син – бар, син – чын. Һәм бөтен нәрсә шундый табигый кебек. Сине тотып була, сөеп, иркәләп, шелтәләп, хәтта әрләп була... «Балама беркайчан авыр сүз әйтмәм» дигән сүзләр дә онытыла икән. Ару, нәрсәгәдер ярсу – барысы да сиңа мөнәсәбәтләрдә чагыла. Гафу ит, кызым. Еш кына синең белән булып та, синең янда булмавым өчен дә гафу ит, балам! Әйе, без, әти-әниләр, баланың Ходай бүләге булуын, аның кадерен шулкадәр тиз онытабыз. Югыйсә һәр минутның кадерен бел дә бит... Икенче яктан, баланы артык сөяргә, Ходайдан да ныг-рак зурларга ярамый, диләр. Гел өф-өф итеп 3-4 яшькә кадәр ана куенында утырган балалар мөстәкыйль тормышка әзер булмый дигән фикер дә бар. Бәлки, хәер-леседер. Кем белгән инде...

Тиздән сиңа 2 яшь тула. Бер караганда, бу ике ел күз ачып йомганчы, шул ук вакытта бик озак узган кебек. Бу вакыт аралыгында ничек кенә үзгәрмәдең син, әле синең хакта «үз сүзен өскә чыгарырга тырышкан көйсезрәк кыз» дияргә мөмкин. Кучкарлыгың чагыламы, 2 яшь кризисымы, әллә үз-үзеңне яклау ысулымы (әниләрен еш күрмәгән балаларда ул сыйфат булырга мөмкин икән)?! Үзгәрерсең әле, чын күңелдән ышанабыз. Ничек кенә булмасын, бу ике ел «Тормышның мәгънәсе нидә?» дип, элек борчыган сорауларымны юкка чыгарды, дөньяны ак һәм кара төсләрдән төрле төслегә әйлән-дерде, вакыт төшенчәсенең кадерен арттырды, «үзем-неке»нең чикләрен билгеләде. Рәхмәт сиңа, кызым! Иң соры көнне дә иң бәхетле кеше кебек елмаеп уянуың, кечкенә генә кулларың белән бөтен дөньяны колачларга теләвең, төгәл яңгырамаган беренче сүзләрең, берничә секундта йөзләреңне әллә ничә үзгәртеп артистлануың, хәтта киреләнүең дә миңа яшәү көче бирә! «Бу дөньяда синсез күпме гомер, / Ничек кенә, ничек түзгәнмен?!» Резеда апаң Гобәеваның бу шигыре синле халәтемә шундый туры килә! Әйе, ничек түзгәнмен...

...2 яшең көнне зур вакыйга – филармониядә «Калеб» оештырган «Безнең җыр» концерты, аңа кадәр исә театрның Мәскәүгә гастрольләре булырга тиеш иде... Ләкин бөтен Җир шарында коронавирус галәмәте башланды, һәм күпме әзерлекләр юкка чыкты... Карантин игълан ителмәсә, син бу көннәрдә әниеңне бөтенләй күрмәс идең... Һәм, бәлки, бу хатны да... Бернәрсә дә очраклы түгел. Барысы да яхшыга, кызым! Барысы да яхшыга! Тормышыңда нинди генә кыенлыклар, авыр-лыклар булса да, әнә шуңа өметлән, ышан, инан, балам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укырга бик авар. Бер айберда аннамадым Гузал нарса айтерга телаганен . Су буе язылган а?????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язылган. Бер сулышта укып чыктым. Бу хатта үземнең хәзерге күңел хәләтем чагылган. Әйе, мин дә 2 яшьлек нәни, матур кызның (Алиянең) әнисе!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гомер бер генэ бирелэ, сабыйлар да, сез ничектер, анламыйм мин андый энилэрне, ичмаса 1 яшькэ кадэр!!! Бу да аз, баланы карарга кирэк уз кочагында. Ул вакытларны кире кайтарып булмый бит. Хэр нэрсэ бер мизгел генэ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бигрәк "Зуууурррр" вазифага кызыккан. Оялмыйча шуны язган. Кит, ана шундый буламы? Баланың кечкенә чагы бер вакыт кына ул. Театр, имешшшшш!....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эх, Гузэл, карьера дип баланнын ин матур, тэмле вакытларын курми калдын тугелме? Ул вакытлары кабатланмый бит. Э сина насыйп эш коткэн булып иде. (Фикерем ошамаска момкин, гафу утенэм)

            Хәзер укыйлар