Логотип
Арабыздан беребез

Күз яше кебек чиста...

– Бүген иртән Италиягә посылка салдык. Кичә – Латвиягә, Австралиягә... Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Пермь, Екатеринбург, Ижевск... Ул санаган шәһәр һәм ил исемнәрен язарга өлгермим – алар шундый күп! Ә посылкаларда... Аларда – матурлык! Крем, маска, тоник, мицелляр су... Тагын – молекулалар! №1, №2, №5, №15... Казаннан бөтен дөньяга таралган бу косметиканың сере нәрсәдә соң? «RESEDAODOR» компаниясенең генераль директоры, аңа нигез салучы Резеда НУРИСЛАМОВА белән шул хакта сөйләшәбез. 

– Бүген иртән Италиягә посылка салдык. Кичә – Латвиягә, Австралиягә... Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Пермь, Екатеринбург, Ижевск... Ул санаган шәһәр һәм ил исемнәрен язарга өлгермим – алар шундый күп! Ә посылкаларда... Аларда – матурлык! Крем, маска, тоник, мицелляр су... Тагын – молекулалар! №1, №2, №5, №15... Казаннан бөтен дөньяга таралган бу косметиканың сере нәрсәдә соң? «RESEDAODOR» компаниясенең генераль директоры, аңа нигез салучы Резеда НУРИСЛАМОВА белән шул хакта сөйләшәбез. 

 

Резеда, салам күченнән энә эзләгәндәй дөнья буйлап молекула эзләвегез нәрсәдән башланды? 

  

– Үземнең проблемалар булганга тотынганмындыр бу эшкә... Яшь чакта биттә булган акне, ялкынсынуларның эзе калды. Аларга беренче җыерчыклар килеп кушылды... Молекулаларны үзем өчен эзләдем. Матур булам, дип, бертуктамый уколлар ясатып тору, бит тиресен филлер, мезопрепаратлар, җеп һәм токсиннар белән «тутыру» дөрес түгел дип саныйм. Хәзер 25 яшьлек кызларга да: «Профилактика өчен ботулотоксин эшли башлагыз», диләр. Тик, беренчедән, тире моңа бик тиз ияләшә: баштарак эффекты ярты елга сузылса да, соңрак ул бер айга да җитмәячәк. Аннан тенденция – бер нәрсә, ә аның соңыннан килеп чыгачак тәэсире – икенче. Лицензияләре бармы, юкмы, уколны бар да ясый хәзер. Конференцияләргә баргач, медицина юристлары белән аралашырга туры килә. Уколлар кайчак хатын-кызны ямьсезләп кенә калмый, шуның аркасында дөньядан китүчеләр дә бар: 36 яшьлек хатынның гомере шулай өзелде менә, дип сөйләделәр соңгы очрашуда да. Ахырын уйламый эшләү җинаятькә тиң... Ни дисәк тә, нейротоксин – көчле агу, нерв күзәнәкләреннән тыш, аның тагын кая, ничек тәэсир иткәнен без әле белеп бетермибез. Баш миенә дә эләгүе бар. Шуңа күрә аны бик сирәк, җитди проблемадан котылу өчен генә кулланырга кирәк. Ә аннан куркынычсыз юлга күчәргә. Европада мондый матурлык уколларын ясатмыйлар инде. Тирене барыбер алдап булмый. 

 

Мин бит бу өлкәдә ят кеше түгел: моңарчы 10 ел заводта эшләдем. Технологтан сыйфат буенча директорга кадәр күтәрелдем. «Тенториум»ның косметология юнәлешендәге бик күп продуктларын мин җитәкләгән бүлек эшләде. Байтак проектларга патентлар язарга туры килде. Аларның рецептураларын әле дә яттан беләм... Шуңа күрә нәрсә эзләгәнемне чамалый идем. Иң элек гиалурон кислотасы белән репульпами кайтарттым. Лазер белән битемне шомартканнан соң, пигмент таплар белән капланды. Җыерчык басты. Тирем киптергеч кебек иде... Куллана башладым. Баштагы ике елда бизнес хакында бөтенләй уйламадым. Дус кызларым, таныш-белешләр – табиб, фармаколог, провизорлар белеп, ишетеп, күреп: «Азрак бирә алмассыңмы?» – дип сорый башладылар. Ике елдан соң миңа төзелгән бу чиратның бик озын икәнен аңладым... Чиста килеш гиалурон кислотасы Россиядә беркайда сатылмый. Французлар белән сөйләшүләр алып барырга керештем: «Мин аны шул хәлендә алып кайтырга телим. Су һәм гиалурон кислотасы гына – башка берни булмасын», – дидем. Җиңел юл булмады ул... Әмма мин барысы аша да уздым. Үзебезнең продукцияне бөтен дөньяга озата башлаганга биш елдан артты инде. Минем кебек мондый активларны эзләүчеләр байтак икән. 

 

«RESEDAODOR» эшләп чыгарган косметика чаралары башкалардан нәрсә белән аерыла ул? 

 

– Фармаколог буларак, мин һәрвакыт составка игътибар итәм. Әйтик, сез гиалурон кислотасы кушылган крем сатып алдыгыз ди. Әмма аның кремда күпме икәнен сез берничек белә алмыйсыз. Закон буенча, ул аермачык күрсәтелергә тиеш түгел. Технологларга: «Кремның бәясен төшерергә кирәк», – дигән бурыч куела икән, алар иң элек шушы активны киметә. Кайчак хәтта нульгә кадәр. Һәм җитештерүче моңа юридик яктан хаклы. Ә һәр препарат төрле дозада төрлечә тәэсир итә. Әгәр ул терапия дозасыннан кимрәк икән, аңардан инде кешегә файда юк. Бу очракта ул җитештерүчегә этикеткага язар, реклама мәгълүматында файдаланыр өчен генә кирәк. Сатып алучы күп вакыт нәрсә өчен акча түләгәнен дә белми. Кайчак кибеткә кереп шампуньнәр карап йөрим, ингредиентларын укыйм. Бер мең сумга сатылган шампуньнең үзкыйммәте өч сум торырга мөмкин. Әйе, кабы матур, флаконы да. Димәк, сатып алучы шулар өчен генә түли? Кайбер ингредиентлардан инде бөтен дөньяда баш тарттылар, ә бездә, Россиядә әле һаман саталар. Чөнки алар арзан. Ә «RESEDAODOR»да – киресенчә. Актив ингредиентларны без, гомумән, чиста хәлендә сатабыз. Гиалурон кислотасы икән, ул бары гиалурон кислотасыннан һәм судан гына тора. Башка берни юк! Күз яше кебек чиста дибез аның турында... Производствода аны технолог куша, ә монда сез үзегез: уч төбенә крем салып, шуңа бер-ике тамчы гиалурон кислотасы тамызасыз, икесен кушасыз һәм кай җирне дымландырырга кирәк – битне, кулны, муенны – шунда ук сөртәсез. Молекулалар күп, әмма «иң беренче номерлы молекула» дип без гиалурон кислотасын атыйбыз. 

 

Хатын-кыз өчен иң кирәк молекула, димәк, гиалурон кислотасы? 

 

– Яшь барган саен, тиредә гиалурон кислотасы кими. Ә тирене дымландыру өчен ул барыбызга да кирәк. Калган молекулалар исә – күрсәткечләр буенча. Мәсәлән, ботулотоксинга охшаган, үсемлектән ясалган актив бар. Ул мимик җыерчыкларны «йомшарта». Кеше елмая, әмма аның йөзендә тирән «буразна» инде чыкмый. Яңа крем куллана башлыйсыз икән, аның тәэсире бер айдан соң гына күренә (күзәнәкләр 28 көн эчендә генә яңара). Ә гиалурон кислотасы ничек тәэсир иткәнен шунда ук тоячаксыз. Башка молекулаларга, әйткәнемчә, озаграк вакыт кирәк. Клиник тикшеренүләрне өйрәнгәндә мин һәрвакыт аңа ничә яшьтәге хатын-кызлар катнашуга игътибар итәм. Чөнки күп компанияләр тикшерүләрне 35–42 яшьлекләрдә уздыра. Аларның эстроген дәрәҗәсе югары, шуңа күрә ниндидер нәтиҗәгә ирешү дә бик җиңел. Ә инде компания 56–64 яшьлекләр белән дә эшли һәм менопауза вакыты җиткән, эстрогеннар дәрәҗәсе төшкән, кризис яшендәге хатын-кызларда ниндидер үзгәрешкә ирешә икән – бу күп нәрсә турында сөйли. Димәк, әлеге крем барысына да килешәчәк: яшьләргә дә, өлкәннәргә дә. 

 

Молекулалар белән тестларны без дә еллар буе үткәрәбез. Ай саен яңа продукт чыкмый бездә. (Хатын-кызлар кулланып карады да, аларга ошады дип кенә яңа продукт чыгара алмыйбыз. Монда хатын-кыз объектив була алмый. Кемдер мактап җибәрсә, аңа, чыннан да, җыерчыклары беткән кебек тоелырга мөмкин. Безнең өчен иң мөһиме – тестлар күрсәткән нәтиҗә.) Һәр яңа продуктны башта... минем әни кулланып карый. Аңа инде 80 яшь. Ничәнче дистәне ваклавын белгәч, шунда ук: «Ә битегезне нишләтәсез, нәрсә кулланасыз?» – дип сорыйлар аннан. Әни аларны безгә җибәрә... Яңа продуктларны иң беренче кулланучылар исемлегендә үзем һәм минем кул астымда эшләгән кызлар да бар. 

 

Бит тиресе бик сизгер булып, аллергия белән интегүче хатын-кызлар күп. Без – андыйлар өчен табыш Әйтик, крем 36 исемдәге ингредиенттан тора. Һәм аларның теләсә кайсысы аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да андый хатын-кызга косметика сайлау бик авыр. Ә бездә ул һәр молекуланы аерым алып карый: туры килә икән, шунысын сайлый, юк икән, икенчесенә туктала. Чиста молекула белән эшләү шуңа да җиңел. Кремнарга ароматизатор да, буяу да кушмыйбыз. Ароматизатор белән бөтен нәрсәне дә яшерергә була: кремның исе никадәр көчле булса, аның составы шулкадәр начар дигән сүз. Димәк, технологларга нәрсәнедер пәрдә артында калдырырга кирәк булган... Әгәр компания продуктны болардан башка чыгарырга әзер икән, димәк, аның һәр ингредиенты уйланылган дигән сүз. Шуңа күрә безнең технологларга бик авыр бурыч куелды... Кибет киштәсендәге продукт төсе белән артык күзгә бәрелеп тора икән, составы белән кызыксынырга онытмагыз. Табигый экстрактлар беркайчан артык җете төстә булмый. 

 

Без бүгенге көндә косметологиядә иң әйбәт дип саналган активларны гына кулланабыз. Мин актив артыннан барган заводлардан молекулаларны бөтен дөньяга билгеле брендлар да сатып ала: Armani, Dior, Chanel, Clinigue... Үткән баруымда, мәсәлән, минем белән янәшә чиста хәлдәге молекулаларны La Prairie вәкиле дә алды. Беләсез инде, атаклы Швейцария компаниясе бу. Бренд! Аларда кремнең бер банкасы 40–50 мең тора. Икебездә дә шул ук бер молекула! Аерма шунда: аларда ул крем составында, ә бездә – чиста хәлдә. 

 

Косметика сайлаганда безнең иң зур ялгышыбыз нәрсәдә? 

 

– Чистарта торган продуктлар, ягъни нәрсә күбекләнә, тән тиресенә шуның белән зыян салырга мөмкин. «Пенка», мицелляр су, гель, шампуньнәр... Гомумән, һәр күбекләнгән әйбернең составын карап алырга кирәк. Иң агрессив компонент – лаурилсульфат натрие – ул булмасын. Җитештерүчеләр аны ни өчен куллана дисезме? Әйе, бәясе бик арзан торганга һәм яхшы күбекләнгәнгә. Ә халык, кызганыч, күбекләнүне әйбәт күрсәткеч дип белә... Лаурилсульфат натрие бит тиресенә җитди зыян сала: эпидермисны боза, гидролипид катлауны юып төшерә. Икенчедән, кирәгеннән артык эчкә үтеп керә. Алай гына да түгел, калган ингредиентларны да үзе белән канга кадәр алып керергә мөмкин. 

Теләсә нинди косметика, әйтик крем, 85–90 процент судан тора. Ә актив ингредиентлары – 1–2 процент кына. Әмма күп компанияләр шушы терапия дозасын да салып җиткерми. Шуның өчен дә, мәсәлән, гиалурон кислотасы кушылган кремның бәясе 30 сумнан 3 меңгә кадәр тора ала: барысы да концентрациягә һәм компонентларга бәйләнгән. Шул ук гиалурон кислотасын Кытайда да, Франциядә дә җитештерәләр. Беренчесе әтәч кикригеннән ясала, ә аңарда зыянлы матдәләр күп, шуңа да ул аллергия китереп чыгарырга, битне кызартырга, чеметтерергә мөмкин. Ә Франциядә эшләнгәне биотехнологик синтезлау юлы белән табыла. Монысы – иң чистасы. 

 

«RESEDAODOR» компаниясе ничә исемдәге продукция тәкъдим итә хәзер? 

 

– Иллегә якын... Тиздән шампунь, бальзам, чәч өчен спрей чыгарга тиеш. Безнең таләпләр буенча, Франциядә тагын ике төрле маска эшләнә. «Дөрес продуктлар» дибез алар турында: күбекләнә, әмма агрессив компонентлары юк. Без аларны бик озак эзләдек, шактый тестлар үткәрдек. Ниһаять, таптык. Компонентлары – төрле илләрдән. Россиянең үзендә субстанцияләр юк диярлек. Советлар Союзы таралганнан соң, бу өлкәдә инде берни дә эшләп чыгарылмый. Бездә ниндидер косметика җитештерелә икән, аның өчен чималны Европадан алалар. Яки Кытайдан, Кореядан... Без әлегә су чистартырга гына өйрәндек. Дөрес, майлы экстрактлар эшлибез. Аның исе бар, төсе бар – шуның белән шул. Тик фармакологлар өчен бу гына аз... Әзер экстрактка анализ ясалырга тиеш: ул ни дәрәҗәдә файдалы, тәэсир итүче матдәләре күпме... Без боларның берсен дә белмибез, чөнки Россиядә бу анализны ясаучы җиһазлар юк. Ат каштаны дигән экстрактны без дә файдаланабыз, әмма ул эсцин дигән матдәгә стандартлаштырылган. Бер миллиграммда эсцинның күпме икәнен, хатынкызның аяк тамырларында тонусны күтәрү өчен аяк кремында аның никадәр булырга тиешлеген без тәгаен беләбез. Белмәгән очракта безгә нәрсәгә ул? 

 

Активлар безгә дә Европадан – Италиядән, Франциядән килә. Алар активларны җитештерә, әмма үзләрендә мондый хәлдә, ягъни чиста килеш сатмый. Клиентка аны субстанция килеш илтеп җиткерү – безнең идея. Парижга бер баруымда Lorealнең технологы белән очраштык. Кич белән ул бер дус кызына кунакка китте. Төнлә миңа телефоннан фото җибәрде. «Карале, аның ваннасында синең кремнарың тора!» – дип язган... Безнең кремнарның үзкыйммәте бик югары, шуңа да алар берничек арзан була алмый. Әмма безгә сатып алучы нәтиҗә өчен түли. Әгәр хатын-кыз иртә-кич ике тамчы «RESEDAODOR» молекулаларын куллана икән, димәк, ул үзенә тиешле терапия дозасын ала дигән сүз. 

 

Резеда, сез косметология белән бәйле халыкара конференцияләрдә даими катнашасыз. Димәк, бу өлкәдәге соңгы яңалыкларның барысыннан да хәбәрдарсыз. 

 

– Хатын-кыз үзенең тышкы матурлыгына бик зур игътибар бирә хәзер. Бу мәсьәләдә Россиядә стандартлар шактый югары, Европада инде алай түгел. Әйе, конференцияләргә, күргәзмәләргә еш йөрергә туры килә. Әмма җитештерүчеләр арасында битенә инъекция ясаткан хатын-кызны, гомумән, күргәнем, очратканым юк. 

 

Сүз уңаеннан: косметология буенча иң көчле ил – Франция. Заводларда йөргәндә дә күренә ул. Бер продукт әзер булып сатуга чыкканчы, бер кочак документ җыела. Таләпләр югары! Парижда узучы In-cosmetics Global дигән халыкара конференциягә дә ел саен йөрим. Быел да бардым. Һәр җитештерүче белән тагын сөйләшеп, аралашып чыктым. Конференциядә яңгыраган соңгы тренд ошады миңа. Slow age дип атала ул. Әкренләп картаю, ягъни мәсәлән. Ниһаять, җитештерүчеләр, картаю – физиологик процесс, дигән сүзне әйтә башлады. Әйе, картаюны туктату мөмкин түгел. Алдатырсың Ходайны... Моны кабул итәргә һәм шуның белән яшәргә кирәк. Мин бу сүзләрне биш ел элек сөйләгән идем. «Нигә хафага бирелергә? Нигә моны туктату өчен миллионнар түгәргә?» – дип. Гомеренең һәр чорында хатын-кыз үзенчә матур. Әйе, тирене карарга, тукландырырга кирәк. Әмма картаю процессын туктатып булмый, аны әкренәйтергә генә мөмкин. 

 

Тагын нинди кремнар уйлап чыгарырга хыялланаммы? Темалар бик күп... Витаминнар һәм БАД чыгарасы иде – Яңа Зеландия университеты белән шуның өстендә эшлибез. Нәрсә ишетергә теләгәнегезне аңладым. Әмма яшьлек эликсиры юк дип уйлыйм... 

 

Резеда Нурисламова киңәшләре 

  • Әгәр актив ингредиентлар гына язылып, тулы состав күрсәтелмәсә, кремны шундук читкә этеп куярга мөмкин. Бу – законны бозу: кремга нәрсә кушылган – сатып алучы барысын күрергә тиеш. 
  • Кремның составы күбрәк ингредиенттан азрагына таба языла. Әгәр гиалурон кислотасы иң азакта, буяулар белән янәшә тора икән, бу кремны да алмасагыз була. Димәк, бу кремда ул бөтенләй юк диярлек.  
  • Составында вазелин мае бар икән, бу кремны чүп чиләгенә ташлагыз. Вазелин – нефть продукты, ул машина тәгәрмәченә сыларга гына ярый. 
  • Елена Малышева еш кына телевизордан: «Аяк кремын биткә дә сөртергә ярый», – дип сөйли. Ярамый! Компонентлар төрле аларда, хәтта бер үк компонент булганда да, ул төрле дозада төрле эффект бирә. 
  • Актив матдәләрне укол гына илтеп җиткерә ала диләр косметологлар кайчакта. Моның алай түгеллеге күптән расланды инде. Бу – нибары маркетинг алымы гына. 
  • Тире – үзенә кирәк бар нәрсәне дә үзе эшләп чыгара. Шулай ук, дымландыруны да. Тик без бит аларны гел юып төшерәбез. Һәм кабат кире кайтару өчен берни эшләмибез. Битне дөрес юарга гына кирәк. 
  • Мицелляр су кулланасыз икән, соңыннан битне юарга кирәк. Күбекләнүче барлык продуктлар кебек үк, аңарда да селте бар. Әгәр ул югары икән, тиренең балансы бозыла. Нәрсә генә куллансагыз да, күбекләнүче продукттан соң, тирене нормага китерү өчен тоник сөртергә кирәк. Тоникның спиртсызын һәм буяусызын сайлагыз. Иң мөһиме – составында сөт кислотасы булсын. Ул – безнең тирегә иң якын кислота. Тониктан соң битне тукландырасыз, дымландырасыз. 
  • Битне бары тик проблема булганда гына «чистартырга» кирәк. Һәм моны бары тик көзен һәм кышын гына эшләргә ярый. Җәй көне өйдә дә пилингның бары тик «йомшагын», җиңелен генә кулланыгыз. Чөнки һәртөрле кислота пигмент таплар китереп чыгарырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнур һәрвакыттагыча, кирәкле темага, кешегә файда китерә торган мәкаләләре белән сөендерә. Интервьюда косметик чаралар һәм бит тиресе хакында бик тәфсилләп аңлатылган. Аллаһның рәхмәте булсын авторга да, Резеда ханыма да. Уңышлар телим. Зәрия.

    Хәзер укыйлар