Логотип
Арабыздан беребез

Килен – кайнана туфрагыннан

«Яшәгән, ди, булган, ди Саба авылы башында бер гаилә...» Оныкларына һәр кич үзе уйлап чыгарып сөйли торган әкиятләре шулай башлана икән Гөлсинә апаның. Ул хикәятләр тормыштан әллә ни аерылмыйдыр: Әмирә исемле кызның һәм Нариман исемле малайның бер-берсе өчен өзелеп торган әти-әнисе, алар бәхетенә куанып яшәгән әби-бабасы турындадыр алар. Шулай, әкияттән чынбарлыкка бер генә адым...

Саба дигәч, сүзнең язучы Гөлсинә Галимуллина хакында барганын күпләр инде аңлагандыр. Соңгы вакытта аның китапларын көтеп, эзләп алып укучылар байтак. (Юкка гына «Ел китабы» бәйгеләрендә җиңү яуламады бит ул!)

Ә бүгенге язмадан сез аны акыллы балалар үстергән әни, бик зирәк кайнана икәнен дә белеп калырсыз. Үзенә дә бик тә охшаган килененә сокланырсыз.




Эльвира: мин – Казан кызы. 17 нче татар гимназиясен тәмамладым, аннан КАИга укырга кердем. Компьютер безнең дөньяга яңа кереп килгән чак, хәтта социаль челтәрләр дә юк иде әле. Интернет аша аралашулар танышу сайтларында гына иде. Кызык өчен абый белән без дә теркәлдек. Һәм... мин бу хакта оныттым. III курста укыганда, бер дус кызымны туган көне белән котларга кирәк булды да, шул сайтка кердем. Баксаң, анда мине хат-хәбәр көтә икән бит! Фоторәсемем янәшәсендәге: «Матурлыкны кешенең тышкы кыяфәтеннән түгел, эчке дөньясыннан эзләгез», – дигән сүзләремне укыган да, «Әгәр күңелегез дә шундый ук матур икән, сез – минем идеал!» – дип язган бер егет. Алим, Сакраменто диелгән. Интернетны ачып карадым – Америка, Калифорния штаты! Мондый исемне дә беренче ишетүем, кемдер минем белән шаярта дип уйладым. «Идеал кешеләр булмый!» – дип җавап бирдем. Шулай сөйләшеп киттек... Ә хат миңа, чыннан да, океан артыннан килгән булып чыкты! Алимнең анда укыган вакыты бу. (Скайп аша сөйләшкәч кенә тәмам ышандым моңа.) Электрон адресларыбызны алыштык, аннан – телефоннарны. Шалтыраткач, әнидән мине татарча сорады, монысы да йөрәккә сары май булып ятты... Тормышта кемдер белән танышканда, без бит башта аның тышкы кыяфәтенә игътибар итәбез, аннары, аралашканнан соң гына, эчке дөньясын ачабыз. Ә безнең киресенчә булды. Алимнең эчке дөньясы якын иде миңа! Максатлар белән яшәгән кешеләрне һәрвакыт уңышлы дип саный идем. Ә Алимдәге уй-хыяллар, үз алдына куйган максатлар – бихисап!



Әнисе белән бик якын аларның аралары. Моны белә идем инде. Бер хатында: «Әнием белән очрашып алмыйсыңмы?» – дип сорагач, шунда ук: «Ярар соң», – дидем. Хәзерге акылым белән уйлыйм да аптырыйм: ничек шулай җиңел хәл иткәнмен? Никах күкләрдә укыла дигән сүз дөрестер ул – мин ул чакта күңел кушуын тыңлаганмын... Без Казанда очраштык. Бик дулкынландым, билгеле. «Кызым, Сабага да кайтып килмисеңме?» – диде Гөлсинә апа. «Кайтырмын», – дидем...

Гөлсинә апа: Эльвира безгә шимбә-якшәмбегә кайтты. Ул өйгә килеп кергәндә, өйлә намазына әзерләнеп йөри идем. «Мин дә сезнең белән бергә укыйм әле», – дип яныма килде. Йортыбызга шулай дога белән аяк басуын хәерлегә юрадым. Намаздан соң: «Бигрәк инсафлы бала, безнең килен булырга насыйп ит», – дип дога кылдым. Яратырга өлгергән идем инде аны... «Мин әби белән үстем, кечкенә чагымда бакчага йөрмәдем, гел аның янында булдым, намазга ул өйрәтте», – диде Эльвира. Ял арасында, икәү бергә авылга – Эзмәдәге туганнарга да кайтып килдек.

Эльвира: аралаша башлавыбызга ел ярым булгач, Алимнең кайтыр вакыты җитте. Чын-чынлап беренче күрешүебез булса да, бераз гына куркытса да, ул миңа тәүге очрашу кебек тоелмады. Көне буе Казан урамнары буйлап йөрдек, сөйләштек тә сөйләштек... Сабага кайтып китеп, өч көн узгач, ул миңа телефоннан тәкъдим ясады. «Риза», – дип җавап бирдем...

Гөлсинә апа: Алим Казанга, беренче очрашуга җыена. «Улым, Эльвираны беренче күрүдә ошатмасаң, күңеленә каты бәрелә күрмә. Ул кызны бик яраттым, минем дустым булыр», – дим. Алим әйләнеп кайтканчы, түзмәдем, Эльвирага да шалтыратып алдым: «Ничек?» – дим. «Бер-беребезне ошаттык!» – ди. Теләп тордым бит... Өчәү олы кызым Айгөлләргә кунакка барып килдек. Эльвира шунда безгә Коръән укып күрсәтте. Күзләребез яшьләнде... Өйдә аш үткәргәндә, Коръәнне гел Эльвира укый безнең хәзер, мин багышлыйм.

Эльвира: Алим Америкадан кайтып ун көн узуга, без инде никах укыттык. Аның туган көнендә. «Беркайчан да авыл егетенә кияүгә чыкмаячакмын», – дия идем. Моны тирә-юнемдәгеләр барысы да белә иде. «Беркайчан» дигән сүзне беркайчан әйтмә диләрме әле? Ә туйны бер елдан соң гына ясадык, үзебез эшләп акча җыйгач.



Алим – урманчы. Казан дәүләт аграр университетының урман факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Америкага укырга киткәнче, Коркачыкта урманчы булып эшләгән. Урман аның мәхәббәте дә, җан сызлавы да... Урманнарның бүгенге хәлен – аларның кирәксезгә әйләнүен ул шәхси фаҗигасе кебек кабул итә. Җәен үз тирәсенә мәктәп укучыларын җыеп, аларны агач утыртырга, үстерергә өйрәтүе, «Салават күпере» журналын алдыручы 10 мең гаиләгә бүләк итеп чыршы орлыклары таратуы да – шуңа аның. Җир шарына янаган экологик һәлакәтне булдырмый калу, бу проблеманы глобаль масштабта үзгәртү турында өметләнә.

Без аның белән идеяләр, проектлар буенча яшибез. Өйләнешкәч, Алим Казанда «Татгазинвест» оешмасында эшләде. Кызыбызга өч ай чакта аны Мәскәүгә бер проектка чакырдылар (агач үстерү белән бәйле проектларның күбесендә катнаша ул). Үзе икеләнсә дә, мин: «Барырга кирәк», – дидем. Бер ел Мәскәүдә яшәдек. Кайтуга аны «Биосфера»ның директоры итеп куйдылар – ул аны аякка бастырды. Аннан менә, синең ярдәм кирәк, дип, Саба урман хуҗалыгына – Лесхозда ачылган лабораториягә чакырдылар. Авылда яшәрбез дип уйламаган идем... Бу лабораторияне Алимнең укытучысы, профессор Әхмәдулла Газизуллин ачкан. Аңа инде 86 яшь. Төп максаты – урмандагы агачларның генотибын үзгәртү, төз, тиз үсә торган, сәламәт агачлар үстерү. Моның өчен күкрәп үсеп утырган иң яхшы агачның теләсә кайсы күзәнәген алып клонлаштыралар. Табигый рәвештә үрчегән агачтан аермалы буларак, мондые череми. Һәм бик тиз үсә! (Мәсәлән, усактан 45 ел урынына 25 елда инде материал алып була.) Промышленность масштабында эшли торган мондый лаборатория Россиядә башка юк! Агачның күзәнәге махсус сыеклыкта үсәргә тиеш. 13 ай буе шуның составы нинди булырга тиешлеген ачыклый алмадылар. Аннан, ниһаять, уйлап таптылар. Лабораториядә барысы да җайлангач кына, инде үз эшебезне ачарга вакыт җитте дигән нәтиҗәгә килдек.
 
​ Гаиләдә олы кешегә зирәк булырга кирәк.

Гөлсинә апа: балалар белән бергә яшәү ирем Фиргатьнең иң зур хыялы иде. Аның әтисе кебек күргән дусты бар, аларга барып кайткан саен: «Их, Револь абыйга кызыгам, аның кебек оныкларны бакчага озатасы иде», – дия иде. Әмирә белән Нариманны бакчага ул илтә, ул алып кайта безнең. Балалар әниләре белән кая гына кунакка китсәләр дә: «Бабай, ни хәлең бар?» – дип аңа шалтыраталар. Өйгә кайтып керүгә иң элек аны кочаклыйлар. Минем өчен иң рәхәт мизгелләр исә – аларны йокларга яткырыр алдыннан сөйләшеп утыру.

Эльвира: кыз чакта беребез дә кайнана белән бергә торырмын дип уйламыйбыз инде без. Минем өчен дә бу стресс булды... Әмма безнең әни бик акыллы кеше.



Берсендә икебез арасында нидер булды. Сәбәбен инде хәтерләмим. Бераз тынычлангач, чәй эчкәндә әни миңа әйтә: «Кызым, син бер дәфтәр ал, нинди сыйфатларым ошамый – язып бар. Үзеңнең дә киләчәктә кайнана буласың бар, кабатламассың», – ди... Гомумән, һәр кешене нинди бар – шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Сиңа ошап бетмәгән якларын күрәсең икән, язмышын якыннан белгәч, аңлыйсың: менә бу ситуация аны шулай үзгәрткән, икенчесе – болай. Әйе, бездә дә башкалардагы кебек төрле чаклар була. Әни, бер сүз дәшми, ул үзенә кереп китә, мин – үзебезгә. Бераздан чыгабыз, ул да оныткан, мин дә.

Гөлсинә апа: килен өчен кайнана үрнәк булырга тиеш дип саныйм. Яшьләр каршында үзеңне матур тотасың икән, сүзең дә үтәчәк. Күп гаиләләрдә вак-төяк нәрсәләрне купайтырга яраталар. «Ул шулай әйтте», «бу болай әйтте»ләр, күпертә-күпертә, кар тавына әйләнә һәм әкренләп барысын да басып китә. Тормыш бозыла. Иң зур ыгы-зыгыны сүз тудыра. Бөтен хикмәт – телдә. Мин үзем кайбер сүзләрне үткәреп җибәрәм, онытам. Кешенең күңел халәте гел бертөрле була алмый, уңайсызрак чагында сиңа бигүк матур тоелмаган җавап биргән икән, нигә аңа тукталып торырга?
 
 Киленеңнең улыңны яратуын күрү бик рәхәт!


Эльвира: ирнең уңышы хатын-кыздан да тора дип әйтәләр. Хаклык бар бу сүздә. Авылга кайткан беренче ике елда Алимне гел: «Әйдә, кире Казанга китик», – дип аптыраттым. Аңа ничек авыр булганын хәзер генә аңлыйм. Никадәр тырышып та, лабораториядә бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаган вакыты. Ә өйгә кайтса, анда мин тынгылык бирмим – һаман бер сүзне тукыйм... Бала белән декрет ялында утырган чагым: гел дүрт стена арасында. Сабада беркемне белмим, бер дустым юк. Аралашырга кеше булмау, дусларымнан аерылу читен иде, әлбәттә. Аннан кул эшенә тотындым – бәйли башладым. Заказ бирүчеләр барлыкка килде. Әни бик күп яңа кешеләр белән таныштырды. Үземне кирәкле итеп тоя башладым... Язмышым белән килешеп, аны кабул иткәч, иремә бар эштә дә ярдәм итә башлагач, Алимгә уңыш килде. «Син – иң әйбәте» дип ышандырганда, ул шундыйга әйләнә бугай. Әмма бу бер көндә генә булмый, моның өчен адым саен ирең өчен нидер эшләргә кирәк. Һәм иң мөһиме – үзеңне алга чыгарырга, беренче урынга куймаска...



Сабаны яратам мин хәзер. Яшәү өчен бик җайлы, рәхәт җир ул безнең. Әмирә белән Нариманның бакчалары искиткеч – Казанда андый балалар бакчасын табу да, аңа урнашу да авыр булыр иде. Алар белән Сәнгать йортына йөрибез. Барысы да янәшәдә, якын – юлга вакыт әрәм итмим. Мин үзем дә әби-бабай белән үстем. Шуңа күрә бүген балаларым өчен сөенәм: әби белән бабайның яратуына, иркәләвенә кадәр башка бит аның.

Эшебез дә Саба белән бәйле бит хәзер. Алим белән безнең үз гаилә кодексыбыз бар. Ун ел элек анда «бизнес ачырга телибез» дип тә язган идек. Нәрсә белән бәйле булачагын гына белми идек әле... Алимгә кабат бер елга Америкага барырга тәкъдим булды. Аның янына мин дә барып кайттым. Без икәү тирә-юньдәге бөтен «бакча үзәк»ләрен йөреп чыктык. Кайсысына керсәк тә: «Монда без ирле-хатынлы эшлибез», – диделәр. Безнең «Гафэль» дә гаилә компаниясе. Аның юнәлешләре берничә. «Бакча үзәге»без әйбәт кенә эшләп китте менә. Районда бердәнбер ул. Декоратив агачлар сатабыз – Алим аларны Европадан үзе барып сайлап алып кайта. Интернет-кибет аша теләсә кем заказ бирә ала. Кыш көне, бушрак вакытта, агачтан йортлар салабыз. Ландшафт дизайны белән шөгыльләнәбез. Суккулентлар үстерә башладык. Алимне Мәскәүләргә кадәр консультацияләргә чакыралар: «Агач үстерү – бала үстерү белән бер», – ди ул үзе. Иң зур хыялыбыз, әлбәттә, питомник. Аның инде проекты әзер. Алимның анда күк җиләк, кара бөрлегән, карлыган, кура җиләге үстерәсе килә. Контейнерда утырган килеш үк җимеш бирә торган куаклар булачак алар.

Эш җитәрлек... Арып киткән чаклар да була. Әни шул вакыт җиткәнне каяндыр сизә. «Арыдың бугай, кызым. Концертка билет алдым, әйдә, барып кайтабыз», – ди. Шундый ул безнең... Гел онытмыйм. Алимне Америкага озаттык. Ансыз миңа кыен, күңелсез булачагын әни белә бит: шул атнаны ук поездга билет алып кайткан – балалар белән мине Екатеринбургта яшәүче бертуган сеңлесе янына кунакка җибәрде.



Гөлсинә апа: нишләсәм дә, Эльвира белән киңәшләшәм. Ул булгач бик рәхәт... Телефоныма да «Эльвира җимеш» дип язылган. Безнең өйдә исә «җаным» сүзе күбрәк яңгырый. Алим белән аларның бер-берсенә исем белән эндәшкәннәрен ишеткәнем юк – «Җаным» диләр.

Эш бүлешкән юк безнең: кем буш, кайсыбыз өлгерә – шул тотына. Йортта тәртип булырга тиеш, әлбәттә. Тик өй мәшәкатьләрен беренче урынга чыгарырга ярамый: идән юып, тузан сөртеп кенә тормыш алга бармый.

Китап язганда өйне бөтенләе белән Эльвирага тапшырам. Гомер буе район газетасында журналист идем – китап язу моңарчы уема да кермәде. Лаеклы ялга чыккач кына тотындым бу эшкә. Һәм... минем икенче тормышым башланды. Никадәр яхшы, якты күңелле кешеләр белән таныштым китапларым аркасында! Геройларым – тормышта күпне күргән, күпне кичергән, әмма сынмаган-сыгылмаган көчле хатын-кызлар. Андыйлар юлыма очрап кына тора. «Ак бураннар аша» китабының прототибы Энҗе ханым белән, мәсәлән, социаль челтәрләрдә таныштык. Аның: «Бәхетле көннәремнең бер генә сәгатен кире кайтарыр идем», – дигән җөмләсе җәлеп итте. «Үткәннәрне кайтарып булмый шул, Энҗе, андагы хаталарны кабатламыйча, тормышны дәвам итәргә генә мөмкиндер», – дип яздым мин аңа. Шулай аралашып киттек. «Гел чит ил күренешләре генә тезгәнсең, начар яшәмисең дә кебек», – дим. «И-и, тормышымны белсәгез иде! Чит илгә бала белән операциягә йөрибез. Ул хирург пычагы астында ятканда, чәчемне йолкый-йолкый елап, башымда чәчем калмады инде», – дип җавап бирде ул.

«Ефәк кулъяулык» китабымның героинясы – суррогат әни. Без аның белән Шәмәрдәндә, укытучыларның республика конференциясендә таныштык. Сөйләшә башлагач, шушы темага килеп чыктык...

«Тау җылысы» дигән китабым киләсе елның башында дөнья күрәчәк. Ул Бельгиядә яшәүче милләттәшебез турында. Бу китап аның туган якны сагынулары, чит җирдә үз урынын табуының авырлыклары, андагы татарларны берләштерүе өчен керткән өлеше хакында.



Эльвира: лаеклы ялга чыккач, мин дә әни кебек яшәсәм иде дип хыялланам. Гади хуҗабикә булып кына калмыйча. Соңгы вакытта аны гел очрашуларга чакыралар. Гадәттә, күбрәк әти озата бара, китапны тарату белән дә бергә шөгыльләнәләр. Яза торган һәр яңа китабының эчтәлеген алдан беләм – ул гел сөйли. Болай миңа да җиңел: китап тышларын ясау минем өстә бит – ун тышлыкның, беренче караудан, барысын да хупламады ул. Эшне ничектер җайлап кына куша белә безнең әни. Китабын русчага тәрҗемә итәргә кирәк булды менә. «Кызым, әйдә, син башлап кара әле», – ди. «Мин нинди тәрҗемәче булыйм инде, әни!» – дим. Ул мине ашыктырмый – үз уйларым белән калдыра. Йөрим-йөрим дә, китапны кулыма алып, беренче җөмләләрен тәрҗемә итеп карыйм, аннан инде аерыла алмыйм... Эшләп чыктым бит!

Гомумән, яңа идея булып, нинди генә эшкә тотынсам да, әни шунда ук күтәреп ала: «Матур булган! Тагын яса! Мин моны синнән сатып алам, берәрсенә бүләк итәм!» – ди. Ә идея белән кайнау бар инде ул бездә: берсе тәмамлана, икенчесе башлана. Миңа ошый! Тормыш агымын туктатырга ярамый – бер ишекне ябуга, шунда ук икенчесен ачарга кирәк.

Гөлсинә апа: Эльвира бер секундын бушка уздырмый! Хәтта кер үтүкләгәндә дә колагында наушник аның: үз-үзен камилләштерү турында аудиокитаплар тыңлый. Бәйләвен исә машинада барганда да кулыннан төшерми. Булдыклы – нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Ашарга пешерсә, минеке кебек ит белән бәрәңге генә булмый инде аның. Эше бик күп Эльвираның. Компаниянең бухгалтеры да бит. Көндәлек планы дәфтәргә язып куелган: бүген, иртәгә нишлисе, аннары... Ул шулай план белән яши. Аннан гаеп эзләсәм, мине кем диярләр?! Җай чыккан саен Алимгә: «Эльвира синең бәхеткә туган», – дим. Моны гел кабатларга кирәк, кеше күңеле бик нечкә бит ул: матур ягын күрсәтсәң, гел шуны гына күрәчәк. Мин аларны борчымаска тырышам. Эшләренә вакытлары күбрәк калсын дим. Аннан, киләчәктә кайда яшәрләр, белмим, кайда булсалар да: «Әти белән әни янында торганда рәхәт иде», – дип искә алсыннар иде.

Эльвира: читтән караганда, безнең өйдә әни хуҗа дип уйларга мөмкин. Чынлыкта – әти. Әни – идеяләр бирүче, ә әти көндәлек тормышны көйләүче.
 
Мин күбрәк кайнанама охшаган бугай.

Алим белән туганнарны «синеке», «минеке»нә бүлмибез: әтинең дә, әнинең дә Эзмә авылындагы төп йортларына, балаларны алып, берүзем генә дә еш кайтып төшәм. Шундый кунакчыл алар! Алимнең Әлмәттә яшәүче апасы Айгөл дә күптән инде якын кешемә әйләнде. Бер-беребезнең уңышларына куанып торабыз. Алар өч кыз үстерәләр: Мәрьям, Асия, Әйшә – аралашып, дус-тату яшибез.

Гөлсинә апа: балаларымнан бик канәгать, шөкер. Улым белән киленемнән дә, кызым белән кияүдән дә. Киявебез акыллы кеше, тирәнтен уйлый. «Бу дөньяда безгә килә торган уңышлар барысы да әни догасыннан гына, әти белән әни озын гомер кичерсеннәр», – дип тели икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлсинә апаның гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Ирнең бәхете-хатын-кыздан ,диләр. Гөлсинә апа да , килене дә ирләрен бәхетле итү өчен бер дигән кешеләр. Гөлсинә апаның сабырлыгына, мөлаемлыгына, киң күңелле кеше булуына мин беренче күрүдә ук ышандым. Бер дигән кайнана-әни.Язмадан күрүемчә , килен дә кайнана туфрагыннан.Гөлсинә апа! Алдагы тормышыгызда да балалар белән аңлашып, бер берегезгә үрнәк булып, оныклар куанычында озын озак бәрәкәтле, хәерле гомерләр белән яшәсәгез иде.Безне иҗат уңышларыгыз белән шатландырып , яңадан-яңа китапларыгызны күрергә насыйп булсын.

    Хәзер укыйлар