Логотип
Арабыздан беребез

Камырсыз чизкейк

Чизкейк – бүгенге көндә иң популяр десертларның берсе. Аны чәй яки каһвә янына куялар. Чизкейк әзерләү фуд блогерларның яраткан шөгыле. Ниндиен генә уйлап тапмыйлар!

Чизкейк – бүгенге көндә иң популяр десертларның берсе. Аны чәй яки каһвә янына куялар. Чизкейк әзерләү фуд блогерларның яраткан шөгыле. Ниндиен генә уйлап тапмыйлар! Ә безгә аның камырсыз гына, тиз арада печеньедан әзерләнә торганын декрет ялында да мең төрле шөгыль табып яшәүче яшь әни Айгөл ТАҖИЕВА өлгертте. Айгөл – Башкортстан кызы. Һөнәре буенча – педиатр. Сөләйман һәм Кәрим исемле уллары – нәни ярдәмчеләре үсеп килә. Аш бүлмәсендә бергәләп тәм-томнар пешерергә яраталар. «Кич йокларга ятар алдыннан төрле рецептлар укыйм, өйдәгеләргә һәрвакыт яңа ризык әзерләргә тырышам», – ди Айгөл. Туган көннәрдә, төрле бәйрәмнәрдә табын яме булырлык татлы ризыкны, әйдәгез, бергәләп әзерләп карыйк.

Кирәк

  • 400 г эремчекле сыр;
  • 10 г желатин;
  • 200 г печенье;
  • 150 г куертылган сөт (майлылыгы югарырак булган саен, тәмлерәк);
  • 150 г шикәр комы;
  • 70 мл су (желатинны эретер өчен);
  • 80 г атланмай.

Эш барышы

  • Желатинны суга салып җебетергә, бүрттерергә куябыз.
  • Печеньены блендер яки уклау белән әйбәтләп ваклыйбыз.
  • Атланмайны микроволновка мичендә яки май салынган савытны кайнар суга куеп эретәбез.
  • Эрегән майны вакланган печенье өстенә салабыз да чәнечке белән изеп, әйбәтләп болгатабыз. 
  • Чизкейк пешерү өчен боҗра рәвешендәге махсус форма кулланыла. Кайберәүләр аны фольгадан үзләре дә ясый ала. Тигез өслеккә (тәлинкә, түгәрәк поднос кулланырга була) шул форманы куябыз һәм печенье белән май кушылмасын салып, тигезләп җәябез. Тыгызлансын өчен төйгеч белән бастырып чыгабыз.
  • Барысы да әзер булгач, 10–15 минутка суыткычка куябыз. Ул арада чизкейкның өске өлешен әзерлик.
  • Эремчекле (сливочный) сырга куертылган сөт, шикәр комын кушып, тиешенчә болгатабыз. 
  • Желатин эретмәсен утка куеп, болгаткалап торабыз. Әмма ул кайнап чыгарга тиеш түгел. Желатин эреп беткәч, төерләр калмаслык итеп туглап, сырлы кушылмага салабыз. Тигез масса килеп чыгарга тиеш.
  • Суыткычтан печеньелы форманы алып, шуның өстенә сырлы массаны тигезләп агызабыз һәм 3-4 сәгатькә кабат суыткычка урнаштырабыз. Процессны тизләтер өчен 40–50 минутка суыткычның катыра торган бүлегенә куеп торырга да була. Иң яхшысы – төнгә салкын урында калдыру. 
  • Чизкейкның өске ягына бармак белән басып карап та аның әзер булу-булмавын белеп була. Бармак ябышмаса һәм сыгылмалы булса – әзер дигән сүз! Чизкейкны формадан бозмыйча гына матурлап алыр өчен юка озын пычак кулланабыз. Аны кайнар суга манып алабыз да тиз генә сөлге белән корытып, формадан чизкейкны аралыйбыз.
  • Чизкейкны табынга чыгарганчы киви, җиләк, вакланган шоколад, чикләвек белән матурлап бизәргә дә була. Шуны исегездә тотыгыз: чизкейкны чәй янына чыгарыр алдыннан гына суыткычтан алалар. Бүлмә температурасында озак торса, ул җебергә мөмкин!

Чәйләрегез – чизкейклы, көннәрегез ямьле булсын, дуслар!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар