Логотип
Арабыздан беребез

«Фәрештәләр йорты»

 Бу көннәрдә Анжела Вавилова фонды оештырылуга 15 ел тулды.

Аның белән булган очрашуның һәр мизгеле күз алдында. Ул зур тырышлык куеп эшләтеп җибәргән Хосписны «Фәрештәләр йорты» дип атый. Чебен очкан тавыш ишетелмәгән, чиста-якты, җылы бу йорт, чыннан да, дөньяның фани, ике арадагы күперләрнең шундый кыска булуын искә төшереп тора. Ул үзе турында сөйләргә яратмый. Хәер, аның бөтен тормышы, бар булганы шушында яшәүче, көннәрен минутлап санаучы, биредәге ак халатлы кешеләрнең күзләренә карап, ярдәм көтүче өметсез авырулар белән бәйле бит. Ничек шундый зур эшне башкарып чыга алды ул? Кайчак үзе дә хәйран калып тора.

Әйе, барысы да бәләкәй кызы Анжеланың вафатыннан соң башлана. Яман чир аны бөтереп ала да, инде башка ычкындырмый. Ул баласының соңгы көннәрен искә төшереп, көрсенеп куя. «Сызланды... Ә без берни эшләтә алмадык». Югалту аны уйланырга мәҗбүр итә. Бу чирнең нинди мәкерле, яман булуын белә ул хәзер. Шушы көннән ул үзен өметсез авыруның, һичьюгы соңгы сәгатьләрен, соңгы көннәрен җиңеләйтүгә багышлар.



– Үлемгә дучар ителгән авыруларның хәлен җиңеләйтү турындагы төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр җиңел генә бармады, – ди фонд җитәкчесе Владимир Вавилов. – Зур-зур агайлар нәрсәгә ул, аның кемгә кирәге бар, дигәнрәк сүзләр әйтеп җанны телгәләде. Ә менә, беренче ярдәм кулын, тиеннәрен тиенгә исәпләп яшәүче, пенсионер әби-бабайлар сузды. Шул әбиләребез биргән 500 сумнан башланды безнең игелекле эшләребез.

Бүген әлеге фонд ярдәмендә төзелгән Казан Хосписы Европада иң яхшылардан дип танылды. Аны хәзер бөтен дөнья белә. Иң мөһиме – мондый хосписларның кирәклеген гади халык кына түгел, дәүләт эшлеклеләре дә аңлады. Кирәк, бик кирәк ул яман шеш чиреннән җәфаланучы авыруларга! Туганнарына, якыннарына кирәк!

  – Без Хосписның икенче чиратын сафка бастыру турында хыялланабыз, – дип сөйли Владимир Вавилов. – Онкологик авырулар арту белән бергә, соңгы көннәрен бездә үткәрергә теләүчеләр саны да арта бара. Былтырдан шушы проектны гамәлгә ашыру эшенә керештек. Фондка 24 миллион сум акча керде инде. Ә бу максатка 250 миллион сум кирәк!

 – Хосписны тормышының мәгънәсе дип атаган, үзен бу эштә кирәкле кеше итеп тою өчен махсус ике һөнәр: төзүче һәм паллиатив ярдәм күрсәтү белгечлеге үзләштергән бу игелекле кеше үзе кем соң?! Берничә җөмлә белән генә әйткәндә, аның тормыш юлы болайрак күз алдына килеп басар иде: туган көненнән 50 яшенә кадәр Казан шәһәренең коммуналь фатирында яши. 15 яшендә кичке мәктәпкә күчә. Балаларын берьялгызы үстергән әнисенә ике сеңлесен тәрбияләргә булыша. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Ләкин тәмамларга туры килми. Эшкә керергә мәҗбүр була. Бокс белән шөгыльләнә. Укырга бик ярата. Фонд оештырылганчыга кадәр аның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язма: шофер. Хатынының фаҗигале үлеменнән соң, 35 яшендә 9 яшьлек кызын һәм туганының бер яшьлек булып калган баласын тәрбияләп үстерә. Булачак хатыны Марина белән автобуста таныша. Кызлары Анжела туа. 5 яшенә җитеп, яман чирдән вафат булган кызы истәлегенә Владимир Вавилов шушы фондны оештыра. Хәзер ул Анжеладан соң туган кызы һәм хатыны белән ике бүлмәле фатирда яши.

Анжела Вавилова исемендәге фондның 15 еллыгына, «15 ел» дигән билге куеп, фонд исәбенә акча күчерә аласыз. Игелек җирдә ятмый ул. Моны сез миннән башка да яхшы беләсез.

Фото Вконтактедагы "Фонд имени Анжелы Вавиловой" төркеменнән алынды – https://vk.com/club22170557

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар