Логотип
Арабыздан беребез

Челтер-челтер талир тәңкә

Татар кызын күргәнче, башта ишетәсең, дигән борынгылар. Чулпы, хәситә, чәч тезмәлә-рендәге талир тәңкәләре челтер-челтер челтерәп, урамнан татар кызы килүен алдан ук хәбәр иткән шулай...

Татар кызын күргәнче, башта ишетәсең, дигән борынгылар. Чулпы, хәситә, чәч тезмәлә-рендәге талир тәңкәләре челтер-челтер челтерәп, урамнан татар кызы килүен алдан ук хәбәр иткән шулай. Бүген, әлбәттә, атлаган уңайга тәңкәләр челтерәми, чулпылар такмыйбыз, киемнәребез дә бүтән... Хәситә нәрсә дә, яка чылбыры ни, дип сорасаң, күбебез аптырап ук калыр иде. Югыйсә хәситә, изү, яка чылбыры ише милли бизәнү әйберләре – үзебезгә генә хас үзенчәлекле детальләр дә бит... Онытканбыз шул, хәтерләмибез...


Интернеттан хәситә дип эзләсәгез, ул сезне музей битләренә алып керәчәк, тарихын күрсәтәчәк. Ә менә хәзер замана кызлары да киеп йөрердәй хәситә ясаучылар бармы соң? Дөресен әйтим, бүгенге героебызны озак эзләдек. Хәситә ясаучылар бар, ләкин борынгыча итеп, кыйммәтле ташлар белән бизәп ясаучысын гына табуы кыен. Ә безгә нәкъ менә борынгылыкны заманча куллана белгән, аның кыйммәтен аңлаган оста кирәк иде.


Оренбург кызы Гөлфия ШӘЙДУЛЛИНА-БИЛАЛОВА без эзләгән кеше булып чыкты. Ул тегүче һәм дизайнер... Әти-әнисе аны үзләре кебек укытучы яисә табиб итеп күрергә теләсә дә, Гөлфия бөтенләй башка өлкәне сайлый. Хәер, очраклылык юк монда.

– Кечкенәдән тегәргә яраттым, – ди ул. – Әтиемнең әнисе Гөлчирә әбием дә матур киенергә һәвәс иде. Кунакка кайткан саен, яңа күлмәктән каршы ала иде безне.
Тугызынчыны тәмамлагач, Оренбургтагы 18 нче һөнәр училищесына укырга керә. Балачактан Сания әбисенең «Зингер» машинасын текелдәтүләр, әтисенең чалбарларын «яңартып тегүләр» үзенекен итә – героебыз тегүче-кисүче һөнәрен сайлый.
– Училище минем өчен бик зур мәктәп булды. Осталарның бер дигәннәре белем бирде безгә. Дүрт ел дәверендә тегүчелек һөнәренең үземнеке булуына инандым. Әмма безнең гаиләдә бар да югары белемле. Минем үземнең дә югары белем аласым килә иде, – дип, студент елларын да искә төшереп үтә Гөлфия.
Дизайнер дигән сүз сирәк ишетелә әле ул чорларда. Шул сирәк белгечлеккә ия булу теләге Оренбург дәүләт университетының архитектура-төзелеш факультетына алып килә аны. Бу факультетны медакадемия белән чагыштыралар. Анда да уку катлаулы, монда да.
– Икенче курстан соң Европа илләрендә стажировка үтәргә кирәк иде. Җиде илдә булып, андагы халыкларның сәнгать һәм дизайн тарихын өйрәндек. Баштарак, шактый зур чыгымнар тотып, бу илләргә ник баруыбызны аңлап та җиткермәгәнмендер, – ди ул. – Ләкин бик тә кирәкле тәҗрибә булган ул – дөнья җәүһәрләрен үз күзләрең белән күрү күңел офыкларын киңәйтә, күзаллауны тулыландыра. Дизайнер фантазиясе ачылсын өчен дөньяны өйрәнү мөһим.
Нидерландларның әле дә үзләренең милли аяк киеме саналган агач кәвешләрен саклавын, аларны көнкүрештә куллануларын хәйран калып сөйли. «Минем халкымның да борынгы, үзенә генә хас киемнәре булган бит, ник без аларны шулай саклый һәм башкаларга күрсәтә белмибез?» – дигән беренче уй әнә шул чакта тугандыр, бәлки. Кашемир яулыкларын татарча таратып бәйләгән Сания һәм Гөлчирә әбекәйләре күз алдына килә.
...Университетта күңелле ыгы-зыгы – студентлар фәнни конференциягә әзерләнә. «Ә нигә әле сиңа үз милләтең белән бәйле тема сайламаска, – ди укытучысы өченче курс студенткасы Гөлфиягә. – Сиңа костюмнар темасы якынрак бит...» Өч ел дәвам иттерелеп, соңыннан диплом эшенә дә әйләнәчәк татар милли костюмы темасына әнә шулай кереп китә ул. Бу теманың үзен никадәр мавыктырасын ул вакытта әле күз алдына да китерми.
– Оренбург зур шәһәр түгел, андагы күргәзмә, музейларны йөреп чыгып, үземә материал тупладым, – дип искә төшерә Гөлфия.
Аның өчен бар да яңа. Әйтик, гасыр тузаннарын сеңдергән менә бу борынгы түбәтәй ничек тегелгән? Эчке ягында ниләр бар? Һәммәсен җентекләбрәк беләсе һәм өйрәнәсе килә аның. Соңыннан Казандагы дәүләт милли музеена тәҗрибә тупларга килгәч, хыялына ирешәчәк әле ул – борынгы җөйләрне күрәчәк, экспонатларны ничек реставрацияләүләрен күзәтәчәк. «Ник мин боларны элегрәк белмәдем икән?» – дип гаҗәпләнәчәк.
Казаннан рухи яктан да, матди яктан да баеп кайта булачак дизайнер. Монда үзе өчен бәһасе булма-ган китапларга юлыга. Арада иң кыйммәтлесе – халкы-бызның борынгы сәнгате белән бәйле һөнәрчелеккә багышланганы.
Диплом яклар көн якынлаша. Берничә шәһәрдән яхшы тукымалар кайтарта. Җитәкчесенең фикерен тыңлап, төрле чылбырлар сатып ала. Ләкин ничек кенә тырышса да, чылбырлар җанына ятмый. Татар милли бизәкләре башкачарак булырга тиеш кебек... Казаннан алып кайткан китапларын кулына ала. Шулчак әйтерсең күңел күзләре ачылып итә! Беренче хәситәсе, яка чылбыры һәм чулпылары диплом коллекциясе белән бергә туа. Татар халкын таныта торган иң билгеле өч зур эшләнмәне башкарып чыга Гөлфия.
– Вакыт бик аз калган иде. Костюмнарны да үзем тегәсе, җитмәсә, бизәкләрен кулдан чигәргә кирәк... Өлгермисең, диде укытучым. Тиз арада әниемне һәм чигә белгән туганымны эшкә җәлеп иттем. Оренбургтагы зәркән кибетенә көн дә эшкә барган кебек бара идем, – дип көлә яшь дизайнер. – Кулыма берәр муенсаны алам да, тәсбих тарткан кебек, мәрҗәннәрен саныйм. Кибетчеләр аптырагандыр инде. Ә миңа хәситәм, чулпыларым өчен ничә таш кирәген исәпләргә кирәк. Коллекциям өчен тукымаларның затлыларын сайладым, димәк, аксессуарлар да чын ташлардан ясалган булырга тиеш.
 Коллекция гаҗәеп уңыш казана. Европа стилендәге эшлекле костюмнар татарча милли бизәкләр белән бөтенләй көтелмәгәнчә ачыла. Соңыннан әлеге коллекцияне күргәч: «Классик костюмны милли бизәкләргә өйләндерә алгансың», – ди мода белгече Александр Васильев.


Беренче хәситәсе әле дә кадерләп сакланучы ядкарь.
– Хәзер шул эшләремә карыйм да, елмаеп куям. Тәҗрибә эшли-эшли, өйрәнә-өйрәнә килә шул, – ди ул. – Дөресен әйтим, хәситәне мин башта озак кына аңлый алмадым. Ничек киелә ул, нинди очракларда? Әбиемнән дә сораштым, ул да ишетеп кенә белә булып чыкты. Хәситәне элек бай тормышлы хатын-кызлар кигән, аннан әнисеннән кызына мирас булып калган.
Ә безгә исә хәситәне ясау процессы кызык. Нинди материаллар кулланыла, аларны кайлардан таба оста?
– Ярашлы материаллар табу – иң катлаулысы, – ди Гөлфия үзе дә. – Кая гына барсам да, мин гел үземә кирәкле ташлар, сәйләннәр эзлим, каптырма-фурнитуралар караштырам. Беренче эшләнмәләремнең кимчелеге дә фурнитураның сыйфатлысын таба алмавымда иде. Алар бик чыдам булырга, вакытлар узгач та төсен үзгәртмәскә тиеш.
Аның эш өстәле салават күпере балкышын хәтерләтә. Бу сәйләннәр хәситә булып тезелгәнче, башта җентекле сайлау уза әле: зурлыгына карап, төсенә, рәвешенә карап...
– Эш өстәлемне кешегә күрсәтергә дә оялам. Анда ниләр генә юк, – ди дизайнер. – Башта мин барысын да таратып салып, палитра сайлыйм. Атна буе да шулай таралган килеш торырга мөмкин ул. Өйдәгеләр белә инде, андагы бер генә нәрсәне дә урыныннан күчерергә ярамый.
Элеккеге хәситәләр тукыма җирлеккә беркетелгән брошкалардан, тәңкәләрдән тезелгән. Анда арзанлы материаллар юк – алтын-көмеш һәм асылташлар. Бу хакта озак уйландым. Алтын-көмешләр куллансам, ул эшләнмәләр бик зур бәягә чыгар иде. Шуңа да ярым кыйммәтле ташларга тукталдым. Вакыт узса да, алар төсен югалтмый, тоныкланмый. Ташлар энергияне дә саклый. Хәситәнең төп асылы да шунда – хатын-кызның энер-гиясен саклауда булган бит. Гаҗәеп әйбер ул. Аның формасы да гадәти генә түгел – иңбашында таррак, ә урта өлеше чак кына киңәеп китә. Хатын-кызның иң мөһим органнарын, чакраларын яман күзләрдән саклау өчен шулай уйланылгандыр, минемчә. Аны сул як җилкәгә кияләр. Монысы да кызык. Сәбәбен сорашканым булды. «Уң як җилкәдәге фәрештә яхшы гамәлләрне яза, аңа комачауламас өчендер», – дип шаярттылар.
Уйласаң, борынгыларның киемендәге бер деталь дә очраклы түгел. Татар хатын-кызлары ике кулына да көмеш беләзек кигән. Христианнарда исә җиң очлары чигүле. Болар да энергияне саклау өчен. Чәч тезмәсен алыйк. Толымны каплап, умыртка буйлап сузылып төшә ул. Татарлар гына түгел, башка халыклар да кулланган аны. Чәчләр бит бик көчле антенна дип исәпләнелә. Алар чит энергияне кабул итеп, тәнгә сеңдерә. Борынгылар энергияне саклауга зур әһәмият биргән.
...Гөлфия хәзер Казанда яшәп иҗат итә. Әле университетта укыганда ук укытучылары аның киләчәген Казан белән бәйли. Шулай килеп чыга да. 2015 елда Казанда халыкара мөселман хатын-кызларының кием күргәзмәсе уза. Оренбургтан килгән яшь дизайнерның коллекциясе катнашучыларның игътибарын шунда ук җәлеп итә.
Киемдә мөселманлыкны, заманчалыкны һәм миллилекне ничек яраштырырга? Гөлфия бу хакта озак уйлана. Татар халкының үзенчәлекле бизәкләре бары музейларда гына яшәвен күрү күңелен төшерә аның. Әйе, ул үзе дә милли детальләр кулланып, үзенчәлекле киемнәр тегә. Ләкин кием туза, онытыла. Ә Гөлфиянең тузмый да, онытылмый да торган әйберләр иҗат итәсе килә.
Дөньяда бертөсле ике кеше булмаган кебек, оста кулында яралган бизәкләр дә бер-берсен кабатламый.
– Бик теләсәм дә, аларның копияләрен башкача ясый алмыйм, – ди ул. – Гомумән, заказ бирүче миңа тулысынча ышанган очракта гына эшләрем уңышлы чыга. Заказлар катлаулырак булган саен, үземә дә кызыклырак. Әлегә мин ташлар, сәйлән белән эшлим. Ташлар телен өйрәнәм. Ләкин күңелемне торган саен металлар күбрәк җәлеп итә. Пәрәвездәй нечкә генә чыбыклар белән эшләве үтә дә катлаулы. Махсус җиһазлар булуын таләп итә ул. Бәлки, тора-бара ул техниканы да кулланырмын. Камиллеккә чикләр юк, диләр бит...
Аның хәситәләре хәзер дөньяның төрле почмагында – Казакъстанда, Австралия һәм Америкада, Германия һәм Австриядә...
– Аларның хуҗалары барысы да татар ханымнары. Минемчә, чит илдә, милләттәшләреңнән аерым яшәгәндә үз яныңда халкыңның кечкенә генә бер кисәкчеген булдырасы килү табигыйдер, – ди оста. – Әле кайчан гына милли бизәкләргә игътибар юк иде, хәзер кызыксыналар. Табиб булып эшләүче бер ханым хәситә ясап бирүемне үтенде. «Патшабикәләр кебек киенәсем килә юбилеемда. Аннары мин аны кызыма ядкарь итеп калдырачакмын», – ди.
Музейга куелган борынгы хәситәләргә карап еш кына уйлана идем. Кайсы оста ясады икән боларны, хуҗалары кемнәр булган? Гаҗәп бит, оста инде күптән бу җирдән киткәндер, ә аның иҗаты әле дә яши, сокландыра... Үземнең хәситәләремә дә шундый озын гомер телим. Буыннардан-буыннарга тапшырылучы мирас булсын алар.

Фотолар: Гөлфия ШӘЙДУЛЛИНА-БИЛАЛОВА архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар