Логотип
Арабыздан беребез

«Бу – минеке, мин үземне таптым!»

Бала чагында үтә дә тыйнак, басынкы холыклы, хәтта ки кыюсыз булган ул. Бүген исә биек үкчәле туфлиләрдә генә үзен уңайлы хис итә торган зыялы ханым. Татарстанның төп никахлар теркәү сарае – «Казан» гаилә үзәгенең хуҗасы – ЗАГС Идарәсенең мәдәни чаралар бүлеге җитәкчесе Гөлнара ХАФИЗОВА төгәл 15 ел никах теркәүче булып эшләү дәверендә меңләгән яшь гаиләнең кулына законлы никах таныклыгы тапшырып, фатиха биргән кеше. 
 
 
1 нче пәрдә
– Әни, күл буенда үз йортыңда яшисең килмиме синең? 
– И-и, кызым, хыялыем, безгә каян килсен, ди, инде андый йорт? Булмаганны... 
12 яшьлек Гөлнара кечкенә календарьлар җыя. Шулар арасында күңеленә иң якыны – күл буенда агачтан салган йорт сурәтләнгәне. Әллә нинди тыныч бәхет бөркелә шуннан. Кызчык бу сурәтне күңел түренә үк яшереп куя һәм хыялларына бирелә, әнисе Рәйсә коммуналь фатирдагы бердәнбер тәрәзә төбенә басып, карашын күккә төби дә бердәнбер кызы Гөлнараның бәхете өчен дога кыла... 
– Мин әти белән әнинең бер генә кызы. Шулай булсам да, иркә итеп үстермәделәр. Киресенчә, әни катгый кырысрак тәрбияләде. Тегесе ярамый, бусы ярамый...
Казан кызы Гөлнараның балалык, үсмер еллары «Казанский феномен» дип йөртелгән җинаятьчел төркемнәр чәчәк аткан чорга туры килә. Урам кануннары белән идарә яшәүче мондый төркемнәрдән әти-әниләр кыз балаларны ничек булдыра ала, шулай саклый. Рәйсә апага да кырыс та, уяу да булырга туры килә, чөнки Гөлнараны тәрбияләү үзенең генә җилкәсенә төшә: кызы үсеп җиткәндә ире белән аерылышкан булалар инде. 
Әле бергә яшәгәндә дә, әти минем тәрбия белән бик кызыксынмады.  Бала буларак, аның нинди әти булуын аңламаганмын да. Әтиләр шундый була дип уйлый идем. Әни белән аерылышкач та үзгәрмәде. Аңа бернинди үпкәм юк. 13 элек мәрхүм булды ул, – ди Гөлнара Рәсим кызы.


 
  «Үпкәм юк»... Бу җөмлә кайтаваз булып колагымда яңгырый. Әтисен кичерер өчен аңа рухи үсеш баскычларының барысы аша үтәргә туры килә: 15 яше тулган көнне дә, 18 яшьлегендә дә менә-менә ишектән килеп керер дә «Кызым!» дип күкрәгенә кысар, дип көтүләр, кияүгә чыгып гаилә коргач, яшь парның аны урамда очратуы, әти кешенең кызын танымавы, «Син бабай булдың!» дип шатлык уртаклашканда да битараф калуы... Җеназасына хушлашырга барулар, әтисе ягыннан туганлык эзләрен эзләп Пенза якларына барып чыгулар, Мазарлы мәчетендә мәрхүм булган туганнары рухына дога кылулар, март аенда әллә каян гына килеп чыккан күбәләкнең Гөлнара тирәсендә әйләнүләрен күрүләр... Бу кичерүнең бәһасе – бүген Гөлнара белән Фердинандның мәхәббәт тулы гаиләсе. 
«Кызым, тәүфыйклы бул, йөзгә кызыллык китерә күрмә», – дип үстерә әнисе Гөлнараны.  Ананың заводтагы эше сменалы: йә иртән өйдә юк, йә кич. Иркенләп йөрү мөмкинлеге булса да, әнисенең сүзеннән чыкмый кыз, хәтта дус кызлары белән дискотекага да йөрми. (Беренче тапкыр дискотекага кияүгә чыккач барып карый. «Фердинанд, бер барып күрим инде, нәрсә икән ул?» – дип сорагач, ире җибәрә аны. Кайткач сорый: «Йә, ничек?» Яшь чагында андый җирләргә йөрмәве өчен үкенерлек булмый, кыскасы.) 
Адәм баласының гомерендә була торган өч туй да ЗАГС аша үтә. 
 
Яшьлегенең иң матур еллары туксанынчы елларга туры килә Гөлнараның. Үзе әйтмешли, үтә дә тыйнак холыклы юаш кызга  һөнәр сайлаганда да, шушы сыйфат өстенлек итә: кыз училищега кереп, химик-лаборант булырга укый, 40 нчы заводка эшкә урнаша. Шул вакыт СССР дигән зур мәмләкәттә үзгәреш җилләре туза, иң беренчеләрдән булып, ул җилләр заводтагы яшь белгечләрне себереп ала да язмыш кочагына селкеп сала. Хәтерләсәгез, нәкъ менә химик, физик кебек конкрет һөнәр ияләре кирәксез булып калган, икътисадчы белән юристларның яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек үрчегән заманы иде ул. Химик таныклыгын өйдә калдырырга туры килә яшь белгечкә, ярый әле секретарь-референт дигән катыргысы бар: шәһәр буйлап эш эзләргә чыгып китә. 
Филармониянең авыр ишекләрен ачып кергәндә, Гөлнара язмыш капкалары аша атлавын да уйламагандыр, билгеле. 


 
– Секретарь кирәкми, ә менә билетлар таратучы кирәк. Таратырга гына түгел, сатарга кирәк! – дип, эшкә алалар тәҗрибәсез кызны. Күз алдына китерәсезме: кешеләргә алтышар ай хезмәт хакы түләмиләр, ә ул аларны концертка билет алырга күндерергә тиеш! Бер ай үтә, ике ай... бер билет та сата алмый. Шул көннәрдә танылган җырчы Рөстәм Маликов Гөлнараны күреп ала. «Сеңлем, – ди ул, – нишләп болай интегеп йөрисең син? Синең урының сәхнәдә бит!» 
– Сәхнәдә? Минемме? – ул хисләрне бүген дә хәтерли әле Гөлнара Рәсим кызы. – Юк, мин сәхнәнең сәхнә икәнен беләм инде, ләкин үземне сәхнәдә итеп берничек тә күрә алмый идем.
– Кызым, синнән нинди артист чыксын инде? – Рәйсә апа шакката. Ике туган апасы Венера хуплый: «Безнең Гөлнара булдыра ул!» Шул сүз җитә, имтиханнар да тапшырыла, театр училищесы студенты да булып куя.
– Шундый рәхәт иде укуы! Минем оялчанлыгым да, кыюсызлыгым да юкка чыкты. Дөньяга ачылып киттем. Хәтта каникулларга китәсе килмәде. 
...Марсель Сәлимҗановның юбилеена әзерләнеп йөргәндә Гөлнараны Фердинанд Хафизов күреп ала. 
«Бу – минеке! Мин үземнекен таптым», – дип ышанып әйтә ул бүген. 


2 нче пәрдә
Кызым, нәрсә булды? Нишләп төннәр буе йоклый алмыйсың? – бер бүлмәле фатирда әни күзе төнлә дә күреп тора шул. Шуннан соң бөтен серен әнисенә чишеп бирә Гөлнара. «Фердинанд кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, син риза булмассың, дип куркам». Өлкәнрәк тә, артист кеше дә, өйләнеп аерылырга да өлгергән, баласы да бар... «И кызым, – ди шул вакыт Рәйсә апа, Гөлнараның гаҗәпләнүенә каршы, ризалык бирә. – Кемдер бәхетеннән май да ката, таш та эри».
  – Гөлнара белән без бер-беребездән башка тора алмый идек. Әле дә бер тәүлек гомер дә бик озак тоела безгә, ярый әле телефоннар бар. Ул чакта аны училищедан каршы алам да Восстание урамына кадәр көн саен – яңгыр дими, кар дими – җәяү атлыйбыз. Ун-унике чакрымны сизми дә калабыз. Өйләнешкәч тә үзгәрмәдек. Камал театрында эшләгән чагым: берәр айга гастрольләргә җибәрәләр. Сагынуга чыдар әмәл юк! Гөлнара үзе килеп җитә. Шулай бервакыт Башкортстанның Бакалы районыннан кайтканда, машина ватылды. Гөлнарага: «Кайта тор», – дибез. Ул: «Юк, үлсәк – бергә үләрбез!» – дип, мине ташлап китмәде. – Фердинанд абый шулай дип искә төшерә. Аны республикада да, аннан читтә дә танымаган кеше юктыр: театр артисты белән филармония артистының гастрольләрдә булмаган авылы каламыни аның? 
1995 елның җәендә никах укыталар, туй итәләр. Театр училищесын тәмамлап, Гөлнара Рәсим кызы «Казан» милли мәдәният үзәгенә администратор булып эшкә урнаша. Озакламый кызы Зөһрә туа, декрет ялына китә. Декреттан соң янә шунда ук эшкә чыга. Беркөнне хезмәткәрләр киңәшмәгә җыела. Шул көнне Гөлнара бер ханым белән таныша. Булачак җитәкчесе Фазулшина Зөбәрҗәт Мөнир кызы була ул. Эшкә  ЗАГСка (Гражданлык халәте актын теркәү) чакыруы икән. 
– ЗАГСның ни икәнен дә белмим. Ризалашканчы, кайтып Фердинанд белән киңәштем. «Булдырасың», – ди.  Башкарма комитетка барып сөйләштек. Бу эшнең ни икәнен аңламагач, каушамаганмын да, күрәсең. Югары белем кирәк булачак, диделәр. Читтән торып Мәдәният институтын тәмамладым. Беренче көннән үк никах тантанасын алып баруны тапшырулар... Иң беренчесен бүгенгедәй хәтерлим. Йөрәк күкрәк читлеген ватардай булып тибә, хәтта блузка аша сизелә иде бугай...

Шуннан соң 15 ел узган инде. Гөлнара Хафизова ул арада меңләгән парларны кавыштырган. 
Һәрбер никах тантанасы – мини спектакль. Көненә 50 шәр пар теркәгән вакытлар да булды. ЗАГС хезмәткәре бер үк вакытта психолог та, юрист та, мәдәният хезмәткәре дә. 
Читтән караганда гына ЗАГС – роза чәчәкләре, шампан шәрабы исе аңкып торган тоташ бәйрәм ул. Узган елның декабрендә ЗАГС хезмәте үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте. Йөз ел элек СССР хөкүмәте халыкның туу, үлү һәм никахка керү эшләрен чиркәү белән мәчет вәкаләтләреннән алып, дәүләт карамагына тапшырган. Метрика кенәгәләрендә дә ЗАГС архивына биргән. Бүген дә ЗАГС эше – иң җаваплы өлкә. Җаваплылык дәрәҗәсе бер хәреф белән үлчәнә. Таныклыкларда бер генә хәреф дөрес язылмаса да, кешеләргә бик күп ишекләрне шакырга туры киләчәк. Шуңа да анда эшләүчеләрнең мәшәкатьләрен, әкиятләрдәгечә, тарыны бодайдан аеру белән чагыштырып буладыр: үзе вак, үзе үтә дә әһәмиятле эш. 
– Гөлнара ЗАГСта эшли башлагач (мин аны ЗАГСка кияүгә бирдем, дип шаярта бу урында Фердинанд абый. – авт. иск.), безнең гаиләдә тормыш режимы да үзгәрде. Ләкин мин аның көнне төнгә ялгап эшләвен аңлыйм, чөнки үзем дә кешеләр белән эшли торган һөнәр иясе, үземнең дә төнге унберләргә кадәр эшләгән чакларым күп була иде. Гөлнара үз эшенә шулкадәр бирелгән, һәрбер никах тантанасына бик җаваплы итеп әзерләнә, – дип сөйли Фердинанд Хафизов. Гөлнара Рәсим кызының бөтен күңелен биреп эшләвен аның башка җитәкчеләре дә – Гөлнара Рәшит кызы да, Альбина Рафаиль кызы да бик тиз күреп ала. Казан ЗАГС Идарәсенең башлыгы  Римма Шамил кызы Миңнуллина белән бүген иңгә-иң куеп эшлиләр.  2013 елда Альбина Шәвәлиеваның аны ЗАГС Идарәсенең мәдәни чаралар үткәрү бүлегенә  – «Казан гаилә үзәге»нә җитәкче итеп тәкъдим итүе табигый килеп чыга: Җәлил ЗАГСындагы Гөлнараны бөтен шәһәр белә булыр! Никах тантаналары гына түгел, республиканың иң матур парларының  алтын туйларын, гаилә бәйрәмнәрен, яшьләргә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру кебек бихисап чараларны Гаилә үзәгендә үткәрү матур традициягә әйләнә. Үзе сценарист, үзе режиссер, үзе алып баручы да. Игътибар итсәгез, «Казан гаилә үзәге» – башкалабызның яңа символына әверелде, анда көн саен йөзләрчә туй, меңнәрчә турист була. Ләкин анда һәрвакыт тәртип, чиста, теләсә кайчан килен төшерергә әзерләнгән өй кебек! Аны чын мәгънәсендә символ итеп таныту Гөлнара Рәсим кызының да казанышы булуында шик юк.  Шушы хезмәтенең әҗере дә кайткан:  күптән түгел «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем бирелгән аңа. ЗАГС хезмәтендә бик сирәк очрый мондый исемле кешеләр. 
Ә иң зур әҗере: урамда туктап рәхмәт әйтеп китүләре. «Рәхмәт – дога бит ул, – ди үзе бу турыда. – Инде теркәү вакытында ук кайсы гаиләнең нинди буласын алдан сиземләргә өйрәнеп бетәсең. Әлбәттә, берничә ай элек кенә үзең кавыштырган парга «аерылды» дигән мөһер сугу күңелле хәл түгел. Кызганыч, андыйлар да була. Берсендә ай үтмәстән яшь хатын аерылам, дип килеп җиткән. Ике хатын-кыз сердәш булып бик озак сөйләшеп утырдык:  нәтиҗәдә, яшь хатын кире уйлады. Төгәл дүрт елдан әлеге пар очраклы гына каршыбызга очрады. Бәбиләрен саф һавага алып чыкканнар... Бәхетләренә сокланырлык!
Берсендә әни кеше елый да елый. Ахырдан түзмәдем, килеп, киявегез шундый әйбәт кешегә охшаган, борчылмагыз, барысы да яхшы булыр, дип юата башлаган идем: «Кияү түгел, улым ул минем», – дип төзәтте. Килене нәкъ кайнанасына охшаган булып чыкты. Ныклы гаилә булгандыр, дип ышанасы килә». 
 
 Гаиләләрен дә әнә шулай гел уңай, акыллы, мәхәббәт хисләреннән генә төзегән бит алар
Ныклы гаилә, дигәннән... Менә үзләре дә озакламый көмеш туйларын билгеләячәк икән бит! Бик күпләргә гаилә кодексының нигезләрен аңлатканда, Гөлнара Рәсим кызы үзенең дә гаиләсен күз алдында тоткандыр. Ә хыялдагы теге йортны Гөлнара белән Фердинанд өйләнешкәннән соң бер ел узуга төзи башлыйлар. «Мин Гөлнарага өйләнгәнче, коры кеше идем. Ул мине назлы булырга да, көчле булырга да өйрәтте», – ди Фердинанд Хафизов. Хатын-кызлар белә булыр: ир кешедән мондый сүз ишетү – медальгә тиң!  Өйләрендә әле һаман нәрсә дә булса төзиләр. Күрәсең, мәхәббәтле өйдә төзү теләге табигыйдыр. 


 
– Гаиләдә ир – ир урынында, хатын хатын урынында булырга тиеш. Һәм бер-береңә карата тирән ихтирам булсын. Яратуның нигезе ул. Мин ЗАГСта эшли башлаганда, Зөһрәбезгә ике яшь иде. Без аны кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле бул, дип тәрбияләдек. Мәктәп, дисәң...  Юк, без аны әллә нинди кәттә мәктәпләрдә укытмадык. Анысы күрсәткеч түгел, күңеле чиста булсын, дип тырыштык. Моның өчен үзең үрнәк булырга тиешсең. 
– Кызым, рәхмәт, йөзгә кызыллык китермәдең, уңышларың белән сөендереп торасың, – дип котлый аны әнисе, күптән түгел генә узган түгәрәк датасын билгеләгәндә. 
– Рәхмәт, кызым, горурлыгым булдың, – ди аңа әнисе Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен алганда. 
– Рәхмәт, әни, догаларың өчен! – ди Гөлнара ханым һәр көнне иртәнге биштән торып, гаиләсенә ашарга әзерләп, иренә, кызына көн буена җитәрлек игътибарын биреп эшкә йөгергәндә... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар