Логотип
Арабыздан беребез

«Безгә бик салкын... Мәгарәне казый алмыйбыз... Хәрәкәтләнә алмыйбыз...»

Сигез совет альпинистының һәлак булуы бөтен дөньяны тетрәтте 

фото: stena.ee

Сигез совет альпинистының һәлак булуы бөтен дөньяны тетрәтте 

 

Узган гасырның 60–80 нче елларында альпинизм романтикасы яшьләрне тәмам үзенә бөтереп алып кереп китә. Владимир Высоцкий төп геройны уйнаган «Вертикаль» фильмын хәтерлисездер, мөгаен. Шунда яңгыраган «Если друг оказался вдруг...» дигән җыр да таныштыр, әлбәттә. Фильм экраннарга чыгуга спортның бу төре тагын да популярлаша. Йөзәрләгән альпинистлар яңа биеклекләр яуларга ашкына. Памир тауларындагы 7134 метр биеклектәге Ленин пигы аеруча атаклы була. 1958 елда совет альпинисты Екатерина Мамлеева беренче булып шул биеклекне яулый. 

Эльвира Шатаева төркеме 

Шатаева Эльвира

 Ә Эльвира Шатаеваны СССРда хатын-кызлар альпинизмы пионеры дип йөртәләр. Кавказда һәм Памирда ул катлаулы экстремаль биеклекләргә күтәрелә. Хәвефле исәпләнгән Коммунизм пигы маршруты буенча күтәрелгән өченче хатын-кыз була ул. Аңа «СССРның спорт мастеры» дигән исем бирелә. Ире – атаклы альпинист-инструктор Владимир Шатаев белән алар яңа маршрутларга юл ачалар. Хатын-кызлар командасы белән җидемеңенче биеклекне яулап, үзенчәлекле рекорд куярга хыяллана Эльвира. Маршрутны ныклап уйлап, бөтен детальләрне күздән кичереп төзи. Экспедициягә Илсөяр Мөхәммәтова, Нина Васильева, Валентина Фатеева, Ирина Любимцева, Галина Ререходюк, Татьяна Бардашева һәм Людмила Манжароваларны ала. Ленин пигы төп мишень була. Липкин кыясы аша күтәрелеп, Раздельная биеклеге аркылы төшәргә планлаштыралар. Команда 1974 елның 10 июлендә Ошада җыела. Көннәр буе тренировкаларда шөгыльләнәләр, кичләрен фильмнар карап, күтәрелү маршрутын өйрәнәләр. Июль ахырында кызлар Американың атаклы альпинисты Гарри Улин һәлак булуын ишетә. Аның артыннан ук Швейцария альпинисты Ева Изеншмидт һәлакәткә очрый. Метеорологлар Ленин пигы районында кар явулар, һава температурасының кинәт төшүе, тау түбәләреннән зур кар катламнары ишелү турында кисәтеп торалар. Әмма Шаталова командасы үз планнарыннан ваз кичми барыбер. 

2 августта Эльвира: «Тау сыртына ике сәгатьтән килеп чыгабыз, – дип базага хәбәр итә. – Һава торышы яхшы, бераз гына җил бар. Юлыбыз катлаулы түгел. Барысының да кәефе күтәренке», – ди ул. Бу вакытта Корепанов һәм Гаврилов төркемнәре дә шушы тирәдә була. Тәҗрибәле инструктор Виталий Абалаков аста радио аша өч төркемгә дә гомуми координацияне билгеләп тора. Кызлар 3 августта ял итәргә, штурмга яхшылап әзерләнергә уйлыйлар. 4 августта биеклекнең икенче ягыннан Корепанов төркеме күтәрелеп килә. Кичкә алар биеклекне алып, кайту ягына төшә башлый. Кичке 5 тә Шатаева базага хәбәр җибәрә: 

– Егетләр Ленин пигын «яулады». Көнләшеп куйдык. Ләкин иртәгә безне дә котларсыз әле. Корепанов Раздельнаяда чәй җылытып  каршыларга әзерләнсен. Жора Корепановны туган көне белән котлыйбыз. Уңышлар телибез. Сиңа презент алып кайтабыз. Ленин пигын инде буйсындырдың, сигезмеңенчесен дә яула... Һава бозыла башлады. Кар ява. Яхшы бу – эзләрне күмеп китәр. Безнең хакта «әзер эзләр буенча гына күтәрелделәр» дигән сүз дә булмас. 

Бу вакытта алты мең метр биеклектә Гаврилов экспедициясе хатын-кызлар төркеме белән очраша, ике команда бергәләшеп чәй дә эчә әле. Соңыннан Гаврилов командасы Шаталова кызларын иң соңгы күрүчеләр булып чыга. 

Пик Ленина. РИА Новости

Туры эфирда үлем 

 

5 августта 17 сәгатьтә Шатаева радио аша биеклеккә чыгуларын хәбәр итә. Әмма төшкәндә проблемалар килеп чыга. Бераз соңрак Шатаева тагын эфирга чыга: 

– Күз күреме начар – 20–30 метр гына. Юнәлеш билгеләргә икеләнәбез. Палаткалар кордык. Һава торышы әйбәтләнүгә төшү юлын карарга өметләнәбез.  Өшемәбез дип уйлыйм. Төн куну бик кыен булмастыр. Кәефләребез яхшы. 

Базада бу хәбәрне сагаеп кабул итәләр. Караңгы төшеп килгәндә, тирә-якта бернәрсә күренмәгәндә шуннан да кулайрак чишелеш булмагач, кызлар фикере белән килешәләр. 

6 август, иртәнге 10. 

Шатаева – базага: 

– Һава торышы тамчы да үзгәрми.  Берни күренми. 7 дә тордык. Томан таралганын көтәбез. Бернинди үзгәреш тә күренми. Күз күреме һаман түбән – чама белән 20 метр. 

Базадан юлга чыкмый торырга киңәш итәләр. 

13 сәгать. Шатаева – базага: 

– Бернәрсә дә үзгәрмәде. Җил кинәт көчәя башлады. Күзгә бернәрсә күренми. Кая таба барырга кирәген белмибез. Теләсә кайчан кузгалырга әзербез. Ләкин вакыт уза... Хәзер көндезге аш әзерлибез. 10–15 минутта җыенып чыгып китәргә әзер без. Жора безгә нинди киңәш бирә ала? Безнең якка баручы юкмы, хәбәр итегез. 

База бу вакытта башка командалар белән экстрен консультацияләр алып бара. Табигать шартлары начарая, күзгә бернәрсә күренми, бер генә команда да бу шартларда күрәләтә биеклеккә күтәрелә аламый. 

17 сәгать. Шатаева – базага: 

– Без аска төшә башлар идек. Көн ачылуга бер өмет тә юк... Шулай да төшәргә талпынып карыйбыз...Чөнки югарыда бик салкын. Көчле җил. Бик каты исә. 

Шатаева врачтан консультация дә сорый. Бер спортсменка ашаганнан соң тәүлек буе коса икән. Бавырда проблемалар түгелме дип шикләнәләр. Врач кичекмәстән түбәнгә төшәргә куша. Уколларны кайчан кадарга кирәген әйтә. Авыру симптомнары икенче кызда да сизелә. Медикаментлар җитмәү ихтималы туа. 

База – Шатаевага: 

– Авыру барын алдан хәбәр итмәвегез өчен шелтә белдерәбез. Тиз арада врач күрсәтмәсен үтәгез – укол ясагыз һәм кичекмәстән төшә башлагыз. 

Шатаева – базага: 

– Аңладым. Яхшы. Хәзер укол ясыйбыз, палаткаларны җыябыз һәм 15 минуттан төшә башлыйбыз. Шелтәне югарыда түгел, төшкәч, аста алуны кулайрак булыр дим. 

Алар төшә башлый. Дөньяның иң атаклы альпинистлары да мондый адымга җөрьәт итмәс иде. Җил һәм кар көчәеп, коточкыч ураган чыга. 

7 август, иртәнге 10. Шагаева тагын элемтәгә чыга. Төнлә ураган палаткаларны умыра, кирәк-яракны, бияләйләрне, примусны очыртып алып китә. Иң аянычлысы: 23 сәгатьтә Ирина Любимцева фаҗигале төстә һәлак була. Базадан совет альпинистлары ярдәмгә чыга. Якында урнашкан француз, британ, австрия, япон альпинистлары да безнең кызларны коткаруга кушыла. 

14:00, Шатаева – базага: 

– Икәү үлде – Васильева һәм Фатеева... Бишебезгә өч йокы капчыгы... Бик нык туңабыз, бик салкын. Дүрт кеше кулларын өшетте...       

База – Шатаевага: 

– Түбәнгә таба хәрәкәт итәргә. Төшенкелеккә бирешмәскә. Баралмасагыз, кыймылдагыз, гел хәрәкәттә булыгыз. Җай булуга, сәгать саен элемтәгә чыгыгыз. 

Ярдәмгә чыккан альпинистлар да берни эшли алмый. Җил аяктан ега. Аяк-кулларын өшетәләр. 

15:15, Шатаева – базага: 

– Безгә бик салкын... Мәгарәне казый алмыйбыз... Хәрәкәт итеп тә булмый... Рюкзакларыбызны җил очырды... 

База – Шатаевага: 

– Чокыр казып җылыныгыз. Иртәгә ярдәм килеп җитәр. Иртәнгәчә түзегез ничек тә.    

Төркемнән соңгы хәбәр 7 августта 21:12 дә килә. Инде Эльвира Шатаева түгел, Галина Переходюк эфирда. Көч-хәл белән әйтелгән сүзләрне елау алыштыра. Ниһаять, Галина соңгы сүзләрен чак әйтә ала: 

– Икәү генә калдык... Башкча көчебез юк... 15–20 минуттан без исән калмаячакбыз... 

Ике тапкыр рация төймәсенә басып, эфирга чыгарга талпынулары гына сизелә... 

 

Дөньяны тетрәткән шок 

 

Ураган тынуга, фаҗига урынына беренче булып Япония һәм Америка альпинистлары барып җитә. Кызларның гәүдәсен икенче көнне генә табалар. 

«Палаткаларга кайткач, тавыш галлюцинацияле башланды, – дип искә ала берсе. – Джек белән мин тышта кызларның кызганыч тавышына охшаган авазлар ишеттек. Әмма палаткадан чыгып караган саен, кар авырлыгыннан төрлечә аңлашылган шыгырдаулар гына ишетелә иде». 

Гәүдәләрнең урнашу тәртибе планын японнар төзи. Фаҗига урынына Владимир Шатаев та килеп җитә: 

«Тикшереп тормыйча да әйтә алам – Эльвира бу. Ул йөзе белән югарыда, башын төньякка куеп ята, җәеп салган куллары бияләйсез... 

Егетләр, такт саклап, икебезне генә калдырды. Рәхмәт аларга, миңа Эльвира белән генә калырга кирәк иде... 

Кемдер әйтеп торып пленкага яздырырга тиеш. Магнитофон кием астында гына  – алуы җайсыз... Кирәк микән? Микрофон шнуры кыска. Бу эшне башка берәү башкарса, бәйләнгән кебек басып торып, чит кеше тавышын тыңларга тиеш буласың... Үзем алыныйммы әллә? 

Төймәгә басып, микрофонны иреннәремә китердем: «Эльвира Шатаева... Аяклары көньякка караган. Башы капюшонда. Зәңгәр анарака, пуховка. Чалбар-гольф, кара төстә, күзлеге юк. Дүрт метр читтә күзлек резинкасы табылды... Кесәсендә карабин һәм хатын-кыз вак-төяге – маникюр пилкасы, күз буягыч карандаш, түгәрәк көзге чатнап ватылган...» 

Ун метр югарырак Галина Переходюкны табалар. Башкаларны... Шунда гәүдәләр саны төркемдәгеләр саны белән туры килмәгәне ачыклана – бер кыз югалган. Бәлки, исән калгандыр дигән өмет чаткылары кабынып ала. Тик юкка гына. Нина Васильеваны ертык палатка эчендә Валентина Фатеева гәүдәсе астыннан табалар.

фото: stena.ee

Шатаева төркеме фаҗигасе бөтен дөньяны тетрәндерә. Дөьяның иң зур басмалары Памирдагы хәлләр турында яза. 

Көчле рухлы батыр кызларыбызның исеме дөнья альпинизмы елъязмасына мәңгелеккә язылган. 

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менə бит нинди кызыклы язма, алайса гел ире киткəн, бала тапкан, хыянəт иткəн ....туйдыра башлады

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фикер язган идем нигə чыгармадыгыз? Сезгə бит хəр фикер кадерле булырга тиеш

      Хәзер укыйлар