Логотип
Арабыздан беребез

«Берәүнең дә серен дөньяга чәчмәдем...»

19 май – Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан сезгә республика матбугаты ветераны Вәсилә ханым РӘХИМОВА белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Бу әңгәмә шуның белән дә кызыклы – Вәсилә ханымнан интервьюны кызы Диләрә ала. Шулай ук журналист!  

 

 

 

Диләрә ӘХМӘТОВА, 

Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе 

 

Республикабызда чыгучы вакытлы матбугатны карап баручыларга журналист Вәсилә Рәхимова исеме күптәннән таныш. Журналистикага ул яшүсмер чагында ук кереп китә. Авиация моторлары җитештерү берләшмәсенең «Завод правдасы» күптиражлы газетасында башта штаттан тыш хәбәрче, аннан, журналистика факультеты студенты һәм дипломлы белгеч булганнан соң, газетаның әйдәп баручы хезмәткәре була. 35 елга якын һөнәри эшчәнлеген хезмәт кешесен, сәнәгатьне алга этәрүче инженерларны, оста кулларны данлауга багышлый, укучыга хезмәтнең матурлыгын, үзе үк бик тә катлаулы, күпкырлы механизм булган сәнәгать берләшмәсенең көндәлек тормышын күрсәтә.  

1970–80 елларда завод укучысы өчен чыгарылган басманың тиражы берничә мең данә булуга карамастан, завод аудиториясе аңа һәрвакыт тар була. Хәер, республика күләмендә чыга торган газета-журналларда, радио һәм ТВда аның чыгышларын, язмаларын һәрвакыт теләп кабул итәләр. 

Көн дә иртән заводка эшкә чыгып китүче ике бала анасының алдагы тормыш сукмагы ачык була кебек. Әмма 1980 еллар ахыры–90 нчы еллар башында ил кискен борылыш ясый – кыйбласын үзгәртә. Бу аның күптәнге хыялы – динне өйрәнү, тормышын ислам кыйммәтләренә туры китереп коруга форсат тудыра. Совет кешесе олылап, ихтирам итеп караган коллектив, намуслы эш кыйммәтләре, үзеңне тәрбияләп диярлек үстергән предприятиегә тугрылык саклау кебек кыйммәтләрнең бәясе 90 нчы елгы ваучер кебек җилгә оча. Әле анда, әле монда ярыклары пәйда булган гаилә көймәсе дә көннәрдән бер көнне комга терәлә. Тормышның бар тәме, яме, бүгенгечә әйтсәк, нульгә әверелгән бер мәлдә, басып йөрер туфрак, сөялеп торыр өчен терәк эзләү чоры башлана. Әйе, 90 нчы елларда бу язмышка күпләр дучар була, өр-яңа тормыш башлау гадәти хәлгә әверелә. 

Журналист Вәсилә Рәхимова исә үз юлыннан атлап китә. Яраткан хезмәтен дә, заводын да ташламый ул, аларны Аллаһ кушканнарга хилафлык китермичә дәвам итү юлын таба. Мөселман газеталарына актив языша башлавы белән исламның рухи байлыгын киң даирәләргә ирештерү мөмкинлеге ачыла. Укучыга ул мөселман тормышын дини таләпләр, гыйбадәт кылулар аша аңлатмый, гүзәл холыклы, күркәм фигыльле мөселманнар, аларның игелекле гамәлләре аша ачып күрсәтә. В. Рәхимова үзе үк рухи яңарышның аерылгысыз бер өлешенә, дини даирәнең мөхтәрәмә әһленә әверелә. 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамларга да, Хаҗ гамәлен кылып кайтырга да насыйп итә аңа Аллаһ. Самолет йөрәге – мотор җитештерүчеләргә дан җырлау чоры да, үз вакыты җиткәч, төгәлләнә. Әмма бу да югалып калуны аңлатмый. Бер ябылган ишек урынына, берничә яңа ишек ачылып кына тора. Дәү әни вазыйфасын үзләштерер чак та җитә. Дистәләрчә еллык профессиональ тәҗрибәсенең көтмәгәндә өр-яңа кулланышы табыла: ул күренекле дин әһелләренең тормыш юлына багышланган китаплар яза, мөхәррирлек итүгә керешә. Ул тирә-юньдәге иң гадәти тормышның да үзенчәлекле сыйфатын, кызыгын, ямен күрә белә. Күргәннәрен укучыга тәмле итеп җиткерә белә. Болар барысы да минем әнием Вәсилә Рәхимова турында. Әйбәтләп санасаң, аның язма геройлары бер генә мең булмагандыр. Ә бүгенге язмада ул үзе – герой. 

 

ТОРМЫШ УНИВЕРСИТЕТЛАРЫНА ИЛТҮЧЕ БАСКЫЧЛАР 

Әни, үзеңне кайсы яшьтән хәтерлисең? Гап-гади колхозчы баласында университетка керү теләге ничек туды?  

– Әңгәмәне журналистикага китергән юлларны барлаудан башласак, сүзебез үзеннән-үзе еракта калган балачакка барып тоташа... Биектау районының Сая, Өбрә, Әлдермеш, Усады авылларын аргы якка, бирге якка аерып агучы Сая суы буйларында җәй буена су коенып, оя-оя каз, үрдәк саклап, чебиләнеп беткән яланаяклы, күрше-күлән яратып «сары пышлак» дип йөрткән Вәсиләне искә төшердең. Сап-сары һәм безнең татарлар арасында бик сирәк очраган бөдрә чәчле, сүзен өздереп сөйләүче, яшенә караганда шактый җитди күренгән кызчыкны, ягъни мине үзем белә башлаганда туган авылым Әлдермештә шулай дәшәләр иде. 

Дәү әтиле, дәү әниле һәм алар янына хәл белергә дип килгән (ә ул заманнарда бу бик гадәти күренеш иде көтмәгәндә-уйламаганда үз итеп, олылап кереп утырулар!) ил агайлары, авыл карчыклары сөйләшкәнен тыңлап үстем. Кызык иде, рәхәт иде аларны тыңлау. Ипле әңгәмәләре, матур сөйләшүләре, бер-берсен аңлап, җайлы гына аралашулары матур әдәбият, хикәятләр укыган кебек тәэсир итә иде. 

Түр яктагы тәрәзә яңагына кыстырылган, еш укудан таушалып беткән Хуҗа Насретдин мәзәкләре һәм татар халык әкиятләре китапларын хәтерлим. Беренче сыйныфны тәмамлауга, дәү әти кичләрен шуларны кычкырып укуымны сорый, үзе кет-кет көлеп тыңлый да, «кара син аны, шулай дип әйткән ә, Хуҗа Насретдин!» дип үзенчә нәтиҗә чыгара иде. Күрәсең, гаиләдә китап сүзенә, матур әдәбиятка үзенә бер тартылу булган! Сөйләмебездә халкыбызның мәкаль-әйтемнәре, үзебезнең якларның канатлы сүзләре күп булуы шуннан киләдер дә. 

Китап укырга бик яраттым. Күрше-күлән яшьтәшләрем әниләреннән өзгәләнеп 5-10 тиен акча сорап, кинога йөгерешкәндә, рәхәтләнеп китапханәдән алган китапларны укып кала идем. Укырга, күп белергә тиешлегемне аңлый идем. 60 нчы еллар урталарында авылга дипломлы яшь белгечләр – агрономнар, мал табиблары, хисапчы-икътисадчылар, яшь укытучылар, фельдшерлар кайта башлады. Авыл халкы өчен зу-ур яңалык инде, тикшерәләр, сорашалар да, кем нәрсә ишеткән, бер-ике ай телдә аларны сөйлиләр: «Агроном дигәннәре дүрт ел укып, институт тәмамлаган икән, фәлән укытучы да зур җирдә озак укыган, әти-әнисе дә укымышлы нәсел диләр», дип сокланалар. Әһә, мин әйтәм, яхшы укып, күп белеп кенә менә мондый дәрәҗәләргә ирешеп була икән дип, күңел сандыгына салып куям... 

Укулар башланып, мәктәп укучылары да басуда үзләренә бүлеп бирелгән бәрәңгеләрне алып бетергәч, безне – 6 сыйныф укучыларын Дөбьяз-Казан арасында йөрүче рейс автобусында Казанга экскурсиягә алып бардылар. Караңгылы-яктылыда иртүк өйдән чыгып китеп, калага килдек. Ленин урамына (хәзерге Кремль урамы) күтәрелеп, университет белән танышулар, аннан тарих музеенда булганнан соң кабат университетка кайтулар үзе берничә кыйссалык хәтирә. Университетның идән астында – цокольдәге студентлар ашханәсендә моңарчы авыл баласы ишетеп кенә белгән «котлет», «гарнир», «щи», «кесәл», «ватрушка»ларны сыпырып куйгач, яңадан сорап, укытучыларыбызны оятка калдыруларыбызны сөйләп тә тормыйм. Әмма Владимир Ульянов үзе укыган университетта йөрү, аның атаклы актлар залы, музей-бүлмәсе белән танышулар, «Ә Лилин үзе кайсы партада утырып укыган», – дип, биек аудиторияләрнең баскыч-баскыч сузылган озын парталарына утырып караулар?! Университетның без моңарчы беркайда да күрмәгән зур, авыр ишекләрен ачып түргә узулар, җитди кыяфәтле студентларны күрү, мәһабәт колонналарына шаклар катып торулар... Барысы берьюлы бөтереп алды укучы кыз күңелен! Киләчәктә шушы ишекләрне үзең ачып керү, шушы аудиторияләрдә, шушы залларда лекцияләр тыңлау теләге бөреләнде әле комсомолга да керергә өлгермәгән пионерда! Ульянов үзе укыган университетның студенты булсаң, шушында уку бәхетенә ирешсәң икән дигән хыял керде күңелемә. 

Гаиләбез белән 1969 елны Казанга күчеп килдек. Өчебез дә 26 нчы татар мәктәбендә укуларыбызны дәвам иттек. Югары уку йортларында укучылар ерактан ук аерылып торалар иде ул елларда: кулларында заманына күрә затлы, авыр портфельләр, техник вузларда укучыларының исәпсез-сансыз сызымнары өчен махсус озын футлярлар. Борылып-борылап карап, и кызыгып кала идем югары уку йортында уку бәхетенә ирешкән студентларга. Әмма, кем генә булырга теләсәң дә, иң башта мәктәптә тырышып укырга кирәклеген, нигезле белем соралуын да белә идем инде.  

Журналист һөнәре кайсы ягы белән җәлеп итте? Университетка укырга барам дигән ниятеңне гаиләдә ничек кабул иттеләр? 

– Матур әдәбиятка, әдәби сүзгә мәхәббәтемне һәм сәнгатьле итеп уку сәләтемне татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Фәүзия Шаһиевна Минһаҗева тиз тотып алды. Мәктәптә узган төрле чараларда катнаштырды, лидерлык мөмкинлекләремә дә юл бирде. Татарстан дәүләт радиосының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Нәсимә апа Әхмәтҗанованың мәктәп укучылары өчен әзерләгән тапшыруларында даими катнашучыга әйләндем. И-ии канатланып сөйлим инде үземчә мәктәп хәлләрен, фикерләремне сәнгатьле итеп ирештерергә тырышам. 

9 сыйныфка укырга килгәч, ап-ак чәчен кыска итеп кистереп, аны гребешок тарагы белән беркетеп йөрүче, һаман да шул Фәүзия Шаһиевна: «Әйдә мәкаләләр яз, телең бай, фикерли беләсең, журналист булып китәрсең», – дип аналарча киңәшен бирде. Мәктәпкә шефлык итүче 22 нче заводка атналап эшче һөнәрләре өйрәнергә йөргән чаклар. Кем токарь, слесарь, кайсысы фрезерлаучы һөнәрләре буенча күнекмәләр алабыз. Фәүзия апа һаман сорашып, кызыксынып тора: нәрсә эшлисез, ничек өйрәнәсез, яз менә шул турында, дип киңәшләрен бирә. 7-8 җөмләле тәүге язмамны 2-3 көн язганмын да сызганмындыр. Хәзер редакциягә ничек илтәсе? Заводта атнага бер тапкыр күптиражлы «Алга» газетасы чыга икән, шунда барырга кушты укытучым. Заманында иң көчле җитештерү тармагы булып саналган, авиация флагманы дип йөртелгән завод редакциясендә баласытып карамадылар, рәхмәтләр яусын, яңа, яшь автор килә дип күтәреп кенә алмадылар инде?! «Әйдә, язгала сеңлем! Килеп йөр!» – дип канатландырып, мине заданиеләргә, хәзергәчә әйткәндә темаларга күмделәр. Бик тә җитди, эшлекле кыяфәттә шушы заводның тулай торакларыннан, Ленин исемендәге мәдәният йортыннан, Аркадий Гайдар исемендәге балалар иҗаты йортыннан язмаларны ташып кына торам. Газетларны көтеп алуларым, фамилиямне, язмаларымның басылуын күреп шатлануларым?! Менә шуннан китте дә китте: дәрестән чыгам да, 1 троллейбуска утырып үзәккә – Бауман урамы 19 йортта урнашкан Матбугат йортындагы бихисап редакцияләр арасыннан үземә кирәкле «Яшь ленинчы»ны, «Татарстан яшьләре»н эзләп табып, язмаларымны калдырам. Вәсилә Сәхипова фамилиясе астына «штаттан тыш хәбәрчебез», «эшче-укучы автор», «авторның тәүге язмалары» дигән юллар да өстәлгәч, түбә күккә тия. Мәһдиев әйтмешли: «шту син!» мактанмыйча, сөенмичә түзеп кара! Укытучыларга, өйдәгеләргә күрсәтәм. Әти бик горурлана иде, кызым журналист булачак, фамилиябез газетларда чыгачак. Кызым дәрәҗәле эштә, җаваплы кешеләр арасында эшләячәк дип. 1971 елның язы иде бу. Киләсе елга кулга каләм алуга ярты гасыр тула! 

Менә шулай! Урта мәктәпне тәмамлаганда мин инде кая барасымны, нинди имтиханнар тапшырасымны ачыклаган идем. Журналист һөнәре – гел вакыйгалар уртасында кайнап, әйтер сүзеңне, фикереңне җиткерү мөмкинлеге зур булу белән җәлеп итте. Вакыйганы, яңалыкны беренче булып, матур итеп ирештерә алуыма бер сөенсәм, икенчедән, гел игътибар үзәгендә булу һәм зур җаваплылык ошый иде. 

Укырга теләгем булуны, шуңа әзерләнүемне барысы да беләләр. Гаиләдә мин биш ел көттереп кенә туган олы кыз. 6 кешелек гаиләне берүзе туйдырган, калага күчеп килеп, яңа урында яңабаштан, «нольдән» тормыш корган әти сүзен кыска тотты: «Укытам кызым! Кеше бул! Безгә укулар эләкмәде. Заманнан артта калма! Көтү артында сөйрәлүче түгел, ә үзеңә юл ярып, алда баручы бул!» – диде. 

НИЯТЕҢӘ КҮРӘ ГАМӘЛЛӘРЕҢ 

Күп вакыт журналист халкын бик әрсез, чая, мин-минлекләре дә күп дип кабул итәләр. Һәрхәлдә журналистның бүгенге җыелма образы шулайрак. Сине журналист буларак таныйлар дидек. Шул ук вакытта, дин-ислам юлына басканнан, «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаганнан бирле сине абыстай дип Коръән ашларына дәшәләр. Татарстан Мөслимәләре оешмасы уздырган «Ел абыстае» бәйгесендә махсус бүләк иясе дә булдың. Тормышыңның бу ике өлкәсе, бу ике амплуа каршылыкка кермиме? Бер үк шәхес боларның икесен ничек сыйдыра? 

– Әйе, үзеңә ышанмасаң, икеләнеп, җебеп торсаң, безнең эш бармый. Тәвәккәллек тә, кыюлык та, дәлилли белү дә кирәк бу һөнәргә. Нәкъ менә бүген, нәкъ менә шушы урында әлеге мәгълуматны, әлеге вакыйганы, сокланып туймаслык замандашларны халыкка мин ирештерергә тиеш дигән ачык максатың булмаса, кулыңа каләм аласы да түгел. Яңалыкны көне-сәгате белән һәм башкалардан алданрак, беренче булып язу яки дөреслекне табу «корты» кергән икән, бу очракта «журналистлар ишекне ачмасалар – тәрәзәдән, тәрәзә ябык булса, форточкадан керә» дигән сүзләр тиккә түгел. Әмма бөтен күргән-ишеткәннәрне, кемдер өчен үтә сер булган шәхси якларны бөтен гәвамга чәчүдән бик сак булдым. Табиб белән авыру арасындагы сөйләшү башкалар өчен сер булып калган кебек, журналист этикасы кысаларында эшләдем. Язмаң герое ачылып китеп, бөтен күңелен бушаткан икән, рәхим итеп, син дә аны авыр хәлгә куйма: «кызык» табып, герой үзенчәлекләрен ачам дигән булып, чикне узма! Журналист сүзен тиккә генә «ташка басыла» димиләр ич. Еллар үтеп, язманы кулга алгач та, язучыга да, әңгәмәдәшеңә дә кызарырга, рәнҗергә урын калмасын. 

Гомере буе татарча чыккан вакытлы матбугатне өенә алдырып, танышып баручы, хәзер хөрмәтле вәгазьче булып танылган Җәлил хәзрәт Фазлыев 2000 елларда, әле мин мөселманнар турында яза гына башлаган чорларда ук: «Вәсилә апа мөселманнар тормышын эчтән белеп, күңеле аша уздырып яза. Фетнәгә, гайбәткә урын калдырмый. Сокланырлык якларын табып, күркәм итеп, менә сез дә үрнәк алыгыз дип җиткерә белә», – дигән иде. Мондый бәя ишетү канатлар куя, билгеле! 

Ә абыстай булып китүгә килгәндә. Коръән мәҗлесләрен алып бару – табын түрендә абыстай булып утыру, сыйланып кайту гына түгел. Бүгенгечә әйтсәк, ул – педагог, психолог һәм дин-ислам хакында белемең булуны сораган һәм үтемле вәгазьче-нәсихәтче сыйфатларын берләштергән вазыйфа. Каршыңда Аллаһ сүзен ишетәм дип ашка җыелучылар. Төрле яшьтәгеләр, төрле фикердә торучылар... Менә син шушы 30–40 минутта инсаннар күңеленә ачкыч табып, иң әһәмиятлесен сөйләргә дә, дин-ислам хакында аңлатырга да, туры юлга керергә нәсихәтләргә дә өлгерергә тиешсең. Күңелләрендә еллар буе җыелып килгән сорауларын да яудыралар гына. Дилбегә синең кулда! Каты да бәрелмә, уенга да борма һәм хуҗабикә айлар буе әзерләнгән мәҗлесне дискуссиягә әйләндермичә, Коръән ашына җыелганлыкны да онытма! Абыстайдан белем, матур мәкам белән Коръән уку, аңлату өстенә менә шушылар өелә. Кешеләр белән эшләү, итәгать саклау, сабырлык белән аңлату, дәлилләү осталыгы менә кайда сынала?! Аллаһка шөкер, Коръәнемне, вәгазьләр тулы калын дәфтәремне тотып, аш мәҗлесенә дип чыгып киткәндә мин шушы вазыйфаның никадәрле дә җаваплы булуын кабат күңелемнән уздырам. 

Гаммәви мәгълүмат чараларында дин темасын алып баручы журналистларны кунакка дәшкәч, мөфтиләр: «Имамнарның, абыстайларның да һәм журналистларның уртак максаты – динне күтәрү!» – диләр. Дөрес! Журналистиканы һәм ислам диненең матурлыгын халыкка җиткерү өчен тырышлык куючы, халкыбызның гасырлар буе сакланып килгән дини йолаларыбызны үтәүче абыстай эшчәнлеген бербөтен итеп карыйм. Алар бер-берсен тулыландыручы, баетучы тармаклар – бик яхшы тандем! Ихлас әгәр: халкым өчен дип язам, милли-дини яшәешебезне язып, тарихка кертеп калдырырга ашыгам. Абыстай сүземне җиткерәм, мин татарымның бер вәкиле дип, хәл кадәренчә милләтемә хезмәт итәм. 

ИКЕ ӘЙТТЕРМӘДЕК, ЭШ ТӘРБИЯЛӘДЕ БЕЗНЕ 

Сиңа көч бирә, кәефеңне күтәрә торган шөгыльләрең бармы? Һәм киресенчә, хәлеңне ала торганнары? 

– Хәзергеләргә ничек кенә сәер тоелмасын, безне бит эш белән, кул арасына кертеп үстерделәр. «Белмим, миңа бу эш ошамый, яратмыйм. Моны энекәш, ә тегесен сеңелем эшләсен!» – дип әрепләшүләрне, иркәләнүләрне, сайланып торуларны белмәдек тә. Армиядәге кебек: әйттеләрме – үтисең! Бер-бер йомыш кушып, каядыр җибәргәндә әти бер генә аңлатты: «Күрмәдем, тапмадым мин аларны, белмим дип, авызыңны ачып кайтма! Тулы җавап алып, сүзеңне өздереп аңлатып, йомышны үтәп кайт!» Һәм әти сүзләре мине гомерем буе озата баралар. Редакция заданиесен үтәгәндә дә, тормыш мәшәкатьләренә кереп чумганда да гел истә әтинең бу тәрбия дәресе! 

Шул ук вакытта ачуланып, куркытып эшләттеләр дия алмыйм. Җайлап аңлаталар, бер тапкыр күрсәтәләр дә, карышмыйча эшлисең! Укытучыңмы, әти-әниеңме, күршеләрме, олылар кушканны бер әйтүдә тыңлый идек. Ышанасыңмы юкмы: шушы тәрбия җимешләрен бүгенгәчә татыйм. Кайсы эшкә тотынсам да, аны яратып, күңелемне салып, җаваплылык белән башкарам. «Әйдә ярар», «Узар әле!», «Бусысы миңа кагылмый» димим. Һәр шөгыль күрә белсәң, күңел рәхәтлеге китерә! Әмма бер кимчелегем бар: бер-ике тапкыр алынып та, бу шөгылем барып чыкмаса, аңа кабат кайтмыйм. Үземне битәрләмим дә. Бөтен теләгән эшне «биш»кә үтәп бетереп булмый. 

«БЕЛ: САБЫРЛЫК КҮРСӘТМИЧӘ – ҖИҢҮ, ЮГАЛТУЛАРСЫЗ ГЫНА ТАБЫШЛАР, АВЫРЛЫКЛАРСЫЗ ГЫНА ҖИҢЕЛЛЕК БУЛМЫЙ». (Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сүзләре). 

Авыр чакларда кайдан көч алдың, нәрсәгә таяндың? 

– Язмыш башымнан гына сыйпап тормады, сынаулар булды. Һәрчакта мине яклаучы, хәлемне җиңеләйтүче Аллаһы Тәгаләм барын белеп, Аның ярдәмен сорыйм. Әлхәмдулиллаһ, гыйбадәтебез бар, Раббыбызга сыенабыз. Кулларымны күтәреп дога кылып, сәҗдәләргә китеп, Аның яклаячагына, саклаячагына ышанып яшим. Бар булганына шөкер итә белү, үзеңнән дә авыррак хәлдә яшәүчеләргә карап гыйбрәтләнү дә бик ярдәм итә. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит ди татар халкы. Авырлыклар алдында җебеп төшмәскә менә шулар туктатып кала, язмыш давылларын уздырырга вакыт һәм рух ныклыгы кирәк. Яши-яши шуңа төшендем. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар