Логотип
Арабыздан беребез

«Башкача яши белмим...»

 Минем өчен ул һәрьяклап кызыклы: балачакта нинди булган, кем булырга хыялланган? Гөлзадә Сафиуллина кызы булу рәхәтме, кыенмы? Резеданың бәхетле хатын-кыз формуласы нинди? Аның өчен хатын-кыз идеалы кем? Һәм башкалар, һәм башкалар...

 Минем өчен ул һәрьяклап кызыклы: балачакта нинди булган, кем булырга хыялланган? Гөлзадә Сафиуллина кызы булу рәхәтме, кыенмы? Шәрык дөньясына, Гарәп илләренә тартылуының сәбәбе нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» проектын ничек уйлап тапкан? «Илаһи моң»га кемнәр килә? Студентлары өчен ниндирәк укытучы? Кыен чакларда кемнәргә таяна? Резеданың бәхетле хатын-кыз формуласы нинди? Аның өчен хатын-кыз идеалы кем? Һәм башкалар, һәм башкалар...
 
Резеда Сафиуллина турында галимә, журналист, вуз укытучысы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, диләр... Резеда диюгә, «Татар яшьләре көннәре» (90 нчы елларда Резеда Сафиуллина аны оештыручы, башлап җибәрүчеләрнең берсе булды!), «Сөембикә варислары», рухи ядкарьләребезне башкаручыларның «Илаһи моң» фестивальләре, «Үзебез» татар яшьләре хәрәкәте, «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләре, мөслимә, татар ханымы булып, Казан федераль университетында бик җитди, бик катлаулы эш – заман таләпләренә җавап бирә алырлык дин әһелләре әзерләү максатыннан мөселман лидерлары мәктәбе «Мәхәллә» проектын оештырып йөрүләре искә төшә. Барысы да аныкы бит! Менә шуларның оеткысы кайчан, ничек салынды икән? Милләткә, халкыңа хезмәт итү аңа каян күчкән? Үземчә җавап та бирәм: татар зыялыларының, татар дөньясының күз уңында, зур шәхесләр даирәсендә үскән кыз булсын да!.. Күпләр аны, әлбәттә, атаклы җырчы Гөлзадә Сафиуллина кызы буларак белә. Әмма Резеда үзе дә яшьтән үк шәхес иде инде! Университетның актив студенты, Яшьләрнең һәм студентларның Кореяда узган Бөтендөнья фестивале делегаты... Татарлыгы шунда да чагыла аның: милли күлмәк, калфак, чулпылардан, чәчләрен ике толым итеп үреп салып, йөзек кашы кебек балкып йөри!.. Телевидениедә яшьләр өчен тапшырулар алып бара, «Нечкәбил» бәйгесендә «Иң зирәк нечкәбил» булып таныла... Резеданы төрле ситуацияләрдә, төрле холыкта, төрле сурәттә күргәнем бар.

Әнә, ул Гөлзадә Сафиуллина концертларында җырлый... Әнә, бер айлык Мурадын сумкага салып, Кырымга, «Сөембикә варислары» фестиваленә очып килә. Кирәк икән – кирәк! Әнисе уйлап тапкан фестиваль булса да, ул бит анда алыштыргысыз оештыручы! Алтын Урда чорында формалашкан халыкларның мәдәни мирасы шул фестивальдә чагылыш табарга тиеш! Миркасыйм Госманов кебек зур галимнәр белән бергәләп төрки-татар балалар фестивале дигән исемне концептуаль яктан дәлилләде ул! Ялтада  балаларны курай тавышы уяту да, малайларның тальян гармунда «Алмагачлары»н уйнап, колгага сөлгеләр бәйләп, Сабантуйга бүләк җыеп йөрүләре дә, кичке уенда  такмак әйтешле, йөзек салышлы уйнаулар да – барысы да башта Резеда хыялында бөреләнде. Татарстан, Башкортстан, Мари, Чуаш Республикаларыннан, Казакъстаннан килгән кызлар-малайлар, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары балалары өчен нинди зур җыен булды – Ялта ике атна буе татарча җырлап торды! 

Әнә, балалары Аммар, Ширин, Мурадны ияртеп, Кырым белән хозурланып йөри: өстә – таулар, аста – диңгез... Яулыклы Резеда менә бу юлы спорт киемнәреннән. Рульдә барганда ни булмас: машина көпчәкләрен алыштыра алмасаң, йөгереп барып автобуска утыруың да бар. Затлы матур шарфлар да автобус тоткакларына эләгеп комачауламасын. Кайнар, хисле, үз фикерен өздереп әйтер, бәхәсләрдә баш бирмәс, бөтерчек кебек тиктормас, бертуктаусыз яңа эшләр уйлап табар һәм шуларны ук тормышка да ашырырга керешер. Әле институтта, әле университетта, әле Фәннәр Академиясендә ул... Үзен аңлый торган җитәкчеләр – затлы-зыялы шәхесләр кул астында эшләү бик ошый аңа!

Әнә, интерактив формада студентларына дәресләр үткәрә. Сораулар биреп, көлдереп, мисаллар китереп... Россия Ислам университетында мөселман мәгарифе тарихы музее аның инициативасы белән, Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина кебек милләтпәрвәрләр ярдәмендә оештырылган иде инде. Хәзер шуның альбом-каталогын әзерләп йөриләр. «Татарларда ислам дине» тәгълиматы дигән дистанцион курсының лекцияләрен видеога яздыра. Күптән түгел «Татар телле мөселман журналистикасы тарихы» дигән китабы дөнья күрде. Хәзер менә тагын бер дәреслек язып ята. «Илаһи моң»га мөнәҗәт, дастан, зекер, мәүлет башкаручылар, мәкам белән Коръән укучылар, «Кыйссаи Йосыф»ларны, «Сак-Сок» бәетләрен башкаручылар җыела дип канатланып йөри. Күп кешеләр белән эшләгәч, дипломат та, сизгер психолог та булырга туры килә. Менә шундый ул  Резеда... Үзен «кризисный менеджер» дип атый. Нәрсәдер барып чыкмый, яна, проблема туган, ситуацияне коткарырга кирәк икән – тиз-тиз карарлар кабул итүче зирәк Резеда...

Ә Резеда, әнә, һәр гамәленнән, һәр башлаган эшеннән, холкыннан, хыялларыннан, уңышларыннан, югалту-табышларыннан һаман да шул сүз башындагы  «оеткы»ны эзли. Ул әле хисләнеп, әле көлеп, әле моңсуланып-сагынып, әле тирән фәлсәфәгә чумып сөйли...

ӘНИ, БАЛАЧАК, ХЫЯЛЛАР... 
Минем әни – көчле, балкып торган шәхес ул! Үзе матур, үзе булган! Ветеринария институтын тәмамлагач, казакъ далаларында практика үткән, Үзбәкстанда кошчылык фабрикасында врач булып эшләгән... Белмәгән эше юк: ир-ат эшенә дә, хатын-кызныкына да батыраеп тотына. Кеше аны ул дәрәҗәдә белеп тә бетерми, артист буларак кына күрәләр. Ә мин аны эчтән беләм. Әни минем өчен гомергә идеал булды! Мин аны кечкенәдән сагынып яшәдем. Бердән, ул гастрольләрдә була: 3 айдан 3 яшькәчә мин әби белән бабай янында үсәм. 10 яшьтән мәктәпне тәмамлаганчы башка шәһәрдә – интернатта торып укыдым. Минем өчен иң бәхетле чак – әни янында булу. Хәтта сочинениеләрне «Минем кумир – әни!» – дип яза идем. Аңа сокланып, аңа табынып яшәдем шулай. Андый кеше баласы булгач, планка да югары. Мин аңа лаек булырга тиеш! Шул лаек булу төшенчәсе гомер буе озата мине. Миңа кечкенәдән салынган ул лаек булу программасы. Оеткысы шулдыр, бәлки...»

«Минем амбицияләр хәттин ашкан иде! Кечкенәдән үземне йолдыз сыман хис итеп үстем, ләкин масаймадым. Әлеге дә баягы, һаман шул «Мин лаекмы?» дигән сорау гел үзен сиздереп торды.Үземне һәрчак читтән ниндидер бер тәнкыйди караш белән күзәтә идем. Менә шул рефлексия дигән әйбер җанны ала инде. Бертуктаусыз эчке дөньяңда казынасың. Дөрес эшләдемме, ялгышмыйммы дип... Әни дә шундый: нечкә тоемлы, сизгер, уалучан күңелле. Менә шулдыр аның оеткысы.

6 яшьтән «китап корты»на әйләндем. Бүләккә шоколад бирсәләр, их, шунда бер китап алып килсәләр соң, дия идем. Кая гына гастрольләргә барсак та, чемодан төяп китап алып кайтабыз. Дөнья классикасы, рус әдәбияты, заманча әдәбият, шәрык классикасы, шигърият... Мәктәпкә 10 яшьтә генә бардым. Аңынчы әни белән гел гастрольләрдә йөрдем. Мәктәптә язучыларның биографияләрен укыганда, кайчан да булса минем биографиямне дә өйрәнерләр – язучы булам дип хыялландым. Концертларда 6 яшемнән татар, үзбәк, һинд, чегән биюләрен шәп биегәч, балерина буласым килә башлады. Надежда Павлова дип саташа башладым. Ул инде совет балетының иң югары ноктасы! Пермь хореография училищесында мине халык биюләре бүлегенә генә аласыларын белгәч, күз яшьләре белән еладым. Мин бит болай да биим! Зур-зур  сәхнәләрдә! Уфадагы музыка буенча интернат-мәктәпкә имтиханнар тапшырып, шунда укый башладым. Арабызда – Башкортстан авылларыннан, район үзәкләреннән җыелган талантлы балалар. Ә мин – Казаннан! Тәрбиячем Сәвия Исламовна Усманова таныштырганда: «Әти-әнисе – артистлар. Куйбышев филармониясендә эшлиләр», – диде. Ул әле дә исән. Әни кебек булды ул минем өчен. Бөтен хатларымны саклый, тормышым белән кызыксынып тора. 

Бөтен Советлар Союзы буенча гастрольләрдә йөрдек. Куйбышев филармониясендә бердәнбер татар группасы иде ул. Мин әниләр белән шулай кайнап яшәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән – башкача яши дә белмим. Оеткысы шул инде аның... Әти – Риф Сафиуллин – үз әтием түгел. Минем әти Әбүбәкерев Хаҗинур булган. Ләкин  мин кечкенә чакта ук әни белән аерылышканнар... Бакыйлыкка күчкәненә дә шактый вакыт. Хәзер аның икенче хатыныннан туган кызлары белән аралашабыз... Ә Риф абыйны мин гомер буе үз әтием итеп яраттым. Фамилиям дә, әтинең исеме дә – аныкы! Мине үз баласы итеп кабул итте ул! Уфада укырга калдырып саубуллашканда, аның: «Кызым, туган телеңне сакла, онытма», – дип әйткән сүзләре әле дә күңелемдә яңгырап тора. Искиткеч баритон тавышлы! Инглизчә, итальянча җырлый, консерватория тәмамлаган, операларда җырлаган, җиде кыллы гитарада уйный... Татар җырларын заманча итеп, Элвис Пресли кебек биеп башкара... Кулыннан килмәгән эш юк. Без бөтенләй башка дөньяда яшәдек. Миңа 10 яшь булганда инфаркттан үлеп китте.
 

Балачагымда  йолдыз булганмын инде үземчә. Әлләкем булып күренәсем килгән. Ул бит эчке халәттән, тынгысызлыктан килә. Үзеңне дөньяга танытасы килүдән... Ә әнә шул әлләкем артында күңеле бик тиз кителә торган бәләкәй кыз Резеда качып тора. Мин бөтенләй дә стандартларга туры килмим инде. Чөнки үз яшьтәшләрем белән аралашып үсмәгәнмен. Кечкенәдән әти-әни җитмәгән...
 

Мин даһилар белән аралашып үстем. Әти үлгәч, әни нишләргә белмәде. Кире ветеринариягә кайтырга җыенган чаклары да булды. Без Куйбышевта (Самарада) яшәгәндә, гастрольләр белән Илһам Шакиров килде. Әни концертка баргач, Илһам абый янына килеп: «Мин Риф Сафиуллинның хатыны, аны беләсезме?» – дип сорый. «Белмичә! Кая гына гастрольгә барсак та, әле генә Сафиуллин булып китте, дип каршылыйлар иде», – ди Илһам абый. Ул көнне концерттан соң Хәмдүнә апа белән Илһам абый без яшәгән баракка кунакка килделәр. Мин ясаган пилмәннәр белән сыйланып, сөйләшеп утырдылар. Илһам абый әнине үз бригадасына алды. Мин Илһам абый белән бер төркемдә йөрдем! Володя Лапшин – Татарстанның иң «крутой» тавыш операторы, Вадим Усманов – ансамбль җитәкчесе. Көн дә Лапшин янында һәр концертны башыннан ахырынача карап утырам. «Һәм әйтте Чулпан...» дип җырлаганда, Илһам абыйның кул хәрәкәтләрен, башын ничек боруларын, һәрбер интонациясен яттан беләм. Һәм һич туймыйм бит шуннан! Мин шул дөньяда йөзә-ә-әм! Мондый бәхет кемгә эләккән әле ул! Ул Илһам абыйның юморы! Тупас анекдотларга чыдый алмыйм мин. Илһам абый юморыннан соң алар, гафу... Илһам абый белән үзара сәламләшә торган шаян гыйбарәбез дә бар иде. «А патефон не потерялся?» – дип, балалар интонациясенә күчеп, минем белән Илһам абый гына сөйләшә ала! Аннары Әлфия апа белән йөрдек әле. Аның күңел киңлеге, кешелеклелеге... Легендалар сөйләрлек! Ә Хәмдүнә апа?! Мине күрсә: «Әй, бу бит безнең «дочь полка» – гастрольләрдәге балабыз!» – дип кочаклап алыр иде!.. Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт гаилә дусларыбыз иде. Фәнис Яруллин, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучылар белән аралашып яшәргә туры килде. Менә шушы  оеткы түгелмени?!

ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨНЕ ДӘ, КӨНЕ ДӘ – МИН ГЕНӘ...
Миндә кечкенәдән идеаль бер калып формалашты. Әни әтине бик ярата иде. Аларның олы мәхәббәтен күреп үстем. Минем тормыш та шундый булыр дип хыялландым. Булачак ирем миннән күп яшькә олы булачак. Хәрбиләрне яратмый идем. Алар калыпка салынган инструкция буенча яшиләр, солдафоннар. Ә мин иремне философ, галим йә иҗат кешесе, дин әһеле итеп күз алдыма китерәм.  Мөнбәрдән акыл сатучы түгел һәрхәлдә. Заһир Бигиев, Риза Фәхретдинов, Барудилар, Мәрҗани, Тукайлар... Менә шундыйлар кебек шәхес! Ул татар кешесе булачак, әлбәттә! Һәм... менә сиңа мә! Тормышта нәкъ киресе булды! Татар егетләре минем белән аралашсалар да, шүрлиләр, якынаерга җөрьәт итмиләр иде. Алай да миңа гашыйк булган егетләр хәтерендә мин комета булып калганмындыр. 

Миңа таныш булмаган әйбер һәрвакыт кызык! Университетта укыганда бик актив идем. «Каз канаты» татар бию түгәрәгенә йөрим, интернациональ дуслык клубына чакырдылар. Университетның «Фәнни коммунизм» бүлегендә Көньяк Йәмәннән килгән студентлар укый иде. Шулар өчен бәйрәм оештырдым. Артиллерия училищесыннан егетләр килгән, алары Төньяк Йәмәннекеләр. Чәчрәп чыгып биим, бөтенесен биетәм. Сизәм: почмакта берәү күзен дә алмый миннән! Карашы белән яндыра гына! Берничә көннән бу минем адресны тапкан, шалтырата. Русча чак сөйләшә үзе: «Мин – Җамал, сезнең белән бер бәйрәмдә булган идек», – ди. Минем белән очрашасы килә икән! Хәзер кызык итәм бу малайны, дим. Танышасы килгән, имеш. I курста гына укый бит. Әйдә, кил, дим. Килде. Салкын кыш көне иде, аягында җәйге туфли генә... Бераз сөйләшеп утырдык. Намаз укый бу! Әлхәмделлиләһ дип сөйләшә, иншаллаһ дип куя. Әни эреп китте гел. Мин дә йомшардым инде. Берчак Яңа ел кичендә шалтырата, нишлисең, ди. Ә син ни эшлисең, дип кызыксындым. Берни эшләмим, хәзер йокларга ятам, димәсенме! Мондый көнне йокларга ята торган кеше бик бәхетсез кеше бит инде ул! Аның хәтта Яңа ел каршыларлык кешесе юк! Чакыр безгә, ди әни. Ул да нәкъ минем шикелле фикерли: Яңа елда кеше ничек ялгыз булсын инде, ди. 

«Бу сезгә бәхет китерер». Җамал әнә шулай дип, Яңа ел каршыларга Коръән китабы күтәреп килде. Без моңа әүлия итеп карыйбыз. Өстәлдә – шампан шәрабы. «Юк-юк, эчмим, минем беркайчан да эчкән юк», – ди. Тагын намаз укый, әнисе турында сөйли. Үзе шундый тәртипле. Безгә ул башка дөньядан килгән кебек тоела башлый. Беренче килүендә үк әнигә: «Сезнең кызыгызга өйләнергә телим», – дигән. Башкача кыз өенә килмиләр икән аларда. Шулкадәр игътибар, ярату, кайгырту белән уратып алды ул мине. Тормышында төнен дә, көнен дә мин генә! Ә мин менә шуңа мохтаҗ булганмын икән!  Әни, абый, якын туганнарны чакырып, көзен никах укыттык. Телевидениедә эшләгәндә никахлы идем, аны күпләр белмәде дә. Бу да дөрес булмаган. Никахны бөтен кеше белергә тиеш аны. Никахның бөтен мәгънәсе: без – ир белән хатын дип игълан итү, җәмәгатьчелеккә җиткерү. Күп кеше аңламый шуны. Менә шулай яшәп киттек. Аннары улыбыз Аммар туды. Кызыбыз Ширинне инде Йәмәндә яшәгәндә таптым.

Бу язмыш сынавы булган. Үткән, үзгәртеп булмый торган гомер. Яшьлек ялгышлары. Чит ил кешесенә кияүгә чыгарга теләгән яшь кызларга мин ялгышмаска киңәш итәр идем. Бу сынауны үтү бер дә җиңел түгел.

ЕРАККА КИТЕП КАРАП... 
Балаларым белән гел татарча гына сөйләшәм. «Әлифба», татарча шигырь китаплары төяп килдем Йәмәнгә. Ник татарча сөйләшәсең, монда беркем аңламый бит, диючеләргә җавабым әзер: «Мин өйрәтмәсәм, кем өйрәтә соң аларны?! Мин бит аларның әнисе!» – дип әйтә идем. Казанга кайтканда, алар татарча сөйләшәләр иде инде. Минем өчен бик мөһим иде ул байлыкны балаларга бирү! Тел, тамырлар, үзеңнең кем икәнеңне белү... Болар шулкадәр баета кешене. Никадәр авыр булса да, шул тамырларымны сизеп, яшәргә көч табам. Бабамның белмәгән эше юк иде. Ул доктор да – сынган сөякләрне ялгый хәтта! Ул чана ясый, йорт сала, беренчеләрдән булып алмагачлар утырта. Сигез бала тәрбияләп үстергән. Белмәгән эше юк! Менә болар бөтенесе – оеткы, байлык. Шул тамырларымнан әз генә өзелә башласам, аны сизмәсәм, бетте – мин үләм, миндә депрессия!

Миндә тамыр дигән әйбер шулкадәр көчле, ул әнидән дә күчкән. Гомер буе бер тамыр белән яшәдем. Балалардан күреп, тукта, минем дә бит икенче тамырым бар, дим. Әбүбәкерева Резеда Хаҗинуровна булырга тиеш идем бит. Әтинең исеме – Хаҗинур. Тумышым буенча – Әбүбәкерова Резеда Хаҗинуровна, язмышым буенча – Сафиуллина Резеда Рифовна. Башта Әбүбәкерова булып йөрдем әле, исемлектә Абубакирова дип язылып, дәрестә башта гел миннән сорыйлар иде... Мин Хаҗинур әтинең икенче хатыныннан туган кызын – сеңлемне дә таптым бит.

«Болгар кызлары»нда җырлаган Альбина Әбүбәкерова – минем сеңлем. Зур күзле, миңа охшаган... Ярый, ничек танышуыбызны сөйлим әле. Кияүгә чыгып Йәмәнгә киттем, мин еракта. Әни сагына бит инде... «Солянка» концертларда очрашкалыйлар икән болар. Сәхнә артында әни: «И бала, сине гел Резедама охшатам», – дип, Альбинаны сөеп китә икән. Ә тегесе тораташ булып кала! Альбина уйлый инде, әни моның Хаҗинур кызы икәнен белә дип... Әнинең исә башына да килми! Мин Альбина урынында булсам, бөтенләй башкача тотар идем үземне! Шулкадәр охшаганбызмыни, дияр идем. Сүзләрен табар идем әле. Һәрхәлдә, сөйләшеп китәр идем. Ә Альбина үскән гаиләдә башкачарак мөнәсәбәт булган: әнисе минем әнидән көнләшеп яшәгән. Күп еллар үткәч, әтисе үлгәч инде, Альбина Хаҗинур белән Гөлзадәнең туй карточкасын каяндыр тапкан. Шок хәлендә калып, нәрсә бу дип әнисеннән сораган. Шуннан әнисе сөйләп биргән инде әтиеңнең беренче гаиләсе булган дип... Әнине бөтен халык белә, минем дә популяр чак: телевидениедә эшләп йөрим... Бу кыз менә ни өчен әни сөйгәндә кызарып кала икән! Соңрак, аралаша башлагач: «Әни синең кем икәнеңне белмәве турында уйлап та карамадыңмы?» – дим. «Юк инде, беләдер, шуңа сөеп китәдер, дим», – ди Альбина. Мин, мәсәлән, нәрсәдер аңламасам, тикшерә башлар идем, барыбер аңларга тырышыр идем: «Бу хатын нишләп мине сөеп китә, без бит аны дошман итеп күрәбез...» – дип. Бу гомер буе Гөлзадә белә дип яшәгән, әни белмичә сөеп киткән... Ә миңа кемдер «Болгар кызлары»ндагы Альбинаның әтинең кызы икәнен әйтте. Әнигә дә кайтып сөйләдем. Ул да шаккатты. «Карале, мин аны гел сиңа охшата идем, гел сөеп китә идем», – ди. Альбинаның телефонын табып, аңа шалтыраттым. «Альбина, сәлам!» – дим. Үзем белмәгән кеше белән дә җиңел сөйләшәм шулай ачык итеп, интернат өйрәткәндер. «Мин – Резеда, минең бертуганың. Хаҗинур кызы», – дим. Сизәм: катты бу! Мин бит белмим гаиләсендә нинди ситуация икәнен. «Да? Вообәе-то раньше надо было об этом вспомнить!» – ди бу. (Русча сөйләшә иде әле башта. Мин тукый торгач, татарча сөйләшә хәзер.) Менә сиңа мә! Бу ниндидер үзе тудырган чынбарлыкта. Мине аңламый.

«Син әле әзер түгелсең икән!» Альбинага шулай дидем. Төрле телдә сөйләшәбез икәненә төшендем үзем өчен. Мин бит әтисез үскән. Миңа нинди дәгъва булырга мөмкин? Әти мине эзләмәгән, кызыксынмаган. Әти миңа, 6 яшьлек балага үпкәләгән дип тә уйламыйм әле. Аннары, вакыт уза-уза, нәрсәдер башкача монда, дигән фикергә килдем. Әнигә сөйләдем бу хакта. Без гел ачыктан-ачык сөйләшәбез: ул күтәрә. Ә Альбина әнисенә күп әйберләрне сөйли алмый. Чөнки әнисе күтәрә алмый. Аның өчен ул күңел җәрәхәтенә әйләнә. Шуңа Альбина аны кирәксә-кирәкмәсә борчымаска тырыша. Ә мин менә әнинең күңеленә тияр дип тә тормыйм, ничек бар шулай бәрәм дә салам! Альбинаның әнисе үпкәли. Ә бездә юк ул. Ачу килергә, дулап алырга мөмкин без. Аннан шундук онытабыз да. Үпкәләп йөрү – көчсезлек билгесе ул. Үпкәләп, үзеңнән корбан гына ясыйсың. Интернатта үпкәләп йөреп кара инде! Төкерделәр ди! Чукып бетерәчәкләр сине! Үзеңне яклый белергә кирәк! Икенең берсе: йә каршы тора белергә, йә сыгылмалырак, йомшаграк булырга. Мин каты күңелле була алам. Менә әти белән әни уйлаганнармы балага авыр булыр дип? Мин өзгәләнеп нишләргә белмәдем. Миндә хаос иде. Буталып беттем. Мин шуңа каршылыклы. Кем хаклы? Кем гаепле? Минме? Ә бит бөтен балалар да әти-әниләре аерылышканда үзләрен гаепле дип саный. Психологлар әйтә моны. Бала тормышны тигезләргә тели! Ләкин берни дә эшли алмый. Һәм ул бу ситуация алдында көчсез булып кала. Балада көчле травма кала: тормышны җайлар өчен, рәхәт, бәхетле яшәр өчен мин бернәрсә дә эшли алмыйм икән дип уйлый ул. Менә ни өчен йә түзәсең, йә үзеңне яклый башлыйсың... Альбина белән сөйләшүебез турында әнигә дә әйттем. Әни күтәрә алмас, күңеленә тияр дигән әйбер башыма да килми! «Аның нинди үпкә-дәгъвасы булырга мөмкин?!» – дип, әни дә шаккатты. Ул алардан алимент таләп итмәгән, ярдәм сорамаган, барып гауга чыгарып, нервыларында уйнап йөрмәгән.. Рәхәтләнеп яшәргә юл ачкан бит әни! Болар шуны аңламаган! Бөтен интервьюларда мин – Резеда Рифовна, китапларым чыга Резеда Сафиуллина дип... Аларның кыйммәтләренә сыймый бу хәл! Альбинада шундый әйбер:«Син начар, әтиеңнән ваз кичкәнсең!» Отчествомны кайтарыйм микән дип йөргән чакларым да булды. Мин бит зинадан туган бала түгел. Ярар, тормышлары барып чыкмаган, аерылышканнар... Ләкин ул бит – минем әтием.

Әни белән Альбина бер концертта күрешкәннәр. «Альбина, син Резедага ниндидер дәгъвалар белдергәнсең икән. Балакай, син бит бернәрсә дә белмисең. Берьяклы гына карыйсың. Резеда ул – әтисез үскән бала. Туганым бар дип, сиңа тартылды ул. Ә син менә шулай кырт кистең. Үзең ана булгач, аңлый башлагач, Резедага шалтыратырсың әле. Менә аның телефоны, – дигән. – Ә аңламый торып, шалтыратма, дәгъвалар белдермә, борчыма!»

Менә нинди көчле минем әни! Бер караганда, аңа кирәк түгел бит бу. Ул тормышын тизрәк ябасы, ямыйсы, онытасы килгән аның.

Аннары Альбина белән аңлаштык инде. Үзе шалтыратты. Балаларыбыз белән бергә циркка бардык. Күреп торам, сөйләшәсе килә. Киттек миңа, дим. Ул миңа әти белән әнинең фотосын ничек тапканын, шаккатканын сөйләде. Һушына килә алмый озак йөрүләрен... Аңлыйм. Әтисе кайчандыр Гөлзадә Сафиуллинаның ире булсын әле! Бу бит «Санта-Барбара»! Менә миндә нинди оеткы! Альбина да, сеңлесе Зөһрә дә якын миңа хәзер. Зөһрә Җәмилә әбигә – әтинең әнисенә охшаган.

Ул гаиләне сөйләсәң!.. Әбүбәкер бабай – сыңар аяклы, Җәмилә әби – сыңар күзле... Әби – Теләче районы Максабаштан, бабай чыгышы белән Яшел Үзәннең Карауҗасыннан, Җәмилә әби яшәгән авылга күчеп килгән, почтальон булган. Ул Беренче бөтендөнья сугышында аяксыз калган. Әби чәчәк авыруыннан сукыр калган. Ул шигырьләр яза торган булган. Күп дәфтәрләр тулы шигырь булган аның. Бабайны Красноярскига сөргенгә җибәрәләр, әби, биш баласын җыеп, ире артыннан киткән. Икесе дә зингер машинасында кешеләргә киемнәр теккәннәр, шулай акча эшләгәннәр. Аннары Казанга кайтып , Казанка буенда йорт сатып алганнар. Шунда мин тудым. Һәм мин, күп нәрсәләрне белмичә, шул нәселдән аерылып яшәдем... Бабайда ногай каны бар: күзләре, башлары түп-түгәрәк... Икесен дә зур хөрмәт белән искә алам. Бер елны Теләчегә бардым Яхъя Абдуллин белән.Кибәхуҗада булдык. Әтинең әнисе исә күрше авыл кызы булган. Мин дә бит Теләче баласы дип елый-елый сөйләдем. Әле мин ачасы Карауҗа бар – бабам авылы. Ул да бит минем тамырым! Ә әниемнең әнисе – Саснадан!Бу бит минем рухи азыгым! Күпме кеше яши рухи азыгын белмичә. Никадәр фаҗига, югалту бу! Кешенең шәхес буларак югалуы дип кабул итәм мин моны.

Студентларыма кыйблаларын табарга ярдәм итүне вәкаләтем дип саныйм. Хәтта бу миссияне агрессив үтим кебек. Чөнки гел: «Ни өчен монда укыйсыз? Нинди максат белән килдегез? Кем булырга телисез? Урыныгыз нинди бу дөньяда? Әти-әниегезне тыңлап кына, диплом булсынга гына йөрмисезме? Теологиянең сезнеке түгел икәнен сизәсез икән, башкасын эзләгез!» – дип кабатлап торам. Киләчәктәге урыныңны билгеләр өчен хәзерге урыныңны аңларга кирәк. Хәзергесен аңлар өчен каян килгәнеңне белергә кирәк. Әти-әниең, әби-бабаң кем? Кайсыгыз җиде буынын белә? Ничек инде кайсы төбәктән чыкканыңны белмәскә мөмкин?! Ул бит сезнең гаиләдәге традицияләрдә, ризыкларда, сөйләшү манерасында чагыла. Әти-әниегез кавышып, ике дөньяны, ике байлыкны кушканнар. Ул рухи да, психологик та байлык. Күзгә күренми торган эчке дөнья бу. Студентларым рәхмәт әйтә. Аллага шөкер, болар зомби түгел, стандарт, шаблон белән түгел, аңлы рәвештә үзләрен табарга омтылалар. Мин еш кына сарыклар, көтүче, көтүне саклаучы овчарка турындагы шигырьне укыйм аларга. Теолог булу – Алланы аңларга омтылу. Кая инде сезгә Алланы аңлау, шушы шигырьнең мәгънәсенә дә төшенмәгәч... Үзегезне бәрән итәргә ирек бирмәгез, дим.

Шәхси тормышым гарәп дөньясы белән бәйле булу очраклы түгелдер... Әбием белән бабам да, әнием дә кечкенәдән догалар өйрәтте. Уфада укыганда да ай күрсәм дә дога укыйм, ашаганнан соң да... Хәтта директорга чакырып кисәттеләр! Әти үлгәч, беренче тапкыр дини тәгълиматка якын килдем. Әбиләр, җыелып, Коръән укыганны хәтерлим. Шунда миңа тынгы бирми торган сорау туды: нәрсә укыйлар соң алар? Бакый Халидовның Ташкентта рус телендә басылган гарәп теле дәреслеген таптым өйдә. Шуннан гарәп хәрефләрен үзлегемнән өйрәнеп, әбиемә хатлар яза башладым. Ләкин мин гарәп хәрефләренең сүз башында, уртада, ахырда төрлечә язылганын аңламаганмын, бөтенесен аерым язылыш белән биргәнмен. Университетның журналистика бүлегенә укырга кергәч, нинди чит тел сайлыйсыз, дигәч, гарәп теле өйрәнәсем килә, дидем. Лена апа Кәлимуллинага гарәп теле дәресләренә йөри башладым. Аспирантурага кергәндә, фәнни җитәкчем Әбрар абый Кәримуллин нинди темага язарга теләвем белән кызыксынгач, ислам дөньясына, гарәп мәдәниятенә тартылуымны әйттем. Шулай итеп, «Татарларда гарәп телендә булган басма китаплар тарихын өйрәнү» темасына чумдым. Кандидатлык диссертациямне дөньякүләм танылган гарәп кулъязмалары тарихы белгече Әнәс Бакый улы Халидовның фәнни җитәкчелегендә тәмамларга насыйп булды. Бала чагымда кулланган беренче гарәп теле дәреслеге авторы Бакый Халидовның улы ул – менә бит язмыш!  Гарәп илләрендә яшәргә дә насыйп булгач, ул дөньяны мин тирәннән күрдем. Аларда гаилә ныклыгы, кавемлек, ерак туганнарны да белү, нәсел-нәсәпне, ыруг белән бәйләнешне тану көчле. Аммар улым шул элемтәне аеруча нык тоя дип беләм...
Туган җирнең кадерен белер өчен еракка китеп кара икән шул. Әниләргә Ульяновск, Куйбышев филармонияләрендә эшләргә туры килде. Мин авылда да, Чиләбедә әтинең – Риф Сафиуллинның әнисендә дә, Уфада да яшәдем. Гастрольләр белән читтә күп йөрдек. Казан безнең өчен һәрвакыт кыйбла булды. Зур авырлыклар белән, икешәр алмашу ясап, Куйбышевтан Казанга күчүләребез... Әни Киров районыннан «хрущевка»да кечкенә генә бер фатир тапты. Иң бәхетле чагыбыз булгандыр ул көннәр! Гарәбстанда яшәгәндә дә төшләремә керә иде Казан! Анда бит чүл дә чүл, кара да соры... Сагынуга түзәлмичә кире кайттым. Ә хәзер минем җаным авылга тарта. Шекәдә туганнар тырышлыгы белән әби-бабай нигезендә яңа йорт салынды. Җай чыгу белән рәхәтләнеп шунда кайтам. Яңа елны да шунда каршыларга хыялланам. Гаиләбездә бөтенесен котырта башладым инде...   

МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
Милләт турында фикер йөртү каян барлыкка килә? Шул милләтнең вәкилләренә карап. Татарның нинди милләт икәнен үз мисалыбызда күрсәтәбез. Шуңа күрә кая барсам да бер җаваплылык сизәм мин. Кем икәнеңне белү, тамырларыңны белү – бу минем тема. Кем син бу дөньяда? Урының кайда? Ничек дөрес яшәргә? Ничек югалып калмаска? Болар бар да тамырга, миллилеккә барып тоташа. Мин кечкенәдән татар җырларын сеңдереп үстем, әнинең җырларын...

Алга таба нишләргә? Милләтнең киләчәге нинди булыр? Татар телен, татар мәдәниятен нинди язмыш көтә? Берчак Хәтер көнендә шул сорауларга җавап эзләп йөрдем. «А-зат-лык!» дип кычкыралар. Нинди азатлык даулыйлар, кемнән даулыйлар соң болар, дим. Болар үз-үзләреннән азатлык даулый кебек. Кем комачаулый сезгә татар булырга, балаларыгыз, оныкларыгыз белән авыз тутырып татарча сөйләшергә? Шул ук татар язучылары, галимнәр, артистлар балалары белән русча сөйләшә. Татар классик язучыларының оныклары туган телне белми! Русча ничек сөйләшкән булсак, шулай сөйләшәбез, әти-әниләр балаларын татар мәктәпләренә бирергә теләми. Татар теле укытучылары балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли алмый. Минем балалар татар балалар бакчасына йөреп русчага өйрәнделәр. Аларны милли мәктәпкә бирмәдем: укытучылар белән укучылар үзара русча сөйләшә. Татарстан кысаларында  күпмедер китап чыгарып кына, газета-журналлар бастырып кына, татар театрыбыз бар дип тынычланып, биеп-җырлап, кәләпүш, өчпочмак... Нәрсә, шул гынамы инде татарлык? Милли мохитның, татар теленең куллану даирәсен киңәйтер өчен нәрсәдер үзгәртергә кирәк! Үзебездән башларга! «Үзебез» хәрәкәтен әнә шулай башлап җибәрдек.   

«Мин татарча сөйләшәм!» Җыелышып сөйләштек тә, телгә кызыксыну уяту теләгеннән шундый бер акция уйлап таптык. Тукаебызның туган көнендә, Бауман урамында, татар теле әллә ни яңгырамый торган урамда елына бер тапкыр бәйрәм үткәрергә. Заманча татар музыкасы яңгырап торсын. Попсадан баш тарттык, рок, рэп... «Мин татарча сөйләшәм» дигән язулы футболка кигән яшьләр халык белән туган телдә аралашсын. Татарча сөйләшә белгән кешеләргә күкрәк тамгасы тапшырабыз. Күренеп торсын: аның белән татарча сөйләшеп була! Ә инде сөйләшә белмәгәннәренә «Минем беренче татарча 100 сүзем» дигән сүзлек бүләк итәбез. Киләсе елда очрашкач, сез инде татарча сөйләшә белерсез, дибез. Ул сүзлекне төне буе улым Аммар әзерләгән иде. Иң кулланылышта булган татар сүзләрен, сүзтезмәләрен җыеп утырды, 100 генә түгел, 150 сүз тупланды анда. Аннары без аны бәйгегә әйләндердек. Кайсы дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалар татарча хезмәт күрсәтә, игъланнары бар, татарча мәгълүмат урнаштыра – шуларга дипломнар бирәбез, ә кемнәрдә бөтенләй юк – «плохо с татарским языком» дигән антирейтинг булдырдык. Ел саен дәвам итә бу акция.  

МИН БӘХЕТЛЕ БУЛАЧАКМЫН!
Әни кеше булу – минем өчен беренче урында. Балаларым белән аралашып утыру  – иң әйбәт ял. Минем өчен иң мөһиме – балаларымның бәхетле булуы. Безнең гаиләдә менә шулай: бөтенесен ачыктан-ачык сөйләшәбез. Кем чын-чынлап яхшылык теләп, дөресен әйтә, кем ялгышларыңны кабул итә белә? Иң якын кешең, әниең! 5леләр алып кайтканда гына, ниндидер бәйгедә җиңгәндә генә түгел, ялгышканда да, булдыра алмаганда да барыбер әни ярата! Менә шундый әни инде мин! Үз-үземә таләпчән! Балалар да күреп үсә шуны. Үз мисалыңда тәрбиялисең балаларны. Безнең гаиләдә беркайчан да гайбәт сөйләү гадәте булмады. Кайвакыт берәрсе турында ялгыш кына канәгатьсезлек белгертсәң дә, «Әни, булды, җитте!» диләр. Туктатабыз андый сөйләүләрне.Бездә, киресенчә, башкаларның уңышын, булганлыгын сөйләү күбрәк. Кызым Ширин Америкада, Вашингтонда музыка белән дәвалау буенча укып, шушы көннәрдә соңгы имтиханнарын тапшырды. Берничә урынга эшкә чакыралар үзен. Татарстанга кайтып, милләткә, халкыбызга хезмәт итәр дип бик өметләнәбез инде. Олы улым Аммар өйләнде, оныгым үсә. Яшь ярым инде аңа. Ул Аммарның күңеленең йомшаклыгы, миңа, хатынына, дәү әнисенә, сеңлесенә, энесенә булган ихтирамы, ярдәмчеллеге!.. Кече улым Мурат 11 нче класста укый. Ул да иҗатка тартыла: рэп җырлар яза... Минем балаларым – искиткеч! Аллага шөкер! 

Кечкенәдән миндә шундый характер: үземә генә таянырга тырышам. Миңа кемнәрдәндер ярдәм сорап мөрәҗәгать итү авыр. Якын кешеләремә дә мөрәҗәгать итә белмим икән. Өйрәнәм генә әле...
Авыр чакларда беркемне дә борчымаска тырышам. Аннары инде шул авырлыктан чыккач кына әйтә алам: аһ, миңа шундый авыр булган иде ул чакта,  дип.

Миңа җитми бер генә урын, мин сыймый башлыйм. Иртәдән кичкә кадәр бер генә җирдә утыра алмыйм, миңа үзгәреш кирәк гел! Андый кеше белән җиңел түгел. Эштә дә, гаиләдә дә. Бөтен кеше дә ияләшмәгән андый тормышка. Бу сумасшедший тормыш. Килеп керәм тарих институтына: «Ой, сәлам!» «Ой, Резеда килгән! Син керү белән уятасың безне!!!» – диләр. Шундый фейрверк башлана!
 

Булдыра алмыйм дигән сүз юк ул бездә! Әни кечкенәдән шулай тәрбияләде. Бер әйбер искә төшә. Паркта җирән клоун кешеләрнең күңелен күреп, шамакайланып йөри икән. Кемгә күңелсез, шул клоунга бара, ди. Шуның кыланмышларын карап, кәефләре күтәрелә. Ә бу дөньяда иң бәхетсезе – клоун икәнен берәү дә белми, ди. Юбилейлар, туйлар үткәргәндә, гел шуны искә төшерә идем. Иремнән аерылган чак, балалар кечкенә, хәлем юк... Ә миндә бит установка –  хәл юк дип тормаска! Сер бирмәскә! Бүген ул авырлыклар артта калып, яраткан ир хатыны булсам да, вакыт-вакыт элеккеге гадәт буенча һаман көчле булып маташам.  
 

Башта намаз, әлбәттә. Ирем Әнвәр белән бергә укыйбыз. Аннары шулай ук бергә йога, сулыш практикасы, медитация... Минем өчен бик мөһим әнә шулай иртән хәрәкәтләнеп алу. Болар һәммәсе чиста, нечкә көч бирә.

Хатын-кыз идеалымы? О-о! Шәхсән минем өчен әни идеал иде. Үземдә кайчак хатын-кызларга кирәкле кайбер сыйфатлар җитеп бетми. Хатын-кыз идеалы ул – йомшак, сабыр, сыгылмалы булу, күп очракта сүзсез кала белү, ләкин шулай да үз дәрәҗәңне белү...  Бер-берләрен яратып, картайганчы шул мәхәббәтләрен саклаган, иң авыр чорларны бергә үткән хатын-кызлар идеаль буладыр. Балаларымның атасы белән аерылганга алар алдында үземне гел гаепле сизә идем. Ә улым: «Әни, ир кешедән дә күп нәрсә тора», – диде. Һәм менә ул үзе аңлаганча гаилә корды. Мин аларга шатланып туя алмыйм. Менә мин киленем Әдинәне шундый хатын-кыз идеалы итеп күрәм. Анда шундый потенциал бар!

Бәхетле хатын-кыз формуласы – үз-үзеңне тану, теләкләреңне дөрес аңлау, үзеңне ярату, үзеңне кайгыртып яшәү ул. Бу эгоизм түгел. Психологлар тренингларда шундый күнегүләр тәкъдим итәләр. Иртә белән уянгач, башта көзгегә, көзгедә чагылган күзләреңә карыйсың да: «Мин сине шундый яратам!» – дисең. Хатын-кызларның күбесенә тәкъдим итәр идем. Миңа, мәсәлән, бик булыша. «Мин көчле! Мин булдырам!» дип түгел, бу – башкача. «Мин сиңа ышанам! Син бәхетле булачаксың!» – дип үзеңә гарантия бирәсең. Күз яшьләре ага башлый. Әллә нинди халәт бу!  Бу бик сәер күнегү, хәтта елыйсылар килә. Чөнки без үзебезне яратырга ияләнмәгән.Үзебезгә шундый мөнәсәбәт булдыра белмибез икән, ничек аны якыннарыбызда, балаларыбызда булдыра алыйк ди! Үзеңнән башларга кирәк! Хәзерге тормышым – бөтен, түгәрәк, Аллага шөкер. Янәшәмдә ышанычлы таяныр кешем бар! Шул буладыр инде ул бәхет!

     


     


   

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Резеда Рифовна - искиткеч кеше ул! Һәрвакыт яхшылык белән генә искә алам

    Хәзер укыйлар