Логотип
Арабыздан беребез

«Ат духтыры»

Вакытны ярты гасыр артка чигерсәк, Казан ипподромы баш табибы Гөлнур Миндубаеваны халык үз итеп «ат духтыры» дип йөртер иде. Татар халкы гомергә хайваннар табибын шулай атаган. Малкайларга электән мөкиббән киткән бабаларыбыз өчен йортта төп хайван ат булгангадыр, мөгаен...

Вакытны ярты гасыр артка чигерсәк, Казан ипподромы баш табибы Гөлнур Миндубаеваны халык үз итеп «ат духтыры» дип йөртер иде. Татар халкы гомергә хайваннар табибын шулай атаган. Малкайларга электән мөкиббән киткән бабаларыбыз өчен йортта төп хайван ат булгангадыр, мөгаен... Бу мөнәсәбәтләрне язып, аңлатып бирү өчен каләм көченең куәте генә җитмәс! Ә менә Гөлнур Бари кызына каян килгән атларга карата мәхәббәт? Ул үзе дә бу сорауга җавап таба алмый. Әйе, шәһәр кызына бөтенләй хас булмаган һөнәр.

Ат җене
Апостол исемле токымлы ат дәвалау башланганын сабыр гына көтеп тора. Гөлнур ханым, алты шприц дару тотып, аның янына килеп басты да: «Улым, сабыр...» – диде. Күзгә карап аңлаштылар. Уң аягына өч укол кадаганда түзеп басып торган чабышкы ат, сул якка күчкәч, тыпырчына башлады. «Бетә, өчәү генә калды», – ди табиб. Энәне кадап куя да, даруны салганчы кулы белән атның аягына йомшак кына суккалап, авыртуын баса. Арт аягын җиргә тидерер-тидермәс басып торган ат менә тибеп җибәрер кебек. «Берәү генә калды, улым. Башка тимим...» – колакка ятышлы сүзләр янәдән Апостолның ярсуын баса. Ярый, дигән кебек, ат аягын җиргә куя.
– Казан урамнары буйлап җигүле атлар узып китсә, шулардан күз алмыйча, әсәренеп карап тора идем бәләкәй вакытымда, – ди табиб. Әмма мәктәптә язган иншаларында «Ветеринар булам!» дип язганда да атларны күз алдына китермәгән әле ул. Этләр, мәчеләрне дәвалыйм дип кенә хыялланган.
Ләкин Гөлнурның йөрәгенә атлар барыбер тынгылык бирми. Казан ипподромында атлар белән шөгыльләнү буенча секция барлыгын ишетүгә, шунда юнәлә. Әти-әнисе җитәкләп йөртүчеләрдән булмый ул – үзе йөри. Алар исә кызларының теләгенә каршы килми. Күрше апасы гына: «Нигә кирәк ул сиңа, атка атланып, кәкре аяклы буласың киләмени?» – дип аптырата. Ни кызганыч, Гөлнур секциягә языла алмый, төркем тупланган, җыелу беткән була.
«Ат җене» дигәннәре Гөлнурга ни арада кагылып өлгергәндер... Үзен атлар янәшәсендә күргән кыз хыялыннан тайпылмый, үз теләге белән ипподромның ат абзарына эшкә килә. Эшкә дисәң, хәтере калыр. Гөлнур кебек кызларны хезмәткәргә санамаганнар да (әйе, күпчелек кызлар килгән эшләргә). Аларга ат абзарын җыештыру, сирәк булса да, атларның үзләрен чистарту кебек эшләрне тапшырганнар.
– Беренче атымның кушаматы Резвый иде. Ипподромда көн саен көтеп торучы «үз» атым булуы минем өчен никадәр сөенеч булганын белсәгез икән! Сынаулар өчен җибәрелгән атлар ипподромга яшь ярым-ике яшьлек вакытта эләгәләр. Аларны йөрергә, җайдакны йөртергә өйрәтәләр, качалкага – ике тәгәрмәчле арбага ияләштерә-ләр, ярышларга әзерлиләр. Миңа да Резвыйны өйрәтергә рөхсәт бирә башладылар, ат белән сынауларда катнашырга туры килде хәтта. Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая керергә дигән сорау тормый иде инде минем алда.

Чемпионнар арасында
Хорезм исемле токымлы атны утардан алып чыгалар. Утыз метр ераклыкта атлаучы пациентының халәтен шундук сизде Гөлнур Бариевна. Ат исә тагын да сизгер! Табиб янына алып баруларын күптән аңлап алган инде ул, куркуы йөзенә чыккан: күзләрен зур ачып, бау артыннан сөйрәлеп кенә атлый. Көчле авырудан соң аякка баскан ат уколлардан куркып калган. Тиз аңлаштылар үзе. «Мин сиңа тимим, күрәсеңме, кулларым буш», – дип, кулын сузды Гөлнур ханым. Йомшак борынын уч төбенә салып иснәгәч кенә Хорезм тынычланды.
Студент булгач та атлар янына йөрүеннән туктамый булачак ветеринар. Казан шәһәренең элеккеге ипподромына эшкә килгәндә яңасының әле котлованнары гына казылып куелган була. Аның проектын әзерләгән вакытта ук архитекторлар Гөлнур Бари кызы белән фикер алышалар, киңәшләрен исәптә тотып эшлиләр. Яшьтән атлар белән бергә үскән белгеч, аларга уңайлы булсын өчен, абзарларны ничек төзергә кирәклеген башкалардан яхшырак аңлый. Әйтик, атлар үзара аралашсын өчен, абзар араларын тоташ биек диварлар белән бүләргә ярамаганын төзүчеләр каян белсен?! Ветеринария клиникасында кайда нәрсә торырга тиешлеген, ничек урнашырга кирәклеген дә үзләре әйтәләр табиблар. Һәрнәрсә уйланып, уңайлы итеп эшләнә.
– Россиянең иң яхшы ипподромы Казанда урнашкан, безнеке Европада да иң яхшылардан, – дип бәяли Гөлнур Миндубаева эш биләмәләрен. Чагыштырырлыгы бар: чит илгә барып, тәҗрибә туп-лап та кайткан ул. Соңрак алардагы эш рәвешен үзебезгә яраклаштырып, «татарстанчалатып» куллана башлаганнар.
Ат абзарлары буйлап берсеннән-берсе матур, озын торыклы төрле токым атлары тезелгән. Казан ипподромында республиканың төрле почмакларыннан килгән чабыш атлары гына түгел, күрше регион кунаклары да байтак. Башкортстан, Пенза, Самара, Саратов шәһәрләреннән атларны бирегә нәкъ менә квалификацияле көчле персонал булганга алып киләләр дә инде. Атларның күпчелеге ярыш сезонында табиб-лар, тренерлар тәрбиясендә яши биредә. Утарлар арасында йөргән көйгә дә бик күп мәсьәләләрне чишә Гөлнур Бари кызы. Телефоннан киңәшләрен бирә, бригадирлардан атларның хәлләрен белешә, сорауларга җавап таба. Бер караштан да пациентларының хәлен билгели ала инде ул. Бу – оста-лыкның тагын бер билгесе.
– Гади кеше, иң беренче чиратта, атның матурлыгына, төз гәүдәсенә, тулып торган күзләренә карап соклана. Мин исә бу матурлыкка соңыннан гына игътибар итәм. Күзләр иң элек атның тышкы яктан да билгеләп була торган җитешсезлекләрен күреп ала, беренчел «диагноз» куела. Бу – һөнәремнең бер үзенчәлеге.
Закат исемле ат утарыннан башын чыгарып, безне күзәтә. Каршында – әтисе, янында – абыйсы. Кайбер атларның ишегенә тасмалар – ярышларда җиңүне аңлаткан тамга элеп куйганнар. Малкайлар үзләре аңлап бетерми, әлбәттә, бу дәрәҗәне. Аполлон җае чыккан саен шул тасманы чәйнәргә тырыша әнә. Һәр ике атның берсе чемпион монда. Спортчы атлар дәвалауның рәхәте дә, михнәте дә бергә Гөлнур Бариевна өчен...

Язылмаган законнар
Чабышларда катнашучы атларда җәрәхәтләр башкаларныкыннан күбрәк була. Спортның язылмаган законы шундый. Казанда узган чабышларның берсендә токымлы ат тирән җәрәхәт ала. Сынган аякка тиешле процедуралар ясап, беркетеп куялар. Ләкин зарарланган аягына баса алмаган атның бөтен гәүдә авырлыгы калган өч аякка төшә. Табигать үзенекен ала – инде авыруны җиңәбез дигәндә генә, ай ярым йөргәннән соң, «ламинит» дигән тояк авыруыннан ат егыла. Шуннан соң кабат аягына бастыра алмыйлар. Ә аннарымы? Анысын хуҗасы хәл итә...
Эре хайваннар белән эшләүнең авырлыклары бихисап әле аның. Җәрәхәт алган атка УЗИ, рентген ясар өчен дә никадәр хезмәт куярга кирәк. Атларны йоклатып, өстәлгә менгереп салу җиңелләрдән түгел, моны эшләгән кеше генә аңлый. Кайвакыт атларның гәүдә зурлыгы аркасында реабилитация үткәрү дә мөмкин түгел. Болай да арзан булмаган затлы чабышкы токымнар тоткан хуҗа җилкәсенә матди яктан күтәрә алмаслык чыгымга әйләнә реабилитация. Атның гомерен хәл иткәндә менә шундый тормышчан мәсьәләләр дә хәлиткеч роль уйный. Ә табиб өчен алар барысы да бала кебек...
– Кызганыч, ат өчен аяныч тәмамлана торган җәрәхәтләр дә булгалый. Вакытны күпме генә сузсаң да, ул барыбер газап чигеп, тилмереп вафат булачак. Кайсы балаңны ныграк яратасың дигән сорауга әни кеше ничек җавап биргәнен ишеткәнегез бармы? «Юлга чыкканын – кайтып кергәнче яратам, бәләкәен – үскәнче. Авырганын – савыкканчы», – дип җавап биргән ул. Авырып яткан ат аягына басканчы барлык көчемне, игътибарымны биреп көрәшәм. Җәрәхәт белән никадәр озаграк тартышсаң, шулкадәр ныграк ияләшәсең атка. Һәрвакытта да уңыш безнең якта булмый. Андый вакытларда бердәнбер мәрхәмәтле юл – атны мәңгелек йокыга талдыру. Минем өчен бу һәрвакыт фаҗига...
Төнлә эштән килеп ирешкән телефон шалтыравы да гадәти күренеш ат табибына. Димәк, кайсынадыр ярдәм кирәк. Ипподромда атларны тәүлек буе карыйлар, уяу торалар. Төнге каравылчы абзарлар буйлап йөргәндә авырый башлаган атны сизеп алып, шундук Гөлнур Бариевнага шалтырата.
– Авырган ат тоягы белән җир казый башлый, ятып ауный, бер яктан икенче якка әйләнеп тәгәри. Моңа юл куймаска кирәк, эчәгеләре борылу куркынычы бар. Эч куышлыгы авыртуыннан җәфа чиккән бер атыбызны 12 тәүлек буе чиратлап сакладык. Шундый авыр очрак-лардан атны алып кала алсам, ниндидер әйтеп бетермәслек җиңеллек, канәгатьлек кичерәм.
 Ләкин озакка түгел... Авырган ат өчен тәүлекнең көне дә, төне дә юк. Авырлыгы да шундадыр. Ат хайваны ялгыш кына аякка басса да, сындырырлык итеп баса. Махсус китереп тибүләрне, тәүлек буе эшләүләрне исәпкә алсак...
Ардыра... Кайвакыт, заводтагы кебек, станокны сүндереп өйгә кайтып китәсе килә. Ләкин минем эш – бетми торганнардан. Моны аңлап, юанычны тагын шул атларның үзләреннән табам. Мин – аларга, алар миңа бик кирәк!

Саннар:

  • 31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне
  • Татарстанда нибары 24 хатын-кыз ат табибы бар
  • Республикада барлыгы
  • 20913 ат исәпләнә

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар