Логотип
Арабыздан беребез

Артем Пискунов нинди гашыйк?

 
К. Тинчурин театрының артисты Артем Пискунов нинди гашыйк?
 

- Гомереңдә ничә мәртәбә гашыйк булдың?
- Мина калса, кеше үз гомерендә бер мәртәбә генә "чын-чынлап "гашыйк була ала. Минем дә шулай булды....



-  Сиңа Гашыйклар көненә буләк ителгән иң оригиналь буләк нинди булды?
- Резедә бик практичный кеше, шуңа ул миңа гел кирәкле әйберләр генә бүләк итү ягын карый. Ә оригинальлеккә, романтиклыкка килгәндә, ул бәйрәм җиткәнен көтеп тормый, еш кына тәмле әйберләр пешереп, романтик табын әзерли.


- Поклонницаларың ул көнне “Валентинка” йөрәкләре-бүләкләр җибәрәме?
- Элегрәк җибәргәлиләр иде... Хәзер яраткан кешем янымда икәне билгеле булгач туктадылар тагын…
 


- Гашыйклар көненә хатыныңа нинди бүләк әзерлисең?
- Монысы сер инде... Мин үзем дә юк-бар әйбер бүләк итәргә яратмим... Берсендә матур итеп төреп сәхнәдә үк кыргыч бүләк иткәнем бар. Кызлар җыелып төргәкне гримеркада ачып шаккатканнар иде...




- Ул көнгә ни планлаштырасыз?
- Бәйрәмнәрне планлаштырырга яратмыйбыз, көтмәгәндәге бәйрәм куңеллерәк була...


- Хатыныгыз белән уздырган иң истәлекле Гашыйклар көне нинди булды?
- Гадәттә без ул көнне гел эштә булабыз… Аннары мин бәйрәмнәр алып баручы буларак, бәйрәмнәрдән аручан... шуңа күбрәк бәйрәмнәрне гаилә кочагында уздырырга  яратам....

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар