Логотип
Арабыздан беребез

Алсуның чишмә башы – Уяндыкта!

Танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Исхак кызы САФИНА белән  аларның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык.

Танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Исхак кызы САФИНА белән  аларның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык. Разия ханым беренче минутлардан ук үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды, аш-суга осталыгы белән шаккаттырды. Ә иң мөһиме – бик шәп әңгәмәдәш булып чыкты. Без дүрт сәгать сөйләштек!

Балачак һәм яшьлек еллары
Мин 1954 елның 4 августында Саратов шәһәрендә хәрби офицер Исхак Сәлах улы белән Тәзкирә Миргалим кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтиемә Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән фатир бирелгәч, гаиләбез белән шунда күчендек. Биредә урта мәктәпне тәмамладым. 1973 елда исә Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга кердем һәм шунда үземнең гомерлек мәхәббәтемне – Рәлифемне очраттым.

Рәлиф
Рәлиф белән танышканда мин – икенче, ул өченче курста белем ала иде. Озын буйлы, спортчыларныкы кебек тыгыз гәүдәле бу егеткә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Рәлифнең дә күңелендә шундый ук хисләр уянгандыр, күрәсең, очрашып йөрүебезгә берничә ай үтүгә: «Чык миңа кияүгә!» – дип тәкъдим ясады. «Без бит әле яшь, миңа – 18, сиңа 19 яңа тулып китте», – дим. «Булса соң, без бит бер-беребезне яратабыз!» – дип каршы төште Рәлиф. Һәм мин: «Ярар», – дип әйтмичә булдыра алмадым. Икенче көнне ЗАГСка гариза илтеп бирдек тә, Рәлиф мине туган ягына – Уяндыкка, әти-әниләренә күрсәтергә алып кайтып китте.

Уяндык килене
Рәлифкә бер күрүдә гашыйк булган кебек, Уяндыкны да беренче күрүдән үк яраттым. Текә яр башында, куе урман ышыгында утырган бу кечкенә авыл мине иң беренче чиратта саф һавасы, күркәм табигате белән әсир итте. Автобустан төшеп, кар салган юлдан туган йортына таба атлаганда Рәлиф тә: «Дөньядагы иң матур авыл безнең Уяндык инде ул!» – дип туып-үскән авылы белән горурланып әйтеп куйды.

Сөйгәнемнең туган йортына якынлашкан саен йөрәкне: «Әти-әниләре мине ошатыр микән?» – дигән дулкынлану хисе биләп алды. Рәлифнең әнкәсе мине иң беренче чиратта тыныч кына итеп сөйләшүе, сорауларны җайлап, әдәпле генә итеп бирүе белән әсир итте. Әтисе Рәфил күрер күзгә кырысрак һәм кыркурак холыклы кешегә охшап торса да, аның белән дә уртак телне тиз таптык.

Кулымнан килгәнчә әнкәйгә (беренче көннән үк бианамны «әнкәй» дип йөртә башладым) ярдәм итәргә тырыштым: чишмәдән көянтә белән су ташыдым, аш-су әзерләдем. Кыскасы, беренче имтиханны уңышлы тапшырдым. Берничә көннән сөйгәнем белән кире Уфага китеп бардык.

1974 елның 16 мартында Рәлиф белән законлы язылышып, матур гына яши башладык. Кызганыч, Рәлифнең әткәсе белән әнкәсе авылның бетмәс-төкәнмәс эшләрен калдырып туйга килә алмады. Аның каравы, әнисенең бертуган апасы Глүсә килеп, нефть институты янындагы бер кечкенә кафеда узган комсомол туебызны күреп, безне котлап китте.

Исә Себер җилләре...
Укуны тәмамлагач, юллама буенча Башкортстанның Октябрьский шәһәренә эшкә киттек. Рәлиф – «Туймазынефть» идарәсендә эшли башлады, мин исә «Октябрьскмежрайгаз» оешмасына эшкә кердем.

Рәлиф беренче көннәрдән үк үзен инициативалы һәм энергияле белгеч, производство рационализаторы итеп танытты. Моннан тыш, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә актив катнашты. Иң мөһиме – ул тиз арада хезмәттәшләренең ихтирамын яулый алды.

Ул арада безнең тәүге сабыебыз – Маратыбыз дөньяга килде. Авыр вакытлар иде ул. Кибет киштәләре буп-буш, акчага кытлык... Шуларны уйлап, Себер якларына чыгып китәргә булдык. Андагы яшәү шартларына өйрәнү бер дә җиңел булмады. Әле дә хәтеремдә, 1980 елда Себердә салкынлык минус 57 градуска кадәр җитте. Үзәк котельный бу үзәк өзгеч салкынга түзә алмады: сафтан чыкты. Хатын-кызларның барысы да диярлек яшь балалары белән өйдә утыра, ирләре исә 70–100 чакрым ераклыкта эштә... Бер сүз белән әйткәндә, Себер безне чыныктырды, кеше итте! Шуның өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Аңа гына да түгел...

Алсу
1983 елда икенче сабыебыз – Алсуыбыз дөньяга килде. Дөрес, мин аны үзебездә – Бөгелмәдә, әти-әнием янында таптым. Шулай булса да, Алсу ул – Себер кызы! Биредә беренче адымнарын ясады, «әттә», «әннә» дигән беренче сүзләрен әйтте, балалар бакчасына йөрде.

Алсуда музыкаль сәләт барлыгын да беренче тапкыр Себердә яшәгәндә күреп алдым. Рәлифкә дә бу хакта әйттем. «Таланты булгач, үстерергә кирәк», – диде ирем һәм икенче көнне үк пианино сатып алды. Шулай итеп, Алсу музыка дөньясына тәүге адымнарын ясый башлады. Күз алдына китерәсезме, ул чакта балалар бакчасына йөрүче кызыбыз шәһәрнең бер башыннан икенчесенә музыка мәктәбенә бара иде! Берүзе, бездән башка... Ул вакытларда дөньялар тыныч, балаларны бүгенгедәй төрле яктан хәвеф-хәтәр сагалап тормый иде шул. Соңрак дөньялар үзгәрә башлады. Аның үзгәрүе безне дә яшәү урыныбызны алыштырырга мәҗбүр итте. Туксанынчы еллар башында «Лукойл» оешмасы барлыкка килгәч, Рәлифне Мәскәүгә эшкә алдылар. Ә безгә исә чит илдә яшәү мөмкинлеге туды.

Рәлиф яшь чактан ук балаларга төпле белем бирү турында хыялланды. Шуңа да туксанынчы еллар башында ул мине балалар белән Лондонга җибәрде. Өлкән улыбыз Марат абруйлы «LAC» колледжында укыды. Алсу исә «Tinify» музыка колледжында белем алды. Беренче көннәрдән үк инглизләрне үзенең музыкаль сәләте белән шаккатырды ул. Алты еллык колледжны өч елда гел «бишле»гә генә тәмамлады һәм... җырлый башлады.

Марат абыйсының туенда «Телохранитель» фильмыннан «I will always love you» җырын башкарып, барыбызны да таң калдырды ул безнең. Туй барганда ук бер якын танышыбыз: «Алсуны танылган продюсер Валерий Белоцерковскийга күрсәтеп карарга кирәк», – дигән тәкъдим ясады. Һәм без шулай иттек тә. Алсу продюсер янында да алда телгә алынган җырны башкарды. «Бу – гади генә тавыш түгел, бу – алтын тавыш!» – дип, Валерий аны ярты куплеттан ук бүлдерде һәм кызыбызның музыкаль карьерасы белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлады.

Нәтиҗә озак көттермәде. 1999 ел башында телевизордан Алсуның режиссер Юрий Крымов төшергән «Зимний сон» җырына клип күрсәттеләр. Икенче көнне иртәнгә инде Алсуыбыз танылган кеше булып уянды... Шуннан китте... Шул ел ахырында аның Минск, Днепропетровск, Киев, Одесса шәһәрләре буйлап гастрольләре узды. Алсу, Россиядән беренче җырчы буларак, бөтен дөньяга билгеле «Universal» тавыш яздыру компаниясе белән озак вакытлы контракт төзеде. 2000 елда исә Россия исеменнән «Евроведение»дә чыгыш ясап, икенче урынны яулады. Шул ук елның җәендә Идел буе шәһәрләре буйлап аның гастрольләре узды. Бөгелмә шәһәрендәгесе аеруча истәлекле булды. Бу шәһәрдә якынча 100 мең кеше яши. Ә Алсуның концертына 86 мең (!) тамашачы килгән иде. Концерт барышында аңа «Бөгелмәнең почетлы гражданины» дигән мактаулы исем бирделәр, алсу төстәге «Ока» машинасы бүләк иттеләр. Аңа кадәр ул Казанда концерт куйды, «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Шул ук елны 130 мең тамашачы каршында Уфада да чыгыш ясады. Гомумән, 2000 ел Алсу өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Ул елны Алсу ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартирасының зур залында «Франциядә Татарстан Республикасы көннәре» кысаларында узган концертта да чыгыш ясады.  2003 елда исә Алла Пугачева, Валерияләрне узып, «Россия эстрадасының иң яхшы башкаручысы» исеменә лаек булды.

Алсу – күпкырлы шәхес. Төрле елларда ул үзен дизайнерлык өлкәсендә дә сынап карады, фильмнарда да төште, скрипкада да уйнарга өйрәнде. Кияүгә чыгарга, өч бала табарга да өлгерде. Җырлаудан да туктатамады. 2010 елда ул, мәсәлән, Парижда «Дөнья артисты» исеменә лаек булды. Әлеге исем илләр арасында мәдәни багланышларны үстерүгә зур өлеш керткән мәртәбәле артистларга гына бирелә. Сүз уңаеннан, бу исем Алсудан алда безнең илдән Валерий Гергиев белән Владимир Спиваковка гына бирелгән булган. Аның бу югары исемгә лаек булуы белән бик горурланам. Менә шундый ул безнең Алсуыбыз: бик талантлы һәм шул ук вакытта үтә дә тыйнак.

Шунысына куанам, Алсуны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Ул үзенең җанатарларыннан бик күп хатлар, рәсемнәр, бүләкләр ала. Берьюлы 8 (!) капчык хат алганы, аны бөтен гаиләбез белән утырып укыганыбыз, аннары һәркемгә җаваплар язганыбыз әле дә исемдә.

Татар телендә иркенләп сөйләшә алмаса да, Алсу туган телен бик ярата һәм хөрмәт итә. Балачагында күп кенә җәйләрне ул Марат абыйсы белән биредә – Уяндыкта, картәтисе белән картыйсы янында уздырды. Соңыннан, җырчы булып үсеп җиткәч, әтисенең туган җиренә, картәтисе белән картәнисенә, милләттәшләренә хөрмәт йөзеннән «Туган тел» исемле альбомын чыгарды. Моннан тыш, берничә ел рәттән рус, татар, башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында Уяндыкта оештырылган концертларда да чыгыш ясады.

 Алсу әле дә Уяндык юлына тузан төшерми. Мөмкинлегенә карап, һәр җәй саен бирегә кайтырга тырыша. Минем кебек үк Уяндыкның саф һавасын ярата, биредәге тынычлыктан җанына рәхәтлек ала. Татар халык ашларына да Алсу битараф түгел. Бик теләп кыстыбый, тәбикмәк, бәлеш кебек милли ашларны пешерә. Кыстыбые аеруча тәмле килеп чыга.

Миннән күпләр: «Алсу белән горурланасыңмы?» – дип сорыйлар. Горурланмаган кая инде?! Алсу – нәселебезнең йөзек кашы! «Музыкага сәләт кемнән бирелгән аңа?» – дигән сорауны да еш бирәләр. Сәләтне дә ул башлыча шушыннан – Уяндыктан, җырга-моңга гашыйк нәсел тамырларыннан алган. Аның картәтисе Рәфил дә, әтисе Рәлиф тә, әтисенең энесе Рәзиф тә өздереп гармунда уйныйлар, матур итеп җырлыйлар.

Без генә түгел, уяндыклылар да Алсу белән бик горурланалар һәм аның кайтуын һәрвакыт сагынып көтеп алалар. Алсу үзе дә якташларының йөзенә кызыллык китермәслек итеп эшләргә һәм иҗат итәргә тырыша. Үзенең нәсел тамырларының шушында – Уяндыкта икәнлеген дә һәрбер интервьюсында диярлек телгә ала.

Үзем турында
2012 елдан бирле Уяндыкка бик еш кайтам, монда яшим дисәм дә була. Сафиннарның төп нигезләрен яңарту, үзебез төзегән кунакханә комплексына җитәкчелек итү, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Буш вакытларымда Уяндыктагы ахирәтләрем белән очрашам, спорт белән шөгыльләнәм, бакчада казынам, кыскасы, бер генә минут та тик торганым юк.

Миннән еш кына: «Син үз яшеңә караганда яшьрәк күренәсең. Берәр диетада утырасыңмы, әллә махсус препаратлар кулланасыңмы?» – дип сорыйлар. Яшермим, нәкъ шулай – төрле диеталарда утырып, махус препаратлар кулланып ябыгырга тырышкан чаклар да булды. Күптән түгел исә үзенчәлекле диетага – чи азык кына ашап торуга күчтем. Ышанасызмы, ике ай дигәндә, 7 килограммнан котылдым. Бәлки, кемнәргәдер кызык та булыр, әйдәгез, кыскача гына көндәлек рационым белән таныштырып китим әле.

Иртән торуга бер стакан җылымса суга бер бал кашыгы чәй содасы салып эчәм. Аның артыннан ике әфлисун ашап куям. Иртәнге йөгерүдән соң бик күп яшел тәмләткечләр салынган, бүрттерелгән ясмык (чечевица), борчак, көнбагыш мае кушылган кыяр-помидор йә булмаса кәбестә-кишер салаты ашыйм. Шуңа аз гына зәйтүн мае да салам. Көн дәвамында виноград, киви, мандарин, алма, хөрмә кебек ризыклар белән тукланам. Суны җаным теләгәнчә эчәм. Төгәлрәк итеп әйткәндә, көненә ике литр су эчәргә тырышам. Беләсезме, шушылай туклана башлагач, үземдәге энергиянең тагын да артуын, тәнемдә ниндидер җиңеллек барлыкка килүен тоя башладым. Иттән, итле ризыклардан башка да яшәп булганлыгын аңладым. Үз яшәү рәвешемне беркемгә дә көчләп тагарга җыенмыйм. Ләкин шуны төгәл беләм, сәламәтлекнең нигезе, иң беренче чиратта, дөрес туклануга кайтып кала.

Яраткан шөгылем дә бар. Соңгы елларда газета кәгазеннән декоратив кәрзиннәр, читлекләр, вазалар үрергә өйрәндем. «Бу вак эшкә ничек түземлегең җитә?» – дип сорый танышларым. «Күңелеңә ошаган шөгыль табу – үзе зур бәхет бит!» – дим аларга. Газетадан ясалган «җеп»ләрдән үргән тәүге кәрзинемне Мәскәү мэры Юрий Лужковка бүләк иткән идем кайчандыр.... Бүген инде балаларымның, туганнарымның, дусларым һәм танышларымның һәркайсында минем кул белән эшләнгән мондый бүләк-сувенирлар бар.

Ел саен 4 августта – туган көнемдә Уяндыктагы йортыбызда төрлесе төрле җирдә яшәүче балаларым һәм оныкларым җыяла. Бу көнне авылда зур концерт оештырган вакытларыбыз да булды. Туган көнемне шулай зурлап үткәрүемнең үз сере бар. Оныклар (бүген мин 12 оныкның дәү әнисе!) буыннан-буынга күчеп килүче гаилә традицияләрен белеп үсәргә тиеш дигән фикердәмен. Рәлифнең уйлары да минекенә аваздаш. Чөнки ул да тормышның төп мәгънәсе гаиләдә – балалар һәм оныклар белән якыннан аралашуда икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа да һәркайсыбызның туган көнен ел да зурлап үткәрергә тырыша. Ирем турында сүз чыккач, тагын бер нәрсә әйтеп узыйм әле. Рәлиф – искиткеч туган җанлы, юмарт һәм акыллы кеше. Минем уемча, аның кебек игелекле кешеләр бу дөньяда санаулы гынадыр!

Кунакханә
Күпләр беләдер, соңгы ун ел эчендә Рәлифнең тырышлыгы белән Уяндык танымаслык булып үзгәрде. Башта ирем бирегә асфальт юл түшәттерде, су, табигый газ үткәрттерде, теплица, мәчет, күп кенә авылдашларына яңа йортлар салдырды. Шуның белән беррәттән, күршедәге Андреевка авылында да шундый ук күләмле эшләр алып барды: чиркәү, мәктәп төзетте, сырхауханәгә реконструкция үткәрде. Бу эшләрне тәмамлауга, Уяндык авылындагы биек тау башында кунакханә комплексы төзетә башлады.

Уяндыкта кунакханә төзү уен Рәлифкә мин әйттем. «Туган авылыңның табигате оҗмах почмагына тиң бит. Әйдә, шуны Европа тибындагы бер матур авылга әйләндерәбез», – дидем. Рәлиф бу тәкъдимне шундук күтәреп алды, һәм берничә ел элек Уяндыкта масштаблы төзелеш эшләре башланды.

 Бүген бу кунакханә комплексы турында инде республикадан читтә дә яхшы беләләр. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән ял итәргә киләләр. Кышын тау чаңгысында шуып рәхәтләнсәләр, җәен атта йөриләр, балык тоталар, су керәләр. Ә шулай да туристлар бирегә иң беренче чиратта саф һава суларга, урман шавын тыңларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга килә.

Минем иң зур хыялым – кунакханәне «Матурлык, мәхәббәт, сәламәтлек үзәге»нә әйләндерү иде. Бу инде чынга ашып килә. Уяндыкта «Матурлык һәм сәламәтлек» мәктәбе эшли башлады. Гүзәл затларга матурлык, үз-үзеңне карау, дөрес туклану буенча лекцияләр укыйбыз, алар белән бергәләп Агыйдел буендагы әрәмлектә дару үләннәре һәм җимешләр, кунакханә янындагы урманда гөмбә җыябыз, аннан кайткач, шуларның файдасы турында «түгәрәк өстәл»ләр үткәрәбез. Лекцияләр укырга Россия күләмендә танылган табибларны, диетологларны, дару үләннәре буенча белгечләрне чакырабыз.

Кунакханә каршында бию дәресләре оештыру, күпфункцияле кинотеатр ачу, шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтеп, анда экологик яктан чиста продукция җитештерүне арттыру, урман фонында кардай ак интерьерлы никахны теркәү мәйданчыгы булдыру, яр итәгендәге күл буенда пляж зонасы ачу, балык тоту урыннары ясау... Киләчәккә билгеләнгән уй-максатлар исемлегем шундый озын әле! Тик беләм: боларның берсе дә тормышка ашмастай уй-хыяллар түгел!

Шушы комплекс ачылганнан соң, кырыкка якын кешегә яңа эш урын булдырылды, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары күзгә күренеп яхшырды. Кайчандыр «перспективасыз» мөһере сугылган Уяндык бүген Башкортстандагы татар районының – Илешнең  генә түгел, илнең иң матур авылына әйләнде! Әнә шунысына иремнән дә ныграк сөенәм!

Йомгак
Миңа еш кына: «Син бик бәхетледер инде», – диләр. Әйе, бәхетлемен. Гомер сукмагыннан атлаганда ныклы терәк булучы ирем – Рәлифем, гаилә традицияләрен уңышлы дәвам итүче, акыллы-тәртипле балаларым, минем өчен өзелеп торучы оныкларым бар. Шулар бәхет түгелмени?! «Сөембикә»не укучы хатын-кызларга да иң беренче чиратта гаилә бәхете теләр идем. Гаилә бәхетен дөньядагы башка берни дә алыштырмый!

Венера МӘҖИТОВА язып алды.


 

Теги: Җырчы Алсу Алсу Сафина Певица Алсу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Бик рехет булды укуы.Бар бит шундый,татарнын зыялы кешелере.Элек заманда шундый зыялылар тоткан илне.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язганнар, укысы килеп тора, балалары 2 эу, оныклары 12 е шунсын гына анлар бетермэдем

      Хәзер укыйлар