Яшәү яме хезмәттә

1969 елның июне. Кукмара районының Ядегәр авылына сугыштан гарипләнеп кайткан, кулыннан һәртөрле эш килә торган гаилә башлыгы, өлгергәнлек аттестаты алган уртанчы кызын янына утыртып, җайлап кына сүз башлый: «Председатель Гафият абыең: «Суфия булдыклыга охшап тора, фермага сыер саварга менмәсме икән?» – ди. Олы кешенең сүзен аяк астына салып таптау килешмәс, әллә тәвәккәллисеңме?» Суфия карышмый. Унбиш сыерны кулдан саву да куркытмый аны. Әнә шулай даны илгә таралган «Восток» хуҗалыгының алдынгы савымчысына әйләнә ул. Исеме Мактау тактасына менә, рәсеме республика газеталарының беренче битендә басыла, эшен Казан телевидениесе яктырта. Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә, ТАССРның хезмәт алдынгыларын, хөрмәтләп, Мәскәү Кремленә, Җиңү байрагы янында фотога төшәргә алып баралар. Араларында уңган савымчы комсомолка Суфия Абдуллина да бар. Зур кара күзле, озын толымлы, алма битле кызга СССРның төрле төбәкләрендә яшәүче егетләрдән хатлар ява. 1974 елның мартында кызның фотосы «Азат хатын» журналының тышлыгында дөнья күргәннән соң да бик күпләр аның белән танышырга тели. Ләкин Төрекмәнстаннан ук хатлар язган Илдар Шәяхмәтов дигән егет барысыннан да өлгеррәк булып чыга. Яшьләр кавышып, Илдарның туган җире – Әлмәт районы Мактама бистәсендә төпләнә, ике балалары туа. Тормыш авырлыкларын да шактый татырга туры килә аларга: авыру булып туган кызларын аякка бастыру өчен больница юлын күп таптый яшь ана. Мәскәүгә кадәр алып барып, кызына берничә операция ясата. Аннары... язмышның тагын бер сынавы. Ирен җирләгәч, туган авылы Ядегәргә кайтып сыена. Иртә-кич – эштә булса, төннәрен тегү машинасын теркелдәтә. Әтисеннән откан бу һөнәре тормышта төп таянычына әверелә.

Әле дә тегү машинасы тынып тормый Суфия ханымның. Улы Радикка, килене Гөлнарага, оныкларына кирәк-ярагын тегә, авылдашларының гозерен кире какмый. Аларның авыл уртасында балкып торган яңа йортларында өч буын тату гына көн күрә бүген. Улы – шофер, ягулык системасы операторы, машина төзәтүче, күмәк хуҗалыкның ашлык амбарында электрик, килене Гөлнара – педагог. Суфия ханым үзе дә мәчеткә йөреп дин сабакларын үзләштергән, дөнья хәлләре, сәясәт белән кызыксына, яраткан газета-журналларын алдыра. «Кайда яшәсәм дә, яшьлегемдә үземә канатлар куйган, хезмәтемне югары бәяләгән, язмышымны тамырдан үзгәрткән, авыр чакларымда күңел юаткычым булган «Азат хатын»нан, соңрак «Сөембикә»дән аерылмадым. Әле дә һәр санын көтеп алып, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, гаиләбезнең сердәше, ярдәмчебез, рухи терәгебез ул», – ди Суфия ханым.

Казан–Кукмара–Ядегәр.

 

 

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 09:28
    Без имени
    Эниегез рэхмэтле булып бакыйлыкка киткэн.Бик саваплы булгансыз,урыны ожмахта булсын🙏🙏🙏
    «Әни җырлап китте...»
  • 3 июль 2020 - 11:46
    Без имени
    Гомере буе яратып яшэгэннэргэ сокланам!Чын мэхэббэт шундый буладыр ул.
    «Без аерылышмас идек...»
  • 30 июнь 2020 - 17:44
    Без имени
    Алабугада, Сарманда яшэгэн апаларыгызны бер дэ анламадым. Кыз балалары бит алар, энилэрен алар юындырып, тэрбиялэп карап торырга тиеш иде. Э алар энелэреннэн юындыртканнар энилэрен, оялмаганнар. Э сезгэ афэрин, дияргэ кала. Югалып калмагансыз, эниегезне сонгы коненэ кадэр карагансыз.
    «Әни җырлап китте...»
  • 30 июнь 2020 - 19:04
    Без имени
    Атай кеше йаш баласы булгас ,нисек эшка йорой,кемга калдырырга уйлаган энисе улгас атайга отпуск бирмагандарме
    «Ташлама мине»
  • 30 июнь 2020 - 19:24
    Без имени
    Шулай уҡ хәл, тик минем ир йораты яшел йылан белән дуҫ шул
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...