Поезд авазы – яшьлегем кайтавазы (укырга)

«Азат хатын» журналының 1973 елгы август саны тышлыгыннан кызыл кофтасы белән комсомол әләме кебек балкып, Әгерҗе локомативлар депосы технигы булып эшләүче кыз елмая. Ул чагында Эльза Дәүләтшинага (хәзер Исхакова фамилиясен йөртә) нибары 18 генә яшь була әле, мәктәпне тәмамлап кына килгән чагы.
Моннан 46 ел элек булган әлеге вакыйганы бик яхшы хәтерли ул. «Кояшлы матур көн иде. Оешмага журналистлар килгән, диләр. Ул вакытта «замерщик» вазыйфасын башкара идем. Әйдә, фотога төшәбез, дип, мине дә чакырдылар. Кофтаңа туры килә, дип, башыма кемнеңдер яулыгын бәйләттеләр... Бик тиздән ул фото журнал тышлыгында басылып та чыкты. Яшьлегем белән мин аның тормышымдагы нинди зур вакыйга булуын аңлап та бетермәгәнмендер, ниндидер бер гадәти хәл итеп караганмындыр. Ә бит бу нинди зур мәртәбә булган. Танучылар, сине «Азат хатын»да күрдек, дип әйтүчеләр күп булды», – дип сөйли Эльза ханым.
Фотосы журнал тышлыгында дөнья күргәннән соң Алатыр тимер юл транспорты техникумын тәмамлый ул, булачак ире Флюрны очрата, гаилә кора, уллары туа...
Декрет ялыннан соң, Эльза хезмәт юлын Әгерҗе тимер юл станциясендә дәвам итә. Станциядә кизү тора, диспетчер вазыйфасын башкара... Ул елларда ук инде Әгерҗе зур сортировка тукталышы була. Дүрт юнәлешкә карап кузгалучы поездларга юл ачып, Горький тимер юлының Ижевск бүлегендәге иң мөһим узелы вазыйфасын үти.
«Эшемне яраттым, – ди Эльза апа. – Төнге сменаларга чыгарга туры килсә дә, күңелем теләп бара идем. Ул чакта үзебез дә яшьләр, комсомоллар. Илебезгә файда китерәбез дип янып йөрибез. Эшем җаваплы иде: вагоннарны аерып, төрлесен төрле юнәлешкә озатырга кирәк. Бу төгәллек һәм зур игътибар сорый. Юлны аерырга соңарсаң яки иртәләсәң, каза чыгасын көт тә тор. Булды инде, төрлесе булды: вагоннарга зыян килеп, хезмәт хакыннан тотып калган чаклар да булды».
Үзе туып-үскән, яшьлеген уздырган Әгерҗесен яратканы сизелеп тора Эльза Хуҗаәхмәт кызының. «Бөтен гомерем Әгерҗедә узды. Юдинога да чакырып караганнар иде, туган төбәгемне калдырып китәргә теләмәдем», – ди. Бакчасыннан, түтәлләреннән бушаган арада акрын гына парклардан урап кайта, кайчандыр үзе эшләгән станциягә сугыла, бергә эшләгән дусларын очрата. «Кичәге Әгерҗе белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы, диярсең. Эшкә барганда аякка галош киеп, корыга чыккач, туфлиләргә алыштырган чаклар бер дә булмаган кебек. Бүген шәһәребез бик матур безнең. Хезмәттәшләр белән очрашкач та, гел шуны сөйләшәбез», – дигән сүзләрендә туган төбәге белән чиксез горурлану яңгырый.
Ә журналның әлеге санын ул бүгенге көнгә кадәр саклаган...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.