Логотип
Махсус проект

Майор Агеева (укырга)

ТАССРның Эчке Эшләр министрлыгында зур җыелыш бара. «Агеева, тиз генә керегез әле», – дип чакыртып алалар аны. Өстәл тирәли таныш түгел берничә кеше утырышкан, бар да елмаеп аңа текәлгәннәр. Милиция хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Азат хатын» журналының ноябрь саны тышлыгында аның фотосын бирергә телиләр икән.

ТАССРның Эчке Эшләр министрлыгында зур җыелыш бара. «Агеева, тиз генә керегез әле», – дип чакыртып алалар аны. Өстәл тирәли таныш түгел берничә кеше утырышкан, бар да елмаеп аңа текәлгәннәр. Милиция хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Азат хатын» журналының ноябрь саны тышлыгында аның фотосын бирергә телиләр икән.
Урамда – алтын көз. Аяк астындагы сары яфракларны кыштырдатып, фотога төшәргә матуррак урын һәм милиция машинасы эзләп китәләр. 1975 ел була бу. Соңыннан, журналның ул саны дөнья күргәч, аңа килеп-килеп әйтәчәкләр әле: «Рәйсә Агеева! Бу бит сез! Без сезне таныдык». Бер көндә әнә шулай билгеле кешегә әвереләчәк ул.
2019 ел. Октябрьнең соңгы көннәре. Рәйсә ханымны фотога төшерү өчен күңелгә ятышлы урын эзләп, Казан урамнарын әйләнәбез. Тарих кабатлана. 
...«Рәйсә Гобәйдулловна, яхшылыгыгызны һич онытмыйм, рәхмәт сезгә». «Теге вакытта сез алып калмасагыз, кешелектән чыга идем». Кайчандыр хөкем ителүчеләр майор Рәйсә Агеевага шулай рәхмәт әйтә. 
Милициянең дежур бүлегенә эшкә урнашканда Айрат белән Ирекнең әниләре була инде Рәйсә ханым. Бер тәүлек эшләсәм, ике көн балалар янында булырмын, дип уйлый Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган яшь белгеч. Әмма «балалар үстерү өчен уңайлырак эш» дигәненең бөтенәй киресе булып чыга бу хезмәт. Бәйрәмнәр җитсә, ял көнең белән исәпләшү юк, милиция хезмәткәрләренең бурычы – халык арасында тәртип саклау. Әле ярый балаларны (ә аның инде алар ул вакытта өчәү!) карашырга әнисе бар, әле ярый ире аңлый торган кеше. Яңа елларны да, Сабантуйларны, хәтта туган көннәрне дә аларга әниләреннән башка гына бәйрәм итәргә туры килә. Биш ел Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратында эшләгәннән соң, милиция отличнигы, ул чакта капитан дәрәҗәсендәге Рәйсә Агееваны Мәскәү районының Эчке эшләр идарәсенә махсус комендатурага инспектор итеп билгелиләр. Комендатура урынына төзәтү эшләре бүлеге ачылгач та, Рәйсә Гобәйдулловна үз вазыйфасын ташламый. Дөресрәге, җибәрмиләр аны. Югыйсә бу өлкәдән китеп, тынычрак эш табарга күпме талпына ул. Вак җинаятьчеләр белән эшләү, иртәнге биштән Казан базарларына патрульгә чыгу гына түгел, еллар буе формадан йөрү дә ялкыта икән. «Гомер буе эшкә матур күлмәк, биек үкчәле туфлиләр киеп килергә хыялландым. Рөхсәт итмәделәр. Бер вакыйга әле хәтеремдә, – дип искә ала Рәйсә Гобәйдулловна. – Ул елны җәй эссе булды. Баргач алыштырырмын дип, форманы сумкама салып, эшкә күлмәктән киттем. Ишектән дә уздырмадылар. Елап чыгып барганда шул еллардагы эчке эшләр министры Салих Япеев каршыма очрап, бүлмәсенә алып керде. «Мин бит шәһәр кызы, монда мине барысы да таный. Эшкә барганда гына булса да, күлмәк кияргә ярамыймы? Формадан бик эссе бит», – дидем. Ә ул минем җитәкчемне чакырып кертте дә: «Бу ни хәл, эсседә нинди форма ул?!» – дип ачуланып та ташлады». 
Эше авыр, катлаулы булса да, Рәйсә ханым бу өлкәдә 58 яшькәчә хезмәт куя. Җинаятьчеләр, тәртип бозучылар белән эшләсә дә, ул аларга иң элек кеше итеп карый. Дәү әнисенең әнисе, әсирләргә ризыклар бирә идек, дип сөйләгәне балачактан күңеленә сеңеп калган. «Кызым, булыша алганда, булыш», – ди ул аңа. Шуңа да ул тәртип бозучыларны төрмә җәзасыннан коткарып калуны үзенең олы максаты дип саный. Язмамда бая телгә алган рәхмәт сүзләре аның бу максатына ирешү дәлилләре түгелме?!


фото: Анна Арахамия 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар