Логотип
Махсус проект

Депутат ханым (укырга)

Узган гасырның 70–90 нчы елларында Казандагы бишенче трамвай маршрутын күпләр хәтерлидер әле. Компрессорлар заводы яныннан җай гына кузгалып китә дә, шәһәрнең берничә районы аша узып, үзәккә алып килеп җиткезә. Куйбышев (хәзерге Тукай) мәйданында борылыш ясап алып, килгән юлы буйлап, кирегә теркелди. 

Узган гасырның 70–90 нчы елларында Казандагы бишенче трамвай маршрутын күпләр хәтерлидер әле. Компрессорлар заводы яныннан җай гына кузгалып китә дә, шәһәрнең берничә районы аша узып, үзәккә алып килеп җиткезә. Куйбышев (хәзерге Тукай) мәйданында борылыш ясап алып, килгән юлы буйлап, кирегә теркелди. 

Арча районының Комыргуҗа авылында (хәзер Әтнә районында) үскән кызның кечкенәдән бар хыялы – трамвай йөртүче булу. Роза апасына кызыга да соң! Аның караңгы зәңгәр төстәге вагон йөртүчеләр формасын ничә киеп карады: шундый матур, шундый килешә! Ләкин... унынчыны тәмамлап Казанга килгәч, «трамвай йөртергә яшең тулмаган», диләр. Ике ел төзелештә эшләп торырга туры килә (плиточница-мозаичница таныклыгы саклана әле). Ниһаять, хыялына ирешә кыз – Казанның 2 нче трамвай депосында вагон йөртүче ул! Әнә бишенче маршрут трамвае тукталыштан кузгалуга йөртүченең йомшак тавышы салонга яңгырый: «Кадерле пассажирлар! Тирә-ягыгызга игътибар белән карагыз әле, яныгызда өлкән яшьтәгеләр, авырлы хатын-кызлар басып бармыймы?» Аның сменасында әллә пассажирлар шундый тәртипле, әллә вагон йөртүченең ягымлылыгы шулай тәэсир итә – ызгыш-талашлар бик очрамый. Алай да кайчак булгалый. Андый чакта микрофоннан кабат мөлаем тавыш яңгырый: «Кадерле пассажирлар! Уң як тәрәзәгә күз салыгыз. Бульдозерлар эшләп йөргән үрне күрәсезме? Монда революционер Мулланур Вахи-товка һәйкәл куелачак!» Салондагылар тынычлана. Бу вакытта пассажирлар үзләре утырып барган вагонны илнең Югары Советы депутаты йөрткәнен белсәме?!
1984 елның 4 мартында СССР Верховный Советының 11 нче чакырылышына сайлаулар уза. Татарстаннан сайланган 26 депутат арасында Филсинә Фәхриева исеме дә бар. Әйе, әйе, бишенче маршрут трамваен йөрткән Филсинә ханым үзе! Башта бу яңалыкны бары ире Даниял гына белә. Кызының исем-фамилиясен газетада күргән әтисе Газиз абый исә ышанмый, азмыни илдә адашлар?! 24 яшьлек ханым үзе дә нинди җаваплы вазыйфага алынганын ул вакытта тулысынча аңлап җиткерде микән? Апрельдә яңа чакырылыш депутатлары беренче сессиягә җыела. Филсинә Газизовнаны Торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе секретаре итеп билгелиләр. Исәпсез-сансыз шикаятьләрне карап тикшерәсе, авыр тормыш шартларында калучыларны кабул итеп, гозерләрен тыңлыйсы, проблемаларын хәл итү өчен урыннарга юллыйсы, хатлар язасы... Утырышлар арасында кунакханәгә – улы янына йөгерәсе... Ривальләре кырык кына көнлек бит. Ярый әле ире аңлый торган кеше: улларын карап торыр өчен, эшен калдырып Мәскәүгә кадәр бара. Аңа чын-чынлап таяна ала Филсинә ханым. 
Депутат – дәүләт кешесе. Кая барса да бу хакта исенә төшереп кенә торалар. Кайда күперне ташу агызган, кайда юл юк... Ләкин барысын да ул гына хәл итеп бетерә алса икән! 
Филсинә Фәхриева турында ул елларда матбугатта күп языла. «Советская женщина», «Работница», «Азат хатын» журналларының герое ул. 1986 елгы журналыбызның февраль саны тышлыгы аның фотосы белән чыга. Ул фото – шул кадерле көннәрнең бер истәлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар