Логотип
Актуаль тема

Үзизоляция вакытында өйләнешкәннәр!

Фотосессияне селфига, затлы ресторанны өйдәге кичке ашка алыштырып, котлауларны – видеоэлемтә аша тыңлап...

Фотосессияне селфига, затлы ресторанны өйдәге кичке ашка алыштырып, котлауларны – видеоэлемтә аша тыңлап...

Бу язмадагы геройлар үзизоляциядә «бал аен» ( медовый месяц) уздыручылар, экстремаль шартларда гаилә коручылар. Алар үзләренең теркәлү чараларын нишләп чигермәүләре, ничек пропуск алулары, чикләүләр беткәч ничек туй уздырырга җыенулары турында сөйлиләр.

 

Роберт, 37 яшь

24 апрельда өйләнгән

Мин IT-өлкәдә эшлим. Тормыш иптәшемә 28 яшь, ул инженер-конструктор. Узган җәйдә социаль челтәрдә таныштык. Ай ярым язышканнан соң очрашырга сөйләштек. Октябрьдә инде без бергә яши башладык, ә 31 декабрь төнендә мин тәкъдим ясадым. Әйе, барысы да бик кыска вакытта хәл ителде, ләкин эзләгәнеңне таптың икән – ник сузырга? Минем аның белән тормыш кичерәсем, балалар үстерәсем килә. Тәкъдим ясарга җыенганны чамалагандыр – балдак размерын белешкән идем үзеннән. Туганнарым да белде: балдакны алардан тавыш бирдереп сайладым.

Яңа ел төнендә курантлар яңгырагач, бүләкләр алмаштык. Аның төргәгеннән балдак килеп чыкты һәм ул «әйе» диде! 

8 февралдә кунаклар җыеп никах уздырдык. Шуннан соң туйны планлаштыра башладык: госуслугида теркәлдек, фотограф белән сөйләштек, ресторан сайладык һәм туй күлмәгенә заказ бирдек. Җәйгә туй сәяхәтенә билет та алып куйдык хәтта.

ЗАГСта туй регистрациясе 24 апрель сәгать 11:30га билгеләнгән иде. Озак вакыт билгесезлектә яшәдек. ЗАГСка шалтыратабыз – үзебез дә белмибез, диләр. Ахыр чиктә, кунакларсыз гына регистрация уздырырга ярый, диделәр. Без Гаилә үзәгендә язылышырга теләгән идек, ләкин безгә битлек һәм перчаткаларыбызны киеп Меридианная урамындагы ЗАГСка барырга куштылар. Без «Цель 7» – «Посещение кредитной организации» дигән смс җибәрдек тә,шунда киттек. Минем туйны тынычрак кына уздырасым килгән иде, ләкин бу бигрәк тыныч булып чыкты. 

Сакчы чыгып паспортларыбызны тикшерде дә, эчкә узарга кушты. 3-4 кабинада бүтән парлар язылыша иде. ЗАГС хезмәткәре паспортларыбызны алгач, битлекләребезне салып йөзебезне күрсәтергә сорады. Куллар куйдык, язылышу турында таныклык алдык, хыялланган фотосессия урынына бер селфи ясадык һәм торт ашарга өйгә кайтып киттек. 

Туганнар Zoom аркылы котлады, чәчәкләр һәм төрле күчтәнәчләр җибәрделәр. Бу чикләүләр тәмамлангач, без һичшиксез барысын да җыячакбыз һәм бәйрәм итеп алачакбыз. Хатынымның күлмәге әрәм булмасын иде!

Инде ике атна яшибез, әлегә берни дә үзгәрмәде. Ноутбукларыбызны бер-берсенә терәп куйдык та, эшлибез. Бергәләп ашарга пешерәбез, кинолар карыйбыз, җитәкләшеп урамда йөрибез. Менә шундый «бал ае».

Тагын бер шатлыгыбыз бар – бала көтәбез! Үзизоляцияне озынайтсыннар иде – фатирны бала алып кайтырга әзерлисе бар!»


 

Павел, 23 яшь

30 апрельдә өйләнгән

«Мин тренер һәм спорт аналитигы булып эшлим, узган елның июнендә Сочига сборларга барган идем. Шунда Аннаны очраттым. Таныштык, аралаша башладык. Моңа кадәр минем өч елга сузылган бик катлаулы мөнәсәбәтләр булган иде һәм мин бу мәсьәләдә бераз сагаеп калдым. Ләкин бу кыз мине бик сокландырды. Танышуыбызга да ике генә атна узган дип тормыйча, мин аны үзем белән яшәргә Казанга чакырдым. Һәм, ни гаҗәп, ул ризалашты. 

Бүгенге көндә Казанда матур гына яшәп ятабыз. Аня бик оста пешекче, үземне формада тоту торган саен катлаулана бара. Әти-әниләрем дә киленне яратып кабул итте. 

Мин тәкъдимне Гашыйклар көнендә ясарга җыенган идем, ләкин уйлаганымны әзерләп өлгермәдем һәм 8 мартны көтергә туры килде. Фотостудия белән сөйләштем, тортка заказ бирдем. Аня моны бары тик 8 март белән котлау дип кабул итте, ләкин билгеле бер вакытта пәрдәләр ачылып китте һәм проекторда безнең уртак бәхетле мизгелләребез яздырылган видео уйнап җибәрде. Видеоның ахырында: «Мин сине яратам, киягә чыгасыңмы миңа?» дигән язу чыкты. Аня яшь тулы күзләре белән миңа борылды, ә мин бер төземә басып, аңа балдак суздым. 

Язылышуны 30 апрельгә билгеләдек. Карантин игълан ителгәндә безнең инде башларыбыз катып беткән иде: кемне чакырырга, кемне чакырмаска, үпкәләсә нишләргә, киләме-юкмы... Ситуация шулай үзгәргәч, җиңел сулап куйдык, дөресен әйтәм – беренче чиратта безнең бәйрәмебез бит бу!

Көне җиткәч, безне Гаилә үзәгеннән Меридианная урамындагы ЗАГСка җибәрделәр. Язылышкач, шаярып битлек аркылы гына үбештек. 

Бераз Казансу, Гаилә үзәге янында йөреп селфи төштек тә, өйгә кайтып пиццага заказ бирдек һәм кино карадык.

Минем эшем болай да күбесенчә читтән торып эшләнелә, шуңа күрә үзизоляция безгә артык тәэсир итми, ә менә тренажерлар залын бик юксынам. Чикләүләр тәмамлангач, беренче эш итеп Түбән Новгород һәм Краснодарга әти-әниләребез янына кайтып килергә җыенабыз, ә аннары – Санкт-Петербургка туй сәяхәтенә!


 

Әлфия, 37 яшь

1 апрельдә кияүгә чыга

«Ирем белән без инде ун еллап таныш. Башта без дуслар гына идек. Дүрт ел элек, мин кредитка Питрәч районында йорт сатып алдым. Әмма өй төзәргә акчам җитеп бетмәде, шуңа ышанычлы дустым буларак, Славадан бурычка акча сорап тордым. Уртак акчабызга өй төзи башладык. Төзеп бетерәбез дә, сатырбыз дигән уебыз булса да, мин ул өйдә үзем яшәргә хыялландым. Җае белән Слава өлешен сатып алырмын әле, дип план кордым эчтән. Кыскасы, мин ул өлешне әле һаман сатып алмадым. Ике ел элек без очраша башладык. Аннан, үз йортыбыз булганда нишләп әле акча түләп кеше фатирында яшәргә, дидек тә, йортыбызга күчендек. Хәзер ирем: «Үзебезнең монда яшисебезне белсәм, йортны башка төрле итеп салыр идем», – ди. Безне уртак юмор хисе берләштерә. Авыр булганда ул шаярта башлый, минем күңелне күтәрә. Мондый вакытта инде тормыштагы бер әйбергә дә ачуланасы килми башлый. Юмор хисең булу – тормышта бик мөһим әйбер икән! 

Бервакыт, мин кияүгә чыгасым килгәнне аңладым. Ул: «Башка кандидатларың булмаса – мин каршы түгел!» – диде. Аның инде бер тапкыр гаилә кору тәҗрибәсе булган. Ә минем әле беренче тапкыр кияүгә чыгуым. Һәм соңгысыдыр, дип ышанасым килә... Чынлыкта, минем Славага инде күптән «ирем» дип эндәшәсем килә, аннары... Документлар буенча, өй тулысынча минеке булып исәпләнә. Ләкин бу гадел түгел, өйнең яртысы – аныкы да бит. Сату-алу итсәк салымы зур була, шуңа күрә өйләнешеп бүләк итешсәк – икебезгә дә җайлырак була дип уйладым. Узган ел, дусларыбызның чатында, без өйләнешергә уйладык, дип шаярып язган идем. Башта бөтен кеше котлады, аннары 1 апрель икәнен искә төшереп, ачуланырга керештеләр. Быел инде, әгәр дә икебез дә гаилә корырга риза икән, нишләп әле 1 апрельдә гариза бирмәскә, дип уйладым. Икенче тапкыр дусларыбызга 1 апрельдә өйләнүшүебез турында әйткәч, ышанмасларын белдем, әмма бу юлы хәбәрем дөорес иде.

Туй чыгымын ирем үз өстенә алды – ул 245 сум госпошлина иде. Ләкин мин, балдак киясе һәм «девичник» уздырасы килүемне баштан ук әйтеп куйдым. Үземә ошаган балдак сатып алдым. Кызлар белән очрашуны карантинга кадәр үк планлаштырып куйган идек. Ситуация бу кадәр җитди булыр дип күз алдына да китермәдек. Ләкин рестораннар ябылды, безнең өйдә генә җыелышып бәйрәм итәргә туры килде.

Һәм карантин башланды. Куркыныч иде. Барысын да кичектерергә дигән фикер булса да, гаризаны нәкъ менә алдан уйлап куйган датада тапшырасы килде. Бер атна буе ЗАГСка шалтыраттым, атна саен кагыйдәләр үзгәреп торды. Берсендә хәтта: «Без сезгә үзебез шалтыратырбыз!» – диделәр. Безнең өстенлек шунда иде – туйга кунаклар чакырмадык, тантаналы регистрация планлаштырмадык. Шәһәргә чыгу куркыныч булса да, туктап калмадык.

1 апрельдә SMS-регистрациякертелде. Иртән-иртүк регистрация үтү өчен хәбәр җибәрдек. Сервис әле җайлап эшләми иде булса кирәк, безгә бернинди дә җавап килмәде. Уздырырлар әле, дигән өмет белән шәһәргә киттек. Мамадыш трактына килеп җиткәндә юл буенда кордоннар тора иде, шәһәргә керү юлын КАМАЗлар белән томалаганнар. Без үзебезнең SMS җибәргәнебезне, безгә җавап килмәгәнен аңлаттык. Безнең битлекләрдән икәнне күрделәр һәм уздырып җибәрделәр. Кая барганыбызны да сорамадылар! Ә без алдан ук, мин авыру әбиемне карыйм, хәзер гаиләм белән аның янына барабыз, дип әйтергә килешеп куйган идек. Чынлыкта да, ЗАГСтан соң без әбием янына барп килдек.

Меридианныйга килеп җиттек. Шалтыратабыз, безгә: «Төгәл 13:00 дә керәсе», – диләр. Битлек, перчаткалардан машинада утырабыз. Кырыйда гына полиция йөреп тора. Бер туларга ике минутта керү юлын эзләп киттек. Безне күрергә бөтен ЗАГС хезмәткәре чыккан иде. Ул көнне язылышырга теләүчеләр күп булмаган күрәмсең... Кергәч, документларны дөрес тутырмаганлыгыбыз билгеле булды. Яңадан тутырган документны чыгарып кулыбызга тоттырдылар. Ә битнең иң өске өлешенә безнең исемнәр һәм зур итеп яшебез язылган иде. Шулвакыт ирем: «Сиңа 37 яшьмени?» – дип кычкырып сорап куйды. Бар кеше ишетелерлек итеп! Мин: «Син бит белә идең, имзаңны куй әйдә!» – дим. Бу ирне көчләп алып килгәннәр, дип аңлап бөтен ЗАГС хезмәткәре рәхәтләнеп көлде инде. Безгә Конституциядән нәрсәләрдер укыдылар, ир белән хатын дип игълан иттеләр. Рәсми рәвештә гаилә корганыбызны әйтеп туганнарга яздык. Тик аларны башта бу хәбәрнең чынлыгына ышандырырга туры килде, аннары гына котлаулар кабул иттек. Шул ук көнне абыем үзләренең игезәк бала көтүләрен белгән иде. 2 апрель җитмичә миңа да, аңа да ышанмадылар.

Гаилә булып теркәлгәннән соң безнең тормышыбызда бернәрсә дә үзгәрмәде. Элек иремне ничек күрмәгән булсам, хәзер дә шулай: иртән үзенең бүлмәсенә эшләргә кереп утыра да, көне буе чыкмый. Ә мин 6 апрельдән бирле шәһәрдәге офиска эшкә йөрим. Хәзер без: «сәлам ирем!», «сәлам хатыным!» дип исәнләшәбез. Карантин кертмәгән булсалар, гаилә бәйрәмен дуслар белән ресторанга барып бәйрәм итәр идек дип уйлыйм. Хәзер төп проблема – дуслар белән очрашып булмау, туйны бәйрәм итү-итмәү әллә ни мөһим дә түгел...

Мин үземнең иремне бик яратам, бар гомеремне аның белән генә уздырасы килә. Дуслар, сез үзизоляция белән «бал аен» уңышлы туры китердегез, дип көлә. Без чыннан да вакытны бергә бик күңелле уздырабыз: ул минем белән «Star Trek» карый, ә мин аның белән танчики уйнарга өйрәндем. 

 

Язма тәрҗемә өчен https://inde.io/сайтыннан алынды.

Раилә Хәялиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар