Логотип
Актуаль тема

Сынау

Әлеге язма ил игълан иткән хәрби операциянең халыкны ничек үзгәртүе хакында. Беренчедән, соңгы 20 елда онытылып барган патриотизм рухы күпләр өчен кире кайтты. Икенчедән, кешеләр арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек көчәйде. Хәрби операциягә киткән егетләргә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү очраклары көннән-көн арта. Матбугат битләрендә уңышка ирешүчеләрне, йолдыз дип саналган җырчыларны яңа геройлар – бүгенге көннең чын геройлары алыштыра.

 

Көтеп яши торган вакыйга түгел иде бу. Бөек Ватан сугышы ачысын үз йөрәге белән тойган әби-бабаларыбызның бердәнбер теләге «Дөньялар гына тыныч булсын!» иде. XXI гасырда нинди сугыш инде, цивилизациянең югары ноктасына җиттек, варварлар кебек бер-беребез өстенә мылтык күтәреп чабып йөри торган заман түгел, монда яңа мәдәният, яңа технологияләр, барысы да өстәл артына утырып сөйләшүләр белән хәл ителә торган чор дип, аларның бу ихлас теләкләрен без, яшь буын, самими, хәтта беркатлы дип бәяли идек. Әмма уйлап карасаң, без уйлаган цивилизация җәмгыятьтә юк исәбендә икән бит. Замана технологияләре белән дан тоткан, бөтен дөнья (шул исәптән, Россия дә) сокланган Америка Кушма Штатлары инде ничә илнең тынычлыгын алды, Израиль һаман Газ секторына һөҗүм итеп тора. Әлеге илләрдәге вазгыять бездән ерак торганга, күпләр бу хакта уйланмады. Кызганыч, әмма дөньяда хәрби бәрелешләрнең туктаганы юк. Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында килеп туган вазгыять сигез ел буе тыныч юл белән хәл ителә алмаганлыктан, Россия быел 24 февральдә махсус хәрби операция үткәрү турындагы карар кылырга мәҗбүр булды. Илнең яңа тарихында беренче тапкыр өлешчә мобилизация игълан ителде. Хәрби хезмәттә булганнарны, запастагы хәрбиләрне җыя башладылар. Халыкның тормышы хәрби операциягә кадәр һәм аннан соңга бүленде. Халык үзе үзгәрде. «Илгә кил-гәнне ил белән күтәрәсең инде. Кирәк булгач, барасың» дигән фикерләр дә, «Мин – патриот, әмма хакимият белән килешмим», – дип, биштәрен асып илдән чыгып китүчеләр дә бар. Языласы язма кемнең хаклы булуын, кемнең ялгышуын ачыклау турында түгел. Һәр кешенең үз дөреслеге. Әмма шуны онытмасак иде: Ватаныбыз берәү генә, без шушы илдә яшибез, тамырларыбыз шушында һәм башка Ватаныбыз юк. Шуңа күрә дә илнең бөтенлеге саклану – үтә дә зарур.

Әлеге язма ил игълан иткән хәрби операциянең халыкны ничек үзгәртүе хакында. Беренчедән, соңгы 20 елда онытылып барган патриотизм рухы күпләр өчен кире кайтты. Икенчедән, кешеләр арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек көчәйде. Хәрби операциягә киткән егетләргә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү очраклары көннән-көн арта. Матбугат битләрендә уңышка ирешүчеләрне, йолдыз дип саналган җырчыларны яңа геройлар – бүгенге көннең чын геройлары алыштыра.

«Без булмасак, кем?..»

Капитан Раил Гайнетдинов, өлкән лейтенант Рафил Гайнетдинов, кече сержант Искәндәр Гайнетдинов.

«Улларыгызның язмышын хәрби хезмәт белән бәйләгәнегезгә үкенмисезме?» – дип сорыйм Балтач районы Түбән Субаш авылында гомер итүче Фәгыйль абый белән Гүзәлия ападан. «Үкенмибез, алар чын ирләр булып, үз вазыйфаларын үтиләр ич инде. Үзләре дә: «Без дә сакламасак, кем саклар сезне», – диделәр. Илне элек-электән ирләр саклаган. Бу – аларның бурычы. Ә безне-келәрнең илне саклау – һөнәрләре. Улын хезмәткә озаткан әти-әниләргә сабырлык бирсен. Уллары исән-имин кайтып, шатланып-куанышып күрешсеннәр. Илләр тыныч булсын», – ди герой егетләрнең әти-әнисе.

Алар гаиләсендә биш бала үскән. Бишесе дә спорт белән «җенләнгән». Башкача мөмкин дә түгел, әтиләре Казан педагогика институтында физкультура, хәрби укытучы һөнәрен ала. Авылына кайтып, мәктәптә укыта башлый, запастагы өлкән лейтенант. Ул вакытта Субаш мәктәбе спорт буенча иң көчле мәктәпләрнең берсенә әйләнә. Спорт белән янып яши Фәгыйль абый. Мәктәп укучыларын гына түгел, авыл яшьләрен дә тарта. Малайлары ярышларда беренчелекне бирми, нык булып үсә. Олы улына Казан танк училищесына керергә әти кеше үзе тәкъдим итә. Куәтле Союз таралып, Россиядә кыйммәтләр үзгәргәннән соң, кабат офицерларга йөз белән борылган чак. Раил бернинди авырлыкларсыз имтиханнарын тапшырып курсант була. Раилдән соң туган икенче уллары Рафил спортта үтә көчле булуына карамастан: «Абый янына барам», – дип, ике елдан соң танк училищесына укырга керә. Кызыл дипломга тәмамлаган яшь офицер Раилне башта Новосибирскига, аннан Таҗикстанга җибәрәләр. Рафил тагын абыйсы артыннан китә. Өченче уллары Искәндәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, хәрби хезмәт үтәргә абыйлары янына китә һәм контракт белән хезмәт итүче хәрбигә әйләнә. Анда хезмәт иткәннән соң, Раилне – Чиләбе өлкәсенә, Рафилне – Самарага, хәрби туризм белән шөгыльләнүче Искәндәрне Тольяттига кайтаралар. «2006 елдан, Раил танк училищесына кергәннән бирле хәрби тормыш, солдатлар тормышы белән яшибез», – ди әниләре Гүзәлия апа. Уллары турында сөйләгәндә дә, кайда нинди хәрби часть – барысының да саннарын әйтеп сөйләшә. Аларның илне саклау һөнәрен сайлаганнарын аңлый, шуңа күрә дә уллары кайда гына булса да, догасыннан ташламый. Ә хәрби егетләрнең тормышларында куркыныч вакытлар да күп була. Таҗикстан да куркынычсыз урын түгел түгелен, Раил белән Рафил Сириягә командировкага киткәндә аеруча борчыла ана. Ут эченә китәләр бит! Андагы бәрелешләрне телевизордан күрсәтеп торалар. Уллары өчен бер борчылсалар, алар җаваплылыгында булган егетләр өчен янә хафаланалар. «Аллага шөкер, бөтен солдатларымны исән-сау алып кайттым, берсен дә югалтмадым». Сириядән кайткан Раилнең беренче сүзе шундый була.

Ил хәрби операция игълан итү чигенә җитәр дип башына да китерми ата белән ана. Уллары үз хәрби частьларында гына хезмәт итәрләр дип уйлыйлар. Гүзәлия апаның аларга бер генә сүзе була: «Хәрби хезмәткә килгән егетләрне җәберли күрмәгез. Нәкъ минем шикелле әниләр җибәрә улларын армиягә. Сез миңа газиз булган кебек, алар да әниләренә газиз. Командир икәнсез, аларга әти дә, әни дә сез...» Әмма солдатларны тыныч тормышта гына түгел, кабат хәрби бәрелешләр вакытында да сакларга туры килә улларына. Рафил белән Искәндәр хәрби операциягә китә.

– Рафил Белоруссиягә хәрби өйрәнүләргә киткән җиреннән хәрби операциягә кушылды. Гел сөйләшеп тордык. Шалтыратмый башласалар, борчыла идем, – дип сөйли Гүзәлия апа. – Беренче баруында Искәндәр яраланган. Мәскәүдәге Бурденко госпиталендә дәваланып аякка баскач кына безгә хәбәр итте. Борчырга теләмәгәндер инде, ә без, киресенчә, ут йотып тордык. Рафилнең җәй көне бик озак вакыт бер хәбәре булмады. Ул чактагы кичерешләрне әйтеп, аңлатып булмый. Эчтән калтырап торасың инде. Кеше сораса да, әйбәт хәбәрләре килә дисең, ә үзеңнең кычкырып елыйсыларың килә. Олы улым белеште: бар да яхшы, анда элемтә юк дип әйткәннәр. Ай ярым бер хәбәре юк, и Ходаем, тавышын булса да ишетәсем килә, дип, уйлана-уйлана өстәл янында утыра идем беркөн, шул мәлдә телефон шалтырады. Рафил! Иң шатлыклы мизгелем иде ул! Абыйсы артыннан ук, яралары төзәлеп, тагын утка кереп киткән Искәндәр улым шалтыратты. Яралангач, калырга мөмкинлеге дә булгандыр инде, ә ул: «Барам, анда дусларым калды. Яралангач, ут эченнән алып чыктылар мине, ничек аларны ташлыйм», – диде. Гомумән, «Без бармасак, кем барыр? Илне саклар өчен белем алдык!» – диде улларым. Шулай ут йотып яшәгәндә төшемә гел солдатлар керә башлады. Куам икән шуларны. 13 август – ашлык алган көн иде ул. Олы килен шалтырата. Сүзен дә әйтә алмый, елый. «Үзең әйт инде әнигә», – дип, телефонны Раилгә биргәч, «Кайсысы?» – дип сорап, елап җибәрдем. Рафил һәлак булган! БТРлары танкка каршы минага эләккән. Август башында гына видео элемтә аша сөйләшкән идек. Сакаллар басып бетергән, ябыгып та киткән иде. «Улым, нишләп сине ялга кайтармыйлар?» – дидем. «Әни, офицерлардан берүзем калдым. Бар да әйбәт, кайгырма», – диде, әмма тавышында ниндидер бер моңсулык
бар иде. Саубуллашыр алдыннан: «Якты дөньяларда бер күрешербез әле», – дип әйтеп куйган иде. Күрешергә язмаган икән менә... Бу хәбәрне ишеткәч тә ышанмадык әле. Берничә көн узуга Ульянга кайтардылар, барып алдык. «Шунда табуттагы кечкенә тәрәзәдән йөзен күргәч кенә ышандым», – диде Фәгыйль дә. Рафил улымны озата кайтучылар: «Мондый офицерлар Россиядә бик әз», – ди-гәннәр. Иптәшләре: «Әйдә, кайт отпускка» – дигәч тә, «Мин солдатларымны ташламыйм», – дип әйткән бит ул... Абыйсының үлеме турындагы хәбәрне Искәндәргә ничек җиткерик икән дип аптырадык. Ә ул белгән... «Минем абый шушында булырга тиеш», – дип әйткәч, «Ты, что, не знаешь что ли, он же двухсотый (200 нче груз – һәлак булган хәрбиләрнең җәсәден ташыганда кулланыла торган шартлы кодлы билгеләмә – Ч. Г.)», – дигәннәр. Ул шул хәлдә бәрелешкә кереп китә һәм яраланып контузия ала. Атышларга эләккәнен белгәч, инде монысы исән микән, юк микән дигән уй бер минутка да күңелдән чыкмады. Тавышын ишеткәч кенә исәнлегенә ышандык.

– Язмыштан беркая китеп булмыйдыр инде ул. «Рафил бик тиз туды», – ди әнисе, Ходай гомерен дә шуңа тиз алгандыр инде. Монда булмаса, бәлки, башка җирдә үлгән булыр иде... – ди Фәгыйль абый сабыр гына. «Ходай биргән гомердер инде... Аллаһы Тәгалә дә «шулай булса, шулай булыр иде», дип әйтергә кушмаган бит. Син чын мөселман кешесе икән, дингә ышанасың икән, биргән сынау-ларны дөрес итеп кабул итәргә тиешсеңдер. Сабые гына ятим калды», – ди күз яшьләрен сөртә-сөртә Гүзәлия апа.

Хәрби дуслары ял алгач, Рафилнең каберенә кайталар икән. Барысы да бер сүздә: «Анда безнең дуслар калды, китәбез...» Бүгенге көндә олы уллары Раил Чиләбедә хәрби частьта хезмәт итә. Искәндәр әлегә дәвалана. Дүртенче уллары үзләре янында. Аш-су остасы булып эшли. Кызлары Энҗе дә спорт юнәлешен сайлаган. Туризм буенча һөнәр ала. «Дүртенче улымны да хәрби итәсем килгән иде, сәламәтлеге буенча үтмәде. Үзенең дә теләге бар иде дә соң...» – ди әти кеше. Армиягә барасым килә дигән яшьләр хәзер бик аз, гаҗәпләнеп Фәгыйль абыйга карыйм.

– Минем малайлар армиядән куркабыз димәде, барабыз дип тордылар. Тәрбиядән килә инде. – ди Фәгыйль абый тыныч кына. – Хәрбиләрне әзерләргә, гомумән, әзер булып яшәргә кирәктер инде ул. Безнең заманда армиягә бармасаң, кешегә дә санамыйлар, ә хезмәт итеп кайткач, хәтта өлкән абзыйлар синең белән ике куллап күрешә иде. Советлар Союзы таркалгач, илгә берни кирәкми башлады бит. Мәктәпләрдә дә хәрби дәресләрне бетерделәр, армиянең, хәрбиләрнең абруе төште. Кешелекле, белемле командирлардан күп нәрсә тора шул! Ике буын диярлек бернинди патриотик тәрбия алмый үсте. Нинди зур тәрбия бит ул! Тәртипкә өйрәтә. Ә илне без сакламыйча, кем саклый соң? Ил таралса, нәрсә булыр соң?!

Батыр егетләр үстергән әти-әнинең үз хакыйкатьләре әнә шулай ныклы. Һәм ул хөрмәткә, соклануга лаек түгел дип кем әйтә ала?!.

«Уен эш түгел...»

«Әфганстаннан кайтканыма инде 30 елдан артты, әмма әле һаман төшкә керә. Мин киткәндә әти белән әнинең чәчләре кап-кара иде, кайтуыма агарып беткән», – дип искә ала яшьлегендә хәрби бурыч үтәвен Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Динар Гарифҗанов. Элек әти-әнисе телевизор карашында улым күренми микән дип утырса, хәзер Динар абый үзе шул хәлдә. Аның ике улы, контракт төзеп, хәрби операциядә булып кайткан. Беренче гаиләсендә туган улы тагын китмәде микән дип уйлый. Соңгы очрашуларында улы китәргә теләге барлыгын әйткән булган. Хәзер элемтәгә чыкмый икән. Икенче улы әле ялга кайткан. Тагын китәргә ниятли. Төпчек малае да мобилизациягә эләгергә мөмкин. Хәрби операция турында сөйләргә яратмый уллары. Аларны аңлый: үзе дә яратмады. Ут эчендә йөргән кешене ут эчендә булып кайтканнар гына аңлый. Җитмәсә, Динар абыйга мылтык тоттырып, утка кертеп җибәргәндә бары 18 яшь була. Хәрби әзерлек узганнан соң, Әфганстанга алып китәләр. «Беренче вакытта бик куркыныч иде, бер ел шунда булганнан соң өйрәнелде. Әле вакытында да кайтарып җибәрмәделәр. Өч-дүрт айга тоткарладылар. Шулай итеп, Әфганда мин төгәл ике ел булдым», – ди ул.

«Балалар жәл, әлбәттә, уен эш түгел бит, илне сакларга кирәк», – ди ул Россия игълан иткән хәрби операция турында. Юньләп корал тотмаган егетләрне җыюларына гына борчыла.

– Армия хезмәтен бер елга калдырып, контракт белән хезмәт итүчеләрне булдырып боздылар, – ди чын күңелдән ачынып әфганчы. – Минем уртанчы малай да, кече малай да армиядә булып кайттылар. «Без анда балалар бакчасындагы кебек кенә булдык», – диделәр. Барып та җитмәделәр, кайтып та төштеләр шул. Коралны бер тапкыр тоттырганнар да, шуның белән бетте. Бер ел хезмәттә нәрсә генә өйрәнеп була инде? Хәзер шул егетләрне хәрби операциягә җыялар. Җитмәсә, яшьләр җайлы гына яшәргә тели. Ач калудан куркалар, диләр, без коры паек урынына хәрби припаслар тутыра идек. Шул хакта уйладык, тамак хакында түгел. Повестка килә икән, барырга инде. Мин дә, служаклар да шулай уйлый. Безгә берни куркыныч түгел, утны кичкән кешеләр бит инде без. Ә менә яшь егетләргә әле бит дары исенә өйрәнәсе бар...

«Мобилизацияләнгән егетләргә кулларым белән дә, күңелем белән дә ярдәм итәм»

Хәрби операция башлануга ук хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оешты. Гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары Донецк, Луганск якларына юл тотты. Мобили-зация игълан ителеп, уллары, ирләре, күршеләре хәрби хезмәткә алынган хатын-кызлар, җыелып-җыелып, кул эшләренә тотынды. Район саен диярлек апалар җыелышып носки бәйлиләр, яшьләр, берләшеп, акча җыеп, хәрбиләргә кирәкле көндәлек әйберләр, дарулар сатып алып җибәрә. Ярдәмгә алынган һәр кеше иң элек нәкъ менә үз җирлегеннән киткәннәргә теләктәшлек күрсәтергә тырыша. Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Гөлүсә Мифтиеваның авыл халкын җыеп балаклава тегүен социаль челтәрләрдә күреп алдык. Безнең белән сөйләшергә бик озак күндердек. «Мин бу эшкә үземне күрсәтү өчен түгел, бераз булса да ярдәм итү йөзеннән тотындым», – диде ул. Шулай да, үгетли торгач, ризалашты. Шәлегә юл тоттык. Авыл мәдәният йортында бер төркем апалар кечкенә генә бер цех оештырган диярсең. Кайсысы тукыманы үлчи, кемдер өлге кисә, икенчеләре тегә, әзер әйберләрне төреп пакетларга тутырып торалар. «Гөлүсәнең ике туган апасы мин. Казаннан кайтып ярдәм итәм, – ди Алсу Мусина. Ул киселгән өлгеләрне Казанга алып китеп, балаклаваларны тегеп алып кайта. – Хәзер шундый авыр чор, һәр кеше үзе булып калырга тиеш дип саныйм. Анда киткән егетләргә ничек тә ярдәм итәсе килә бит. Минем өйдән хәрби операциягә китүче булмаса да, һәрберебезнең ирләре, абый-энеләре, әтиләре бар. Һәрберебезнең бабалары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Телефон тотып, теләсә нәрсә карап вакыт уздырганчы, нигә әле ярдәм итмәскә дип уйладым. Шуны да әйтер идем: илдәге вазгыять халыкны якынайтты. Чаптык та чаптык, туганнар белән күрешергә дә вакыт юк иде бит. Гөлүсә белән дә күрешергә вакыт таба алмый идек. Уртак фикер безне туплады. Хәзер көн саен элемтәдә без. Теккән әйберләрне авыл егетләренә җибәрдек. Районда хәрбиләргә ярдәм итүче волонтер егет бар. Аңа җибәрәбез.

«Мондый эш башлауларына шатландым. Яшьләрнең миһербанлы, ярдәмчел булганнарына йөрәгем сөенде», – ди Фидания апа Хөснетдинова. Үзе тегүче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Классташы Минзәлия апа Гыйбашева белән икәүләп яшьләргә ярдәм итәргә килгәннәр. «Кирәкмәгән эш дип әйтүчеләр дә бар. Кирәк, бик кирәкле эш бу! Андагы балаларга кирәк бит. Догалар укып, теләк-ләр тели-тели эшлибез менә. Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар», – ди алар.

Гөлүсә социаль челтәрләрдәге тегүчелеккә багышланган күптөрле төркемнәрдә утырган. Шуларның берсендә ярдәм итү максатыннан балаклавалар тегү турында хәбәр була. Гөлүсәнең дә бик ярдәм итәсе килә. «Уртак борчу, уртак бурычыбыз», – дип уйлый ул. Һәм үзе дә тегәргә уйлый. Бәлки миңа кушылучылар булыр дип, социаль челтәрләргә пост урнаштыра. Аның бу тәкъдимен авылда битараф булмаган кызлар күтәреп ала. Флис тукымага заказ бирүен белгәч, аңа ярдәм итү өчен акча да күчерәләр. Питрәч районы хастаханәсе коллективы да бер төргәк тукыма алып килә аларга. Хәзер кызлар ба-лаклава гына түгел, яңгырдан саклаучы плащ, «толстовка» да тегә. Ул «толстовка»ларга балалар бакчасындагы сабыйлар ясаган открыткаларны да төрәләр. «Өйдән шушындый әйберләрне алгач, мобилизацияләнгән егетләр-нең бераз булса да күңелләре күтәрелеп китәр», – ди кызлар. Питрәч районыннан киткән һәр егеткә балаклава өлгертергә ниятлиләр.

 – Сез тилерәкме әллә, дип әйтүчеләр дә бар, – ди Гөлүсә. Күренеп тора: бу идея белән янып тора ул. Янына килеп сораган һәр апага, иренмичә, озаклап аңлата. – Бөтен нәрсә дә акчага сатылмый. Кешегә игътибар, кайгырту сыйфатларын акчага сатып алып булмый. Күңелдән килә торган хис ул. Мобилизация игълан ителгәч, күңел төшенкелегенә бирелдем. Бер атна елап йөрдем. Өч балабыз бар, ирем мобилизацияләнүчеләр категориясенә туры килә. «Повестка килә икән, китәм», – ди. Бүген-иртәгә повестка килер дип көтеп яшим. Менә шушы эш белән мәшгуль була башлагач, күңелемә тынычлык таптым, димме соң... Иремнең алыну ихтималына да башкача карый башладым. Гомере бетмәсә, кайтыр, Алла бирса, дип уйлыйм. Киткән егетләргә дә менә шулай күңелем һәм кулларым белән булышам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар