Логотип
Актуаль тема

Замана Буратинолары

«Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкиятен барыбыз да белә. Хәтерлисезме, төлке Алиса белән мәче Базилио Буратиноның акчасы барлыгын сизеп алалар да аны таларга ниятлиләр. Буратинога Могҗизалар кыры турында сөйлиләр. Имеш, бу кырга барып акчаңны күмсәң, тылсымлы сүзләр әйтеп өстенә тоз сипсәң, икенче көнне яфраклары урынына алтын тәңкәләр булган агач үсеп чыгачак. Беркатлы Буратино алдакчылар сүзенә ышана һәм аларга ияреп байлыгын арттырырга китә. Ахыры нәрсә булып беткәнен беләсездер... Хәзер бу әкият бик актуаль. Бүгенге көн кырык-алдарлары акча арттыру ысуллары өйрәтә. Ә без, җәмәгать, ышанабыз. 


«Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкиятен барыбыз да белә. Хәтерлисезме, төлке Алиса белән мәче Базилио Буратиноның акчасы барлыгын сизеп алалар да аны таларга ниятлиләр. Буратинога Могҗизалар кыры турында сөйлиләр. Имеш, бу кырга барып акчаңны күмсәң, тылсымлы сүзләр әйтеп өстенә тоз сипсәң, икенче көнне яфраклары урынына алтын тәңкәләр булган агач үсеп чыгачак. Беркатлы Буратино алдакчылар сүзенә ышана һәм аларга ияреп байлыгын арттырырга китә. Ахыры нәрсә булып беткәнен беләсездер... Хәзер бу әкият бик актуаль. Бүгенге көн кырык-алдарлары акча арттыру ысуллары өйрәтә. Ә без, җәмәгать, ышанабыз. 


Соңгы елларда бер-бер артлы финанс пирамидалары ишелә. Алар белән бергә кешеләрнең акчалары да яна – юкка чыга. Югыйсә беләбез – Мисырда гына пирамидалар гасырлар буе тора. Ә бу буш куыклар икътисад тарихында ничә тапкыр барлыкка килеп, ничә тапкыр шартлады. Замана алга барса да, җәмгыять тә, кешелек психологиясе дә үзгәрми. Цивилизация алга киткән хәзерге җәмгыятьтә дә бар мал-мөлкәтен финанс пирамидаларга тыгып, кәкре каенга сөялеп калучылар саны көннән-көн арта. Әле бит алдануын яшереп калдыручылар күпме. Уңыш белән генә бүлешәсе килә, уңышсызлык турында сөйләргә яратмыйбыз. Ирек тә (чын исемен күрсәтмәүне сорады) – шундыйлардан. Чәчәк аткан финанс пирамидасы хакында дусларыннан ишетә. Өч-дүрт ай эчендә акчаны бермә-бер арттыру теләге җиңә аны. «Бер танышым, финанс пирамидасына кереп, тиз арада машина алуы турында сөйләде. Минем дә машинаны яңартырга вакыт, әмма акча җитмәгәч һаман сузып йөрим... Акча күбрәк керткән саен, керемнең зуррак булачагын кабат-кабат аңлаткач, банкка барып, 1 миллион сум кредит алырга документлар тутырдым. Бәхетемә, айлык керемең аз дип банк ул кадәр күләмдә кредит бирмәде. Сораган сумманың яртысын гына алдым. Акчаны салгач, шәхси кабинетыма процентлар килә башлады. Кереп караган саен, шатланам... Күрәсең, коры саннарга карап кына шатланырга язган. Пирамида җимерелде дә куйды. Кредит алып каядыр салганым-ны хатыныма да әйтмәгән идем. Имеш, акчаларны кайтарып тоттырып сюрприз ясыйм. Ясадым инде сюрприз – ай саен 25 мең сум кредит түлисе бар. Әле ярый 500 мең сум гына дип үземне юатам. Зыян күрүчеләр чатында утырам. Анда нинди генә тарихлар язмыйлар. Берсе фатирын сатып, бар акчасын керткән. Хәзер әнә кеше фатирында көн күрәләр. Югыйсә бөтен нияте зуррак фатир алу булган. Гомере буе ипотека түлисе килмәгән... Бер атна буе күземә йокы керми дип яза. Кермәс тә шул, үзем дә ашаудан калдым. Ничек кенә хатынга сөйләп бирәсе дип борчылам. Сәламәт булып эшләргә генә язсын – бу бурычны түлисе бар». 


Пирамида ничек төзелә?
Финанс пирамидасының төп алгоритмы нинди соң? Мәсәлән, Гали 100 сум сала, аңа 20 процент айлык керем вәгъдә итәләр. Галидән күреп (йә Гали күндереп) Бари да пирамидага 50 сум алып килә. Бу акчаның бер өлеше Галигә процентка китә. Алардан соң Сания тагын 100 сум сала. Аның акчасын Галигә, Барига һәм башкаларга процент итеп күчерәләр. Күрәсезме, пирамида үскән саен, беренче кертемнәр дә арта. Шуңа да мондый пирамидалар озак яши алмый. Иртәме-соңмы акча алып килүчеләр саны кими, ә иске «инвес-торлар» армиясе күбәя һәм аларны «ашатып» бетереп булмый. Менә шул вакытта ул ишелә. Дөрес, оештыручылар һәм финанс пирамидасы башында торучылар өчен бу система су тегермәне кебек. Бик тиз акча җыялар да, эзсез югалалар. Аларның койрыкларын тоту бик авыр. Проект закон көчсез булган бер илдә, мәсәлән, Зимбабведа теркәлергә мөмкин. Акча агымын да дәүләт органнары контрольдә тота алмый. Шуңа да мондый финанс пирамидалары законсыз дип санала. «Финанс клубларын» ачып җибәрү өчен күп финанс кирәкми. XXI гасырда акча җыю өчен бары тик сайт та җитә. Сайт ясыйлар да, бөтен дөньяны яңгыратып пиар кампания башлап җибәрәләр. Блогерлардан реклама сатып алалар йә медиа шәхесләргә мөрәҗәгать итәләр.

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров спорт тотализаторларында акча эшләп, баю турында Россия футбол йолдызлары авызыннан әйттерде. Ниндидер Гафаровка караганда, танылган футболчыларга ышанып килүчеләр күбрәк, билгеле. Финанс пирамидаларын оештыручылар йә аның башында торучылар акча кертүчеләрен зиннәтле бай залларда җыярга ярата. Мактану, ышандыру, бәйрәм итүгә корылган бу чаралар, «остазлар» уздырган туры эфирлар белән социаль челтәрләр ленталары тула. Һәм бу чираттагы корбан: «Бөтен кеше дә бу супер кәттә проектта икән, бер мин генә, ахмак, калганмын», – дип, акчасын тотып тизрәк йөгерсен өчен эшләнә. Һәм күпләр бу кармакка эләгә дә.


– Финанс пирамидалар яшәвендә берничә фактор уйный. Психологик, мәдәни һәм иң соңыннан гына икътисадый сәбәп бар, – ди икътисад фәннәре докторы, профессор, КФУ проректоры Марат Сафиуллин. – Бу феномен кешеләрнең көчсезлеген файдалана. Ә ул безнең балачакта ук тәрбияләнгән. Мәсәлән, һәркем диярлек нинди дә булса могҗизага ышанып яши. Без укыган әкиятләр дә шуңа корылган. «По щучьему велению» әкиятендә мич башында әмер биреп кенә яткан Емеляны күпләребез белә. Хәзер цифралы заманда да әллә нинди зур акча отулар турында һәрвакыт сөйләп торалар. Биткоин, блокчейн кебек электрон акчалар барлыкка килү дә роль уйнады. Һәм тагын бер җитди инструмент – гипнозга якын булган нейролингвистик программалаштыру. Маркетологлар уйлап чыгарган бу инструмент кешенең психоэмоциональ хәленә тәэсир итеп, алдан программалаштырылган гамәлне аннан кылдыртудан гыйбарәт. Әйе, кешене программалаштырырга мөмкин. Әлеге программа безнең компьютерларда да бар. Игътибар итсәгез, интернеттан нидер эзлибез икән, браузерларыбыз, социаль челтәрләрдәге ленталарыбыз шушы товар төрләре белән тула. Компьютер безне өйрәнә, психотибыбызны билгели. Әлегә бу безнең тарафтан рекламачыларның бәйләнүе дип кабул ителә, әмма технологияләр һаман алга бара. Киләчәктә моны безнең карар дип кабул итә башлаячакбыз – ясалма интеллект бик тиз үсә. Ә кешене программалаштыру өчен компьютер мониторы аркылы сөйләшү дә җитә. Финанс пирамидасын оештыручылар бу инструментны бик яхшы куллана. Аннан тагын бер психологик фактор бар. Әлеге система күп кеше җыюга корылган. Бер кеше керә икән, ул салган акчаларын кире чыгару һәм күбрәк процентлар алу өчен дусларын, туганнарын, танышларын тарта башлый. Ягъни үзе батмас өчен башкаларны батыра. 


МММ нәрсәгә өйрәтте?
Советлар Союзында финанс пирамидалары булган дип әйтә алмыйбыз. Акча агымы, акча җыюның яңа алымнары бик нык контрольдә тотылган. Дөрес, азартлы уеннар, легаль булмаган кредит бирү формалары кебек «кара бизнес» яшәгән, әмма аның күләме ил икътисадында бик аз, бары 3–4 процент булган. Үзгәртеп кору елларында контроль югала, ваучерлар чыга, илдә кризис. Шул вакытларда МММ, Хопер барлыкка килә. Профессор әйтүенчә, алар башта дөрес ният белән оеша, приватизация өчен чыгарылган ваучер җыюны максат итеп куялар, әмма тора-бара халык талауга кайтып кала. Закон белән идарә ителмәгәнлектән, ул вакытта рупор булган телевидениегә барып керәләр. Бразилия сериаллары арасында күрсәткән МММ рекламаларында Леня Голубковның хатынына тун, сапоги алып бирүләрен әниләребез генә түгел, без дә шаккатып караганыбыз хәтердә әле. Ул бит ирләр кырылып эчкән вакытта! Акча булмаган чорда! Шуңа күрә дә финанс гыйлеме булмаган халык, аптыраганнан һәм могҗизага ышанып капкынга килеп эләгә. Ул елларда Леня Голубков, финанс пирамидасын төзегән Сергей Мавроди милли геройга әйләнә. Аны кулга алгач та, геройларын иреккә чыгаруны сорап, халык урамга чыга. Тарих кабатлана. Хәзер әнә «Финико» башлыгы Кирилл Доронинны иреккә чыгаруны таләп итеп петиция оештыралар. Чөнки пирамида башында утырганнар корбаннары китергән җиңел акчаны «ашап» өйрәнгән.


Дәүләт эшендә эшләп йөргән гаилә дусларыбызның финанс пирамидасына кереп киткәнен сизми дә калдык. Бер генә түгел, икешәр пирамидада утырды алар. Компаньон булырга чакыра башлагач, әлеге системаның озак яшәмәячәген, тизрәк акчаларын чыгаруларын, счетларындагы процентларның көле күккә очачагын аңлатырга тырыштык. Ә аларның җавабы бер һәм ныклы иде: «Финанс пирамидалары 90 нчы елларда гына булган. Ә без инвестицион проектта катнашабыз. Монда һава сатмыйлар, ә акчаларны биткоиннарга салып арттыралар». Гаилә башлыгы эшеннән китте. Читтән акча килеп ятканда, нигә әле дәүләткә бил бөгәргә, янәсе. Җитмәсә, хатынын да эшеннән чыгарга мәҗбүр итте. Дөньяның артына тибеп, кредитлар ала-ала ярты ел рәхәттә яшәп калдылар. Дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китәргә иде ниятләре. Кыйммәтле круизлар эзләгәндә «инвестицион проектлар»ы ишелде дә төште. Түләнмәгән кредитлары гына калды. Инвестицияләр ярдәм итми, эш эзлиләр. Ә бит чын-чынлап инвестор булуларына ышанганнар иде, дөресрәге, ышандырганнар иде. 90 нчы еллардагы финанс пирамидалары хәзергеләреннән әнә шуның белән аерыла да – халыкны яңа сүзләр белән җәлеп итәләр. Ә безнең халык колак ишетмәгән, җитмәсә, шунда үзенең дә катнашы булган яңа терминнарны үлеп ярата. Югыйсә авыл халкы инвесторның кем икәнен белергә тиеш тә кебек. 


– Финанс пирамидалары цифралы акчалардан торган битлек кия. Вакытында тәвәккәлләп биткоиннарга акча салган кешеләр, үз акчаларын биш йөз, бер мең тапкырга арттыра алды. Менә шушы феномен намуссыз кешеләр тарафыннан кулланыла. Хәзер биткоиннар бәясе артык сикермәсә дә, миф яши. Финанс пирамидалары эшчәнлеген Россия Үзәк банкы күзәтеп тора. Әмма алардан качар өчен «эшмәкәрләр» акча агымын башка юридик кырга чыгара. Бер-берсе арасындагы акча алыш-бирешләрен биткоиннар артына яшерә. Цифралы акчалар әле тулысынча закон белән идарә ителми, салымнардан да качып котылырга мөмкин. Финанс хуҗалыклардагы операцияләр керемен контрольлек иткән органнар күзеннән шул рә-вешле яшереп була, – ди Марат Сафиуллин. Акчасын, имеш, биткоиннарга салып алганнар шулай итеп инвесторга әйләнә. Монысы финанс гыйлеме булмаганнар ышанган факт. Әле бит бу системаның алдауга корылганын белеп барганнар да бар. Һәм алар икеләтә күп. Хәзер барлык заманы. Мәзәктәге кебек: совет чорында акча бар, әйбер юк иде, ә хәзер бар нәрсә дә бар, акча гына юк. Гаджетлар, кыйммәтле машиналар, экзотик ризыклар, инстаграмда күрсәтелгән зиннәтле тормыш – барысы да күп акча сорый. Җитмәсә, халык муеннан кредитка баткан. Бар нәрсә кредитта: фатир, машина, тун, хәтта кулга тотып йөргән телефон да.

Кредитларыннан котыласы килгәннәр теләсә нинди саламга тотынырга әзер. «Вакытында чыгачакмын, алданмыйм, мин бит күрше Гыйльмениса әби түгел», дип барып керә ул тозакка һәм чыга алмый. Әле бит финанс пирамидасына кредит ала-ала килеп кергән «инвестор»лар бар. Бу адымга барганчы дөньяга танылган гуру-инвесторлар тәҗрибәсен укып карамыйлар. «Кредит алып инвестициягә тыгу – җүләрлек, – ди икътисадчы Марат Сафиуллин. – Бу мантыйкка сыймый. Төптән фикер йөрткән кеше болай эшли алмый».


Финанс пирамидаларының иң майлы калҗасы – кертелгән акчаларны ел буена 300% процентка кадәр үстереп бирәбез дигән вәгъдәләре. Финанс гыйлеме, анализлый белү сәләте булмаганнар өчен менә дигән бушлай сыр кисәге бу. Реаль икътисадта мондый үсеш була аламы, дип кызыксынам.
– Кызганычка, мөмкин, – ди профессор. 
– Алайса бар кеше дә Уоррен Баффетка әйләнә ала?
– Моның өчен инструментлар бик аз. Даими рәвештә мондый керем алу мөмкин түгел. Әйе, инвестицияләрдә байлык туплаган инвесторлар бар, мәсәлән, бөтен дөньяга танылган Кирк Керкорян, Джордж Сорос. Әмма алар бармак белән генә санарлык, чөнки моның өчен талант, белем һәм тоемлау, бигрәк тә алдан фаразлый белү сәләте кирәк. Теләсә кем бу операцияләрне башкара алмый. Әмма икътисадта мондый күренешләр бар. Мәсәлән, премиум-класстагы брендлар, француз шәрабы, швейцар сәгатендәге маржа меңнәр белән санала...


Ничек алданмаска?
Гади итеп әйткәндә, дөньяга танылган брендтан баш җитмәслек керемнәр алырга була. Ә моның өчен хуҗалары күпме эш башкара. Акча күктән яумаганын белә алар. Ә менә Россиядә, соңгы вакытта Татарстанда чәчәк аткан пирамида хуҗалары үзләрен Керк Керкоряннан да кәттәрәк итеп күрсәтә. Мондый керемне алар еллар буена миллионнарча кешеләргә вәгъдә итә. Соңгы елларда мондый вәгъдә бирүчеләр Казанда ешайды. «Икътисадый яктан уңышлы төбәк феномены инде бу, – ди Марат Са-фиуллин. – Беренчедән, Казанда хезмәт хакы дифференциациясе, ягъни байлар белән башка катлам кешеләренең керем аермасы зур. Икенчедән, бу республикада яшәүчеләрнең ирек-ле акчалары күбрәк булуы турында да сөйли. Финанс пирамидасы яши икән, димәк, халыкның соңгы акчалары гына түгел, күңел ачу өчен акчасы да бар. Аннан соң Казанны беләләр. Бу да намуссызлар «уен»ы өчен кулай. Шуны да әйтергә кирәк: башкалада халык та шомарган. Орлык уңдырышлы җирдә генә тишелә. Ә иң төп сәбәп, мөгаен, халыкның беркатлы булуыдыр. Безнең менталитет шундыйрак. Кешеләргә тиз ышанабыз. Ышаныч – иң зур капитал. Ул югала икән, бик күп социаль һәм финанс кыенлыклар килеп туачак». 


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм рәшвәтчелеккә каршы тору идарәсе башлыгы Руслан Дәвлетьяров белдерүенчә, Татарстанда финанс пирамидалары билгеләре булган 50 оешма бар. Алар халыктан 1 млрд. сум акча җыйган. Быел алардан зыян күрү буенча 126 гариза кергән, зыян күләме 143 миллионнан артык. (Статистика әлеге язма язылган вакыт өчен.) Финанс пирамидаларына тик торганнан гына җинаять эше ачып булмый, шуңа да алар «үсә». Җинаять эше башлар өчен җинаять булырга тиеш. «Ә кешеләрне җыеп, үз проек-тың турында сөйләү, акча җыю җинаятькә саналмый. Мәсәлән, бер агай авылда күпер салырга ниятли. Ул бизнес-план төзи белми. Авылдаш-ларын җыя да бу хакта сөйли. Алар аңа акча җыеп бирә. Бу бит җинаятькә керми. Әгәр дә бу процессларны башында ук туктатсаң, бернинди инвестицион проектлар гамәлгә аша алмаячак. Агай акча җыеп, авылдашлары алдында үз бурычын үтәмәгән очракта гына җинаять килеп туа. Финанс пирамидалары белән дә шул ук хәл», – ди профессор. Дөрес, дәү-ләт бу мәсьәләләрне хәл итүдән читләшергә тиеш түгел. Дәүләт Думасын-да финанс пирамидалары эшчәнлеге-нә кагылышлы канун проекты әзер-ләнде, әмма аны карау, камилләштерү һәм кабул итү яңа чакырылыш депутатлары өлешенә калды. 


Әлегә исә бары тик үзеңә ышанырга. Нәфесеңә хуҗа булырга. Финанс пирамидалары белән инвестицион проектларны аера белергә өйрәнергә. Ә бу бик гади. Акча җыеп, сездән корбан ясарга теләүчеләрнең иң беренче билгесе, язмадан аңлагансыздыр инде, табигый булмаган зур процентлар вәгъдә итү. Оешманың лицензиясен карагыз. Кагыйдә буларак ул, әйткәнемчә, чит илдә теркәлә. Әгәр дә җитди финанс проект икән, аның, һичшиксез, бизнес-планы булырга тиеш. Оештыручыларның шәхесен ачыклагыз. Аның абруе, биографиясе нинди? Җитәкченең тормыш юлы күп нәрсәләр хакында сөйли. Туганың йә танышың сөйләгәнгә генә акча илтеп салырга кирәкми. Син бит аңа бурычка бирмисең. Ә финанс пирамидалары шуның белән алдыра да.

Оештыручылар үз йөзләрен югалта да, гади кешеләр аркылы акча җыя. «Финанс пирамидасының тагын бер әһәмиятле билгесе – кешеләрне баетырга тырышуы, – ди Марат Сафиуллин. – Аларга мине кайгырту нигә кирәк? Менә шушы сорауга җавап табарга тырышыгыз. Әгәр баю өчен схемалары бар икән, нигә әле алар сезне дә баетырга тырыша? Чөнки ул башкача эш йөртә белми, аның бөтен нияте сезнең хисаптан баю һәм якыннарын баету. Бары шул гына. Калганнар аның өчен беркем түгел, ул аларны ике дә уйламыйча ярык тагарак янында калдырачак. Мин бик уңышлы компания җитәкчесен студентлар белән очрашуга чакырдым. Студентларга ничек баеганыңны сөйлә әле, дидем. Ә ул миңа: «Марат, син акылдан яздыңмы әллә?! Мин беркайчан да һәм беркемгә дә бу хакта сөйләмәячәкмен. Аннан соң ул Полишинель серенә әйләнәчәк һәм миңа керем килми башлаячак», – диде. Һәм мин аны аңлыйм. Һәр эшмәкәрнең үз финанс сере бар. Ә финанс пирамидасы ул эшмәкәрлек түгел. 


Җинаять эше ачылган очракта да «финанс клублары» төзүчеләрне генә җаваплылыкка тарталар. Соңгы хәлләр белән бәйле арадашчыларны, ягъни пирамидага керергә өндәп йөрүчеләрне дә җаваплылыкка тартуны күздә тоткан канун кабул итү турында сүз бара. Алар да бит җинаятьче. Алдап талаучылар пычак тотып талаучылардан берничек тә аерылмый. Әле әхлакый яктан куркынычрактыр да! Туганлык, дуслык мөнәсәбәтләрен кулланып, чоңгылга өстериләр. Ә үзләре ярда калырга тырыша. Менә шундый кешеләрдән саклану, алданмас өчен бердәнбер юлны күрсәтә икътисад фәннәре докторы Марат Сафиуллин. «Икътисадый үсеш өчен капиталистик стройны сайлаганбыз икән, барыбызга да финанс белемле булу зарур. Бары тик белемле һәм фикерли белгән кешеләр генә алданмаячак. Билгеле, намуссыз кешеләр менә шундый проектларны булдырмасын өчен, дәүләт тә бар көчен куярга тиеш». 


Финанс пирамидалары «Финико», «Frendex», «Антарес» белән генә туктап калмас. Эшләмичә генә акчалы булырга, бушка килгәнне бик яратабыз шул. Нәфес тә җитәрлек. Нәкъ шундыйлар өчен дә инде пирамидалар. Әмма, беләсез, бата башлагач, Нух пәйгамбәр көймәсенә утырып калучылар бик аз.


Рамил ГАРИФУЛЛИН, психология һәм белем бирү институты доценты психология фәннәре кандидаты 
Финанс пирамидаларының халыкны психологик яктан җәлеп итүендә берничә сәбәп бар. Беренчедән, хәзер ирекле акчалар барлыкка килде. Икенчедән, пандемия вакытында социаль челтәрләр роле кисәк кенә артты. Онлайн рәвештә дә кешеләргә җиңел генә тәэсир итеп була. Ә кешеләрнең бик тиз һәм могҗиза ярдәмендә баеп китү теләге һәрвакыт бар. Хәзер бигрәк тә кеше муеннан кредитта – бурыч коллыгында. Тагын бер фактор: кредитны бик җиңел генә алырга мөмкин хәзер. Акча булмаса, проблема да булмас иде. Акчаны җайлы гына кулга төшерергә була икән, нигә әле аның белән уйнап алмаска?! МММ очрагында кредитлар юк иде. Ул пенсионерларның җыйган акчасы исәбенә үсте. Ә бүген финанс пирамидалары артуга кредитлар бик зур роль уйный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар