Логотип
Актуаль тема

Yummy Music «Татарча Тираж» видеожурналын тәкъдим итә

Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча Тираж» видеопроектының беренче чыгарылышын тәкъдим итә.

Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча тираж» видеопроектының беренче чыгарылышын тәкъдим итә. «Тираж» – ул китапханә фондының иң кызыклы китаплары турындагы видеожурнал. Бүгенге көннән «Тираж» атна саен татар телендә дә чыга башлый. 

Беренче чыгарылышның кунагы – хореограф Нурбәк Батулла – Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» китабын тәкъдим итә. XIX гасыр татарларын нәрсә борчыган, алар тормышында нинди кыенлыклар булуын белергә теләсәгез, һичшиксез, бу әсәр белән танышырга тиешсез. Ә инде театр сәнгатен сөючеләр 2022 елның яңа сезонында Г. Камал театрында «Болганчык еллар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән яңа спектакльне дә күрә алачак.

«Татарча тираж» проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән гамәлгә куела.

Чыгарылышка сылтама:
https://youtu.be/GS4y_Vibmg0
https://vk.com/video-90774022_456239327
https://www.zen.yandex.ru/video/watch/62da6b5877825969561a0105
 
Чыгарылышта URTIC төркеменең «Сөембикә» композициясе яңгырый:
https://t.me/urticurtica

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар