Логотип
Актуаль тема

Юлларда уяу булыгыз

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрегезне дөрес бәяли белегез. Аеруча табигать шартлары кинәт үзгәргән чорда игътибарлы булыгыз.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрегезне дөрес бәяли белегез. Аеруча табигать шартлары кинәт үзгәргән чорда игътибарлы булыгыз. Юеш кар һәм аның астындагы боз катламы хәтта заманча соңгы модельле чит ил автомобильләрен йөртүне дә катлауландыра. Җәяүлеләр чыга торган юлга, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспортлары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына  якынлашканда бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Иминлек каешын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус алар өчен җайланган урынга утыртырга онытмагыз.
Баланы беркайчан да машинада үзен генә калдырмагыз. 5 кенә минутка да! Хәтта ул йоклаган чак булып, уятырга кызгансагыз да! 
Автомобильдән чыкканда явыз ниятле кешеләр күзе төшәрлек әйберләрне салонда калдырмагыз.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел уты янганда да барлык автомобильләр туктап калып, сезне үткәрүләренә тәмам инангач кына юл аша чыга башлагыз. Машиналар уза торган юлны кисеп чыкканда күз күремен чикли торган капюшоннарны һәм башка предметларны салыгыз, телефон колакчынындагы тавышны киметегез. Караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә яктылыкны кайтара торган элементлардан файдаланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар